+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Картлар йорты: хәстәрлекме, хыянәтме?

Замана бәласе: балалары булып та ялгыз калган өлкәннәр саны арта.

Картлар йорты: хәстәрлекме, хыянәтме?
Картлар йорты: хәстәрлекме, хыянәтме?

Без үскәндә дә авылда ялгыз карчыклар күп иде. Урамда салам түбәле, читән коймалы бәләкәйрәк кенә өйдә көн күрүче әбекәйләр истә әле. Аларның күбесенең ирләре сугышта үлгән иде. Кайберләре исә шушы каһәрле сугыш аркасында бөтенләй кияүгә чыга алмый калган. Аларга һәркем кулдан килгәнчә ярдәм итте: утынын китерде, ярды, карын көрәде, абзар-курасын ремонтлады. Күрше-күлән сөтен-катыгын кертте. Үсә төшкәч, без, тимурчылар отрядына берләшеп, аларга йөрдек: өйләрен җыештырдык, су ташыдык, утын өйдек, кибеттән кирәк-ярак алып кайттык. Авыл халкы аларны ялгыз калдырмаска тырышты. Ниндидер әбекәйне каядыр картлар йортына алып китәләр, дигән сүзләр ишетелмәде. Гомумән, ул вакытта авылдан кемнедер дәүләт учреждениесенә тапшыру, “дөнья бетә” дигән сүзләргә тиң булыр иде. Гарьлеге ни тора!

Ул вакытта булдымы икән соң алар — картлар йортлары? Булган, әлбәттә. Без генә белмәгәнбез, чөнки кирәкмә­гән. Исеменнән үк әллә нинди салкын­лык, ятлык бөркелгән социаль учреж-дениегә ак әбиләребезне, бал бабайларыбызны тапшырырга телә­мәгән­без. Бик аз гына вакыт эчендә бу дөнья шулкадәр үзгәреш кичерер икән! Дөнья белән бергә әхлак та үзгәрде. Тик кайсы якка үзгәрде бит! Шәһәрдә түгел, авылда да көндезен капкаларын бикләп яшәүчеләр артты. Кая инде ул күрше әбисенә ниндидер ярдәм күрсәтү! Хәзерге картлар өчен булган социаль учреждениеләрдә яшәүчеләр­нең күпчелегенең балалары бар. Шул ук вакытта бүген русия­леләрнең 53 проценты гына әти-әниләрен балалары, туганнары карарга тиеш, дип саный. Бу сан дөрес­леккә никадәр туры киләдер, әйтә алмыйм, әмма шунысы хак: өлкәннәргә, ата-аналарга олы хөрмәт хисләре сүздә генә калып бара шикелле...
Гәзиттә эшләү дәверендә картлар йортларына күп йөрелде. Андагы апа-абыйлар белән дә күп тапкырлар сөйләшеп утырган бар. Аларда яшәү шартлары начар түгел, хезмәткәр­ләрнең дә күпчелеге — изге күңелле, ачык йөзле, өлкәннәрнең хәсрәтен йөрәкләре аша кичерә белүчеләр. 

“Оҗмахта яшибез”, — ди алар, яшәгән урыннарын мактап. Чыннан да, көненә биш тапкыр җылы аш, чиста урын-җире, медицина ярдәме, аралашырга үз тиңнәрең... Тагын нәрсә кирәк? Кирәк икән шул. “Торган җирем оҗмах булса да, үз өемнең һәр бүрәнә ярыгын сагынам”, — дигән иде бер әби, күз яшьләренә буылып. Сагынды­радыр шул.
Тик балаларны яңадан ясап, туганнарның күңеленә туганлык орлыклары салып булмый. Вакыт үткән. Мондый хәл-шартларда хөкүмәтнең әнә шундый социаль учреждениеләр ачуына куанырга гына кала. Карт кешеләрне бер төркемгә җыюда бернинди начарлык та юк. Бу — пенсия түләү кебек үк, җәмгыятьнең социаль җаваплылыгы билгесе. Картлык турында кайгырту — нормаль күренеш. Әгәр дә карт кешедә үз-үзенә контроль юкка чыкса һәм ул нәрсә эшләгәнен аңламый башласа — бигрәк тә, чөнки ул чыгып китәргә, егылырга, кухняда газны ачарга мөмкин. Аны даими күзәтеп торырга кирәк.
Әгәр дә гаилә әгъзалары эшли икән, сабыйны балалар бакчасына йөртү ниндидер гаеп һәм хыянәт дип саналмый. Ә ни өчен картлар белән башкача? Ата-ананы анда илтү хәстәрлекме, әллә хыянәтме?
Шушы сорауга тиз генә җавап алыр өчен Интернет ярдәмгә килде. Беренче җаваплар озак көттермәде. Менә шуннан берничәсе.
“Мин — карт ата-ананың үз бала­ларының тормышын ничек җимерг­ән­нәрен күргән кеше. Танышыма 56 яшь, ә ул 18 ел инде беркая да чыга алмый, кая инде ул театрлар һәм концертлар! Оныгын айлар буе күрә алмый, чөнки 200 чакрымга барырга кирәк, ә әнисендә — маразм. Танышым кибеттә ярты сәгатьтән артык булса әнисе: “Мин сине тудырдым, ә син ми-не ташлап китәсең!”, дип тавыш чыгара, гәрчә әле ул үз-үзен карый алса да. Көнгә дүрт тапкыр яңа ризык әзерләүне таләп итә, җылытылганы стенага оча. Кызы­ның, аннан тыш, ире һәм ике баласы бар.
Бу бердәнбер генә очрак түгел. Шундыйларга карап, әле үз акылымда булганда, олыгайгач картлар йортына барырга телим, дип васыять язып калдырыйм микән, димен. Кызым миннән үзен тудыруны сорамады бит. Әйе, ул кайгыртырга тиеш, әмма моңа бөтен гомерен багышларга түгел. Хәер, бик иртә китмәгән булсалар, мин әти-әниемне үлгәнче карар идем”, — дип язган Гөлнур.
“Әгәр балалар моны ата-аналардан арыну өчен эшләсә, бу — начар һәм намуссызлык.Тормышта төрле хәлләр була, бәлки, кемнеңдер балалары булмагандыр, ул очракта опекуннары аларны мондый йортларга урнаштыра ала. Анда сөйлә­шергә кешеләр булса да, барыбер туган нигезне бернәрсә дә алыштыра алмый һәм картлар үз­ләрен ялгыз хис итә һәм нәрсәдер көтеп яши. Бу дәваханәгә кергән кебек. Аннан чыгу сәгатьләрен тилмереп көтәбез бит. Картлар йортындагылар да шушы сәгатьне көтеп яши, минемчә. Ата-аналар турында кайгыртырга һәм аларга булышырга кирәк, чөнки алар безгә гомер биргән һәм тәрбияләгән. Аларны картлар йортына тапшыру кыенлык тудырмас, ә сез алар теге дөньяга күчкәндә үзегезнең әниегез янында булмавыгызны соңыннан кичерә алырсызмы?..” — дигән сорау куйган Илсур.
“Бу сорауга бер төрле генә җавап биреп булмый торгандыр. Төрле хәлләр була. Мин әтине картлар йортына тапшырмас өчен сиделкалар белән биш ел интектем. Хәтта видеокамералар да куйдым. Шуны әйтә алам: ярдәмсез ата-аналарны бу хәсисләр белән калдыру — җинаять. Еллар дәвамында күрмәгән калмады. Тәртипле һәм намуслыларын очратмадым. Ә, ким дигәндә, 15 сиделка алыштырдык. Хәзер әтиемне пансионатка җибәрәм, чөнки анда мотлак аша­тачаклар, медицина хезмәте күр­сәтеләчәк. “Аның хәтере начар, без аны ашаттык”, дип алдашмаячаклар. Чыннан да, килергә, күзәтергә һәм яхшы пансионатны сайларга кирәк. Мин үзем аның белән көне буе утыра алмыйм, ялгыз калдырып булмый. Мин аның өчен бик җаваплы. Әйе, алар мине үстерде, ләкин мин алар эшлә­гәндә бакчада, мәктәптә булдым. Авырсам, аларга “больничный” бирде­ләр. Бүген, эшемне ташлап, әти белән утырсам, миңа кем түләр? Баш белән уйларга кирәк. Төрле хәлләр булырга мөмкин: кайберәүләр карт көннәрендә дә зиһеннәрен саклый, барысын да аңлый, ә кайберәүләрнең хәтере югала һәм үз-үзен карый алмый башлый. Картлар йортына китереп ташлау түгел бу, ә аларның лаеклы китүен тәэмин итү. Өйдә ач, ярдәмсез килеш түшәмгә карап ятарга калдырмау”, — дип фикер йөртә Светлана исемле ханым.
Инде бу сорауны дәүләт учрежде­ниеләрендә яшәүче картларның үз­ләренә бирик. Быел җәй Гафури райо­нының Татар Саскүле авылында өлкәннәр өчен шундый йорт ачылды. Күптән түгел районга юл төшкәч, шунда кереп чыктык. Авыр язмышлы 17 әби һәм бабайны сыендырган бу учреждение. Иң башта 75 яшьлек Флүрә апа белән сөйләштек.
— Мин үзем шушы авылда туып-үстем, гомер буе сыер савучы булып эшләдем, — диде ул. — Ирем белән бер ул үстердек. Кызганычка каршы, икесе дә вафат. Улымның гаиләсе, ике кызы бар. Алар Себердә яши. Кайтып торалар. Өемне аларга яздырдым. Ике сеңлем — Стәрле­тамакта, энем авылда яши. Шушы елга кадәр ялгызым яши ала идем дә, соңгы вакытта күп нәрсәләр онытыла башлады: дару кабарга да, газ сүндерергә дә онытылды кайчак. Шушында килергә риза булдым инде. Монда барысы да бар: тәмле ашаталар, керләрне юалар, юындыралар, чиста урын-җиргә яткыралар... Тик өем сагындыра шул. Ике тапкыр кайтып килдем инде...
Гамил абый (исеме үзгәртеп алынды) Шараннан ук килгән. Аңа 66 яшь кенә әле. Ир кеше өчен әллә ни түгел. Акыл-зиһене төгәл, хәтере яхшы. 24 августта китергәннәр икән. Шуннан соң аның өчен вакыт кирегә ага башлаган кебек.
— Хатыным белән кызга 6 яшь тулгач та аерылышкан идек, — диде ул. — Хәзер инде кызыма 40 яшь. Шаранда аның гаиләсе белән бергә сал­ган йортта яшәдек. Тик соңгы вакытта мөнәсәбәтләр үзгәрде. Югыйсә, өйдә булышып тордым, мунча яктым, бакчада эшләдем, ике улларын үстереш­тем. Пенсиямне алып, теләгәнчә тотындылар. Олыгайгач, артык кашыкка әйләндем...
Аннары ир күз яшьләре аша үзенең әнисен искә алды. Ул 18 яшендә Бөек Ватан сугышына киткән. Җиңү белән кайткан. Гамил абый аңа багышлап шигырь дә язган. Анда аны ярату, сагыну ярылып ята. Әнисенә карата шундый хис-тойгылар кичерүче ата нишләп үз кызының күңеленә изгелек орлыклары сала алмагандыр?..
Мактады ул яшәгән җирен. Мактамаслык түгел, җылы, якты, чиста бире-дә. Ул персонал өлтерәп тора, һәр-берсенең теләген үтәргә риза. Нидер эшләр алдыннан мотлак рәвештә алар белән киңәшләшәләр, үзләрен чын хуҗа итеп тойсыннар өчен тырышалар. “Безне мондый урынга җыеп карап-тоту — дәүләтнең зур хәстәрлек күрүе ул”, — ди Гамил абый. Аннары, авыр итеп тын алып: “Ләкин йорт-нигез сагындырааа...” — дип өсти.
Районның Ибраһим авылыннан килгән Фазыла апа көн дими, төн дими бәйләм белән мәшгуль. Аның тагын бер гадәте бар: ул көн дә балаларын, оныкларын каршы ала, аларны сыйлый, аннары озатып җибәрә. Әлбәттә, соңгысы хыялда гына. Кызганычка каршы, авыр чире нәтиҗәсендә апабыз хыял белән чынбарлыкны бутый. Аның аңы бүген­гесен кабул итә алмый. Ул әнә шул яшь, балалы, оныклы вакытларында калган. Мине күргәч тә: “Хәзер балаларым килә. Аш хәзерлисем бар”, — дип сөйләп китте. Үзе һаман бәйлә­мен калдырмый. Чынлыкта, аның балалары исән түгел икән инде. Ул, ялгызы калгач, шушында китерелгән. Мондагылар да аңа өйрәнеп беткән, “Юк. Алай түгел”, — димиләр, “Әйе, ки­лә­ләр”, — диләр. Әйдә, үзе уйлап чыгарган бәхетле, балалы чорда яшәсен апабыз...
Менә шундый язмышлар белән таныштык әлеге йортта. Шулай да мәкалә башына чыгарылган сорауга төгәл ге­нә җавап табып булмады кебек. Кем­гәдер, чыннан да, хәстәрлек инде бу. Чиста урын-җире, тәмле аш, җылы аралашу... Ләкин, шулай да, балалары булган ата-аналар анда бармасын иде! Алай булырга тиеш түгел! Моның язылмаган законы бар. 

Картлар йорты

Картлар йорты, бигрәк моңсу бу ике сүз.
Тәрәзләрдән тышка баккан ничәмә күз…  
Бу күзләрдә яшь пәрдәсе, бетмәс сагыш,
Аңлау кыен: язмышмы бу… әллә ялгыш…  
Йортта җылы, тәрбия дә, бар да җитә,
Әмма картлар өмет белән нидер көтә.  
Үткәннәрне сагынып үтә гомерләре,
Уйлангачтын, өзеләдер бәгырьләре…  
Кайсы уйлый үз баласын, йөрәк маен,
Күзләреннән яшьләр тама минут саен…  
Туган нигез төшкә керә, чыкмый уйдан,
Үз йортында яшәүдән соң кемнәр туйган?  
Кечерәйгән инде гәүдә, ап-ак чәчләр,
Җыерчыклы бите буйлап ага яшьләр…  
Гомерләр дә, көзне узып, кышка бара,
Ялгыз кыен үтелә бу ике ара…  
Язмышмы бу, ялгышмы бу – кемнәр аңлар,
“Балам килер”, дигән юлга ява карлар…  
Тышта суык, сезгә карый яшьле күзләр…
Картлар йорты… Бигрәк моңсу шушы сүзләр…  

Юныс Миңнемөхәммәтов.


Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: