-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Асрамага бала бирәм, я, кем ала? Кемнәр булыр икән аңа ата-ана?”

Ятимлек, аеруча социаль ятимлек, әле дә актуаль проблемаларның берсе булып кала.

“Асрамага бала бирәм, я, кем ала? Кемнәр булыр икән аңа ата-ана?”
“Асрамага бала бирәм, я, кем ала? Кемнәр булыр икән аңа ата-ана?”

“Бүген абыемның улы туды. Мин аны чын күңелемнән котлыйм һәм әле генә дөньяга аваз салган нарасыйга пар канатлар астында тәрбияләнеп, иркәләнеп үсүен телим!” – дип башланган иде Интернет челтәрләрендәге язма. Гадәттә, үз-үзләрен яисә балаларын туган көннәрендә Интернет аша котлап язылган постларны искә дә алмый идем. Бу юлы әлеге язмага игътибарымны юнәлттем.

“Миңа авырлы булганда әниемә 47 яшь була. Яшәү бүләк иткән кешемә бер генә тапкыр да “әни” дип дәшә алмадым, чөнки ул мине тапканда үлә. Әтиемнең кем икәнлеге турында әле дә белмим. Әнинең туганнарына ятим бала кирәкми булып чыга һәм мине 21 яшьлек абыем тәрбиягә ала. Минем өчен ул әтием дә, әнием дә булды. Балачакны искә төшерсәм, абыема яшь бала белән яшәүнең никадәр авыр булганлыгын аңлыйм. Ул бер эштән дә курыкмады, бик күп эшләде. Шул ук вакытта мине тәрбия­ләү турында да бервакытта да онытмады. Балалар бакчасына йөргәндә кул астындагы әйберләрдән бәйрәм-нәргә костюм теккәннәрне һәм бик еш соңга калган чаклар истә калган. Мәк­тәп­кә төшкәч тә мин соңга калып йөрүчеләр арасында булдым, шуның аркасында укытучылардан еш кына шелтә эләгә иде. Сыйныфташларым белән дә уртак тел табу авыр булды. Берсендә, бер төркем яшьтәшләрем мине кыерсыт­канны белгәч, абыем аларның һәр­кайсының әти-әнисе белән аңлашып, барысын да үз урыннарына утыртты. Бу хәлдән соң мине кыерсыту түгел, кыек сүз әйтүче дә табылмады.
Мәктәптә укыганда өйгә эшләрне бергәләп эшләдек. Ул мине һәрвакыт тикшереп торса да, билгеләр өчен бервакытта да ачуланмады. Төнлә куркып уянсам, минем янга килеп ята да, кочаклап тынычландыра һәм кулымнан кысып тотып йокыга китә иде.
Абыем белән без икебез кышкылыкка кыяр, помидорны да бергәләп тозларга өйрәндек, төрле кайнатмалар да ясадык. Кышкы көннәрдә фатирыбыз салкынайган чакларда без аның белән корамалардан куыш ясый идек тә, шунда кереп, кайнатма белән кайнар чәй эчә идек. Ул миңа төрле кызыклы әкиятләр укып юата, күңелемне күтәрә иде.
16 яшем тулгач, туганымнан яшереп, тәмәке тарта башладым. Абыем моны белеп калгач, ачуланмады, тик моның никадәр зыянлы икәнлеген тагын бер кабат аңлатты һәм минем сә­ламәтлекнең үз кулларымда икәнлекне төшендерде. Шуннан соң мин тәмәкене авызыма да алмадым. Исерткеч эчемлекне беренче тапкыр эчеп карап, фатирыбызга көчкә кайтып егылгач та ул миңа кычкырмады, ачуланмады да. Иртәнге ашны ашатты да, бүгенгә өйдә генә торырга кушып, эшенә китте. Мин җир тишегенә керердәй булдым...
Абыема барлык проблемаларым турында сөйләп, аларның чишелеш юлын бергәләп таба алачагымны белеп, тоеп яшәдем. Ул дөнья­дагы бердәнбер иң газиз кешем – әти-әнием дә, яраткан абыем да, барлык серләремне белүче көндәлегем дә.
Миңа 18 яшь тулса да, ул мине һаман “бәләкәч” дип йөртә. Күптән түгел ул өйләнде һәм мин бүген үзем дә абый булдым. Дөньяга аваз салган малайга сүз бирәм, мин дә аның әтисе үрнәгендә аңа иң яхшы абый булырга тырышачакмын, чөнки абыем миңа барысын да алыштырды. Рәхмәт сиңа, абыем!” – дип тәмамланган иде язма.
Бу язма астындагы комментарийлар да төрледән-төрле иде. Кемдер туганнар арасындагы дуслыкка, татулыкка сокланса, кайберәүләр бу хәлгә ышанмаулары турында язган. Кемдер — опека хезмәткәрләрен, кемдер 47 яшендә ирсез бала табарга уйлаган әнисен гаепләсә, шул ук вакытта тормышны ничек бар, шулай кабул итәргә кушучылар да табылган.
Әйе, дөнья булгач, төрле хәлләр була. Кемнедер гаепләргә, яки акларга безнең хакыбыз бармы соң? Белмим, тик бу язма мине кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.
Ятимлек темасы әдәбиятта да еш тасвирлана: Габдулла Тукайның үзәк өзгеч истәлекләрен, Зәйнәп Биише­ваның “Кимсетелгәннәр” романын, Айгиз Баймөхәммәтовның “Калдырма, әнкәй!” һәм башка бик күп авторларның шундый әсәрләрен атап булыр иде. 1917 елга кадәрге авыр тормыш һәм хәерчелек нәтиҗәсендә ятимнәр күп була. Аннан соң инде революция, Гражданнар сугышы ятимнәр санын күбәйтсә, Бөек Ватан сугы­шының афәте әти-әнисез үскән балалар санын тагын да арттыра. Ятимнәр-гә ярдәм кулы сузучылар, аларны үз баласыдай тәрбиягә алучы миһербан­лы кешеләр дә, әлбәттә бул­ган һәм бар. Шулай булса да, бүген дә балалар йортлары, приютлар да эшләп килә һәм моның күпчелек сәбәбе – эчкечелек.
Республикада ятимнәрне булдырмау һәм аларга ярдәм итү максатында дәүләт яклау чаралары, проектлар да эшләп килә. Шуларның берсе – 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырылучы “Минем гаилә” проекты. Ул балалары приютларга урнаштырылган, яки тиздән гаиләдән алынырга ихтимал булган ата-аналарны алко­голь­гә бәйлелектән дәвалауга юнәл­телгән. Кызганыч, бүген ятимнәрнең күбесенең әти-әниләре исән, ләкин алар алкоголь бәйлелегендә.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында 2017 елдан башлап гаилә иминлеген иртә ачыклау һәм бала өчен үз гаиләсен саклау системасын төзү буенча эш алып барыла. Гаиләгә ярдәмне оештыру “Гаилә” үзәкләре аша да башкарыла.
Үткән елның гыйнвар-сентябрь айларында Башкортстанның опека органнары 831 баланы гаиләләр­гә урнаштырган.
Командировкаларымның берсендә социаль приюттагы бер хәлнең шаһи­ты булырга туры килде. Бер ир ике хатын-кыз белән килеп керделәр дә приюттан баласын алырга теләү­ләрен таләп итә башладылар. Приют хез­мәткәрләре аларга барлык шартларны әйтеп караса да, алар үз сүзләрен сүз итәргә тырышты. Бигрәк тә өлкән яшьтәгесе ачы тавыш күтәрде. Шунда хезмәткәрләрнең берсе: “Алдарак уйларга кирәк иде. Киленегезнең эчеп йөргәнен белә торып, баланы балалар бакчасыннан берничә тапкыр тәрбиячеләр үзләренә алып кайтып йөргәнне дә ишетеп белгәнсездер бит? Хәзер инде соң. Безгә килеп эләккәч, тиешле документларны тутырмыйча, инстанцияләрне үтмичә баланы сезгә бирә алмыйбыз!” – диде.
– Ул алкаш хатын минем килен түгел! Менә – киленем! – дип, ханым янында дәшми генә басып торган яшь хатынга күрсәтте. Бу проблеманың башы бик еракта икәнлеге аңлашылса да, нәтиҗәдә гөнаһсыз сабый язмы­шының кыл өстендә калганлыгы көн кебек ачык иде.
Тагын бер мисал китерәсем килә. Танышым килененең опекага бала алырга йөргәнен сөйләде. Баксаң, опека органнары килен тиешле кеше­нең абыйсының гаиләсен ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә карар кылганнар икән. Сәбәбе – эчкечелек. Менә шул эчкече ханым, баласын башка гаи­ләгә тапшыргач та, айнымыйча эчә башлаган. “Янымда исерек ирдән башка кешем юк, балам караулы”, – дип сөйләп йөргән. Күрәсең, бу 5 яшьлек бала да исерек әти-әнисеннән гарык булгандыр, әллә нигә бер балаларын күрергә дип килгәндә, алар белән очрашудан баш тартып, качып калыр булган.
Уфа китапханәләренең берсенә очрашуга чакырдылар. Чарага балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр килгән иде. “Батырлык дәресе” җанлы барды, балалар тәртипле һәм игътибарлы булса да, аларның һәркайсының күзләрендә сагыш иде.
Монда да төрле язмышлы балалар булганлыгы турында сөйләделәр. Кем­нәрдер берничә ай гына приютта яшә-сә, кайсыларыдыр килә-китә бер­ничә ел буена яши икән. Чараның азагында күчтәнәч итеп алып барган кәнфит­ләрне тараткач, шул моңсу күзләрдә чак кына булса да шатлыклы нурлар чагылды...
Һәр бала әти-әни канаты астында яшәргә, аларның назлы кочагында үсәргә, тәрбияләнергә тиеш. Ә инде ниндидер бәхетсезлек килеп туганда, баланы дәүләт карамагында булган ятимнәр интернатына тапшырганчы, аның гаиләдә үсүе яхшырак, әлбәттә. Менә шундый яхшы уйлар белән тәрбиягә яисә опекага балалар алган кешеләрне дә беләбез. Ә күпләр аларны да яманлый, гаепли. Имеш, ятим балаларны алып, алар шул акчага яши, яки аларны бары тик хезмәтче буларак тоталар. Бу очракта да һәркем үз дөреслеген эзли булып чыга түгелме? Ничек кенә булса да, беркем дә ятимлекне теләп алмый. Бүген дә болгавыр заманда яшибез. Бер гаепсез балалар ятимлек ачысын тоймыйча, тыныч күк астында яшәсеннәр.
Әйе, һәр өлкән кеше үзе өчен иң мөһим нәрсәне аңларга тиеш: дөньяга аваз салган һәр бала тулы гаиләдә әти-әнисе тәрбиясендә яшәргә тиеш. Тагын шуны да онытмасак иде – цивилизацияле җәмгыятьтә чит балалар булмый, чөнки алар барысы да – безнең балалар, киләчәгебез, өметлә­ребез һәм терәкләребез. Аларны бездән дә яхшырак яклаучы булмаячак. Ваемсыз булмыйча, шәфкать күрсәтергә өйрәнергә генә кирәк.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: