+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Нимесләрдә урам утлары яктырак яна!

Башкортстанга идарә итү үзәге ярдәме белән әлеге торак пунктта фонарьлардагы лампалар заманчага алыштырылган.

Нимесләрдә урам утлары яктырак яна!
Нимесләрдә урам утлары яктырак яна!
Хәзер Нуриман районының Нимесләр авылындагы Парк урамында кичләрен якты. Моны, социаль челтәрләрдә биредә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатенә җавап итеп, Яңа Күл авыл Советы хезмәткәрләре кайгыртты. Алар фонарьлардагы лампаларны алыштырды һәм Парк урамындагы 7нче йорт янында өстәмә фонарь урнаштырды.

Тагын бер хәбәр. “Кире элемтә” платформасына, Салаваттагы Бочкарев урамындагы 9 һәм 9а йортлары арасындагы ихатада караңгы һәм фонарь янмый, дигән мөрәҗәгать килеп ирешкән. Аны шәһәр хакимияте хезмәткәрләре эләктергән. “ОДД”ның подрядчы оешмасы хезмәткәрләре урында ук җитешсезлекнең сәбәбе кыска ялганыш һәм электр чыбыгының өзелүе булуын ачыклаган. Җитешсезлекләр бетерелгән.
Ленин проспектында җәяүлеләр кичүенә билгеләр урнаштыру үтенече белән социаль челтәрләрдә Туймазыда яшәүче бер ханым мөрәҗәгать иткән. Аны Башкортстанның “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән, шуннан соң аны Туймазы районы хакимияте контрольгә алган.
Элек биредә җәяүлеләр кичүе билгеләре булуы ачыкланган. Ләкин Ленин проспектын реконструкцияләү вакытында аларны алганнар. Эшләр тәмамланганнан соң, җәяүлеләр юллары урынына заманча проекция күчешләре урнаштырырга ниятләгәннәр. 27 декабрьдә подрядчы оешма хезмәткәрләре юл билгеләрен кире кайтарган һәм Ленин проспекты буенча 5 проекцион күчеш урнаштырган. Комментарийларда ханым Туймазы районы хакимиятенә эшләре өчен рәхмәт белдергән һәм күчешләрне кардан чистартырга кирәклеген дә искәрткән.
Благовещенда яшәүчеләрнең берсе Н. Киселев исемендәге паркта шугалакны киртәләп алуны сораган. Бу мөрәҗәгатьне Башкортстанның ЦУР роботы тоткан, Благовещен районы хакимияте аңа шунда ук җавап биргән. Мөрәҗәгать авторына хәбәр итүләренчә, бозда шуучыларның хәвефсезлеге максатында киртәне якын көннәрдә эшләп куярга ниятләгәннәр, тик паркта боз шәһәрчеген төзекләндерү буенча эшнең күләме зур булу сәбәпле, аның вакыты күчерелгән. Декабрь ахырында Благовещен районының шәһәрне төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре шугалакта боз киртәләре урнаштырган.
Октябрьскийның 32нче бистәсендә өзелеп төшкән юл билгесенә шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе зарланган. Хәбәрне Башкортстан ЦУРының мәгълүмат системалары теркәгән. Октябрьский шәһәре хакимияте хезмәткәрләре мөрәҗәгатьне Стратегик үсеш, юл хуҗалыгы һәм транспорт бүлегенә тапшырган. Шул ук көнне подрядчы оешма хезмәткәрләре юл билгесен төзәткән һәм ныгыткан.
Төзекләндерү буенча тагын үтенеч Бүздәктән килгән. Район үзәгендә яшәүче ханым Социалистик урамда фонарьлар янмавы турында язган. Бүздәк районы хакимияте мөрәҗәгатьне контрольгә алган. Ачыклануынча, трансформатор подстанциясендә авария булган, шуңа күрә Социалистик урамда утлар сүнгән. Бүздәк РЭСы хезмәткәрләре, бу урынга чыгып, фоторелены, янган приборны алыштырган һәм тиздән урам балкып киткән.
Бу атнада көннәр нык салкын булды. Күпләр автомобильләрен кабыза алмый интекте. Кызганычка каршы, кайбер маршрут автобуслары да рейска чыга алмады. “Яңа Кыешкы – Уфа маршрутында 7 гыйнварда иртә белән пассажирлар ташу тукталды. Зәмһәрир салкыннарда кешеләр эшкә китә алмый. “Башавтотранс”ның “кайнар линия”сенә мөрәҗәгать иткәннән соң: “Шалтыратыгыз, автобусның кайчан ремонтлануын һәм Яңа Кыешкы авылыннан 5:45 сәгатьтә хәрәкәт итә башлаячагын белегез”, – дигән җавап алынды. Ә бит бу маршрут ышанычлы “Башавтотранс” предприятиесенә карый. Без аңа бик өметләндек. Бүген – 8 гыйнварда шалтыраттык, 9 гыйнварга тагын 5:45тә авылдан шәһәргә автобус булмаячагын әйттеләр, ә урамда 40 градус салкын. Без нишләргә тиеш? Ә, бәлки, маршрутка төзек автобус бирергә кирәктер, чөнки предприятиегә бик күп яңа транспорт кайтты бит?” – дигән урынлы сорау куйган социаль челтәрләргә язучы.
“Уфаның Көньяк автовокзалы – Яңа Кыешкы” маршруты буенча Көньяк автовокзалдан рейслар расписание буенча – 08:05, 13:00, 18:00, Яңа Кыешкыдан 05:45, 10:15, 15:45 сәгатьләрдә китәргә тиеш.
7 һәм 8 гыйнварда Яңа Кыешкы авылыннан 05:45 сәгатьтә рейслар башкарылмады, чөнки температура төшү сәбәпле, автобус кабынмады.
9 гыйнвардан 572нче маршрутның эше штат режимында планлаштырыла. Температураның – 33-35 градуска кадәр төшүе фаразлана, дежур механиклар автобусның кабынмау ихтималлыгын мөмкин кадәр киметү өчен төнлә аларны җылытып торачак. Кыенлык тудырган өчен гафу үтенәбез”, – дигән җавап килгән “Башавтотранс”тан.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: