+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Пленар утырыш “Хөкүмәт сәгате”ннән башланачак

Дәүләт җыелышы-Корылтайда парламент Президиумы утырышы узды. Аны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев үткәрде. Президиум Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттагы утырышын 26 гыйнварга билгеләде һәм аның көн тәртибен формалаштырды. Анда карауга барлыгы 40ка якын мәсьәлә чыгарылачак.

Пленар утырыш “Хөкүмәт сәгате”ннән башланачак
Пленар утырыш “Хөкүмәт сәгате”ннән башланачак
Булачак пленар утырыш “Махсус хәрби операциядә катнашучы Башкортстан Республикасы гражданнары гаиләләренә социаль ярдәм чаралары турында” дип аталган “Хөкүмәт сәгате”ннән башланачак. Алты закон проектын соңгы укуда кабул итү планлаштырыла. Тагын алтысы беренче тапкыр парламент каравына чыгарыла.
“Башкортстан Республикасында җир мөнәсәбәтләрен көйләү турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәреш кертү турында” закон проекты гражданнарның торак йорты урнашкан җир участогын милеккә түләүсез алу хокукын гамәлгә ашыру механизмын төгәлләштерә. Әгәр йорт 1998 елның 14 маена кадәр төзелгән һәм аның астындагы җир дәүләт яисә муниципаль милектә булса, йортта даими яшәүче граждан җир участогын милеккә рәсмиләштерергә хокуклы. Әлеге хокуктан 2031 елның 1 мартына кадәр файдаланырга мөмкин булачак. Закон проектында гражданның җиргә хокукын раслау өчен тапшыра ала торган документлар исемлеге бар.
“Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты белән халыкка хәбәр итү системаларын даими әзерлек хәлендә тоту, реконструкцияләү һәм саклауның бердәм тәртибе билгеләнә. Бу максатта халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендәге оешмалар бурычлары регламентлана.
“Аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге) турында” закон проекты аттракционнарның хәвефсезлеген көчәйтүгә юнәлтелгән. Юридик берәмлекләр һәм эшкуарлар аттракционнарның техник торышына һәм эксплуатациясенә мәҗбүри таләпләрне үтәүне төбәк дәүләт күзәтчелеге предметы итәргә тәкъдим итәләр. Закон проекты Башкортстанның “Гостехнадзор” инспекциясе мөрәҗәгате буенча эшләнгән.
Киләсе утырышта “Коррупциягә каршы көрәш турында” Федераль законга үзгәреш кертү турында” федераль закон проектын Дәүләт думасына кертү буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайның закон чыгару башлангычы турында карар кабул ителәчәк.
– Һөнәри эшчәнлек белән бәйле рәвештә үзләренең, хатыннарының һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милекләре һәм мөлкәт характерындагы мәгълүмат турында хисап тотарга тиешле кешеләр категориясе бар, – диде Константин Толкачев. – Алар исәбенә депутатлар да керә. Махсус хәрби операция уздыру чорында алардан өлешчә мобилизацияләү буенча чакырылганнар контракт төзүчеләр, яки илебезне иреклеләр сафында яклаучылар, закон таләп иткәнчә, отчет белән шөгыльләнә алмый. Без коррупциягә каршы законнарга тиешле үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәбез: күрсәтелгән кешеләрне махсус хәрби операциядә катнашу чорына бу бурычлардан азат итеп, аларга хәрби хезмәт тәмамланганнан соң тиешле мәгълүмат бирү өчен өч ай вакыт бирергә.
Моннан тыш, утырышта депутатлар Дәүләт думасыннан кергән федераль закон проектларын караячак.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: