+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Халыкның кереме буенча эшлисе бар

Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән Хөкүмәт утырышында керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган халык өлешен киметү буенча төбәк программасын актуаль­ләштерүгә бәйле мәсьәлә каралды.

Халыкның кереме буенча эшлисе бар
Халыкның кереме буенча эшлисе бар
– Халыкның яшәү шартларын яхшырту, хәерчелекне киметү һәм аларның керемен арттыру 2020 елда ук ил Президенты тарафыннан билгеләнгән стратегик максатларның берсе булып тора, – диде Андрей Назаров. – Безнең республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында (2022 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча) акчалата керемнәр буенча – 7нче, җан башына уртача керемнәр дәрәҗәсе буенча 5нче урынны били. Шул ук вакытта 2030 елга кадәр республикада керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган халык өлеше, бөтен илдәге кебек үк, 2 тапкыр кимергә тиеш.
“Башкортстанда керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган халык өлешен киметү буенча төбәк программасына үзгәрешләр кертү турында” Хөкүмәт карары проекты, 2024 елга һәм 2030 елгы план чорына кадәр Русияне үстерү гомумдәүләт максатларына ирешү буенча бердәм планга ярашлы, шулай ук, 2036 елга кадәр Башкортстанны социаль-икътисади үстерүнең фараз күрсәткечләрен исәпкә алып, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнде.
– Төбәк программасы проекты биш бурычны күздә тота, аларның һәрберсенә ирешү өчен чаралар комплексы эшләнгән, – диде Ленара Иванова. – Беренче бурыч – гражданнар керемнәре дәрәҗәсен күтәрү, ә бу бурычны хәл итүдә иң нәтиҗәле коралның берсе – яңа эш урыннары булдыру. Төбәк программасының икенче блогы кысаларында – товарлар һәм хезмәтләргә бәяләрне тотрыклыландыру. Программаның өченче блогы – мохтаҗ гражданнарга социаль ярдәм системасын үстерү. Дүртенче блок – социаль килешү нигезендә максатлы социаль ярдәм, һәм ул халыкның ярлылыгын киметү буенча иң нәтиҗәле коралларның берсе. Төбәк программасының бишенче блогы – аз керемле гражданнарны социаль адаптацияләүне оештыру, ул республика халкының финанс белемен арттыруны күздә тота.
Арытаба утырышта “2023-27 елларга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү” төбәк программасы килештерелде.
– Күрсәтелүче коммуналь хезмәтләр сыйфатыннан гражданнарның канәгатьләнү дәрәҗәсенә йогынты ясаучы төп фактор – аларның ышанычлылыгы. Үз чиратында, инженерлык челтәрләренең тузуы аварияләрнең беренче сәбәбе булып тора, шуңа күрә федераль үзәк субъектларга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча бишьеллык программаларны расларга кушты. Программаның бюджеты – 5 миллиард 887 миллион сум, шуларның федераль өлеше – 4 миллиард 121 миллион сум, яки 70 проценты, – диде Премьер-министр.
Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова хәбәр итүенчә, республика программасы проекты Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, Икътисади үсеш һәм Финанс министрлыклары, Русия территорияләрен үстерү фонды белән килештерелгән, Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында яклау тапкан һәм Русия Хөкүмәте Президиумында бу елның 18 гыйнварында Марат Хөснуллин җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә хупланган.
Күрсәтелгән акчаларга 2023-24 елларда 91 чараны гамәлгә ашыру планлаштырыла, шуларның 90 проценттан артыгы җылылык, су тәэминаты һәм канализация линиясе объектларына капиталь ремонт ясауга кагыла.
Утырышта катнашучылар, шулай ук, 2022 елгы бюджет үтәлеше йомгакларын тикшерде.
– Ел шактый катлаулы булуга карамастан, төбәк бюджеты керемнәре 35 миллиард сумга артып, 280 миллиард сум тәшкил итте. Нәтиҗәләр буенча керемнәр буенча план күрсәткечләре 99,6 процентка үтәлгән. Федераль ярдәм – 97 миллиард сумнан артык, үсеш 11 миллиард сум тәшкил итә. Берлектәге тырышлык белән без беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгым йөкләмәләрен үти алдык. Бюджет чыгымнары 295 миллиард сумнан артып китте. 2021 ел дәрәҗәсенә карата үсеш – 40 миллиард сум, – диде Андрей Назаров.
Шунда ук сәнәгать мирасын саклау һәм үстерүнең 2035 елга кадәр стратегиясе турында фикер алыштылар.
– XIX гасырның 80нче елларында ук Башкортстанда 30 металлургия заводы эшли – 15 бакыр һәм 15 тимер эшкәртү заводы. Шул ук вакытта Көньяк Уралның тау сәнәгатен формалаштыруда Сембер сәүдәгәрләре Твердышевлар һәм Мясниковлар компаниясе төп рольне уйный. Аларның заводларында Урал бакырының 30 проценттан артыгы җитештерелгән. Шулардан аеруча танылган комплекслар – Воскресенск, Верхоторск, Богоявленск, Белорет, Архангель, Благовещен һәм Преображенск заводлары. Бу тарихи мирас безнең көннәргә дә килеп җиткән.
Шулай ук республикада башка сәнәгать объектлары да сакланып калган. Алар арасында Стәрлетамакта – казна аракы заводы, Туймазы районында Түбән Троицкида – Алафузов фабрикасы, Бөредә Ландсбергның спирт заводы һәм башкалар. Башкортстан территориясендә барлыгы шундый 69 объект бар. Сәнәгать архитектурасы һәйкәлләре кебек сакланган заводлар аерым тарихи кыйммәткә ия. Аларны саклап калу һәм популярлаштыру максатында Сәнәгать мирасын үстерү стратегиясе эшләнде, – диде Андрей Назаров.
Мәдәни мирас объектларын саклау һәм популярлаштыру чараларын гамәлгә ашыру турында тулырак республика Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы Салават Колбахтин сөйләде.
Премьер-министр тәкъдим ителгән карар проектын хуплады һәм Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсенә “Бакыр Урал” туризм боҗрасына керүче заводларны тергезү проектын гамәлгә ашыру буенча “юл картасы”н эшләргә кушты.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: