+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Тәрәзәләр балкып торачак!

Республика халкы арасында “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы бик популяр. Безнең Татар-Олкан авыл биләмәсе дә 2017 елдан шушы конкурста катнаша. Ул елда без әлеге бәйгедә авылның Мичурин урамына 600 мең сумга ком-таш түшәү проблемасы белән катнаштык һәм конкурста җиңдек. Мичурин урамында яшәүчеләр бик канәгать калды!

Тәрәзәләр балкып торачак!
Тәрәзәләр балкып торачак!
2018 елда янгын сүндерү машинасы сатып алырга ниятләдек һәм ул бәйгедә дә җиңдек. 1 миллион 135 мең сумга “УАЗ” базасында янгын сүндерү машинасы сатып алдык.
2019 елда авыл биләмәсенә кергән Югары Сәрдек авылы мәктәп-балалар бакчасы өчен уен җиһазлары элементлары белән күләгәле түбә сатып алуда катнаштык. Ул 300 мең сумлык булды. Әлеге җиһаз мәктәп-балалар бакчасы территориясендә урнаштырылды.
2021 елда да конкурс сайлап алуларын уңышлы уздык. Югары Сәрдек авылындагы Яшел урамга ком-таш түшәлде.
Программада быел да катнашабыз һәм 1 миллион 996 мең сумга Татар-Олкан авылы урта мәктәбе бинасында тәрәзә конструкцияләрен алыштыру һәм урнаштыру проектын сайлап алдык.
Башлангыч җыелышлар, төрле спорт һәм мәдәни чаралар, укучылар арасында рәсемнәр бәйгесе, авыл халкы арасында анкеталаштыру үткәрелде. Шулай ук, былтыр 24 декабрьдә йомгаклау җыелышы үтте. Анда авыл халкы әлеге проектны сайлады. Киләчәктә балалар якты, җылы мәктәптә белем алыр, дип ышанасы килә.

Гүзәл ЯКУПОВА.
Туймазы районы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: