

Җәй көне без песнәкләрнең барлыгына әллә ни игътибар да итмибез. Аларның чыркылдаган тавышы да бик сирәк ишетелә. Көзге салкыннар якынаюга, “сарытүшләр” авылны калдырып, шәһәргә — салкыннардан саклану урыннары һәм азык күбрәк булган мохиткә очып китәләр. Кыш айларында еш кына тирә-як авылларга кунакка килеп китүләре дә гаҗәп түгел.
Бу кошларның хәтере яхшы булу да сокландырды. Кайсы авылда кемнең бакчасында көзге җимешләр калганын онытмыйлар икән. Алар моны кыш якынлашканда шәһәргә киткәнче үк исендә калдыра. Бу хәлне мин үзем дә күрдем. Без дә бакчада үскән кызыл һәм кара миләшне, баланны кышын кошларга азык булыр, дип, ел саен күпләп калдырырга тырышабыз. Ләкин, әлегә кадәр кышкы салкында миләш агачына берьюлы унлаган песнәкнең килүен күргәнем юк иде.
Песнәкнең башка кошлардан кайсы ягы белән аерылуы турында кызыксына торгач, бик кызыклы мәгълүматларга тап булдым. Чыпчык, сыерчык, чәүкәләр бөҗәкләр белән җәйнең бары тик беренче яртысында — кошчыкларын үстергәндә генә тукланса, песнәкләр өчен агач һәм җир корткычлары ел әйләнәсенә азык булып тора икән. Нәниләре үскәч тә, сарытүшләрнең төп ризыгы — бөҗәкләр. Бары тик кышкы салкыннарда гына алар табигатьтәге һәм кешеләр биргән азык белән туклана. Әлеге чыганактан тагын бер мәгълүмат игътибарга лаек: көн дәвамында песнәк оядагы балаларына азык эзләп кимендә 400 очыш ясый. Ә нәниләрен туендырган айларда пар песнәкләр 10 мең чамасы бөҗәкне юк итә. Тик шунысы бар: җәй айларында песнәкләр кешеләр күзенә күренмичәрәк яши. Урманны, авылга якын агачлыкларны өстен күрә. Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, кыш сандугачларының иң яраткан ризыгы сало (дуңгыз мае) икән. Кошлар дөньясын өйрәнүче биолог галимнәр фикере бу. Шуңа күрә, песнәкләрне үз бакчагызда ияләштерергә теләсәгез, аларны яраткан азыклары белән генә җәлеп итә алачаксыз, ди галимнәр. Әлбәттә, сүз кышкы вакыт турында бара. Салкында бу кошларның җылы урын эзләп өй кыекларында, абзар түбәләрендә оя корулары да гаҗәп түгел.
Авылда бездән берничә өй аша гына яшәүче Вадим абый Исламов та җәен генә түгел, кышкы айларда да табигать дөньясын күзәтеп бара икән. Ул элекке СССР заманында, төрле кыйтгаларда нефть һәм газ яткылыкларын өйрәнеп, дөнья гизгән кеше.
— Ни гаҗәп, мин песнәкләрне салкын Себер якларында да, Кавказда һәм хәтта, бик эссе илләрдә дә күргәнем булды. Бездәге башка бер кошның да алар кебек дөнья гизеп йөргәне хакында ишеткәнем булмады. Кызыксына торгач, үзем өчен яңалык булды: дөньяда аларның 60ка якын төре бар икән. Шуларның унлабы гына Русиядә күп таралган. Безнең Башкортстан табигатендә биш төрлесе кырыс табигать шартларына яраклашып яши. Минем үзем ияләштергән песнәкләрем дә бар. Алар ит ярата. Кышын кеше яшәмәгән йорт бакчасындагы миләш белән тукланалар. Аларның моңлы итеп җырлавын ишетү өчен көннәрнең бераз җылынуын көтәргә кирәк, — ди авылдашым.
Песнәкләр салкынны бик авыр кичерә. Ашарга ризык таба алмаганда, алар суыкка тиз бирешеп үләргә дә мөмкин. Май урталарына кадәр шәһәрдә дә, авылда да сарытүшләр кешеләр ярдәменә мохтаҗ.
Беләм, бакчабызга ияләшкән песнәкләр дә, мөгаен, күзәтеп, ял көннәреннән соң безнең шәһәргә китүебезне көтә торганнардыр. Аларны балан, миләш җимешләре ымсындыра. Ләкин анысы да озакка җитмәячәк. Ничек сыйларга, ярдәм итәргә соң, дип баш ватканда Интернет ярдәмгә килде.
Белешмә. Песнәкләр кыш айларында гына кешеләр ярдәменә мохтаҗ, чөнки азык табу мөмкинлеге чикле. Кышын йорт-курадан читтәрәк урынга сарытүшләргә азык улагы урнаштырып, анда басу ашлыгы (бодай, кукуруз, көнбагыш, арыш, солы) салырга кирәк. Катнаш әзерләнгән мал азыгын да яраталар. Гомумән, бөҗәкләр сезоныннан соң песнәкләр икмәк, кипкән җиләк-җимеш, үләксә калдыгы һәм агач бөреләре белән туена.
Башкортстанда кыш айларында һава температурасы тотрыклы түгел. Песнәкләр ничектер, табигатьнең мондый “алдавына” тиз ышанучан, беркатлырак кошлар. Көннәр вакытлыча җылынып алу белән, кыш сандугачлары шәһәрдән китәргә тырыша. Күрәсең, шәһәр ыгы-зыгысы, тынгысызлыгы аларны да ялкыта торгандыр. Әмма алар салкында урманга түгел, ә авыл җиренә очып килә. Менә шундый вакытта табигать балаларына битараф булмаган һәркемнең кошларны күчтәнәч әзерләп каршы алуы мөһим. Суык көннәрдә песнәкләрнең юкә, каен, нарат бөреләре белән генә туклануы җитми. Белгечләр, салкын кыш айларында һәр ун песнәкнең берсе-икесе генә исән калуын да исәпләп чыгарган. Димәк, бакчада өстәмә азык улаклары урнаштырып, анда кошларның яраткан ризыкларын салсак, йөзләрчә кошны фаҗигале үлемнән саклап кала алачакбыз.
Белешмә. Песнәкләрнең 15 елга кадәр яшәгән төрләре дә бар. Русиядәгеләренең уртача гомер озынлыгы 5-6 ел. Алар елына ике тапкыр — апрель азагында — май башларында һәм июнь аенда йомырка сала. Ана песнәк оядагы йомырка өстендә ике атнага якын утыра һәм нәни кошчыклар аваз салгач, аларга азыкны 2-3 атна ташып ашата. Нәни песнәк-ләр ашарга ярата, шуңа да тиз үсәләр. Белгечләр фикеренчә, 2-3 көндә аларның авырлыгы 2-3 тапкырга арта. Алар бары тик вак бөҗәкләр, коңгыз, чебен, черки белән туена. Бер песнәк гаиләсе үз балаларының тамагын туйдыру өчен 40тан артык агачны корткычлардан тазарта.
Вадим абый янә песнәкләр тормышындагы кызыклы хәлләр турында сөйли.
— Песнәкләр — кешеләргә табигатькә яз килүен хәбәр итүче беренче кошлар да, — ди ул. — Март якынлашуга алар күмәкләшеп һавага күтәрелә. Ниндидер матур тавышлар чыгарып җырлашалар төсле. Бу күренеш озак кына дәвам итә. Шундый сынамыш та ишеткәнем бар. Песнәкләр кышның ничек киләсен алдан тоя, сизә икән. Көз көне алар авыл-шәһәр җиренә никадәр күбрәк очып килсә, кыш айлары шулкадәр суык булачак, ди халык. Гомумән, песнәкләр — нинди генә хәрәкәтчән, күченеп яши торган кош булса да, алар кешеләр янәшәсендә түгел, ә бездән читтәрәк яшәүне өстен күрәләр. Салкында үз-үзләрен саклау инстинкты гына сарытүшләрне кешеләр мохитенә якынайта.
Әле дә февраль ае җиткәнне көтеп алдым. Һәр елдагыча, авылда песнәкләрнең җыр бәйрәме башланачак. Кызганычка каршы, кыш сандугачларының җыры озак дәвам итми. Табигать җанлана төшкәч, канатлы башка дусларыбыз да үз моңнары белән кушылгач, сарытүшләр җыры сүрелә. Ничектер, песнәкләрнең кышкы моңнары да, үз җыры белән авыл сәхнәсенә сагындырып кына килүче мәшһүр артист чыгышын хәтерләтә. Табигать балаларының сәләте дә нәкъ кешеләрдәге кебек: һәркайсының үз моңы, таланты һәм тамашачысы.
Болар кызыклы
* Песнәк башка кошлар ашый алмаган бөҗәкләр белән дә туена.
* Сарытүшләр 40ка якын төрле тавыш чыгарырга сәләтле.
* Урманда алар, нигездә, имәнлекләрдә оя корып яши. Эче буш булган карт имәннәрне өстен күрә.
* Кошның авырлыгы бик сирәк очракта гына 20 граммнан арта, ә озынлыгы 15 сантиметрга җитә.
* Тарихта ХIV гасырда Бавария короле Людовигның песнәкләрнең файдалы кош булуын раслау һәм аларга ауның тыелуы турындагы указы булуы мәгълүм.
* Сарытүш кулга җиңел ияләшә һәм кешеләрдән бик курыкмый. Паркларда аларны кулдан да ашаталар.
* Күп очракта пар песнәкләр бер-берсенә гомере буена тугрылык саклый.
* Сарытүшләрнең аяклары беренче карашка гына бик бәләкәй һәм хәлсез күренә. Чынлыкта аларның бармаклары бик көчле һәм тырнаклары үткер. Алар аңа көчле җил вакытында да агач ботагында курыкмыйча утырырга ярдәм итә.
* Песнәк — мәтәлчек атарга сәләтле санаулы кошларның берсе. Мондый “уен”га аңа көчле тырнаклары ярдәм итә. Ул тырнагын агач ботагына батырып йоклый да.
* Сарытүшләрне һәрвакыт шулай “күңелле җан иясе” дип уйларга ярамый. Үрчү мәшәкатьләре чорында песнәкләр усаллана, аларның яшь үрчеменә куркыныч туганда явызлана. Песнәкләр үз мохитен башка җан ияләреннән төрле үкерү, ямьсез тавышлар чыгарып саклый.
* Песнәк ризыкны запаска тупларга өйрәнгән. Ямьсез сыйфатлары да бар — азыкны үз туганнары ояларыннан урларга да ярата.
Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.