+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Әллә безгә җиңел дисезме сез?..

Редакциядә эшләүчеләргә төрле хәлләр белән очрашырга туры килә.

Әллә безгә җиңел дисезме сез?..
Әллә безгә җиңел дисезме сез?..

“Сездә язу сәләте — Ходайдан, артык көч сарыф итмичә, Уфа уртасындагы матур бинада, чиста, матур киенеп, җиңел генә эшләп йөрисез инде... Ә бит кемдер акчаны зур көч түгеп таба”, — дип әйтеп куйды берчак бер танышым миңа. Юк, үпкәләмәдем мин аңа. Ә шулай да килешмим. Хәер, һәркемгә үзе акчаны зур көч түгеп тапкан кебектер инде, чөнки җиңел эш юк бит ул. Чиста офис­та утырасыңмы, физик көч түгеп бил бөгәсеңме... Соңгы­ларның, һәрхәлдә, эш сәгате беткәннән соң тәүлекнең калган вакытында эшне уйлап баш ватасы юк. Ә бит акыл хезмәте белән бәйле һөнәр ияләренә эшләре тәүлек буе “ияреп” йөри... Эштән кайтып та компьютер артына утырган чаклар бар, төннәрен күз нурын түккән вакытлар да...

Халык арасында шундый мәзәк сүз йөри: “Мәк­тәптә эшләүнең бер кыенлыгы булмас иде, балалар булмаса”, — дигән, имеш, бер укытучы. Кызык та соң, ә бит күпмедер дәрәҗәдә хаклык бар — иң авыры кешеләр белән эшләү. Башка кешегә җай табу, аңлашу, сүзеңне ишетерлек, аңларлык итеп әйтү авырга туры килә кайчак. Безгә, журналистларга да еш кына кешеләр белән аралашырга, алар турында язарга яисә алар язганнарны эшкәртергә, гәзиткә басарлык дәрәҗәгә җиткерергә туры килә. Мондый эштә төрле хәлләр булырга мөмкин... Бер­ничә очрак искә төште.
Инде 20 еллап элек, мөгаен, мине бер аспирантка кыз сокландырды. Ерак районның гади генә бер авылыннан килгән туташ башта университетны кызыл диплом белән тәмам­лады, соңыннан аспирантурага көндез­ге бүлеккә укырга керде. Гади гаилә­дән, матди ярдәм өмет итәр калын кесәле кешеләре дә юк. Аптырап тормады ул, көндезге бүлектә булса да эшләп укыды. Идән юучы булып. Ми­немчә, моның бер гаебе дә, ояты да юк. Киресенчә, эштән куркып тормыйча, яхшы белем алучы бу кыз сокландырды гына. Соклануымны “Идән юучы аспирант” дигән исем астындагы язмада гәзит аша белдердем. Кызның исемен дә күрсәтмәдем. Ә ул үзен танып, бик каты үпкәләгән булып чыкты. “Урамда күрсәм, чәчен йолкам!” — дип янаган да икән әле миңа карата... Шөкер, чәчләр исән калды...
Тагын бер очрак. Монысы ун-унбиш ел элек булды шикелле. Бер танышым мине кыстап-кыстап республикабыз районнарының берсендәге кечкенә урыс авылына алып китте. Аның сүзләре буенча, бу авылда искиткеч күрәзәлек сәләтенә ия ханым яши икән. Мин, әлбәттә, гаҗәеп сәләтләргә ия кешеләрнең барлыгына ышанам. Чын сәләткә ия кешеләр рекламага да мохтаҗ түгел, аларның даны еракларга тарала. Шул ук Ванганы гына алыйк. Ләкин алар бик-бик сирәк шул. Ә үзен “күрәзәче”, “им-томчы”, “дәв­алау­­чы” дип танытырга, кешеләрне алдап, акча эшләргә тырышучылар күп, минемчә. Бераз психология нечкәлек­ләрен белгәннәргә нәрсәгәдер ышанасы килгән кешене шуңа ышандыру авыр түгел бит. Бу ханым да шундый булып чыкты. Аның “күрәзәлеге” йөрәк­кә үтә алмады. Ул районнан кайтып җиткәнче үк күңелдә ханымның шарлатанлыгын фаш итүче мәкалә туды. Журналист бул да, күңелеңә килгәнне язмый түзеп кара! Түзеп булмады. Шулай да ханымның исемен күрсәт­мәдем. Ерак районның кечкенә урыс авылында “Кызыл таң”ны укымыйлардыр әле, мин әйтәм, беркемне дә рәнҗетмәм... Укымаслар, ди! “Кызыл таң” бит ул! Үзебезнең бер татарыбыз бу ханымга минем язманы алып барып, тәрҗемә итеп укып күрсәткән булып чыкты. Менә миңа рәнҗеп, янап язылган хат килеп төште. Әһә, мин әйтәм, хәзер сыныйбыз инде, бу ханым әгәр ниндидер тылсым сәләтенә ия икән, димәк, тиздән минем көлем күккә очарга тиеш... Шөкер, инде унбиш елга якын вакыт үтте шикелле, көлем дә үзем белән, елмаерга сәбәпләр дә чыккалый кайвакыт. Я, әйтегез, кем хаклы булган соң?
Хәзер инде күптән түгел булган вакыйганы бәян итәм. Монысы безнең бер авторыбыз турында. Ерактанрак башлап, “Кызыл таң”га күп авторлар килеп йөрүен дә әйтеп китим. Кайсы — шигырь, кайсы — хикәя, повесть, кайсы мәкалә китерә. Әл­бәттә, китер­гән әйберләрнең сыйфаты да төрле. Кемдер тыйнак кына калдырып китә, әсәрен кычкырып укып, “даһи” булуына ышандырырга тырышканнар да бар. Ходай сабырларны ярата бит, сабыр гына тыңлап торырга туры килә. Әлбәттә, китерелгән барлык әйберләр дә гәзиттә чыга, дигән сүз түгел. Гә­зитнең үз таләпләре бар. Нәр­сәдер кыскартыла, нәрсәдер эшкәр­телә, үзгәртелә. Кайбер билгеле профессор, язучы кебек кешеләр арасында да язмалары бераз кыскарганга үпкәләмәү­челәр бар, кечкенә шигыре­нең бер сүзен үзгәрткәнне ошатмау­чылар да очрый...
Ә бүгенге героебыз мәкалә китергән иде. Укып чыккач, моны бераз үзгәртмичә, кыскартмыйча ярамас, дигән фикергә килдем. Беренчедән, һәр абзацта берничә тапкыр “мин” алмашлыгы төрле формаларда кулланылган. Автор һич тарсынмыйча үзенең искиткеч сәләтле кеше булуын һәм моны күптән танырга кирәклеге турында яза. Икенчедән, авторга файдасы тигән һәм киләчәктә файдасы тияргә мөмкин кешеләрнең зур исемлеге тәкъдим ителеп, аларга рәхмәт белдерелгән. Гәрчә мәкаләнең темасы башкачарак булса да...
Әлбәттә, һәркем үзен ярата. Яратырга тиеш тә. Ләкин монда чама ди­гән нәрсәне онытмау бик мөһим. Кемгә ничектер, миңа әрсезлек ошамый, тыйнак кешеләрне яратам. Әлбәттә, күңелендә әрсез булып та, тыйнак кү­ре­нергә тырышып, үз ягын гына кайгыртканнар бар. Болары башка, куркынычрак кешеләр... Ләкин без телгә алган автор беркатлыракмы инде, турыга ярып әйтүче. Өстәвенә, шагыйрь дә. Тукта әле, мин әйтәм, авторны укучыга матуррак, тыйнаграк күрсәтим, мактануларын, ялагайлык кебек күренгән артык мактауларын бераз булса да кыскартыйм, шомартыйм. Аның кулдан язылган әйберен күз нурымны түгеп, компьютерда җыеп, эшкәртеп утырдым. Моңа ул рәхмәтле булды, дисезме? Мәкаләсенең кыскарганын белгән авторыбыз бик рәнҗеп, бер җомга кичемне бераз бозып, бик күп “смс”лар яудырды миңа. Аларның берсен генә мисалга китерәм: “Мин кеше юлын япмыйм. Файдам зур матбугатка. Надо будет министрга дойду после Фәлән Фәләновича! Мин язудан туктыйм и все. Нинди самосуд ул! Фәлән методы хата юл ул. Минем белән сөй­ләшмичә как ты можешь резать! Интеллект турында закон бар! Что за народ сез?”
Бу “смс”ка артык аңлатма биреп тормыйча, “интеллект турында закон”га гына тукталып китим. Андый закон юк. Интеллектуаль милек турында бар. Русия Федерациясе Дәүләт кодексының 1225 мәддәсе нигезендә интеллектуаль милек — закон белән саклана торган интеллектуаль эшчән­лек нәтиҗәләре һәм индивидуальләштерү чаралары. Әгәр мин бу ав­торның югарыда телгә алынган мәка­ләсен (үзе санавы буенча, интеллектуаль милкен) үземнең яисә башка кешенең исеме астында чыгарсам, бу законны бозу булыр иде. Ходаем сак­ласын, өстәп акча түлибез дисәләр дә, хәтта автор үзе кыстаса да, моңа күндерә алмаслар иде. Ә редакциядә эшләүчеләрнең килгән һәр язманы үзгәртергә, эшкәртергә, кыскартырга яисә бөтенләй бастырмаска хакы бар. Өстәп, бу авторның “Кызыл таң” үстергән кеше булуын гына әйтәм дә, бу теманы ябам.
Ә “мин” алмашлыгын яратучыларга, “интеллект дәрәҗәләрен” барлык тулылыгында күрсәтергә теләүчеләргә бер генә киңәш бирәсе килә. Сезнең өчен сәләтегезне исбат итәргә бер дигән платформа бар бит — социаль челтәрләр! Күпләр аннан рәхәтләнеп файдалана да. “Мин моны эшләдем, мин тегене эшләдем, мин шундый яхшылык кылдым. Монда бардым, тегендә бардым. Мин искиткеч әйбәт кеше, күрегез!” — дигәнрәк постлар белән Интернет киңлекләре тулган.
Шулай, дуслар, эш ул эш инде. Беркемгә дә җи­ңел түгел. Төрле чаклар була. Эшләү җиңел булмаса да, эшеңне яратырга мөмкин. Ә без — “Кызыл таң”чылар үз эшебезне яратабыз!

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: