+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Шугалаклар шомарды!

Узган атнада ЦУР системалары хоккей тартмаларын чистарту үтенече белән берничә мөрәҗәгать теркәгән.

Шугалаклар шомарды!
Шугалаклар шомарды!
Башкортстан ЦУРы мәгълү­мат системалары теркәгән мөрәҗәгатьләр юллардагы, ихаталардагы һәм тротуарлардагы чистартылмаган карга гына кагылмый. Алар арасында шугалакларны һәм хоккей мәйдан­чыкларын чис­тарту үтенече дә бар.

25 гыйнварда Күмертау шәһәрендә яшәүчеләрнең берсе 10нчы мәктәп янындагы хоккей тартмасы кар белән тулган, дип зарланган. Хәбәрне “Инцидент-менеджмент” системасы тотып алган. Икенче көнне иртән “Пушкинский” идарәче компаниясе һәм шәһәрнең юл-яшелләндерү эшләре учреждениесе хезмәткәрләре Тынычлык урамындагы тартманы чистарткан.
 
Шул ук көнне Башкортстанга идарә итү үзәге Күмертау халкыннан тагын бер шундый үтенечне теркәгән, ләкин инде 3нче мәктәп янында. Бу урындагы хоккей мәйданчыгының шәһәрнең Мәгариф идарәсе карамагында булуы ачыкланган. 27 гыйнварда инде ул яшь хоккей сөючеләрне кабул итәргә әзер булган.
 
Кырмыскалы авылындагы Ходайбирдин урамында тротуардагы кар да урындагы халык өчен социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать итү өчен сәбәп була. Кырмыскалы районы хакимияте аны оператив рәвештә эшкә алган һәм икенче көнне тротуарны чистартканнар. Бер тәүлек эчендә шундый ук проблеманы Әлшәй районының Раевка авылында да хәл иткәннәр. Район хакимияте башлыгы битендә Мәктәп тыкрыгы һәм Киров урамы чатында җәяүлеләргә кар комачаулавы турында язманы 24 гыйнварда район үзәгендә яшәүче хатын-кыз калдырган.
Благовар районының Усман авылы халкы тукталышка павильон урнаштыруны күптән сораган. “Инцидент-менеджмент” социаль челтәрләрендә мөрәҗәгатьләр мониторингы системасы 2021 елның 2 декабрендә бер мөрәҗәгатьне теркәгән.
 
Благовар районы хакимиятеннән белдерүләренчә, бу мәсьәлә Усман авылына караган Таң авыл Советы контролендә булган, торак пунктта тукталыш булдыру 2018-23 елларга район автомобиль юлларын үстерү программасына кертелгән. Таң авыл Советы хезмәткәрләре проект-смета документларын әзерләгән, подрядчыны билгеләгәннәр. Акча бүленгәч, быел гыйнварда, төзелеш-монтаж эшләре башланган. 27 гыйнварда Усман авылында тукталыш пункты урнаштырылган.
 
Яңа төзелешләр төбәге, фонарьлар юк – Калтасы районы кешесе социаль челтәрләрдә үзенең проблемасы турында шулай язган. Калтасы авылының Лермонтов һәм Кедр урамнары ни өчен яктыртылмаган?
 
Калтасы районы хакимиятендә урындагы халыкның проблемасы турында белгәннәр, урамнарны яктырту буенча эшләр ел ахырына планлаштырылган булган. 16 ноябрьдә Калтасы авыл Советы башлыгы әлеге урамнарда 6 фонарь урнаштырылуын хәбәр итте. Шулай ук Калтасы
РЭСына аларны электр челтәрләренә тоташтыру өчен заявка бирелгән. 20 гыйнварда исә фонарьлар, урам утлары эшли башлаган.
 
Чаңгы алып килмәгән өчен физкультурадан “икеле” – социаль челтәрләрдәге әлеге мөрәҗәгать Башкортстан Хөкүмәтендәге оперативкадагы чыгыш өчен сәбәп булды. Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин укучыларны спорт инвентаре белән тәэмин итү – мәктәпнең бурычы, аны укучыдан таләп итү дөрес түгел, диде.
 
Айбулат Хаҗиннан тагын бер яңалык: шушы елның 1 гыйнварыннан Башкортстан бюджетыннан һәр укучыны карап тоту өчен 2,5 мең сум акча бүленгән. Аның бер өлеше спорт инвентаре сатып алуга тотылачак.
 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: