+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ырынбур – бай тарихлы шәһәр

Узган елның җәендә берничә көнгә Ырынбур өлкәсенең Соль-Илецк шәһәренә тоз күленә ялга барган идек. Чыдап торгысыз эсседә тозлы суда коену һәм яр буенда яту бик тиз ялкытты. Күлгә керә торган урыннан ерак түгел төрле экскурсияләр тәкъдим итәләр. Моңа кадәр дистәдән артык тапкыр Соль-Илецкига килгәндә Ырынбурның читеннән узганыбыз булды. Борынгы шәһәр белән якыннанрак танышыйк дип Ырынбурга экскурсиягә язылдык. Экскурсия вакытында шәһәрнең татарлар һәм мөселманнар белән бәйле урыннарына, “Кәрвансарай”га бару каралганмы, дип сорадык. Уңай җавап алгач, акчабызны түләп, кайда килергә, нинди машинада барубыз турында сөйләшеп, кайтып киттек.

Ырынбур – бай тарихлы шәһәр
Ырынбур – бай тарихлы шәһәр

Иртәгәсен микроавтобуста юлга кузгалдык. Экскурсовод ханым төбәк тарихы белән таныштыра. Җитмештән артык километр юл бик тиз узды. Русиянең көньяк чикләрендә форпосты, Җаек (Урал) елгасы буендагы ун бастионлы зур крепость, төп губерна шәһәре һәм Европадан Азиягә илтүче юлда мөһим сәүдә үзәге булган Ырынбурга килеп җиттек.


Шәһәр белән танышуны Урал елга­сының уң як яры буйлап сузылган Пушкин бульварыннан башладык. Бульварның үзәгендә – очучы-сынаучы, СССР Герое Валерий Чкалов һәйкәле. Башта монумент Мәскәү өчен эшләнгән, ләкин “халыклар атасы” Иосиф Сталинга ошамаган, диләр. Һәйкәлгә урынны Ырынбурда Чкалов исемен йөрткән авиация училищесы янында тапканнар.


Аның сул ягында фәрештәләр белән арка рәвешендә ясалган “Елизавета капкасы”, аны шәһәргә императрица Елизавета Петровна ихтилалны бастырган өчен бүләк иткән. Оригинал СССР чорында җимерелгән, бу 2008 елда ясалган төгәл күчермәсе икән. Риваять буенча, капка астында басып торган гашыйклар, һич­шиксез, өйләнешә, имеш. Моннан тыш, парк зонасында император Александр Iгә стела рәвешендә эшләнгән һәйкәл куел­ган.


Урал елгасы аша салынган Европа-Азия күпере – Көньяк Урал шәһәренең төп символларының берсе. Әлеге металл конструкция 1982 елда төзелгән һәм “Европа-Азия” чик буе баганасы куелган. Моңа кадәр биредә 1835 елдан башлап агач кичү булган. Аны проектлауда галим, табиб, язучы, сүзлек авторы буларак танылган Владимир Даль катнашкан.


Валерий Чкалов һәйкәленнән ерак түгел урнашкан Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты диварына татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилгә истәлекле такта урнаштырылган. Ул шушында 1926-27 елларда инструктор булып эшләгән.


Эскурсоводтан шәһәрнең татарлар һәм мөселманнар белән бәйле урыннарына, “Кәрвансарай”га барабызмы, дип кызыксынабыз. Баксаң, бөтенләй башка программа икән, без теләгән урыннарда булу бөтенләй каралмаган. Экскурсия сатучы кыз безне алдаган булып чыкты. Кәеф кырылды. Ни хәл кыласың, минем фәлән урынга барасым килә, дип ят, таныш булмаган шәһәрдә төркемнән аерылып китеп булмый...


Ырынбурны үзәктә көньяктан төньякка таба кисеп үтүче Совет урамы буйлап йөрдек. Крепостька нигез салгач, ул шәһәрнең төп урамнарының берсе булган, монда мөһим дәүләт оешмалары, уку йортлары, шулай ук билгеле кешеләр яшәгән. Хәзер бу урамдагы күбесе архитектура һәйкәлләре булып торган биналарда административ биналарны, театрлар, музейлар, кафе һәм кибетләрне дә кертеп, төрле оешмалар урнашкан.


Совет урамына берничә сквер тоташа, аларның һәрберсендә истәлекле урыннар бар. Осипенко исемендәге скверда Александр Пушкинга һәм Владимир Дальгә һәйкәл куелган, ул клумба арасында биек постаментта тора. 1833 елда Александр Сергеевич Пушкин Ырынбурга килгәч, урындагы канцеляриядә хезмәт итүче Владимир Иванович Даль аның гиды булган, шәһәр белән таныштырган.


Ырынбур шәһәренең үзәк өлешендә үзенчәлекле бакча бар. 2005 елдан анда ачык һавадагы “Салют, Җиңү” музее ачыл­ган. Аның экспозициясе – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында үзенчәлекле китап, аны парк аллеялары буйлап йөреп укып була. Агачлар арасында сугыш кораллары – танклар, гаубицалар, минометлар, армия машиналары, тылда эшләүче техника урнашкан. Танылган МИГ-17 самолеты, Т-34 танкы һәм “Катюша”, өч дистә метр озынлыктагы ракета һәм прицептагы хәрби-санитар вагонлы паровозны күрергә мөмкин.


“Салют, Җиңү” музеена килгәндә микроавтобус тәрәзәсеннән мәчет манарсы күренеп калган иде. Музейны тиз-тиз генә карап чыктык, водительне кисәттек тә, мәчеткә табан йөгердек.


Менә без данлыклы, моңа кадәр фото­сурәтләрдән генә күргән тарихи “Хөсәения” мәчетендә. Ул 1892 елда күренекле I гильдия сәүдәгәре, иганәче Әхмәт бай Хөсәенов тарафыннан төзелгән һәм Ырынбур шә­һәренең 6нчы җәмигъ мәчете булып торган.


Төзелеш урыны мәдрәсә белән уртак “Гыйбадәт комплексы” формалаштыру өчен шәһәрнең үзәк тарихи өлешендә сайланган.


Совет власте чорында, 1931 елда бинаны Татар педагогия техникумы эшчән­леге өчен җәмәгатьчелеккә тапшыралар. 90нчы елларга кадәр бина Эчке эшләр министрлыгы ведомствосында булган.


Халык депутатларының Ырынбур шәһәр Советының 1991 елдагы карары белән “Хөсәения” мәчете һәм өлешчә комплекс бинасы Ырынбур өлкәсе мөхтәсибәте балансына тапшырыла. Бу карардан соң шәһәр мөселманнары мәдәни мирасны саклау буенча гомуми эштә актив берләшә. Ишегалды мәйданчыгын күп еллар дәва­мында җыелган чүп-чардан тазарту, бинаны чистарту һәм тәртиптә тоту һәм башка эшләрне мәхәллә халкы башкара. Шулай ук иганәчеләр көче белән мәчеттә 100 елга якын үткәрелмәгән ремонт эшләре башкарыла.


2нче катны төзекләндереп (беренче катта ведомстводан тыш сак урнашкан була), 1993 елның 23 апрелендә беренче җә­мәгать намазы укыла. Мәчетне төзек­ләндерү эшләре тәмамланганнан соң, 1994 елның 7 маенда манарасына ай куела.


Хәзерге вакытта Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате белән мәчет үзенең төп вазыйфасын үти. Мәчеттә дини йолалар башкарыла һәм чаралар оештырыла, Ислам нигезләре һәм әхлакый тәрбия дәресләре үткәрелә.


... Ырынбур өлкәсендә гомер кичерүче халыкларның 2007 елда төзелгән “Милли авыл” этнографик комплексында булдык. Ул төбәк территориясендә яшәгән ха­лыкларның: урыс, украин, татар, башкорт, мордва, белорус, әрмән, немец­ларның дус­лыгын һәм бердәмлеген чагыл­дыра, аларның һәркайсының үзенчәлеген күрсәтә.
“Милли авыл” ул – фонтанлы киң бульвар, аның ике ягында да төрле милләт территорияләре урнашкан. Аларда музей-йортлар, кунакханә һәм милли ризыклар рестораннары оештырылган. Монда музей экспонатлары – милләт мәдәниятен һәм көнкүрешен тасвирлаган әйберләр.


Мәчеткә килеп, мулласын күрми китеп булмый, диләр бит. Ырынбур өлкәсе утарында Ырынбур мамык шәленең беренче шәхси музее һәм кибете эшли. Без анда булып, бу үзенчәлекле шөгыльнең тарихы белән таныштык.


Ырынбур шәле төбәктә аның төп халкының иҗат җимеше дә, төшемле кәсебе дә буларак күптәннән барлыкка килә. Беренче булып матбугатта телгә алынуы Петр Рычковның 1766 елда басылган “Кәҗә мамыгы турында тәҗрибә” дигән мәкаләсенә бәйле. Тикшеренүләре нигезендә Петр Рычков бу кәсеп Ырынбур губернасы өчен бик отышлы керем чыганагы булыр иде дип раслый. Аннары академик Петр Пекарский Рычковның үзенең тормышын өйрәнеп, аның мамык шәл бәйләү һөнәрен кәсеп чыганагына әйлән­дерүдәге хезмәтенә зур бәя бирә. Ничәмә гасырлар урындагы халыкны туендыручы тармак булуын билгеләп үтә.


Ырынбур шәленең Русия киңлек­ләрендә даны таралуга “Ирекле икътисад җәмгыяте”нең 1770 елның 20 гыйнварындагы утырышы булышлык итә. Бу утырышта А. Д. Рычков “кәҗә мамыгыннан бәйләнгән әйберләр җыю буенча җәм­гыять­тәге тырышлыклары өчен рәхмәт йөзәннән” алтын медаль белән бүләкләнә.


Ә чит илләрдә Ырынбур шәлләре 1857 елдагы Париждагы халыкара күргәзмәгә куелганнан соң билгеле була башлаган, диләр. 1862 елда Лондондагы күргәзмәдә казах кызы М. Н. Ускова “Кәҗә мамыгыннан шәл өчен” медале белән бүләкләнә. Шулай итеп, Ырынбур шәле халыкара даирәдә танылу ала.


Ырынбур белән саубуллашып, Соль-Илецкига кайтыр юлга кузгалдык.


Тагын берничә көннән соң туган якка, Башкортстанга кайтканда Ырынбур төбә­генең тарихи урыннары белән танышуны дәвам иттек.


...Тоз күленә ялга баручылар Ырынбур – Соль-Илецк трассасында сул яктагы борынгы таш күпергә игътибар итми калмый. Кайчан һәм кем төзегән бу корылманы?


“Анечкин күпере” (“Екатерина күпере” дип тә атыйлар) тарих һәм архитектура һәйкәле булып тора, дәүләт тарафыннан саклана. Күпер XVIII гасырда төзелә. Бу күпердән, риваятьләр буенча, императрица Екатерина II үзе узган, имеш. Әмма сакланып калган тарихи документлардан күренүенчә, күпер төзү 1820-25 елларда, императрица Екатеринаның вафатыннан соң 20 елдан артык вакыт узгач барган. “Анечкин күпере” тоз рудникларыннан Ырынбурга кадәр юл салганда төзелгән. Төзелеш материалы Маячный карьерыннан алынган.


“Анечкин күпере” Ырынбур – Соль-Илецк трассасының 26нчы километрында урнашкан. Юл читендә, күпердән ерак түгел “Екатерина” кафесы төзелгән. Парковка бар, анда машинаңны калдырырга һәм күпергә барырга мөмкин. XX гасырның 90нчы елларында “Русский бунт” фильмын төшергәндә “Анечкин күпере” тулысынча тергезелгән. Шушы ук урында “Трио” фильмы эпизодларын, “Дальнобойщики” сериалы өчен берничә кадр төшергәннәр, дип яза төбәкне өйрәнүчеләр.


Тарихка күз салсак, Екатерина II идарә иткән елларда Русиядә юллар төзелеше башлана. 1775 елгы административ-территориаль реформа нигезендә Русия империясе 50 губернага бүленә, дәүләт казнасыннан аларның территорияләрен үзләштерү һәм төзекләндерү өчен акча бүленә. Шул ук елларда Василий Татищев җитәкчелегендәге Ырынбур экспедициясе безнең төбәкнең табигый байлыкларын, географик үзенчәлекләрен тикшерә. Картографик төшерү нигезендә беренче тапкыр почта элемтәсе схемасы эшләнә. Ул вакытта почта элемтәсенең бердәнбер чарасы атлы транспорт булганлыктан, аларның имин һәм тиз хәрәкәт итүе өчен юллар һәм күперләр төзи башлыйлар. Халыкта аларны “Екатерина күперләре” дип атыйлар. Башкортстанның Бишбүләк районы территориясендә мондый корылмалар Ырынбур трактында урнашкан берничә торак пункт янында барлыкка килгән. Борынгы бер күпер бүгенге көнгә кадәр Сидәкбаш авылы янында гына сакланып калган.
Татар Каргалысы (Сәгыйть бистәсе) аша узганда авылның тарихи зиратында һәм “Куш манара” мәчетендә булдык.


“Татар Каргалысы авылында XVIII-XX гасыр башында 10 мәчет булган. 1нче мәчет – 1746, 2нче – 1760, 3нче – 1767, 4 һәм 5нче – 1773, 6нчы – 1790, 7нче – 1792, 8нче – 1795, 9нчы – 1884 һәм 10нчысы 1909 елларда төзелгән. Мәчетләр каршында мәдрәсәләр һәм мәктәпләр эшләгән. 8нче “Куш манара” һәм 10нчы “Ак” мәчет биналары сакланып калган. 2006 елда авылда “Әссәлам” мәчете төзелә.


Сәгыйть бистәсенең 8нче җәмигъ мәчете 1795 елда сәүдәгәр Мәһди Кайсаров һәм аның улы Мөхәммәдрәхим Мәһ­диев акчасына салына”, – дип яза “Ислам на Урале: энциклопедический словарь” белешмәсе.


Мәчет каршында мәдрәсә эшләгән, анда күренекле педагог, Коръән-хафиз һәм шагыйрь Вәлетдин бине Хәсән әл-Багдади укыткан. 1810 елда биредә – 17, ә 1842 елда 130га кадәр шәкерт белем алган.


Мәчет 1934 елда ябыла, ике манарасы да җимерелә. Бөек Ватан сугышыннан соң дини сәясәтнең либеральләшүе нәти­җәсендә урындагы мәхәлләне тергезү өчен шартлар туа. Дин тотучыларның үтенече буенча, 1946 елның 26 октябрендә Татар Каргалысы авылы мөселман­нарының дини җәмгыяте рәсми рәвештә теркәлә. 1946 елның 21 декабрендә мәчет бинасын оешмага файдалануга бирү турында килешүгә кул куела. 1946-60 елларда биредә Хә­лиулла Даутов имам булып тора, мәчет ремонтлана, даими рәвештә намаз укыла.


1940нчы елларда эш көннәрендә 12-15 дин тотучы мәчеткә йөри, ә җомга көнне – 25-30 кеше. 1950-70нче елларда җомга намазына 40-50 кеше йөргән. Дини бәйрәмнәрдә мәчеттә дин тотучылар саны 250-300гә җиткән.


1992 елда Хәлиулла Фәйзуллин Татар Каргалысы авылы имам-хатыйбы була. Шул вакыттан алып “Куш манара” мәче­тендә Ислам дине нигезләре һәм гарәп телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе, Ислам әдәбияты китапханәсе эшли. 1995 елдан мөселман балалар лагерьлары оештырыла, 2005 елдан өлкәннәр өчен курслар ачыла. Урындагы мөселман оешмасы Ырынбур өлкәсендә иң активларның берсе, халык белән эшләүнең яңа техно­логияләрен һәм ысулларын куллана.


Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Сәфәр кылыгыз – сәламәтлек, бәрәкәт табарсыз”, – дигән. Чынлап та, барлык ниятләгәннәрне дә күрә алмасак та, узган җәйдәге Ырынбур өлкәсенә сәфәребез уңышлы булды, дияргә мөмкин. Тоз күлендә сәламәт­легебезне ныгыттык, төбәк тарихы турында байтак мәгълүмат алдык, яңалык белдек.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: