Сез Оҗмах белән Тәмугның барлыгына ышанасызмы? Әллә инде алар хакында якынча һәм өстән-өстән генә ишеткәнегез бармы? Мәгълүматыгыз шулай сай булса, бераз ачыклык кертеп үтим әле. Оҗмах – үлгәннән соң чиста күңелле, дөньялыкта гөнаһы булмаган кешеләр генә эләгә торган урын, анда мәрхүмнең җаны тынычлыкта һәм рәхәтлектә мәңгелек яшәвен дәвам итәчәк. Тәмуг исә – боларның капма-каршысы, анда фани дөньяда яшәгән вакытта башкаларга зыян салган, рәнҗеткән, үтергән, талаган, урлашкан һәм башка начарлыклар кылган зобанилар эләгә, аларның начар гамәлләре яхшы эшләреннән күбрәк була. Андыйларга Оҗмахта урын юк, ди.
Ләкин беркем дә гөнаһсыз яисә гел генә явызлыклардан торган тормыш алып бармый, дөнья булгач, төрлесе була. Әгәр шулай икән, мәрхүм булганнан соң изге гамәлләре белән явыз эшләре бертигез хисапта булганнар кая эләгә соң? Җанында авыр гөнаһ та юк, изге дә түгел. Әлеге язмам менә шул турыда, чөнки мин андый урында үзем булып кайттым.
Исемем – Рәшит, Стәрлетамакта яшим, ләкин болары алай ук мөһим түгел. Минем белән мистик хәл булганчы гадәти, ирекле тормыш рәвеше алып бардым, гамәлләремнең, әйткән сүзләремнең нәтиҗәләре турында, күпләребез кебек үк, берни дә уйланмадым, нәрсә теләсәм, шуны эшләдем һәм ашадым-эчтем. Шулай булуга карамастан, ничек кенә булмасын, тормышта яхшы гамәлләр дә эшләдем, аерым алганда, берәдәк, чирле яисә яралы хайваннарны өйгә алып кайтып дәваладым. Ләкин монысы да әллә ни мөһим түгелдер...
...Көзге кичләрнең берсендә соң гына эштән кайтып барам шулай. Җомга көн булгач, юл уңаенда киосктан бер шешә сыра алып, шуны йота-йота ашыкмыйча гына өйгә таба атлыйм. Бераздан музыка тыңлыйсым килеп, колакларга телефоннан килгән наушникларны тыгып куйдым, болай тагын да күңеллерәк булып китте. Бераз барганнан соң сквердагы эскәмия янында бер төркем егетләрне очраттым, алар да эш атнасы тәмамланганга шатланышып торалар, күрәсең. Миңа дәштеләр дә кебек, ләкин колакларымда наушниклар булгач, берни дә ишетмәдем һәм арытаба атладым.
Берзаман башның арт чүмеченә нәрсәдер белән китереп тондырдылар, аркама китереп суктылар. Мин шунда ук егылдым, ул арада мине типкәли дә башладылар. Аларга нинди начарлык эшләгәнемне аңлап та өлгермәдем. Бәлки, ул егетләрнең берәрсе миннән тәмәке сорагандыр. Ә мин нәрсә? Мин бит ишетмәдем! Егетләр минем җавап та бирмичә һаман да атлый бирүемне үзләрен санга сукмау дип кабул иткәндер, бәлки. Алай да булуы ихтимал. Мин тукмаганда авыртудан нишләргә дә белмәдем, бөгәрләнеп яттым да яттым, ә алар мине тагын да ныграк типкәләде. Дөресен генә әйткәндә, инде яшисем дә килми башлаган иде...
...Ләкин авыртынулар кинәт кенә бетте дә куйды. Мин күзләремне ачсам, тирә-ягымда бушлык. Әйтерсең лә мин ишексез-тәрәзәсез бер бүлмәдә идем. Караңгы һәм тып-тыныч иде. Өстәвенә, суык та. Үлгәнмен дә “теге дөнья” капкасы алдында торам икән, дип уйладым. Бу тынлыкта мин хәтта үз-үземне ишетмәдем. Әйе, бик куркыныч булгач, кычкыргандай итеп тә карадым, ләкин тавышым чыкмады...
Шулай аптырап бераз басып тордым да алга атладым. Үзем атлыйм, үземнең аяк тавышларымны ишетмим. Ул караңгылыкта күпме йөргәнемне хәтерләмим.
“Кайда соң мин?” – дип сорадым мин үз-үземнән. Ышанасызмы-юкмы, бу соравыма җавап минем башымда яңгырады: “Кайсы урынга лаек булсаң, син шунда!” Мондый җавапка мин шаккаттым һәм аңлатып бирүләрен үтендем. Теге тавыш дәвам итте: “Син үлдең. Синең җаныңны Оҗмах та, Тәмуг та үзенә кабул итә алмый, чөнки гамәлләр бизмәне синең кылган яхшылыкларыңны да, яманлыкларыңны да бертигез итеп күрсәтә, шуңа син бирегә – Бушлыкка эләктең”. “Хәзер миңа нишләргә инде?” “Бирегә эләккән һәркемгә тагын бер шанс, мөмкинлек бирелә. Төзәлү мөмкинлеге. Яхшы яккамы, яман яккамы, анысы синнән тора!” Башымда ишетелгән тавыш миңа менә шушыларны аңлатырга тырышты. Аннары ул әйтте: “Бар кайт һәм яшә. Үзеңә бирелгән мөмкинлектән файдаланып калырга тырыш һәм ялгышма!”
Шушы сүзләрдән соң караңгылык эреп юкка чыкты һәм мин тавышларны ишетә башладым. Мин дәваханәдә һушыма килдем. Тәнемнең авыртмаган җире юк, баш шаулый. Соңыннан ачыклануынча, мин бик озак комада ятканнан соң аңыма килгәнмен икән, биредә ятуыма инде икенче ай киткән. Мине “теге дөньядан” кайтару өчен табиблар бернәрсә дә эшли алмаган. Минем һушыма килүемне дә аңлата алмадылар, бик тә гаҗәпләнделәр: “Бу ниндидер могҗиза!”, “Гаҗәеп хәл бит бу!”, “Ходайның хикмәте!” дигәннәрен генә ишеттем. Алар өчен могҗиза булса, мин бу хәлләрнең чын сәбәбен белә идем: миңа шанс бирделәр, шул гына!
Һәм мин әлеге көнгә кадәр үзгәрергә тырышам. Шулай да уңай, әйбәт якка үзгәрергә булдым. Чөнки барысының да Оҗмахка эләгәсе килә бит! Шулай түгелмени?..
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде. (Интернеттан алынды).