+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кәнфит сузган абыйлар да шик уята...

Чөнки балаларга карата кылынган җинаятьләр хакындаәледән-әле ишетелеп кенә тора.

Кәнфит сузган абыйлар да шик уята...
Кәнфит сузган абыйлар да шик уята...
Туганнар белән очрашканда балачакны искә төшерергә яратабыз. Безнең балачак онытылмаслык мизгел булып хәтердә калды. Ул заманда компьютер, телефоннар юк, әти-әни көн буе эштә, шуңа да без үзаллы үстек. Без гаиләдә кызлар гына. Шуңа да авылдагы ир-егетләр эшеннән дә тартынып тормый идек. Җәйге кани­кул­ларга чыккач, бакча үстерү, кош-корт карау, маллар артыннан йөрү һәм башка эшләр дә безнең иңнәрдә иде.
Үзебез генә урманга җиләккә дә йөрибез. Урман буенда үскәч, аның белән бәйле хатирәләр дә күңелдә бик күп. Апамнар белән очрашканда да шул урман турында еш кына сүз кузгатабыз.

Без бәләкәй чакта һәр йортта диярлек икешәр сыер асрыйлар иде. Ир­тәле-кичле көтү узганда маллар урамга чак сыя иде. Ул вакытта әлеге кебек “электропастух”лар юк, һәркем чиратлашып көтүгә чыга. Безнең дә әти белән әни гомер буе малны күпләп асрады. 3-4 сыер, аның янына 3-4 башмак, берничә дистә сарык... Билгеле инде, каникулда чакта көтүгә дә без чыга идек.

— Дәүли бабайны хәтерлисеңме? Авыл башына барып, озы-ы-ын чыбыркысын бер шартлатса, авыл хатын-кызлары шунда ук капкаларын ачып, сыерларын көтүгә куа иде. Ә кичен, Дәүли бабай көтү артыннан кайтканда, аның чыбыркысы очына басып шаярта идек, — ди бер апам.
— Хәтерләми буламы соң?! Безне урманда йөрергә дә Дәүли бабай өй­рәтте бит инде! — ди икенчесе.

Дәүли бабай безнең күрше авылда яшәүче мари абзые иде. Ул — безнең урам көтүчесе. Дәүли бабай янына тагын бер кеше чиратлап чыга. Шулай ике кеше көнозын көтүне урман буендагы яланда йөртеп, кич кенә алып кайта. Мин ул вакытта башлангыч сыйныфта укыйм, апам — 6-7нче сыйныфларда. Без бәләкәй булгач, көтүгә икебезне дә чыгара әти. Һәм без Дәүли бабай белән көнозын урманда йөри-без...

Дәүли бабай бик кызык кеше иде. Мари милләтеннән булгач, татарча бик кызык сөйләшә иде. Көндез малларны күлемлеккә керткәч (бездә туп­лауны шулай атыйлар), учак ягабыз, бергәләп ашарга пешерәбез. Ул, әллә нинди үләннәр салып, чәй кайната. Без­гә шушы үләннәр турында сөйли. Кызык хәлләр турында сөйләргә дә бик оста иде. Апам белән икәү, рәхәт­ләнеп көлешә-көлешә, Дәүли бабай янында шулай көнозын бөтереләбез.
— Апа, күз алдыңа китер әле. Бүген син кызларыңны чит авылда яшәүче иргә ияртеп, урманга җибәрер идеңме? — дидем бер сөйләшү вакытында.
Әйткәндәй, апам да бүген өч кыз үстерә. Ул аларны мәктәптән берничә минутка соңрак кайтсалар да эзли башлый. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Әле тегендә, әле монда балаларга карата башкарылган җинаятьләр турында ишетелеп кенә тора бит.

— Безнең әниләр дә курка белмәгән инде. Ничек кыз баланы шулай чыгарып җибәрергә мөмкин? Ничек алар ул иргә ышанган? Хәер, без генә түгел идек. Авылның бөтен бала-чагасы шушы Дәүли бабайга ияреп урманда йөрергә өйрәнде бит инде, — диде ул.
Мин 13-14 яшькә җиткәндә Дәүли бабай, картаеп, көтүгә чыгудан баш тартты. Чыннан да, көтүче эшенең ни­кадәр авыр икәнлеген авылда яшәү-челәр яхшы белә. Җәйге яңгырларда да, көзге беренче суыкларда да яланда йөрү авыр иде инде аңа. Аннары бу эшкә авылда ялгыз яшәүче Баян абый алынды. Баян абыйның хатыны да, баласы да юк иде. Кечкенә өйдә берүзе яши иде ул. Апамнар инде үсеп, авылдан чыгып киткәч, көтүгә мин берүзем генә шул Баян абый белән чыга идем. Әйтүемчә, мин инде бу вакытта үсмер кыз идем. Баян абый белән дә көнозын сөйләшеп, вакыт үткәрә идек. Кичке ашка безгә керә дә, тыныч кына әйбер-ләрен җыеп, чыбыркысын сөйрәп кайтып китә. Ә иртәгәсен Баян абый белән тагын көтүгә чыгабыз. Шуны әйтәсем килә: гомер буе авылда яшә­гән, бәлки, кирәгенчә мәдәниятле булмаса да, Баян абыйның бер тапкыр да кирәк-кирәкмәс сүзләр әйтеп, шаярырга тырышып караганы булмады. Чын әти­ләр­чә, абыйларча мөнәсәбәттә иде ул.

Беркөн кызымны бию түгәрәгенә илттем. Ишекне ачып керү белән өлкән яшьтәге бер ир күзгә чалынды. Берәр баланы картәтисе китергән булгандыр инде. Бу ир, кулымнан кызымның аяк киемнәрен алып, киштәгә илтеп куйды. Аңлавымча, миңа да, кызыма карата да хөрмәт күрсәтергә тырышты ул. Ә миңа, баланы калдырып, бер сәгатькә китәргә кирәк. Карыйм, бу абый чыгып китәргә ашыкмый. Янәшәдә 7-8 яшьлек кызлар йөгереп уйный. Күңелне ниндидер курку биләп алды. Ничек инде мин кызымны шушы ир янында калдырып чыгып китим?.. Беләм, берничә минуттан биергә өйрәтүче апалары аларны чыгып алачак, ә шулай да күңелдә тыныч түгел. Кыскасы, мин кызымны шушы ир булган бүлмәдә калдырып чыгып китә алмадым. Балалар икенче бүлмәгә кереп киткәч кенә үз эшләрем белән чыгып киттем һәм, әлбәттә, алар дәрестән чыкканчы, кызымны алырга барып баскан идем инде.
Үземнең мондый кылыгыма үзем дә гаҗәпләндем. Ул абый, бәлки, чыннан да, ярдәм итәргә генә теләгәндер. Ә мин инде әллә ниләр уйлап бетердем...
Янә үземнең бала чакка әйләнеп кайтасым килә. Югарыда әйтүемчә, без җәй буе урманда җиләк җыя идек. Билгеле инде, бик нык арый да идек. Кайтыр юлга чыккач, берәр техника тавышы ишетсәк, шунда таба йөгерә­без. Җәяү­ле балаларны күргәч, бу водитель, һичшиксез, туктый һәм, безне утыртып, авылга алып кайта. Моннан тыш, каникуллар вакытында башка авылда яшәүче картәни янына барырга яратам. Әнием гомер буе почтада эш­ләде. Почта машинасы тәүдә безнең авылга керә, аннары башка авылларны урап, картәни авылына бара. Әни мине еш кына шушы почта машинасы водитель­ләре янына утыртып җибәрә иде. Ул авылга урман аша турыга гы­на чык­кан чаклар да булды... Во­ди­тель­ләр дә еш кына алышынып тора иде. Анда да әни курыкмыйча, мине — кыз баланы, шул чит ирләр янына утыртып җи­бәрә иде... Көнозын юлда булган водительләр мине сөйләндерә, җырлата, көлдерә. Шуңа да әни алар белән кунакка җибәрергә уйласа, бер дә баш тартмый идем.

Бу — минем балачак хатирәләре. Минем яшьтәге хатын-кызларда мондый истәлекләр күптер. Без ир-егет-ләрдән куркып үсмәдек. Алар безгә карата беркайчан начарлык эшләмәде. Әти белән әнинең дә безнең белән нәрсәдер булырга мөмкинлеге башларына да кереп чыкмаган, күрәсең, чөнки ул заманда әлеге кебек бозыклык юк иде. Әтинең гомер буе машинасы булганлыктан, ул да еш кына әле тегендә, әле монда “попутка”га чыккан кызларны утыртып алып кайта иде.

Инде бүгенге заманга әйләнеп кайтыйк. Үзем бүген — ике бала әнисе. Мин кызымны гына түгел, улымны да шулай чит кешеләр янына утыртып җибә­рер­гә куркам. Алай гына да түгел, без бүген балаларыбызны көндез дә мәктәпкә илтеп куеп, аларны каршы алырга мәҗбүрбез. Балаларга карата кылынган җинаятьләр өчен җәзалар­ның елдан-ел катылануына карамас­тан, әлеге өлкәдә җинаятьләр саны арта гына.
Ә хәзер игътибарны бераз саннарга юнәлтәсе килә.

2020 елда Башкортстанда 369 йөкле үсмер исәпкә куелган, бу, 2019 елдагы күрсәткеч белән чагыштырган­да, 8 процентка кимрәк (402). Шул ук вакытта, ике кыз — 14 яшьтән кечерәк, калганнары 15-17 яшькә кадәр булган. Аларның 239ы бала тапкан, 40 бала йөклелекне өзгән, 49ы үз балаларыннан баш тарткан, ә 53 үсмернең венерик авырулары ачыкланган.

Шулай ук билгеләп үтелүенчә, Башкортстанда 2020 елда 14 яшькә ка­дәрге балаларга карата 521 җенси җинаять ачыкланган. Шуларның 504е — кызларга карата, ә 17се — малайларга карата. 2019 елда мондый җинаятьләр күпкә азрак ачыкланган — 316. 2020 елда балигъ булмаганнарга карата барлыгы 828 җенси җинаять кылынган. Бер елда бу сан ике тапкыр диярлек арткан — 2019 елда шундый 435 җинаять очрагы теркәлгән. Күпчелек очракта җинаять­челәр балаларга таныш кешеләр, яки гаилә әгъзалары булган. 334 очракта балалар — гаилә әгъзасының, 33 очракта ата-аналарның, 279 очракта танышла­ры­ның корбаннары булган.

Әлеге саннар җитди уйларга сала. Бала хокуклары буенча омбудсмен Ольга Панчихина белдерүенчә, 2021 елда балалар кылган җинаятьләр саны 982дән 717гә кадәр кимегән. Шул ук вакытта, балигъ булмаганнарга карата кылынган җинаятьләр саны якынча шул ук дә­рәҗәдә калган: 2020 елда 2868 шундый эш булса, 2021 елда — 2787.

Сер түгел, бу саннар рәсми билгеле булганнары гына. Ә күпме бала әти-әнисеннән куркып, тирә-яктагылардан оялып, үзенә карата кылынган җинаять турында беркемгә дә сөйләми... Чыннан да, 16-17 яшьлек кызын үзен генә урамга чыгарырга куркучы ата-аналарны аңларга да була.
Ни өчен безнең җәмгыять шундыйга әйләнде? Моңа шул ук чит илләрдән килгән кинолар гаеплеме? Интернет челтәрләрендә күрсәтелгән тәртипсез­лекме?..

Без бәләкәй чакта ир-егетләрдән бөтенләй курка белми идек. Киресенчә, ир-егет укытучылар хатын-кызларга караганда дәресне кызыграк алып бара, алар белән күңеллерәк кебек иде. Без бер-беребезнең әтисен үзебезнеке кебек күрә идек. Әтиләр, урам бала-чагасын җыеп, балык тотарга елга буена алып китә, кичләрен безнең белән футбол уйный иде. Без урамда таныш булмаган кеше арбасына, машинасына утырырга курыкмый идек, безгә кәнфит сузган өлкән­нәрне дустыбыз кебек күрә идек. Ә хәзер, чыннан да, балага чит кеше эн­­дәшсә дә, күңелне курку хи­се били. Моны без балаларыбызга да күчердек бугай инде, хәзерге балалар өлкәннәр белән ачылып сөйләш­ми дә.
Үткәнне никадәр сагынып сөйләсәң дә, ул кире кайтмый. Безнең балачак, чыннан да, күңелле, чиста, матур иде. Билгеле, моны безгә өлкәннәр, әти-әниләр бүләк иткән. Ә без үсеп килүче балаларга шундый балачак бүләк итә алмадык! Алар безне соңрак ничек искә алыр икән?..

Гөлия ГӘРӘЕВА.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: