+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уңга карасам да юк, сулга карасам да юк...

Уфадан 30 чакрым ераклыкта урнашкан Сарысаз бакчаларына килгән саен шушы җыр искә төшә.

Уңга карасам да юк, сулга карасам да юк...Уңга карасам да юк, сулга карасам да юк...
Уңга карасам да юк, сулга карасам да юк...
Уңга карасам да юк,
сулга карасам да юк. 
Уңга карап, сулга карап,
утырып еласам да юк...
 
15-20 ел элек кенә гөрләп торган, апрельдән үк шәһәр халкыннан гөж килгән бакчаларда хәзер хәлләр нәкъ җырдагыча. Бик күпләрнең монда күптән эз басмавы күренеп тора. 40лап бакча йортыннан торган урамның унга якынында гына тормыш дәвам итә. Ә калганнарында кеше биеклеге үскән, корыган чүп үләннәре генә җил искәндә кыштырдап куя.

2007 елда беренче тапкыр бирегә килгәч, хәйран калган идем. Ике катлы кечкенә йорт, мунча, беседка, теплица, төрлесеннән җимеш агачлары, куаклар, җиләк, яшелчә түтәлләре, бәрәң­гегә, хәтта чәчәкләргә дә урын җиткән. Һәм болар барысы да дүрт сутый җирдә! Ә онытып торам: тар гына булса да, өй артында машина куярга да урын җай­лаштырылган әле. Ни дисәң дә, мини-авыл ихатасы инде монда.

Авыл иркенлегендә үскәнгәме, бик кызык та, сәер дә тоелган иде миңа да­ча­дагы тормыш. Әле монда күрше-күлән үзара шулкадәр дуслашып, туганлашып беткән: бер-берсенә чәйгә йөрешә, кем­нең бакчасында нәрсә беренче өлгерә, шуны күршегә авыз иттерергә керә. Тар урамнар бала-чага тавышыннан гөрләп тора, кайсы сәпиттә җилдерә, кайсы туп тибә. Бер төркем малайлар якындагы Зәңгәр күлдән су коенып кайтып килә.
Тирә-якка мунча морҗаларыннан чыккан ыс исе таралган. Әнә якында гына дәртле көйләр яңгырый, учакта ит кыза. Челтәр койма аша кемнең нәрсә эшләгәне, кем килгәне, нәрсә ашаганы күренеп тора.

Каенанам-әни бакча эшенә мөкиб­бән кеше. Барысын да үстерә. Шулай да якын-тирәдә аның кебек эре помидорлар үстерүче бар микән?! Коштабакка чыртлатып өзә-өзә йодрык кадәр помидорларын сала, үзе сөйләнә.
– Яңа сорт бу. Бер-берсе 700әр граммлы булып үсә. Сез килүгә әнә ничек кызарышып пешкәннәр...
– Ничек шулай тышта эре булып үсә соң ул сездә? – димен шаккатып.
– Урман эчендә утырабыз бит, җил дә исми монда. Аннары әткәгез белән ат көтүлекләренә барып, кипкән тизәк җыябыз, шуны туфракка кертәбез, тавык тизәген әчетеп сибәбез. Сере шул инде аның. Ярый, болар сиңа кирәкми әле, яшьсең. Әнә булганын рәхәтләнеп ашагыз...

­– Мәмдүдә, өлкән улың килдеме? – Ул арада күрше апасы түтәл утаган җиреннән эндәшә. – Безгә дә алып кер киленеңне. Теге кызык кыярны күрсә­тә­без.
Әнә шулай “кызык” күрергә күршегә кереп китәбез. Апабыз тәрәзә рамнарыннан эшләнгән теплицасында ак кыяр үстергән. Ә андый могҗизалар монда адым саен икән. Әнә ике йорт аша гына яшәгән Нәзирә апа ниндидер ят чия алып кайтып үстергән. Каршыдагы Галя түтәй чәчәкләр белән “саташа”. Ниндие генә юк! И, яши белә дә соң шәһәр кешесе, дип уйлап куясың.
Бакча йортының биек күтәрмәсенә тезелеп утырып, җиргә тупылдашып коелган алмаларның иң кызылын күлмәккә генә сөртеп ашаган, шул алмагачтагы ояны үз иткән сандугачлар сайравын тыңлаган мизгелләр әле кичә генә булган төсле.

Иң кызыгы: шул бәләкәй генә җирдән дөнья хәтле уңыш алып, балаларны гына түгел, барлык туган-тумачаны туйдыра иде алар. Үзләре җәй буена “Карлыган пеште, кайчан киләсез?”, “Алма коела, килеп җыйса­гыз иде”, “Чияне чыпчыклар чүпләп бетергәнне көтәсез­дер инде?!” – дип, телефонга “ут каптыралар”. Өлгергән берсеннән авыз иттерергә тырышулары инде. Ә без эштә булуыбызга, берничек өлгерә алмавыбызга сылтыйбыз. “И бу пенсиядә­ге­ләрне-е-е, эш кешесенең хәлен аңлап та карамыйлар”, – дип сукранган булабыз әле. Ә ата-ана йөрәге түзәме соң инде?! Машина багажнигына тартма-тартма алма, көрән һәм сары слива, помидор, капчыгы белән ташкабак, кыяр төяп, шәһәргә килеп тә җитәләр. “Кирәгенчә, теләгәнчә сайлап алыгыз да аннан дальше китәм, туганнарга да илтәсе бар әле”, – дип ашыга-ашыга хәзинәсен өләшә каенатам.

Менә хәзер шул мизгелләрне сагынып сөйләргә генә калды... Дүрт сутый җирдә иртә яздан кара көзләргә кергәнче, йөгергәли-йөгергәли дөнья көткән, балаларга, оныкларга үзләре тырышып үстер­гәнне, иң тәмлесен, файдалысын ашатырга тырышып яшәгән абый-апа­ларның сафы сирәгәя барган саен бакча йортларындагы утлар да акрынлап сүнә бара.
Каршыдагы Галя түтинең бакчасында байтак еллар инде туган тиешле кешесе яши. Абзыебыз үзе дә җитмештән өстә. Хаклы ялга чыккач, өч бакчаны өч тиенгә сатып алды да мәш килә шуларда.

– Оныкларга иркен булсын, дип тырышкан көнем инде. Атынгычлар, таганнар ясадым. Әле менә йортта мич чыгарттым, идәннәр дә җылы, бәдрәф тә өйдә. Уңайлы шартлар булмагач, бала-чага монда киләмени?! – дип дөресен әйтеп сала абзый. – Яшьләргә бакча тормышы кызык түгел хәзер. Ике-өч йорт аша яшәгән Наилә апаны хәтерлисезме? Өченче ел ковид алып китте үзен. Бакчасына килеп әйләнгән кеше дә юк. Үзе исән чакта кызы-кияве, оныклары ял саен шунда җыела иде. Кызы алай да бер җәйдә автобуста килештереп йөрде, ә кияү җир каерырга яратмый... Кыйгач кына яшәгән Раилә апа сиксәннән өстә. Берничә ел килгәне юк, шәһәр фатирында тилмереп утыра. Телефоннан шалтыратып, бакча хәллә­рен сораша. Зиһенле карчык. Бик килер иде дә, тик үзе генә йөри алмый, йөр­тергә кешесе юк. Улы-килене: “Әни, без анда җирдә чокынып вакыт, көч әрәм иткәнче, кирәген кибеттән чыгабыз да алабыз”, – дигәннәр. Нишләп шулайдыр, яшьләр җир эшен яратмый. Барысы да шунда үскән, әти-әниләре йөгереп йөргән, егәрле чакта үз балалары да җәй буена монда ята иде бит. Ә хәзер кирәкми, имеш...
– Яшьләрне гаепләү бик үк дөрес тә түгелдер. Яздан көзгә чаклы гына дачада көн күргәнче, ел әйләнәсенә яшәп булган, газы-суы кергән коттеджлар сатып алулары, йортлар салып керүләре яхшырак түгелме? Андыйлар да күп бит, – димен яшьтәшләрне, шул исәптән, үзебезне дә акларга тырышып.

– И, туган, араларында җәй буена шәһәрдә “трай” тибеп йөрүчеләр дә аз түгел. Сатып алабыз, имеш. Ул химия белән үстерелгәнне баласына, оныгына ашатырга ничек куллары бара?! – дип ачына абый.

Безнең бакча капкасында да инде икенче яз йозак эленеп тора. Килеп-китеп кенә йөрибез. Сатарга да кул бармый. Әти-әнинең төсе бит, яшь­лекләре шунда үткән.
– Җитмешенче елларда, урман кисеп, эш урыныннан шушы бакчаларны бүлеп бирделәр. Бердән шатлансак, икенчедән, агач төпләрен, тамырларын җирдән куптарып эчләр өзелде ул елларда. Балалар бәләкәй әле, агач түмәрләре өстендә уйныйлар, ә без тимер лом өстендә сикерә-сикерә дүрт сутый җирне эш итәбез, – дип сөйлә­гәннәре әле дә хәтердә.

И кеше гомере... Әле генә икәүлә­шеп шушы йорт-җирне гөл итеп яши иделәр бит. Хәзер монда шыксыз тынлык. Уң күршегә карасаң да, сулга карасаң да шул хәл. Бигрәк тә көз айларында кәүсәләре җимешләрен – алмаларын, слива, чияләрен күтәрә алмый, җиргә кадәр сыгылган агачларны күреп йөрәк әрни. Адәм баласы гомере буена булсын дип тырыша, көч түгә, җыя-кора һәм... көннәрдән бер көнне җыйган дөньяң беркемгә дә кирәкми. Дөнья көтү, өзенүләр бушка булып чыгамыни соң?! Бакча сөйлисең, авылларда да шул хәл түгелме соң, диярсез? Беләм лә. Туган абзыебыз пенсиягә чыгып, авылга яшәр­гә кайтты. “Урамда иң яшь егет мин”, – дип шаярта 76нчы яшь белән баручы дәдәй. Авылда яшьләр бик аз, ә өлкән буын ел саен сирәгәя. Күрше тирәдәге йортлар күптән буш инде. Хәер, балалары ялларда, отпуск вакытында кайткалап китә.

– Иң курыкканым шул: бер-бер хәл булып, егылып китсәм, күршеләр булмагач, күрүче дә, ишетүче дә булмас инде. Шуңа телефоным һәрвакыт түш кесәмдә, – ди ул.

Әти-әни нигезе, туган туфрак, җир... Бу төшенчәләрнең дә кадере бер кайтыр ул. Корыган курайлар баскан бакчаларга, авыл ихаталарына ямь керер. Бәлки, сандугачлар да кабат җырла­рын сузар. Ни дисәң дә, нәкъ шагыйрь әйткәнчә, яшәр өчен бетмәс көч алырга Туган ягы кирәк кешегә...


 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас