

“Рублевка кәләшләре” культын булдырырга тырышучы телевидение каналлары, башка мәгълүмат чаралары алар аңына агуны тамчылап салмый, чиләкләп коя, ахрысы. Шул дулкынга ияреп киткән кызларыбыз ничек булса да бай кияүгә чыгарга хыяллана. Карт булса да ярый, гаиләле булса да... Тик акчасы гына булсын! Илдә булмаса, читтән дә ярый. Шушы уңайдан сезгә ике язмыш турында бәян итмәкчебез. Кызым, сиңа әйтәм, киявем, син тыңла...
“Ничек булса да акчага күмеләчәкмен!”
Алисә кечкенәдән шушы уйны күңел түренә салып куйган. Әти-әнисеннән җылы күрмәгән ул, дәү әнисе тәрбиясендә үскән, укуда әллә ни уңышларга ирешә алмаган. Хәер, моның өчен бик тырышмаган да. Сатучылыкка укып йөргән дә, кибеткә эшкә урнашкан. Менә кайда инде ул акча! Тик әлегә аныкы түгел...
Көн саен төргәк-төргәк акчаны тиешле урынга тапшырганда сатучы кызның йөрәге кысыла, бу кыштырдавык кәгазьләр аның кулына ябыша кебек тоела... Каян табарга соң берәр “акча букчасын”?!
Ә бер көнне аның каршында бер “Бай” хасыйл була. Бер кулында – ул вакытта беркемдә дә булмаган кәрәзле телефон аппараты, икенчесендә – калын гына күн портфель. Ул, аны ачып, акча ала да янында басып торучы малайга бирә. Төс-кыяфәте – байларча, букчасы саллы, аны йөртергә йомышчы малай да бар... Инәкәем, ул аңа охшаган да бит әле!
– Әллә минем кызыммы син?! – дип шаярта Бай да.
Шул көнне ул яңа танышына ияреп китә. Барлык детальләргә дә тукталып тормыйча гына бу танышлыкның нәтиҗәләрен санап үтик. Алисә Байның ярдәмчесенә, уң кулына әйләнә. Бу елларда ул югары юридик белем турындагы диплом иясе була, бер-бер артлы машиналар алыштыра, чит илләрдә ял итә. Туннар, асылташлар – барысы да ул теләгәнчә. Тик барыбер нидер җитми...
Бу елларда ул ике тапкыр кияүгә чыга, баласы туа. Ирләренең икенчесе беренчесеннән баерак була, әмма барыбер ул теләгәнчә түгел әле.
Офыкта өченчесе пәйда булгач, аның нәфесе тагын котыра – монысының акчасы ул теләгән кадәр иксез-чиксез. Машиналарының, йорт-фатирларының исәбе юк. Байлыгы бетәрлек түгел, өстәлеп тә тора. Гаиләсе бар барлыкка, әмма Алисә теләгенә каршы торырлык түгел.
...Телевидение каналларында бер сюжетны хәтерләүчеләр бардыр әле. Анда яшь хатын, йөгереп килеп, иренең муенына асылына, шатлыгыннан нишләргә белми аны “шашып” үбә, түбәсенә олы бант куелган “Мерседес” машинасы тирәли йөгергәли... Кадр артындагы тавыш машинаның хакы 2,5 миллион сум булуы, аны бүләк иткән ирнең матди хәле, каян акча табуы турында хокук саклау органнары кызыксынуы турында сөйли.
Кадрдагы бу хатын – безгә таныш Алисә. Әлеге вакытта аның хәле “Алтын балык” әкиятендәге әбинеке кебек. Ул яхшырып китсә дә, якын киләчәктә генә түгел әле...
“Чит илдә яшәячәкмен!”
“Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер бирәләр икән” дигәнгә ышанып, чит мәмләкәтләргә бәхет эзләргә чыгып киткәннәрне берни дә туктата алмыйдыр. Шул юлда бәхетсезлеген тапкан, баласыннан колак каккан күпме язмышлар турында сөйләп торалар, югыйсә. Ләкин һәркем “Минем белән алай булмаячак, моның булуы мөмкин түгел!” – дип уйлый.
Шундый язмышка дучар була язып калган Уфа кызы Галия үз башыннан кичкәннәрне сөйләгәндә мин үз теләге белән мөһәҗир булган меңнәрчә кызны күз алдыма китердем.
Галия Уфаның билгеле агентлыгында топмодель була. Чит илгә беренче сәяхәтенә ул 17 яшендә чыгып китә. Ул елларда турист сукмаклары салына гына башлаган Мисыр дәүләте аны матурлыгы белән таң калдыра. Чәчәк кебек чибәркәй янында бал кортлары кебек егетләре дә өерелә, билгеле. Берсе, Мәхмүт исемлесе, бигрәк тә ныкыш булып чыга, кызның игътибарын, соңрак мәхәббәтен дә яулап ала.
О, ул беренче мәхәббәт! Мисыр кояшыннан да кайнаррак ул, диңгезедәй ташкынлы, ымсындыргыч. Егет кызны ата-анасы белән таныштыра. Шунда аларның гаилә тарихы да ачыла.
Мәхмүтнең әтисе, затлы кунакханәләр тотучы бай, яшь чагында Италия кызына өйләнә. Аның әти-әнисен дә, үзен дә башкача өйләнмәячәгенә ышандыра. Кызның аңы мәхәббәт белән томаланган була, ул меңнәрчә ел мөселман кануннары буенча яшәгән һәм яшәячәк илгә килеп, аның үзенә бу кануннар кагылмаячак, дип уйлый.
Уллары туып, биш ел үтүгә ире яшь хатын алып кайтачагын әйтә. Ничек?! Ни өчен?! “Карт” хатын моның белән килешми, әлбәттә. Ул, Италиягә кайтып, илдә билгеле эшкуар әтисе ярдәме белән Европадагы иң көчле адвокатлар белән кире әйләнеп килеп, баласын алып китәргә була. Әмма Мисыр суды карары белән аны башкача илгә кертмиләр. Улын әтисенең яшь хатыны үстерә.
Ул 19 яшькә җиткәч, әнисен эзләп таба, аралаша башлый. Галияне аның янына алып бара.
Башкача гаилә кормаган, бала бакмаган, башы белән эшкуарлыкка чумган ханым Галиянең “күзләрен ача”. Баксаң, Мәхмүткә Галияне кәләшлеккә алу бик отышлы икән бит! Өйләнсә, ул армия хезмәтеннән котыла, ә, Галиягә өйләнсә, зур калым түләмичә дә гаилә башлыгы була. Бердә генә туктамаячак ул, билгеле, берничә хатынга җитәчәк...
Галия моңа ышанмый, ул мине ярата, дип, булачак бианасын тынычландырмакчы була. Анысы, “Минем язмышны кабатлама берүк!” дип, егетне сынап карарга тәкъдим итә. План мондый була: Галия Мәхмүткә тиздән Италиягә Русиядән әнисе киләчәген әйтә. Бернинди калымсыз, артык мәшәкатьләрсез генә өйләнеп куярга уйлаган егет ни дияр?
– Мин аны беркайчан да мондый халәттә күргәнем юк иде. “Хабиби-мәхәббәтем” дип өзелеп торган сөйгәнем котырган арысланга әверелде, йодрыклары белән өстәл, диварларны төя-төя котырды гына! – ди Галия.
Шул ук көнне Мисырга кайтып китә, Галия аның әнисе белән кала. Хатын бу яшь кызга төрле яктан ярдәм итә, эшкә урнаштыра, итальян телен өйрәнү курсларына йөртә.
Бүген Галия итальянга кияүгә чыккан, малай үстерә, эшкуар иренең юридик мәсьәләләр, Русия белән бәйләнешләр буенча ярдәмчесе булып эшли.
Мәхәббәт шаукымына бирелеп, Мәхмүткә кияүгә чыгып куйган булса, итальян хатын очрамаса... Боларны күз алдына да китерергә курка Галия...
Төпсез көймәгә утырма, төтен бавына тотынма, ди халык. Бу мәкаль аның меңәр елларга сузылган тәҗрибәсеннән алынган. Көймәгә утырганчы, башта аның төбен сәрмәп карарга иде дә бит...
Резида ВӘЛИТОВА.