+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Могҗизага килә ышанасы...

Тылсым бар микән бу дөньяда?  

Могҗизага килә ышанасы...Могҗизага килә ышанасы...
Могҗизага килә ышанасы...

Могҗизага тап буласы килмәгән кеше бар микән? Сирәктер... Нәрсә соң ул могҗиза? Әкияттәге хәлләрнең чынга ашуымы? Әллә тормышка ашмастай хәлләрнең барып чыгуымы? Теләкләрнең үтәлүеме?
Билгеле, әкиятләр дә юктан уйлап табылмаган. Кешенең күңелендә балачактан ук могҗизага ышану яши. Шул ышаныч инде өлкән кешене киләчәген белер өчен күрәзәчегә барырга, теләге үтәлсен өчен кайсыдыр тау башына менәргә, авырудан савыгу өчен өшкерелгән сулар кулланырга этәрә... Ә бит бу гамәлләрнең нәтиҗә биргәннәре дә бар! Бирмәгәннәре дә...

Шарлатанга барма...

Хәтеремә бик яшь чакта беренче баламны йөрәк астында йөрткән вакытлар килде. Кызым дөньяга килергә 2-3 ай калганда грипп белән бик каты авырдым. Хәтта катлаулылыклар килеп чыгып, пневмония белән дәваханәгә эләктем. Антибиотиклар белән дәваланырга туры килде. Шөкер, савыгуын да савыктым, табиблар да тынычландырды, ләкин барыбер күңелдә туачак сабыем сәламәтлеге өчен борчылу оялады инде.
Шул вакытларда бер танышым белән очраштым. Ул – үзенең, мин үземнең борчулар турында сөйләшеп алдык.
– Сиңа Хәтимәгә (исем үзгәртелде) барырга кирәк! Мин әле шунда йөрим. Табиблар бернәрсә дә белми! Менә ул дәвалый ичмасам. Әлбәттә, “сеанс”лары кыйммәтрәк, берсе – 600 сум. Ләкин балаңны уйла... – дип, мине үзе белән им-томчыга барырга үгетләде.
Ул елларда уртача хезмәт хакы якынча 1,5 мең сум иде, ялгышмасам. Минем әле күптән түгел эшли башлаган вакыт, артык акча да юк. Шулай да могҗизага ышанасы килә бит! 22 генә яшьтә бигрәк тә.
Им-томчы дигәннәре совет чорында төзелгән тугыз катлы панель йортның ике бүлмәле гади генә фатирында кабул итә иде. Аның ярдәменә ышанучылар байтак булып чыкты. Гадәттән тыш сәләтләргә ия ханым да вакланып тормады, безнең барыбызны бергә кабул итте. Диванга тезеп утыртты, урын җитмәгәннәргә утыргычлар табылды. Ханым үзе безнең каршыга утырды, барыбызны күздән кичерде. Нәрсә сөйләгәннәре ни өчендер хәтердән җуелган. Бары тик шул минутларда минем аның гамәлләрен Кашпировскийныкына охшатуым истә. Кулларын күтәреп, күзләрен йомып, безнең эчтә ниләр булганын “караганы” да хәтердә калган. Соңыннан безгә дә күзләрне йомарга, тыныч утырырга кушты. Бераз вакыттан соң күзләрне ачарга рөхсәт ителде. Ханым безгә “барысын да күргәнен, барысын да аңлаганын һәм дәвалаганын” әйтте. Һәркемгә шәхсән мөрәҗәгать итеп тә, проблемалары турында сөйләп алды.
– Мин әле синең балаң белән сөйләштем, – диде ул миңа. – Балаң миңа кулын күрсәтте. Аның кулы авырта. Берничә тапкыр килергә кирәк булыр, дәваларбыз.
Ышандырмады мине бу ханым, күңелемне яуламады. Аңа ышанган кешеләргә гаҗәпләндем. Башкача бармадым. Ярый әле, яшь булуыма карамастан, Ходай миңа бу хатынның шарлатанлыгын аңларлык акыл биргән, дип уйлыйм хәзер.
Ә теге танышым аңа күп йөрде. Сәламәтлегендә җитди проблемалары бар иде. Гади укытучы булып эшләгән танышымның хәләл акчаларының җилгә очуын кызгандым, ләкин бу хәлгә мөнәсәбәтен үзгәртә алмадым. Ахырда аның проблемасын “бернәрсә дә белмәгән” табиблар хәл итте, уңышлы операция ясап, гомерен саклап калды.
Ә минем кызым, Ходайга шөкер, сау-сәламәт булып дөньяга килде.

Күкләр бүләге...

Шулай да бу тормышта могҗизалар юк, димәгез! Бар алар. Ләкин әкияттәге кебек шаккатыргыч түгел. Кайберебез аларны күрми дә каладыр, бәлки...
Бервакыт декрет ялында утырган елларда балаларымның берсе озак чирләде. Табибка еш күренергә, даруларга күп акча сарыф итәргә туры килде. Әлеге дә баягы, безнең халыкта ул болай да чамалы бит инде, декрет ялында утырган чакта аеруча.
Бер көнне поликлиникадан табибтан чыктык та, даруханәгә кереп, соңгы акчаларга ул кушкан даруларны сатып алдык. Бөтенләй акча калмады. Тормышымның иң уңышлы көннәре түгел иде бу. Авыру баламны җитәкләп, башымны иеп атлыйм. Их, мин әйтәм, бераз акча булса, әле кайтышлый берәр тәмле татлы әйбер алып, чәй эчәр идек, кәеф күтәрелеп китәр иде, бәлки. Татлы ризыктан кәеф күтәрелә бит.
Иелгән башымны күтәрмичә, шундый уйларга бирелеп китеп барганда, кинәт җил белән аяк астыма 100 сум акча килеп төште. Хәтта аңа бастым. Бастым да, аягымны алмыйча, бер мәлгә тын калдым. Беләм инде, юлда акча тапсаң, өч тапкыр “Кемнеке?” – дип сорарга кирәк. Тирә-ягыма карадым. Әнә бер бомж китеп бара. Бер сәрхүш кесәсенә шешә кыстырып, кибеттән чыгып килә. Якындагы тукталышта халыкның ниндие генә юк. Юк инде, кичерегез, кычкырмыйм да, сорамыйм да. Бу акчаны миңа күктән “өстәгеләр” җибәргән кечкенә могҗиза дип кабул иттем һәм татлы ризыклар кибетенә юнәлдем. Мәкле, шоколадлы камыр ризыгы алган хәтердә. (Гаҗәпләнмәгез, ул вакытта 100 сум моңа җитте). Кайткач, тәмләп чәй эчтек, кәеф тә бераз күтәрелде. Ә икенче көнне пособие акчасы килде, тормыш шулай ялганып, җайланып китте.

Шәфкатьле бул, киләчәк...

Күпләр өчен бу тормышта иң зур тылсым ияләре – күрәзәчеләр, әлбәттә. Тарихта фаразлары чынга ашкан билгеле сәләт ияләре дә җитәрлек. Кеше шулай корылган, аның еш кына киләчәкне беләсе килә. Әллә шуңамы, күрәзәчеләре дә аз түгел бу дөньяда.
Көнгә чыксак, безне нинди генә сораулар борчымый. Ниятләгән эшем барып чыгармы? Бу теләгем тормышка ашармы? Фәлән елдан соң нәрсә булыр? “Сорау тәкъдимнәр тудыра”, әлбәттә. Ә инде шәхсән бер кешене генә түгел, тулы бер илне, дөньяны борчыган сорауларга хәзер интернет киңлекләрендә дә фаразлар җитәрлек. Мәсәлән, быелгы җәй нәрсәләр белән гаҗәпләндерер? Украинада конфликт кайчан тәмамланыр? Берничә популяр фаразны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Һиндстан күрәзәчесе һәм блогер Арчена Нагабушанам, “Туры эфир” телетапшыруында булып, анда махсус хәрби операциянең тәмамланачак вакыты турында үз фикерләре белән уртаклашты. Арчена сүзләренчә, алдагы 3, иң күбе 4 елда хәл тотрыклыланырга тиеш.
“Бүген булган һәрнәрсә булырга тиеш иде. Бу – котылгысыз. Русия Федерациясенә төшкән барлык кыенлыклар илне тагын да көчлерәк итәчәк. Русия үз бәйсезлеге өчен көрәшүен дәвам итәчәк!” – ди Арчена Нагабушанам.
Күрәзәче Русия Федерациясен планета өчен мөһим, изге мәгълүматка ия булган изге ил дип атый. “Русия үз юлында күп халыкларны азат итәчәк һәм, нәтиҗәдә, җиңәчәк”, – ди ул. Аның сүзләренчә, тиздән Җирдә яңа цивилизация барлыкка киләчәк. Ул алга киткән булачак, аеруча медицина өлкәсендә. Шулай итеп, традицион дәвалау яңа технологияләргә алмаштырылачак. Юк, дөньяда чит планеталылар яшәмәячәк, әмма Җирдә яшәүчеләр рухи яктан үсәчәк. Матди байлык, вакыт узу белән, алар өчен беренчел нәрсә булудан туктаячак. Кешеләр кабат бер-берсенә теләк­тәшлек күрсәтәчәк, ярдәм итәчәк һәм тынычлыкка омтылачак икән. 
Русиянең билгеле астрологы Константин Дараган да беренче тапкыр телевидениедә Андрей Малаховның чакырылган кунагы булып күренде. Астролог 2013 елда ук дөньяда шәхси тормыш төшенчәсе әкренләп юкка чыгачак, өченче җенес барлыкка киләчәк, ә ял һәм эш арасындагы чикләр җуелачак дип фаразлады. Ул шулай ук 2040 елда офислар юкка чыгачак, барысы да читтән торып эшләячәк дип саный.
“Россия 1” телеканалында “МАЛАХОВ” тапшыруында Дараган бөтен дөнья җәмәгатьчелеген борчыган башка сорауларга да җавап бирде. Алар Украинадагы конфликтка кагыла.
“Әгәр дә без конфликтның сәяси ахыры турында сөйлибез икән, бу озак – дистә еллар. Минем иң оптимистик өметләрем 2040 елга кадәр төзелә. Әгәр мәсьәләнең хәрби ягын алсак, ул 2025-26 елларда тәмамланырга тиеш. Әмма кайбер оптимистик өметләр бар, 2023 ел ахырында предметлы кулуар сөйләшүләр башланачак, ә 2024 елда яклар тулы хокуклы сөйләшүләргә чыгачак”, – ди Дараган.
Башка экспертлар кебек үк, астролог конфликтның инициаторы – АКШ, ә Украина глобаль уенда пешка гына дигән фикердә тора. Көнбатыш үзенә кирәк булганның барысын да кысып бетергәч, проблема аларга кызык булмаячак һәм игътибар башка нәрсәгә күчәчәк.
Ә менә үзенең искиткеч төгәл фаразлары белән дан тотучы математика гение Ситдыйк Әфган 2023 елның җәенә исәпләүләр үткәргән һәм фаразлар ясаган. Белгеч сүзләренчә, бу чор кешеләр өчен бик дулкынландыргыч булачак. Ул иң зур хәвефнең безнең илгә 17 июльдә янаячагын билгели. Бу математикка ышансак, быелгы ел Русия өчен 2022 һәм 2024 елларга караганда куркынычрак булачак. Ул дәүләтләр арасында атом шантажы белән билгеләнәчәк. Моннан тыш, төрле провокацияләр дә булырга мөмкин икән.
Һава торышын фаразлаучы белгечләр дә быелгы җәйнең истә калырлык булачагын билгели. Атмосферада һава массаларының әйләнеше кайнар һәм салкын фронтларның бер-берсе белән бәрелешүенә китерәчәк. Нәтиҗәдә, Русия төбәкләренең күп өлеше мул яңгырлардан һәм көчле яшеннәрдән зыян күрәчәк. Шулай да, вакыт-вакыт, начар һава торышы эсселек белән чиратлашып торачак икән.
Шәфкатьле бул, киләчәк, диясе килә...

Ләйсән Якупова.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас