

Җиләк вакытын яратам мин. Балачактан күңелгә кереп калган иң күңелле мизгел. Җәйнең җылы да, татлы да, хуш исле дә булган бу вакытын һәр елны сагынып көтеп алам. Туган авылыма кайтып, яланнарга чыгып, тау итәкләрендә йөреп җанга шифа, күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек алган, сөйләп кенә аңлата да алмаслык искиткеч тәэссоратлар тулы матур мизгел булып истә кала ул.
Быел да авылдан абый белән җиңгинең бер шалтыратуы җитте, үзем әле эштә утырсам да, күңел канатланып туган як басуларына очты. Өстәвенә, җиңги кып-кызыл булып пешкән җиләкләр белән тулы чиләкләрен фотога төшереп, ватцаппка җибәрә. “И җиләкнең күплеге, кып-кызыл инде, тәгәрәшеп яталар. Ике сәгать тә йөрмәдек, ике чиләк тутырып та кайттык”, — дип кызыктырып язып та куя өстәвенә.
Туган авылым Каргалытамакта гөрләтеп дөнья көтүче Мансур абыем белән Рузилә җиңгиебез кебекләрне табигать балалары, диләр. Иртән кояш белән торып, болыннарны-урманнарны урап кайтмаса, күңелләре булмый аларның. Быел җиләк юк бит, дип башкалар тапмаганда, алар шулай чиләкләрен кып-кызыл җиләкләр белән тутырып кайта. “Абыең җиләкне миннән дә остарак җыя, савытын тутырып чиләккә китереп салып кына тора. Иң эре җиләкләрне әллә каян таба белә ул”, — дип елмая җиңги. Чынлыкта, икесе дә бик уңган, җитез инде алар. Тау итәгеннән иң шифалы үләннәрне, файдалы чәчәкләрне җыя, җиренә җиткереп иң тәмле, хуш исле миллекләр бәйли алар. Абый белгән җиләклекләрне башка беркем дә белми кебек тоела миңа. Ул балачактан барлык басуларны, урманнарны, кайчандыр гөрләп утырган, хәзер инде ялан киңлегенә әйләнгән авылларның исемнәрен дә белә. Яшь Каен, Яңа Сынны, Зиреклебаш, Бакча, Чәрмәсән, Мәсәй, Галыш, Шәрлекул ... Ни кызганыч, кайчандыр тормыш гөрләгән авылларны әлегә кадәр сакланган зиратлары гына искә төшереп тора.
Быел да машинасында җилдертеп кенә кеше аягы басмаган җиләклеккә алып китте ул безне. “Элек монда басу иде, яшь чакта үзебез эшләп йөргән басулар”, дип, хәзер инде адым саен җиләк аланы җәелеп яткан урынга туктады. Мәктәп яшеннән үк әткәй белән бергә комбайн артына утырып, үзенең хезмәт юлын башлаган, кайчандыр бу иркен, мул уңышлы басуларны гизгән абыемның карашы еракка, сузылып киткән буш кырларга төбәлгән иде...
Чынлап та, алдыбызда ялкау кешегә дә кызыгып җыярлык җиләкләр пешеп ята. Аяк атларга да куркып торасың, эре дә, кызыл да, хуш исле дә, тәмле дә үзләре! Нәкъ менә балачактагы кебек, тәме һич кенә дә үзгәрмәгән.
...Иртән көтү куу белән әни безне уята. “Торыгыз, балам, кояш ныклап кыздыра башлаганчы әйләнеп кайтырга да кирәк. Җиләккә кеше артыннан йөрмиләр, алдан баралар”, —дип сөйләнә-сөйләнә чәй әзерли. Белеп торабыз, кеше артыннан йөрмиләр дип, күршеләрне әйтә инде ул. Күрше апаның көтү артыннан ук кызларын ияртеп җиләккә чыгып киткәнен дә беләбез. Шуңа без дә озакка сузмыйбыз, карлыган яфрагы салып пешерелгән чәйле банканы чиләккә утыртып, бер-ике телем икмәк салып, арткы печән бакчасыннан басу ягына таба атлыйбыз. Кояш шактый күтәрелеп өлгерсә дә, үлән арасында чык та кибеп өлгермәгән була, ләкин без инде моңа өйрәнгән, әллә ни игътибар да итмибез. Куе үлән арасыннан әрекмән яфраклары күренү белән иң сусылын сайлап өзәбез дә, ак яулыкның уртасына җайлап кына куеп, артка кысып бәйлибез. Кояшта көн буе йөрсәң дә, башка эссе капмый, янәсе. Тау итәгендәге җиләклеккә барып җиткәнче ничә чакрым үтелгәндер, бала чакта аны әллә ни сизмисең дә. Өлкәннәр белән бергә җиләк җыярга бару үзе генә ни тора! Очсыз-кырыйсыз булып сузылып киткән ялан буйларында нинди генә чәчәкләр, үләннәр үсми. Җиләккә йөргәндә аларның күпчелеген танырга өйрәндек, кайсылары файдалы үләннәр икәнен дә белдек. Иң мөһиме, җиләк исе аңкып торган ялан-тугайларның матурлыгын күрергә, анда үскән һәр чәчәкне, һәр үләнне яратырга өйрәндек!
Шунысы да бар, кемдер җыеп йөргән җиләклеккә туктарга ярамый. Аларны урап үтеп, үз җиләклегеңне табарга кирәк. Ә алда әллә кайларга сузылып киткән тау битләре тулы кеше. Бала-чаганың чыр-чу килгәне, әбекәйләрнең, апаларның үзара кычкырып сөйләшкән тавышлары яңгырап тора. Ә кайдадыр якында гына бер моңлысы җыр суза...
Һәр гаиләдән өчәр-дүртәр бала ияреп килсә дә, халык ару гына җыела инде. Ул вакытта өйдә бик мөһим эш кенә килеп чыкмаса, җиләккә бармый калу дигән нәрсә булмады. Бала чакта яратып җыйганбыздырмы, әйтә алмыйм, әмма эре кызыл җиләк күрү белән өзеп кабу теләге бик көчле булуы хәтердә әле дә. Тик җыйганда җиләк ашарга тырышмыйсың, тизрәк чиләкләрне тутыру теләге көчлерәк була. Баш очында гына искиткеч моңлы тавышлар чыгарып сайраган кошлар да сиңа дәрт, көч биреп тора сыман. Куе үлән арасыннан безелдәп очып чыккан черки тешләп китүенә дә артык исең китми, тик бәйләнчек кигәвеннең туктаусыз очып кунарга тырышуы гына җанга тия. Кигәвен әче тешли шул, тешләсә, күздән утлар күренә, әрнүенә күзне йомып түзәргә генә кала. Кояш кыздыруына да чыдап була кебек, ә менә кигәвенгә... Әнә шулай җиләккә йөрү балачактан авырлыкларга түзәргә дә өйрәтә, чыныктыра да әле. Ялан буйларында гына сайраган кошларны, чикерткә тавышларын тыңлап үскән кызлар һәм малайлар күңелендә моңлы көйләр, җырлар туа аладыр да инде...
Тулы чиләкләр белән өйгә кайтуы шундый күңелле, кояш кыздыруы да, бәйләнчек кигәвен дә, ару да онытыла. Кайтып чәй эчеп, бераз ял итеп алгач, янә җыелышып утырып эшкә тотынасың. Әле генә җыеп кайткан җиләк-ләрнең төпләрен алабыз, чүп-чардан чистартабыз, ә әни тиз генә җиләк бәлеше әзерләп, мичкә тыга. Күп тә үтми өйгә искиткеч тәмле хуш ис тарала... Җир җиләгеннән әни кайнаткан кайнатманың тәме дә әле булса тел очында тора. Икмәк өстенә калын итеп каймак, аннан шул җиләк кайнатмасын ягасың. Аның тәмлелеге! Чиста яланнарда, урман аланнарында үскән җиләкләрнең файдасы турында әйтеп торасы да түгел. Кышкылыкка витаминлы сый да әле ул.
Күңелне кырганы шул, хәзер балалар җиләк тәмен белми үсә. Алар кибеттәге җиләк-җимешне дә сайланып кына ашый. Безнең бала чактагы кебек әти-әниләренә ияреп, урман-кырларга чыгып, җиләк җыярга да яратмый алар. Ә бит күңел матурлыгы, хезмәт сөючәнлек, чыныгып үсү, яхшылык нәкъ менә туган якның җиләкле яланнарыннан башлана. Өйдә көнозынына телефон, планшет алдында утырган балаларның саф һава сулап, кояш нурларында коенып, табигать хозурлыгын күреп кайтулары аларның сәламәтлеге өчен дә файдалы гына, югыйсә. Әйтергә кирәк, без яшь чаклардагы кебек җиләк вакытында тау итәкләре авылдашлар тавышыннан гөрләп тормый, моңлы итеп җыр сузучы апалар да юк инде хәзер...
Ямьле җәйләрдә бер тапкыр урманга бармаган, ялан-тугайларны әйләнеп кайтмаган кешеләр гаҗәплән-дерә. Андыйларның күңеле кырыслана, табигатьтән читләшкән кешеләр үз-үзенә бикләнә.
Гадәттә, озак яшәүче, сәламәтлеге ныклы кешеләр гомер озынлыгын табигатькә якын булуы белән бәйли. Хәер, атлап йөрү, хәрәкәт итүнең гомерне озайтуы элек-электән билгеле.
Бер-берең белән күрешү, аралашу да күңелгә рәхәтлек бирә. Сәламәтле-гебез ныгый, рухыбыз сафлана, димәк, кәефләр дә күтәренке була. Җиләкле җәйләрнең ямен, тәмен югалтмыйча яшик, дуслар.