+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Укытучы исеменә тап төшермик!

Аларны әзерләүче уку йортларына караш та иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш.

Укытучы исеменә тап төшермик!
Укытучы исеменә тап төшермик!
Август — мәшәкатьләргә бай ай. Кемдер отпускта булып, эшкә чыгарга әзерләнә, икенчеләр кышкылыкка нәрсәдер тозлый, кайната, ә ата-аналар исә бер кибеттән икенчесенә укучы балаларын кирәк әйберләр юллап йөгерә. Чыннан да, мәктәпне күптән тәмамласак та, 1 сентябрь әле һаман да күңелдә бәйрәм көн буларак кабул ителә, шушы көннән икенче тормыш башланыр кебек.

Улым 5нче сыйныфта укыганда коронавирусның бик нык таралган чагы иде. Шуңа да мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары булмады. Без дә сыйныф җитәкчесе һәм башка укытучылар белән ел ахырында гына таныштык. Җыелышка укытучылар берәм-берәм кереп, балаларыбызның ничек укуы турында сөйләде. Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы да керде. Пенсия алдындагы укытучы иде ул. Бервакыт: “Фәлән Фәләновның әти-әнисе мондамы?” — дип сорады. Без ирем белән торып ук бастык. “Сезгә улыгызда укытучыларга карата шулка­дәр хөрмәт тәрбияләгәнегез өчен зур рәхмәтемне әйтәсем килә”, — диде ул. Арадан безне генә аерып шулай әйтүе бик нык гаҗәпләндерде. “Бездә укытучы һәрвакыт хак”, — дип кенә әйтә алдым.
Минем өчен башкача була да алмый. Бишенче сыйныфка күчкәч тә, улым берничә укытучыдан зарланып кайткалады. Берсе сыйныфка керү белән кычкыра башлый, икенчесе аңлата алмый... “Һәр укытучының, гомумән, һәр кешенең үз характеры була. Ничек тә укытучыларың күңеленә юл тап. Һәр дәрескә әзерләнеп йөрсәң, барысы да яхшы булыр”, — дидем. Арытаба улым башкача мондый сүз кузгатмады.

Бер көнне документ эшләре белән мәктәпкә барырга туры килде. Бер килгәч, сыйныф җитәкчесе белән аралашып алмакчы булдым. “Мине фәлән дәресне улымның авыррак үзләштерүе борчый. Юкса, әзерләнеп тә бара. Ничек ярдәм итәргә икән аңа?” — дип, укытучысыннан сорадым. Шул арада сыйныф җитәкчесе янәшәдәге кабинеттан укытучыны чакырып чыгарды. Үзе шунда ук каядыр югалды. Олы гына яшьтәге, кыска итеп чәчен кистер­гән зур гәүдәле бер ханым миңа таба кулларын селти-селти килә башлады.
Аның болай очып килүеннән мин арткарак чигендем. “Здравствуйте”, дип кенә әйтә алдым. Ә ул исә бертуктаусыз әлеге балаларны, аларның әти-әнисен әллә нинди әшәке сүзләр белән сүкте-сүкте дә, кире сыйныфка кереп китте. Ичмасам, исәнләшү һәм саубуллашу да булмады! Ул мине, бәлки, тиргәшергә килгән, дип уйлагандыр. Дөресен әйтәм, мәктәптә укыганда да болай тиргәгәннәре юк иде, ә монда баланың укуы белән кызыксынганга гына да әлеге бөтен буын өчен ярыйсы гына “эләкте”. Мин шок хәлен­дә тордым да, өйгә кайткач, сыйныф җитәкчесенә мине кабул иткәне өчен рәхмәт әйтеп, СМС яздым. Шунда ук: “Улымның ни өчен шул дәрестән хәлләре яхшы түгеллеген дә аңладым. Сез аңа кычкырмый гына дәшеп карагыз. Безнең өйдә кычкыру-талашу юк. Ул андыйга өйрәнмәгән”, — дидем.
Мәктәптән кайткач та улыма бу сүзләрне җиткердем. “Ә нигә гаҗәплә­нәсең? Син бит миңа яраклашырга куштың! Менә шул укытучы белән ничек сөйләшеп була инде?”, — диде. Аннары: “Тиздән ата-аналар җыелышы булачак”, — дип тә өстәде. “Сыйныф җитәкчесе әйттеме?” — дип сорадым. “Юк, бер укытучы белән сөйләшкәнен ишеттем. “Ата-аналарга балалары барлыгы турында исләренә төшерергә кирәк әле”, дип көлештеләр”, — диде улым...
Югарыда телгә алган укытучыга зарланып бик күп ата-ана йөрде. Директорга да җиткерделәр. Әмма җавап бер: аны алыштырырга укытучы юк. Мәктәпләрдә күпчелек укытучылар пенсия алдында, ә яшьләр укытырга килми.

Беренче балабыз белән бишенче сыйныфка барганда, мин бүген мәктәп­ләрдәге чынбарлыкны белмәгәнмен икән. Менә ни өчен теге вакытта урыс теле укытучысы безгә рәхмәт әйткән. Чөнки бүген укытучылар да, укучылар да бер-берсен хөрмәт итми дигән фикер кала.
2023 елның май башына республика мәктәпләрендә педагогик кадрларга кытлык 691 кеше тәшкил итә иде. Укытучыларның уртача айлык хез­мәт хакы 2022 ел ахырына, ведомство мәгълүматлары буенча, 38347 сум тәшкил иткән. Укытучыларга кытлык булуда төп проблема хезмәт хакында түгел. “Беренче урында — һөнәргә психологик караш. Төрле балалар, ата-аналар чаты, сораулар... нәтиҗәдә педагог ярты елдан эштән китә”, — диде мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мәүлет­бердин.

Узган ел бер танышымның кызы 11нче сыйныфны тәмамлады. Ике ел дәвамында укучы әти-әнисенә укыту­чыларның психологик басымына зар­ланды. “Сез БДИны бирә алмыйсыз! Ни өчен 9нчы сыйныфтан китмәдегез?” дип, җаннарын ашады укытучылары. Әни кеше баласының шулай өзгәлә­нүенә ничек түзсен! “Укытучыларыгыз юри сезне куркыта, тыңла­магыз аларны”, — дип тә әйтә иде. Нәтиҗәдә, бала аттестатын да барып ала алмады. Психологик басым, БДИдагы борчылулар аркасында сәламәт­леге какшап, дәваханәгә эләкте ул.

Быел апамның кызы 9нчы сыйныфка бара. “Безнең математика, информатика, әдәбият, география укытучылары киткән. Әни, мин имтиханнарны хәзер ничек тапшырам?”, — дип елый бала. Әлбәттә, бу дәрес­ләр­не кемдер укытыр, әмма бер ел эчендә бала ул укытучыга ничек иялә­шер?
Бүген укытучылар балаларның тәрбиясез булуына зарланса, ата-аналарга еш кына дорфа укытучылар белән аралашырга туры килә. Укытучы һәм укучы арасындагы чылбыр өзелгән кебек. Без мәктәптә укыган чакта укытучы гына белә торган серләребез дә бар иде. Безнең мәктәптәге шуклыкларны да әти-әнигә җиткерми иде алар. Һәм без моны аңлый идек, шуңа да укытучы сүзеннән чыкмый идек. Менә шулай үзара дуслыгыбыз да ныгыды. Укытучы тыныч кына нәрсә­недер аңлатып биргәч, аңа хөрмәт арта иде.

Үзем җиденче сыйныфта укыганда алгебра дәресеннән яңа укытучы керә башлады. Кечкенәдән математиканы бик яхшы белә идем. Ә монда бернәр­сә дә аңлашылмый. Укытучы да күрә бит инде моны. Башка фәннәрдән бары яхшы билгеләр алам, үземнең тырышканлыкны да күрә. Безнең авылга күченеп килгән иде алар. Ире дә укытучы, 2-3 яшь тирәсендәге кызлары да бар. Бер кышкы кичтә китап-дәфтәрләрне сумкама салдым да, укытучы яшәгән өйгә киттем. Ишек алдына кереп басу белән, ире тәмәкесен кабызып, чыгып китте. Укытучым өй түренә чакырды. Кечкенә кызы итәгенә үрмәләп менеп утырды. Дәресне тулысынча аңлаткач кына, кайтарып җибәрде. Минем килүемә укытучым үзе кыенсынды, чөнки безнең заманда бала аңламаган икән, димәк, укытучы аң­лата алмаган, дип бәяләнде алар-ның эше. Шушы яшь укытучының такта алдына басып, бар булмышын эшкә җигеп дәрес аңлатканы әле дә хәтердә. Нәтиҗәдә, ул да өйрәнде, без дә аңлый башладык. Тиздән ул укыткан укучылар әлеге фәннәрдән имтиханнарны да яхшы билгеләргә генә тапшыра башлады. Безнең мәктәптән физматта укучылар саны да күп булды. Мин аңа әле дә рәхмәтлемен. Әле дә аңа зур хөрмәт белән карыйм.

Шул ук вакытта педагогларны әзерләүче уку йортларына карашны үзгәртү зарурлыгына да игътибар юнәлтәсе килә. Анда укырга керү өчен баллар­ның башка уку йортларындагыга караганда түбәнрәк булуын белә­без... Күпләр укуын да тәмамлый, ләкин мәктәпләргә эшкә бармый.

Бу мәкаләдәге мисаллар барлык укытучыларга да кагылмый, билгеле. Әлбәттә, араларында укучылары өчен җан атучылар күпчелекне тәшкил итә. Улым­ның һәм кызымның теленнән дә тө­шермәгән укытучылары кебек. Мин моңа бик шат. Тик, кызганычка каршы, укытучы абруен төшерү­челәр дә җи­тәрлек. Кайбер чакта ватсаптагы ата-аналар төркемендә укы­тучының алар белән аралашуы чын “сугыш”ны хәтер­ләтә. Сүз юк, ата-аналарның да төр­лесе бар. Әмма “укытучы” дигәч, һаман да күңелдә бик күпне белгән, тәрбияле итеп аралашкан, акыллы, мөлаем шәхес килеп баса. Әлбәттә, баланы тәрбияләү гаиләдә башлана. Минем кебек “укытучы һәрвакыт хак” дип әйтүче ата-аналар да бардыр. Әйе, укытучы, иң беренче чиратта — һөнәр. Әмма бу һөнәргә эш хакы алу өчен генә килү зур хатадыр, минемчә. Укытучы үзенә хөрмәт яуларга тиеш. Балаларга яхшы мөгамәләдә, дус бул­ган укытучыны ата-аналар да хөр­мәт­ли. Ата-ана белән укытучы арасында — бер, укытучы белән укучы арасында икенче чылбыр булырга тиеш кебек. Менә шушы чылбырлар өзелмәсен иде.

Гөлия Гәрәева.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: