Күптән түгел шәҗәрәне ничек дөрес итеп төзү хакында бер ахирәтем белән сөйләшергә туры килде. Ул үзенең күңелендә юшкын калдырган вакыйга турында бәян итте.
— Уку елы азагында булды бу хәл. Дүртенче сыйныфта белем алучы улым: “Әни, киләсе дәрескә шәҗәрә агачын төзеп алып килергә куштылар”, — дигән яңалык белән кайтып керде. Кичке ашны әзерләгәч, эшем буенча отчет төзү белән шөгыльләнергә ниятләгән идем, шуңа озак баш ватмадым, бианайның күптән түгел шәҗәрә агачын зур плакатка төшереп, диварга элдем дигән сүзләрен искә төшереп, җиңел сулап куйдым. “Улым, нәнәеңә шалтырат, ватсап аша үзе төзегән шәҗәрә агачын сиңа төшереп җибәрсен, шуңа карап, үзеңнекен дә эшләрсең”, — дидем. Үзем эчтән генә бианамны мактап алдым, менә бит нинди уңган кеше, вакыт тапкан, шәҗәрә агачын да эшләп куйган!
Тик берзаман аш-су бүлмәсенә бик гаҗәпләнгән кыяфәттә улым килеп керде: “Әни, син бит нәнәй төзегән шәҗәрә агачында юк! Нигә син юк ул анда?”
Кулыма аның телефонын алып, шәҗәрә фотосын җентекләп карап чыктым. Мин анда чынлап та юк! Ирем дә, кызым да, улым да бар, ә мин юк! Әллә соң бианай шәҗәрәгә килен кешеләрне кертми генә төзегәнме дисәм, үзенең дә, ике килендәшенең дә исемнәре ирләренеке янында сызыкча аша язылган. Шәҗәрә төзү буенча белгеч булмасам да, бу очракта аның дөрес эшләнмәгәнлеген шунда ук аңлап алдым. Әлбәттә, бианайга бу шәҗәрәне тиешенчә төземәгәнсең, дип әйттем. Егерме елдан артык улын яратып гомер кичергән, ике онык бүләк иткән киленен читкә тибү дип кабул иттем мин моны... – дип үпкәсен белдерде ахирәтем.
Ахирәтемнең сүзләрендә хаклык бар, әлбәттә. Шәҗәрә төзү – ул мәрхүм булган якыннарыңның һәм исәннәрнең исемен гаилә тарихына теркәү, бу мәгълүматны киләчәк буыннарга җиткерү. Аңлы рәвештә аннан кемнедер төшереп калдыруны берничек тә дөрес дип кабул итеп булмый. Нәселдәге ир-егетләрне генә күрсәтеп төзелгән шәҗәрәләр дә бар, әлбәттә, тик телгә алынган очрак түгел бу. Әлеге темага язучы белгечләрнең мәкаләләре белән дә танышкан бар. Шәҗәрә агачына нәсел тарихында булган һәркемне теркәргә кирәк, ди алар. Мисал өчен, бер гаилә ятим баланы уллыкка алган икән, шәҗәрәдә аның да күрсәтелүе зарур. Хатын-кыз яки ир-егет, беренче җәмәгате вафат булып, яки аерылышып, икенчегә өйләнгән, кияүгә чыккан икән, бу очракта да тормыш юлдашларының һәркайсысының исеме шәҗәрәдә күрсәтелергә тиеш.
Шәҗәрәләрне өйрәнүгә килсәк, аның чишмә башы ерак тарихка барып тоташа. Борынгы бабаларыбыз туганлык җепләре бәйләгән егет белән кызның өйләнешүе дөньяга киләчәк сабыйларының сәламәтлеге өчен зур хәвеф тудыруын белгән, шул ук вакытта теге яки бу нәселнең затлылыгын исбат итү җәһәтеннән дә шәҗәрә файдаланылган. Нәсел агачы ике төрле итеп төзелә. Тамырында төзүче кеше үзен күрсәтергә мөмкин, бу әле нәсел тарихын өйрәнү башланган гына, алда күп эзләнүләр торган очракта уңайлы. Икенче алым – нәсел агачы тамырында аңа нигез салган кешенең исемен урнаштыру. Әлбәттә, аларның һәркайсысын төзүнең үзенчәлекләре, нечкәлекләре бар.
ЗАГС бүлекләрендә 1918 ел башыннан алып барлык туым, үлем очраклары турында мәгълүмат табарга була. Йөз елдан артык сакланган документларны урындагы архив бүлекчәләренә тапшыралар.
Октябрь инкыйлабына кадәр бүген ЗАГСларга йөкләтелгән вазыйфаны мәчетләр, чиркәүләр башкарган, аларда метрик кенәгәләр алып барылган. Бу кенәгәләрдә кемнең кайчан тууы, өйләнүе, яки кияүгә чыгуы һәм фани дөньядан китүе турында мәгълүмат язылган. Шулай ук аларда кешенең милләте, нинди катламга каравы теркәлгән. Әйткәндәй, Интернетта метрик кенәгәләрнең сайт-каталогларын табарга һәм сезгә кирәклесенең кайсы архивта саклануын белергә була. Хәзер санлаштырылган кенәгәләр дә бар.
Шәҗәрәсен төзим дигән һәр кешегә уңышлар телисе килә. Бу җаваплы эш төрле чыганакларга мөрәҗәгать итүне, сабырлык, максатчанлык таләп итә. Һәм шәҗәрәне якыннарыгызны үпкәләтерлек итеп төземәсәгез иде, дуслар! Нәсел агачы зуррак, киң ябалдашлырак булган саен, күркәмрәк бит.