+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Батырша Балтачтанмы, әллә Бүздәктәнме?..

1755-56 елларда Уса юлындагы халык күтәрелеше җитәкчесе Батыршаның Бүздәктәге Батырша-Кобау авылына мөнәсәбәте бармы?

Батырша Балтачтанмы, әллә Бүздәктәнме?..
Батырша Балтачтанмы, әллә Бүздәктәнме?..

Агымдагы уку елында өлкән сыйныф укучылары ил тарихын яңа китап буенча өйрәнәчәк. Ул “Русия тарихы” дип атала һәм унынчы, унберенче сыйныфларга тәгаенләнгән. Әлеге вакыйганың тиз арада киң җәмәгатьчелекнең игътибарын яулап алуы табигый, чөнки сүз тарих турында бара. Яңа уку әсбабын кулга алмастан элек үк күпләр авторларны хәтта усал нияттә Русия тарихын яңадан күчереп язуда гаепләп чыкты. Хәзерге чорда бу юнәлештә бәхәсләр кыза гына, әмма шунысы хак – тарих кебек четерекле мәсьәлә аның белән гаять сак эш итүне таләп итә.

Моңа басым ясавым исә шуннан чыга: гәзит хәбәрчесе буларак, тарихи темага мөрәҗәгать итеп, Башкортстандагы татар авылларының барлыкка килүе турында “Кызыл таң”да байтак кына мәкаләләр бастыру насыйп булды. Алай гына да түгел, әлеге теманы эшчәнлектә өстенлекле юнә­леш итеп алу нәтиҗәсендә, республика авыллары тарихына багышланган унга якын китап нәшер ителде. Моннан тыш, тарихи материалларга һәм архив чыганакларына нигезләнеп, аерым шәхесләрнең 9-14 буынга кадәр шәҗәрә-нәсел агачлары төзелде. Тикшеренүләр барышында, әлбәттә, тарихи документлар белән эш итәргә туры килде. Аларны үз җаеңа бору, ягъни үзгәртү мөмкин түгел, чөнки архив чыганаклары тарихи чынбарлыкны бар тулылыгы белән чагылдыру өчен кулланыла.
Кыскасы, төп нәтиҗә шуннан гый­барәт: теләсә кайсы юнәлештәге тарих, иң беренче чиратта, чыганаклар белән дәлилләүне таләп итә. Бүздәк тарафларыннан чыккан күренекле шәхес­ләрнең берсе, төбәк тарихын өйрәнүдә зур хезмәт салган Усман Кинҗәкәев үзенең “Бүздәкнең төбәк тарихы” (“Буздякское краеведение”, “Информреклама”, Уфа, 2005) китабында бу ка­гыйдәгә тугры кала, бай фактик материалларга таянып, район авылла­рының үткәнен бәян итә. Әйткәндәй, авторның Бүздәк төбәгенә багышланган янә ике китабы 2011 һәм 2015 елларда нәшер ителде. Фидакарь намуслы хезмәте өчен “Башкортстанның атказанган нефтьчесе” мактаулы исеме бирелгән, “Мактау билгесе”, Хезмәт Кызыл байрагы орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән ветеран 2021 елда вафат булды.
Мәрхүм белән яхшы гына таныш идек, ни өчен дигәндә, мәрхүм әткәй Усман Идиятулла улының яшьтәше, ягъни 1927 елгы иде, моңа өстәп, Гыйльмановлар кавеменең бер очы Бүздәкнең Уран авылына барып тоташа. Усман ага бу җәһәттән бай мәгълүмат белән уртаклашып, безнең нәсел шәҗәрәсен яңа фактлар белән баетуда ярдәм итте.
Шул ук вакытта, өлкән коллеганың фәнни тикшеренүләрендә моңарчы ук күптапкырлар исбат ителгән карашларны кабул итмәве дә күзгә ташлануын билгелисе килә. Бу, беренче чиратта, хәзерге Бүздәк районында урнашкан Батырша-Кобау авылына һәм 1755-56 елларда татар-башкорт­лар­ның баш күтәрүен оештыручы, алар­ның рухи җитәкчесе Габдулла Галиев (Батырша) бәйләнешләренә кагыла. Югарыда күрсәтелгән китабында Усман Кинҗәкәев алар арасында уртаклык булуын ассызыклап, Батыршаның бу авылда тууын һәм, шуңа бәйле, авылга аның исеме бирелүен алга сөрә.
Тарихи чыганакларда мулла Батырша берничә исемдә, атап әйткәндә, Абдулла Алиев, Габдулла Галиев, Габидулла, Абдулла Мәзгилдин буларак билгеле. Бу юнәлештә тарихи яктан иң ышанычлы чыганак булып Баш­кортстанның Балтач районында 2002 елның 4 октябрендә Батырша мирасына бгышлап үткәрелгән фәнни-гамәли конференция материаллары саналырга хаклы. Аларга ярашлы, Батырша 1710 елда мулла (абыз) Туктаргали Дусалиев гаиләсендә Себер юлының (Уса) Уфа өязе Карышбаш авылында (хәзерге Балтач районының Югары Карышбаш авылы) туган. Дини белемне ул әтисеннән ала, аннары белем эстәүне Казан губернасының Уфа өязе Надыр волосте Тайсуган авылында һәм Казан өязенең Ташкичү авылында дәвам итә. Рухи остазлары булып исә мөселман җәмәгать­челегендә һәм Ислам дөньясында танылган мәгърифәтчеләр Габдрахман Бикчурин һәм Ырынбур мөфтие Аб­дуссәлам Ураев тора.
Бу урында шуны да билгеләп китик: 1755-56 еллардагы халык күтәреле­шенең башында торган Батырша турында тарихи әдәбият гаять бай һәм киңкырлы, атап әйткәндә, югарыда әйтеп үтелгән фәнни чарада гына бу темага дистәләгән хезмәт тәкъдим ителде. Әмма безнең максат аларны тулысынча барлау түгеллеген исәпкә алып, мәкалә темасына бәйле аерым чыганакларга гына мөрәҗәгать итәбез. Атап әйткән­дә, Батыршаның 1744-45 елларда — Ырынбур губернасы Илшә, 1746-49 ел­ларда Мөслим авыллары мөгал­лиме булуы теркәлгән. Алдагы чорда ул Карыш авылы мәчете имамы һәм мәдрәсә мөдәррисе сыйфатында хез­мәт сала. Бу вакыттагы чыганаклардан күренүенчә, Батыр­шаның әлеге төбәк халкы арасында абруе зур була, 1754 елда Уса даругасы ахуны итеп сайлана, ләкин бу вазыйфаны үтәргә керешергә өлгерми.
1755 елның мартында, баш күтәрүгә әзерлек чарасы буларак, Урал төбә­гендә яшәүче татар-башкорт һәм башка халыкларны кораллы көрәшкә күтәрелергә чакырып мөрәҗәгать итә. Шулай ук аның императрица Елизавета Петровнага Мөрәҗәгате дә тарихта киң билгеле, ул “Батырша хаты” буларак теркәлгән.
1755 елның 1 сентябрендә эзәрлек­ләүләргә дучар ителгән Батырша гаиләсе һәм шәкертләре белән Карыш авылыннан чыгып китә, байтак вакыт яшеренеп йөри. 1756 елның 8 авгус­тында Уса даругасы Әҗәк авылында кулга алына, гаиләсе белән башта Уфага, аннары Ырынбур шәһәренә озатыла. Сенат карарына ярашлы, Батырша көчәйтелгән сак астында Санкт-Петербургка Яшерен канце­ляриягә китерелә. 1758 елда Шлис­сель­бург крепостена ябыла. 1762 ел­ның 24 июль төнендә аннан качарга тырышканда төрмә сакчылары белән бәрелештә үтерелә.
Батыршаның тормыш юлы турында югарыда китерелгән мәгълүматлар белән Усман Кинҗәкәев ныклап таныш булмагандыр, дигән фикер дә туа, чөн­ки аның туган елы турында искер­гән чыганакларны куллана, аларда исә әлеге дата итеп 1710-15 еллар күрсәтелгән. Тикшеренүләрендә исә төп чыганак итеп бары тик А. П. Чулош­никовның 1940 елда дөнья күргән “Восстание 1755 года в Башкирии” хезмәте кулланылуы да туган якны өйрәнүчене бәхәсле нәтиҗәләргә китерә.
Атап әйткәндә, Усман Кинҗәкәев, А. П. Чулошников китабына сылтанма ясап, мишәр старшинасы Янышев сүзләреннән чыгып, Батырша мулла гомеренең зур өлешен белем эстәп хәзерге Татарстаннның Әлмәт, Бөгел­мә тарафларында үткәргән, дип нәти­җә ясый. Ә бу төбәкләр, белүебезчә, географик яктан Канлы волостена караган Батырша-Кобау авылына якын­рак. Болардан Усман Кинҗәкәев “чыгышы белән татар-мишәр булган Батырша Батырша-Кобау авылында туган, ул безнең милли батырыбыз” дип раслауга барып җитә (“Буздякское краеведение”, 88 бит).
Моның белән генә чикләнмичә, автор Бүздәк төбәгенең кенәз Кудашевлар нәселенә туган-тумачаларын да бәйли. Атап әйткәндә, үзенең Яфаева фамилисендә йөргән картәнисен Кудашевлар кавеменә караган Батырша морза белән туганлык җепләре бәйләвенә ишарә ясый (күрсәтелгән китап, 281 бит). Әмма әлеге фараз тарихи документлар белән нигезләнми.
Бу җәһәттән шуны искә төшерәсе килә: “Батырша” – тарихи шәхес Габдулла Галиевка халык тарафыннан бирелгән кушамат, моннан тыш, тарихи әдәбиятта аның янә дә Батыршаһ, Баһадиршаһ атамалары да кулланыла. 1755-56 еллар халык күтәрелеше рухи башлыгының исеме Бүздәктәге Батырша-Кобау авылы белән бәйле булуының вакыт нисбәтенә, тарихи мантыйкка сыймавы бик үкенечле, чөнки Кобау волостена караган бу авылга ХVIII гасыр башында нигез салына, ә бу чорда Балтачның Габдулла Галиевы тумаган да була әле. Этник яктан катнаш авылга мишәрләрнең исә 1763 елда кертелүе теркәлгән, бу хакта Ә. Әсфәндияровның Башкортстан авыллары тарихына багышланган китабында аерым күрсәтелә (Асфандияров А. З. “История сел и деревень Башкортостана и сопредельных территорий”. Уфа, 2009). Аннары инде Батырша-Кобауга 1832 елда — типтәрләр, соңрак ясаклы татарлар күченеп утыра.
Ә менә исеме авыл атамасында урын алган Батырша кем соң ул? Туймазы районындагы Имән-Күпер авылы тарихын өйрәнүгә бәйле туган әлеге сорау авторга бүген дә тынгылык бирми. Батырша-Кобауга күченгән тәүге төркем мишәрләрнең Пенза тарафларыннан икәнлеге билгеле. Хәзерге Имән-Күпер халкы да алар кавемен­нән. Әмма Бүздәк якларына күченеп килгәч, 5нче Мишәр кантоны старшинасы Дәүләтбай Батыршин (Башкорт­станның Милли архивы, 1816 елгы “Ревизская сказка”. Фонд-138, опись 2, 152нче эш), җир җитмәүне сәбәп итеп, аларны авылга кертми. Бер кышны авыл янында кола яланда землянкаларда чыккач, Пенза мишәр­ләренең бу төркеме Туймазы төбәген­дәге бояр Сафроновлардан җир алып, яңа авыл — Имән-Күперне кора. Юртовой старшинаның атасы Батырша турында архивларда әлегә мәгълүмат табылмады.
Якташлары хәтерендә туган төбә­генең тарихчысы буларак та калган Усман Кинҗәкәев Бүздәк җиренең патриоты да иде. Туган якларын аның Балтач Батыршасы исеме белән бәйләргә омтылуы халык бәхете хакына гомерен биргән шәхескә карата олы ихтирам, горурлык хисләреннән дә чыккандыр, мөгаен.

Фәнүр Гыйльманов.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: