+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сабантуй – шоумы?

Бу бәйрәм заманчалашып, эчтәлеген үзгәртсә дә, миллилеген югалтмасын иде.

Сабантуй – шоумы?
Сабантуй – шоумы?
Чираттагы җәй дә артта калды. Ел мизгелләрен нинди дә булса бер картина белән сурәтләсәк, көз – уңыш, кыш – Яңа ел бәйрәме, яз – табигать яңаруы, җәй, әлбәттә, күпләр өчен сабантуйлар белән ассоциацияләнә.
Милли оешмалар ел хисапларында сабантуйда катнашуларын зур чара уздыру итеп күрсәтә. Ә бит бу чара елдан-ел милли үзенчәлекләрен югалтып, гади бер бәйрәмгә, шоуга әйләнеп бара. Шагыйрь Ирек Галинның язмасы минем генә түгел, шактый күпләрнең фикерен чагылдыра кебек.


“Җәй узып көзгә кергәч, мин үз-үземә узган чорга хисап бирәм. Быелгы җәй ничек узды? Нәрсәсе белән үзенчәлекле булды? Күңелемнән узган чорны барлыйм. Әлбәттә, карлар эреп, җирләр ачылу белән бакча хәстәрләре башлана. Бакчалары булган һәркемдә “Кайдан трактор табып бакчаны сөрде­рергә?”, “Күпмегә сөрә?” кебек сораулар туа. Бәрәңгедән котылгач, сабантуйларны көтә башлыйм. Шәһәр тирә-сендә яшәгәнлектән, ихласлыгы белән аерылып торган авыл сабантуйларын гына кабул итәм. Район үзәкләрендә узганнарына да бармыйм. Бу бәйрәм җаныма балачактан ук кереп калган, шуңа гомер буе кадерле.
Сабантуй буласы көнне таң белән гармун тавышына уяна идек. Телгә иң оста авылдашыбыз Әхнәф абый юкә агачыннан колга тотып бүләк җыеп йөри. Аның артыннан тальян гармун сузып үзенең командасы белән Фәт­-х­лислам бабабыз килә. Ул сабантуй колгасының матурлыгы! Кабыгы салдырылган юкә агачы күзләрнең нурын алырлык ап-ак. Колга һәр йорт саен туктап китә. Туктаган саен ул ма­ту­рая, авырая бара. Һәркем көчен­нән чыгып аңа сөлге, тукыма, ирләр күлмәге, яулык ише әйберләр бәйли. Авылны урап чыгуга колга сабантуй мәйданына юнәлә.

10-11 яшьләрдә беренче тапкыр көрәшкә чыгуым хәтердә. Берничә малайны җиңгәнем өчен көрәштә “судья” булган әти миңа шул колгадан француз яулыгы чишеп бирде. “По блату” бул­гандыр инде, чөнки, гадәттә, малайларга йомырка гына бирәләр иде. Мин яулыкны әнигә алып кайтып бирдем. Ул көнне үземне Берлинны алган кебек хис иттем. Шул көннән алып сабантуй сүзе чыкса, йөрәк ярсыбрак тибә, ярышка әзерләнгән ат сыман яши башлыйм. Сабантуйларда көрәш­мәсәм дә, уеннарда катнашмасам да, үземә ниндидер бер еллык көч, энергия алам. Туган ягыма кайтып берәр күрше авылдагы сабантуйда булмасам, нәрсәдер җитмәгән, күңел ки­телгән кебек була.

Бүгенге көнгә кайтыйк. Туган авылым бетү чигенә җиткәнгә күрә, күрше авылларның сабантуйларына барам. Быел берничә авыл сабантуенда булдым. Авылларын язмыйм, сер булып калсын. Барысында да мәйданда музыка яңгырап торды. Ләкин нидер җитми калды. Баксаң, гармун җитми икән! Ә бит элек чират белән, ярыша-ярыша гармун тарталар иде. Хәзер гармун искелек калдыгы санала, заманча бәйрәмнең бәсен төшерә булса кирәк. Мин үзем дә гармун тартам, кирәге чыкса дип машинамда тальяным да йөри. Узган елгы бер сабантуйда аны сәхнәгә алып чыгып, үземчә ямь керт­мәкче булган идем, сәхнә хуҗаларына ошамады, шуннан соң заманча сабантуйларда бу уен коралының кирәге юктыр инде дигән уйга килдем.

Бәйрәмдә чүлмәк ватулар да элекке кебек кызык тоелмады. Элек чын чүлмәкләрне ваталар иде. Балчыктан эшләп, яндырылган ул чүлмәкләрне кемнәрдер махсус эшләп алып кил­гәндер инде. Хәзер пластик чиләк ише нәрсәгә сугалар, уен ясалмарак килеп чыга. Чөнки уенның исеме үк “чүлмәк вату” бит, чын чүлмәкне ватмый кылану бик үк кызык түгел. Димәк, чүлмәк ясаучылар юк.

Ә менә сәүдә кайнап тора. Элек лимонад, туңдырма өчен чиратларда тора идек, хәзер сатучылар алучылар­га чират тора. Балалар өчен батутлар, төрле аттракционнар китереп тутыралар. Сәүдәгәрләр сабантуйдан-сабантуйга кәсеп кылып йөри. Менә бәйрәм кемнәргә файдалы! Шулай ук артистлар өчен дә уңыш җыю чоры. Бәйрәмне оештыручылар йөзләрчә мең сум акчалар биреп аларны яллый. Авылдан чыкмаган өлкән яшьтәгеләргә артист килүе кызыктыр инде. Ә менә аларның тамашаларына йөреп туйган шәһәрдән бәйрәмгә кайтучылар өчен, киресенчә, авыл җырчылары тансык. Ә бит җыр-моңга сәләтле кешеләр һәр авылда җитәрлек. Дөрес, артисттан соң аларга да микрофон эләккәли. Тик мин аларны гына тыңлар идем”.

Ирек Галинның фикерләре белән, башлыча, килешәм. Ул минем генә түгел, күпләрнең уйлаганын әйтеп биргән. Чыннан да, заманалар үзгәргән саен бу бәйрәм дә үзгәрә бара.

Элекке заманнарда сабантуйны язгы кыр эшләренә кадәр үк уздырганнар. Ул агымдагы елда мул уңыш җыюны тәэмин итү өчен бер ритуал чара буларак үткәрелгән. Колхозлашу чоры башлангач, ышану-юрауларга урын калдырмый, бәйрәмнең эчтә­леген идеологиягә яраклаштырганнар. Ул июнь аена күчерелгән, бәйрәм эчтәлегенә кыр батырларын бүләкләү кертелгән.

Элек сабантуй колхоз, күмәк хуҗа­лык көче белән оештырылса, хәзер исә чараны уздыруга авыл иганәче­ләре, фермерлар, шушы авылдан чыккан эшкуарлар үз өлешен кертә. Алар­ның “булдыклылыгы” чакырган артист­ның бөеклеге белән үлчәнә.

Элек көрәштә фәкать сабантуй узган шул авыл кешеләре генә катнаша иде. Җиңүче авылдагы сабантуй батыры булып таныла. Минем туган авылымда күп еллар Фаткулла абый батыр булып йөрде. Шулай ук авыл батырлары исемлегенә Мирзаһит, Мәгъдән, Фәрит һәм Хәмзә абыйлар да кереп калды. Хәзер читтән килгән профессиональ көрәшчеләр сабантуйдан-сабантуйга “гастрольгә йөреп”, тәкә һәм бүләкләр җыя. Авылда гайрәтле кешеләр калмаса да, кемнәрдер арадан җиңүче була ала бит! Нигә читләрне катнаштырырга? Ул бит шул төбәк бәйрәме.

Ат ярышлары белән да шул ук хәл. Махсус арбалар белән читтән китерелгән ярыш атларын чабыштыралар. Читтән ат китереп чаптыру, минем өчен артист чакырган кебек. Күрәсең, авылларда атлар калмагандыр, ә ат чабышсыз сабантуй булмый, диләр. Шуңа бу хәлгә төшкәнбездер инде.
Күпмедер еллар элек туган авылымда берничә ат чабышта катнашты, берсенең колыны да ияреп чапты. Ул “соңгы могикан” булгандыр инде.
Шулай итеп, авылларның бүгенге хәле сабантуйларның эчтәлеге үзгәрүгә йогынты ясый.

Сабантуйлар илнең төрле төбәклә­рендә уза. Зурлап уздырылганнарында төбәк җитәкчеләре дә катнаша, алар шул өлкәләрнең губернаторлары белән килешүләр дә төзи. Димәк, икътисади яктан да файдасы бар. Чит губернаторлар андагы татар-башкорт­ларның күплеген, бердәмлеген аңлап кала. Андагы милләттәшләребез өчен милли-мәдәни мәнфәгатьләрне чишү юллары ачыла.

Чит илләрдәге сабантуйлар милләт­тәшләргә очрашу, аралашу мәйданы бирә, милләтебезне таныта.
Димәк, кайчандыр ритуал буларак оештырылган чара мәгънәви байый бара. Сабантуйлар заман алгарышлары белән ничек кенә эчтәлеген үзгәртсә дә, иң мөһиме – миллилеген югалтмасын иде. Анда фәкать гореф-гадәтләребез, рухи кыйммәтләребез мәйдан тотарга тиеш.

Сабантуйны миллиләштерү буенча киңәшләр
(Уены-чыны бергә)


Сабантуйлар безнең бердәмлекне күрсәтә, миллилекне саклый. Шулай булгач, аны тагын да миллирәк итү, төрле милли төсмерләр кертү кирәк.
* Кашыкка йомырка салып йөгерүдә фәкать яшелгә буялган йомыркалар гына кулланырга кирәк. Катыктан акча алу уенында да катыкны “зеленка” белән яшелләндерергә була.
* Көрәштә кулланылган сөлгеләр милли орнаментлар белән чигелергә тиеш.
* Ат ярышларында шул җирлек атларын гына катнаштырырга. Атлары булмаган авылларда таяк атка атланып чабышырга мөмкин.
* Акчага артистлар чакыруны туктатырга.


Мөнир ВАФИН.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: