+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“ОГЭ тапшыра алмам, дип куркам...”

 Без укыган чорда илнең мәгариф системасы да, мәктәпләрдәге хәл дә башкача иде.

“ОГЭ тапшыра алмам, дип куркам...”
“ОГЭ тапшыра алмам, дип куркам...”

 Кем ничектер, ә без балачакта 1 сентябрь җиткәнен түземсезлек белән көтә идек. Тизрәк мәктәпкә барасы килә иде. Июне үтә әле аның: җәйгә хозурланып, ял итеп, ике атна мәктәп янындагы бакчада эшкә йөреп, сыйныфташлар белән күрешеп... Аннары ял да ялкыта. Июльнең бик озын булып тоелганы истә калган. Августта исә 1 сентябрьгә монтаж әзерләргә янә мәктәпкә йөри башлыйбыз. Шул ук вакытта кибеттән яңа формалар, портфельләр, көндәлек, китап-дәфтәр, пенал, каләмнәр сайлыйбыз. Каләмнәрне матур итеп очлыйбыз, көндәлекне инде тутыра ук башлыйбыз. Ул портфельне көн дә ачып карыйбыз, аннан үзенчәлекле яңа ис аңкып тора. Ә мәктәптә? Буялган тәрәзә рамнары, идәннәр, бурланган диварлар. Ул буяу исе әле сентябрь буена бетми. Безнең өчен татлы, тансык яңартылган мәктәп исе...

Быел 1 сентябрь алдыннан Мәскәү янында мәктәп укучысының үз-үзенә кул салганын ишеткәч, шушылар искә төште. 14 яшьлек кыз укырга телә­мәгәнлектән гомере белән хушлашкан. Аның кара киемдәге гәүдәсен күпкатлы йорт козырегында тапканнар. Ә фатирында үләр алдыннан язган хатында үсмер дуслары булмавына зарланган һәм ОГЭга әзерләнергә теләмәвен әйткән.

Әле полиция хезмәткәрләре аның әти-әнисен тикшерә. Гаилә имин: әтисе – эшкуар, әнисе дәүләт структурасында эшли. Беркайда да исәптә тормаганнар. Якыннары әйтүенчә, кызның элек үз-үзенә кул салу турында уйлары булмаган.

Гомумән, соңгы елларда 1 сентябрь алдыннан һәм уку башлангач Русиянең төрле төбәкләрендә балалар арасында суицидка омтылышлар көчәйде. Мәсәлән, агымдагы уку елының беренче көннәрендә Уфаның Дим бистәсендә 15 яшьлек үсмер тәрәзәдән сикергән. Ул кичне әти-әнисе телевизор карап утырган, әтисе җил керүен сизеп, улының бүлмәсенә керсә, тәрәзә ачык булган. Аска карагач, асфальтта ятучы улын күргән. Малай шунда ук үлгән. Хушлашу язуында ул бу адымының сәбәпләрен аңлаткан һәм булган хәлне укытучыдан яшермәүне үтенгән. “Мин ОГЭны тапшыра алмам дип куркам. Ике үтенечем бар: бу хәлне укытучыга сөйләп бирегез һәм телефонымны табутка салыгыз. Мине нәнәй күмелгән урынга җирләгез”, – дигән язу калдырган балакай. Гаилә турында укытучылар да, күршеләр дә яхшы фикердә.
3 сентябрьдә Орехово-Зуевода 11нче сыйныф укучысы гомере белән хушлашкан. Кыз әти-әнисенең бернәр­сәдә дә гаепле түгеллеген, мәктәпкә йөрергә теләмәгәнлектән үз-үзенә кул салырга карар итүен белдергән язу калдырган. 1 сентябрьдә ул тантаналы линейкада булган. Аннары әбисе янына бакчага киткән һәм 3 сентябрь иртәсендә шундый адымга барган.

Калуга өлкәсендә 15 яшьлек малай үз-үзенә кул салган: 31 августта ул өйдә урнаштырылган спорт турнигында асылынган. Волгоград өлкәсендә 15 яшьлек кыз үз-үзен үтерергә маташкан. Ул депрессия фонында, “беркемгә дә кирәк түгелмен” дип уйлап һәм 1 сентябрьдә мәктәпкә барырга теләмичә, 30 таблетка эчкән. Исән калган, әмма дәваханәдә.

Нинди хәл бу? Моңа кадәр дә үсмерләрнең үз-үзләрен үтерү очраклары турында ишеткәләп тордык, әлбәттә. Ләкин сәбәбе я җавапсыз мәхәббәт, я әти-әниләре белән сүзгә килү була иде. Ә менә мәктәпкә барырга теләмичә үз-үзеңне юк итү – монысы ниндидер яңалык. Ни өчен газиз гомерләрен шулкадәр арзан бәяли бу балалар?
Гомумән, психологлар үсмерләрдә депрессия авыруларын торган саен ешрак терки. Моның сәбәбе – үз-үзенә кул салу модасы, социаль челтәр­ләрнең көчле йогынтысы һәм җәм­гыятькә яраклаша алмау. Укучыларны җаваплылык та баса: мәктәпне яхшы билгеләр белән тәмамлау, югары баллга имтиханнарны тапшыру һәм вузга керү мөһим. Дәүләт думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты рәи­сенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая мәгариф учреждениеләрендә үз-үзенә кул салу очракларын булдырмау өчен йөкләнешне киметергә омтылулары турында белдерде.

“Хәзер БДИ турында балаларның психикасына басым азрак ясала: укытучылар имтиханнарга ничек әзерләргә икәнен белә, укучылар ничек әзерлә­нергә кирәклеген аңлый, ә 11нче сый­ныфның соңгы ярты елы профильле фәннәр буенча әзерләнеп кенә үтә. БДИ документларны берьюлы берничә югары уку йортына тапшырырга мөмкинлек бирә, берсенә керәлмисең икән, икенчесенә барасың, югары белемсез калмыйсың. Хәзер баланың беркая да керәлмәве куркыныч түгел, һәм бу хакта аның белән сөйләшергә кирәк”, – дип билгели депутат.

Парламентарий пубертат чоры бик катлаулы, шуңа күрә мәктәпләрдә психологлар эшли, дип өстәде. Алар үзгәрешләрне күрергә һәм куркыныч очракларны булдырмаска тиеш. “Без­нең мәктәпләрдә психологлар юкка гына эшләми. Бу авыр очракларны дәвалау өчен түгел. Психологның бурычы – моңа кадәр шат булып, бераздан үз-үзенә бикләнгән, үз-үзен тотышын, алган билгеләрен үзгәрткән, дәресләрне калдырган баланы күрү. Андый бала белән, аның әти-әнисе белән сөйләшү. Бу вакытта әле аңа ярдәм итәргә мөмкин!” – диде депутат.

Ләкин баланың хәленә укытучылар белән психологлар гына игътибар итү җитми. Бала – ата-ана мөнәсә­бә­ләрендә шулай ук эмоциональ контакт мөһим, аның ярдәмендә ул дуслары белән яки мәктәптәге проблемалар турында сөйләячәк. Психолог­лар фикеренчә, әти-әнинең бурычы – хәлне контрольдә тоту һәм баланың хис-тойгыларын аңлау. Әгәр ул ниндидер проблема белән мөрәҗәгать итсә, кул селтәргә, моны һәркем дә кичерә, дип әйтергә кирәкми. Бу хәлне аңларга тырышу мөһим. Ләкин мөнәсәбәтләр ул кадәр үк яхшы булмаса, баланың проблемалары турында сөйли торган кайбер билгеләр бар. Мәсәлән, үз-үзенә бикләнү: әгәр ул яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашудан туктаса, бернәрсә белән дә кызыксынмый башласа. Шулай ук апатия, хәле бетү, бер нәрсә дә эшләргә теләмәве дә ниндидер уйларга этәрергә тиеш.

Үсмернең үз-үзенә кул салуында гаепле кешене табу авыр. Моны хокук саклау органнары хезмәткәрләре генә эшли ала. Мондый эшләр, кагыйдә буларак, “үз-үзенә кул салуга җиткерү” мәддәсе буенча карала. Тикшерүчеләр үсмерләрнең өйдә яки мәктәптә кемдер аркасында үз-үзләрен үтерүенә дәлил­ләр таба икән, бу кешеләр җинаять җаваплылыгына тарттырылачак.
Ни аяныч, балаларны бүген яңа форма, каләм-дәфтәрләр белән аптыратып булмый инде. Буяу исе дә кипмәгән мәктәпкә атлап керүнең ләззәтен дә белми алар. Мәктәпне безнең кебек яратмыйлар, анда бармас өчен төрле сәбәп табалар, укыйсылары килми. Ә ахыр чиккә җиткән кайберләре хәлиткеч адымга бара. Кемне генә гаепләргә соң монда?

“Мәктәп хәзер балаларны укыту урыны гына түгел. Анда хәзер йөкләмәләр зур, балаларны төрле чараларда катнашырга мәҗбүр итәләр, БДИга әзерлиләр. Моннан тыш, мәктәптә инде 5-6 дәрес турында оныттылар. Гадәттә, нуль дәресләр дә бар, 8-9 дәрес. Шулай ук факультативлар, репетиторлар, проектлар... Нормаль баланың психикасы моңа түзә алмый.
Галия И.”

“Хәзер балалар бакчасының соңгы ике елы – безнең совет мәктәбенең беренче һәм икенче сыйныфлары кебек һәм балалар әле укучы булганчы ук, ким дигәндә, укый һәм грамоталы сөйләмгә ия булырга тиеш. Бу беркемне дә шомландырмыймы? Гади һәм арзан совет программасын кире кайтарыгыз, балаларыбызга балачакларын кайтарыгыз.
Данир Г.”

“Чөнки балаларга аңлатмыйлар!!! Билгеләр түгел, балам, иң мөһиме, синең сәламәт психикаң. Миңа синең аттестатың түгел, ә син кирәк!!! Миңа, картайгач, 80 яшьлек карчык янына килеп елмая торган кеше кирәк.
Лилия М.”

“Ни генә дисәгез дә, барысына да ата-ана гаепле. Үз балаларыңны ярата белергә кирәк! Димәк, вакыт, игътибар аз бүленгән, аз сөйләшкәннәр, гаилә гаилә булмаган инде.... Яратучы ата-аналарның балалары үз-үзләрен үтерми.
Дания С.”

“Безгә барысы да нормаль кебек тоела. Без, ата-аналар, бүген Интернетның нәрсә икәнен күз алдына да китерә алмыйбыз.... Бу безнең балалар өчен тозак, упкын... Без анда никадәр сабыйларыбызны югалттык – тормышны яратучы, игелекле, искиткеч егет һәм кызларны...
Венер Х.”

Фикерләр Интернет челтәреннән.

Фото: mk.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: