Гомумән, соңгы вакытта табиблар илебездә психик тайпылышлары ачыкланган кешеләрнең артуы уңаеннан чаң суга. Әлеге тема белән кызыксынып, Интернет челтәрендә белгечләр язмаларын да караштырдым. Баксаң, барлык кешелек психик тайпылышлардан интегә икән! Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы буенча, планетада һәр унынчы кеше төрле психик авырулардан җәфа чигә. Хәлне шул да кискенләштерә: кешеләр мондый авыруларын танырга курка.
Проблеманы санга сукмау куркыныч нәтиҗәләргә китерә: ул янгыннар, башка фаҗигаләргә, үлемнәргә сәбәпче була һәм зур финанс югалтуларга юл ача.
Дөньяда психик авырулар саны арта, шуңа күрә 2030 елга глобаль икътисад 16 триллион доллар югалтачак, ди белгечләр. Чагыштыру өчен: 2010 елда бу сәбәпле югалтулар якынча 2,5 триллион доллар булган.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләвенчә, психик тайпылышлар Җир шарында яшәүчеләрнең ким дигәндә 10 процентында, шул исәптән балалар һәм яшүсмерләрнең 20 процентында бар. Бөтен дөньяда якынча 300 миллион кеше — депрессиядән, 50 миллион кеше деменциядән интегә, 2* миллион кешегә “шизофрения” диагнозы куелган.
Өлкән яшьтәгеләр деменция тырнагына эләксә, эш яшендәгеләр хезмәт урынында “яна”. Эш бирүчеләр, җитәк-челәр үз хезмәткәрләренең психик сәламәтлеге турында кайгыртмый. Даими рәвештә табыш артыннан куу, йөкләнешне арттыру хәлне кискенләштерә. Даими стресс хезмәткәрләрнең психик халәтен начарлата, еш кына җитәкчеләр үзләре дә стресска, депрессиягә бирешә.
Психиатр-табиблар фикеренчә, бүген Русиядә яшәүчеләрнең 80 проценты психиатр ярдәменә мохтаҗ. Ләкин, әлбәттә, аларның күбесе моны белми. Ә наркологлар психик авырулар санының артуын кешеләрнең күбрәк эчә башлавы белән аңлата.
Шул ук вакытта депрессия әле дә җәмгыятебез тарафыннан җитди авыру буларак кабул ителми. Бу психик тайпылыш күзгә бәрелеп тормый бит. Алай гына да түгел, авыр борчылулар кичерүчегә спиртлы эчемлекләр эчәргә киңәш итү дә бездә гадәти хәл. Хәсрәтләрең җиңеләеп китәр, имеш. Тик мондый киңәш бирүчеләр шуны белми: алкоголь адәм баласына вакытлыча гына җиңеллек китергән кебек була, ул бит үзе депрессант. Ахыр чиктә ул депрессияне көчәйтә генә бара. Проблемалар бетми, хәл начарлана, бу исбатланган. Алкогольнең агуы баш мие күзәнәкләренә тәэсир итә, аларны үтерә, нейроннар арасындагы бәйләнешләрне боза.
2021 елда депрессия дөньяда масштабы буенча дүртенче авыру булган, 2025 елда симерү һәм диабеттан соң өченче урынга чыгарга, ә 2030 елда беренче урынны алырга мөмкин, ди белгечләр.
Озын сүзнең кыскасы шул, дуслар, депрессиянең төп билгеләрен исегездә калдырыгыз: кәеф төшү, элек күңеле-гезгә ошаган нәрсәләргә битарафлык, йокысызлык, игътибарсызлык, үз-үзеңә булган бәянең начарлануы, аппетит арту яисә бетү, шуңа бәйле гәүдә авырлыгы үзгәрү, үз-үзеңне гел тәнкыйтьләү һәм гаеп хисе тоеп яшәү, үлем турында күп уйлану, төрле авыруларга бирешүчәнгә әйләнү. Халәтегез озак вакыт яхшырмый икән, табибларга мөрәҗәгать итәргә кыенсынмагыз. “Чирен яшергән — үлгән” ди бит халык мәкале. Әгәр дә мондый билгеләрне дустыгызда яисә туганыгызда күрәсез икән, “үзеңне кулга ал, борыныңны салындырма” ише киңәш-ләр белән генә ярдәм итә алуыгыз икеле, бу рәвешле сез кешенең үз-үзенә болай да түбәнәйгән бәясен бөтенләй бетерәчәксез, соңламыйча аны психологка, кирәк икән — психиатрга алып бару зарур.
Әлбәттә, стрессларсыз, борчылуларсыз яшәп булмый. Ә менә аларга карата дөрес мөнәсәбәт булдыруның сәламәтлекне сакларга ярдәм итүе бәхәссез. Бу җәһәттән табибларның берничә киңәшенә колак салыйк:
* Депрессия һәм башка психик тайпылышлардан ерак йөрим дигән кеше шатлана белергә тиеш.
* Максималист булмагыз.
* Үткәннәрегездә казынмагыз, биг-рәк тә кайчандыр нидер эшләмәгәнегезгә яисә дөрес эшләмәгәнегезгә үкенмәгез. Гел зарланучылардан, бөтен дөньяны карайтырга омтылучылардан ерак торырга тырышыгыз.
* Оптимист, яхшы күңелле дусларыгыз белән ешрак аралашу хәлегезне җиңеләйтер.
* Дөрес туклану, йоклау һәм ял итү режимын саклагыз. Алкоголь кулланмаска тырышыгыз, башка начар гадәтләрдән котылу да физик һәм психик сәламәтлегегезгә зур файда булыр.
Сәламәт, актив яшәү рәвеше алып барыгыз һәм барысы да яхшы булыр!