+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

294 мең сумга – “Лада Гранта”...

Арзан хакка яңа машина алам дип, мошенниклар тозагына эләгә күрмәгез!

294 мең сумга – “Лада Гранта”...
294 мең сумга – “Лада Гранта”...
Бүген тормышыбызны машинасыз күз алдына да китерерлек түгел. 30 еллар элек транспорт чарасы кайбер гаиләләр­дә генә булса, хәзер һәр йортта диярлек икешәр машина бар. Әмма бүген, дөнья­дагы хәл­ләргә бәйле рәвештә, машинага хаклар шактый артты. Күп кенә машина маркалары җитештерүчеләр ил базарыннан китте. Бүген автосалоннар, нигездә, Кытайда һәм Русиядә җитеш­те­релгән машиналар белән сәүдә итә.

Шулай итеп, бер көнне редакциягә хәбәр килеп иреште: имеш, Уфаның бер автомобиль салоны “Лада Гранта” машинасын 294 мең сумга гына сата. Әлбәттә, бу яңалык безне кызыксындырды, чөнки бу машинаның бәясе башка салоннарда 850 мең сумнан башлана. Хәбәргә бик ышанып бет­мәсәк тә, аны тикшерергә булдык.
Күрсәтелгән адрес буенча бардык. Тик анда бер җимерек бина гына тора. Янында “Porshe” һәм “Тотылган машина” дип аталган автосалоннар бар. Аптырап, шул салоннарга да кереп карадык. Әмма анда 294 мең сумга “Гранта” юк иде. Бәяләр миллион сумга якын һәм аннан да югары. Әмма без бире­шергә уйламадык. Теге автоса­лонның телефон номерларын таптык. Шалтыраттым. “Безнең анда юридик офис, машина сатыла торган урын икенче адрес буенча. Килегез. Сезне менеджер Никита көтә”, дигән җавап килде.

Янә кушылган адрес буенча юл тоттык. Бу урын Уфаның икенче очын­да булып чыкты. Бара торгач, ниндидер иске гаражлар арасына килеп чыктык. Анда билге тора: “Дальше – автосалон”. Ичмасам, ул автосалонга барасы юл да яхшылардан түгел. Яңа “Гранта” алабыз, дип, “Ларгус”ыбызга каты гына сынау төште. Ниһаять, бу машина салонын таптык. Бик матур гына зур бина тора. Эчендә тотылган чит ил машиналары да күренә, тик “Гранта” гына юк. “Ярар, арткы ягында торадыр”, дигән өметләр белән менеджер Никита янына кердек.

Безне матур кием кигән, елмаеп торучы егет каршы алды.

– Без 294 мең сумлык “Гранта”ны күрергә килгән идек, мөмкинме? – дип машинаны күрергә өметләнеп, менеджерга мөрәҗәгать иттек. Ул безне үзе­нең өстәле янына чакырды, әмма машиналарны күрсәтергә ашыкмады.

Никита белдерүенчә, бу машиналар бар һәм алар чыннан да 294 мең сум­га сатыла. Тик машиналар банкныкы һәм аларны акчага алып булмый. Кредитка гына рәсмиләштерергә мөм­кин. Әмма аны кредитка алганда төр­ле өстәмә түләүләрне дә шул машина алу килешүенә кертәләр. Ул исем­лек­кә каско, машинаны һәм гомереңне страховкалау керә. Шулай ук, машинада булырга тиешле әйберләрне алардан алырга тиешсең. Алар – магнитола, янгын сүндерү җиһазы, аптечка, домкрат һәм башка кирәк-яраклар. Һәм, нәтиҗәдә, машинаның бәясе 900 мең сумнан артып китә. Җитмәсә, машинаны кредитка алгач, аның процентларын да түләргә кирәк.

Никитаның сүзләрен ишеткәч, кәеф төште, әмма без аннан китәргә ашыкмадык. Бер килгәч, яңа “Гранта” машиналарын күреп китәргә булдык. Банк машиналары булгач, бәлки, ниндидер үзгәрешләре дә бардыр, дип уйладык. Әмма арытаба ачыклануынча, бу машиналар автосалонда бөтенләй юк. Менеджер белдерүенчә, машина бу салонга кредит рәсмиләштерелгәч, бер сәгатьтән соң гына китереләчәк. Ә аның төсен һәм башка әйберләрен компьютердан күрсәтәбез, ди. Бу сүз­ләрне ишеткәч, Никита белән саубулашырга да онытып чыгып киттек.

Шушы хәлгә нәтиҗә ясап, бу салонны мошенниклар оясы дип әйтсәк тә, дөрес буладыр. Чөнки кешеләр, Интернетта урнаштырылган рекламага ышанып, республиканың төрле районнарыннан 294 мең сумга “Лада Гранта” машинасы алырга килә. Ә ул машина анда бөтенләй юк. Анда матур киемдәге һәм матур итеп сөй­ләүче Никита гына бар. Ул шулка­дәр матур сөйли, аны тыңлыйсы гына килеп тора. Тик уяулыкны гына югалтыр­га ярамый. Чөнки 294 мең сумга машина алырга килеп, миллион сумнан артык торганны алып кайтып китәргә мөмкин.

Шунысы мөһим: бу реклама, беренче чиратта, яшьләргә түгел, өлкән яшьтәге кеше­ләргә исәпләнгән. Мәсә­лән, Интернет челтәренә кереп, 294 мең сумга “Гранта” машинасы сатыла” дигән хәбәрне эзләп карадым. Бу яңалык миңа – 30 яшьлек егет өчен чыкмады. Ә туган абыемның (аңа 68 яшь) телефоныннан кереп, бу хәбәрне тәки таптым! Димәк, алар өлкән яшь­тәге кешеләрне җәлеп итеп, алдап, машина сатарга тырыша. Шуңа күрә, дуслар, сак булыгыз! Мондый яңалык­ларга ышанмагыз!

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: