+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кәкре каенны терәтәбез...

Яки ни өчен мошенниклар “индустрия”се үскәннән-үсә бара?

Кәкре каенны терәтәбез...
Кәкре каенны терәтәбез...
Мошенниклар ятьмәсенә эләгүчеләр турында гәзитләр һәм телевидение язып һәм сөйләп торса да, бу капканга эләгүчеләр җитәрлек. Ә мошенниклар исә алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап чыгарып тора. Аеруча телефон аша алдаулар арта, кешенең хәләл мөлкәтен тартып алучы мошенниклар остарганнан-остара бара. Хәзер инде алар абонентка шалтыратканда, исем-фамилия белән генә эндәшеп калмый, ә хәтта сезнең туганыгызның тавышы белән смс җибәрә дә ала. Хәзерге заманда төрле компьютер программалары нигезендә телефон аша балагыз, туганыгыз тавышы белән сөйләшү берни тормый, хәтта аның телефон саннарын чыгарып, кыска хәбәрләр җибәреп тә була. Кыскасы, телефон аша акча талау бөтен дөньяны биләп алган бер зур индустриягә әверелде. Интернет рәхәт­легенең бер кыены. Чөнки бу кеше талау ысулы, нигездә, Интернет барлыкка килгәч пәйда булды һәм күбесенчә онлайн мәйданчыкларда бара. Алдаулар турындагы мәгълүматларны караган саен чәчләр үрә тора.

16 октябрь көнне генә нефтекамалы 53 яшьлек ханым вкладларга зур процент алу максаты белән мошенникларга 3 миллион 187 мең сум (!) акча күчерә. Моның өчен ул үзенең булган барлык акчасын тота һәм кредитка зур сумма ала. Чөнки зур акча эшләү мөмкинлеге турында “кычкырып торган” реклама кызыктыра. Никадәр зуррак сумма саласың, шулкадәр күбрәк акча аласың, дип ышандырган “банк хезмәткәрләре”, виртуаль банк счетын­да барлыкка килгән процентлар аны тәмам ышандыра. Тик акчаны “чыга­рыр­га”, яки кулга алырга булгач та “менеджерлар” тагы акча сорый башлый, ә инде күңеленә шик йөгергән ханым тәкъдимне кире каккач, минуты-секунды белән аны блокировать итеп куя. Нәтиҗәдә — җилгә очкан өч миллион сумнан артык акча һәм еллар буе түлисе кредит!

— Моның өчен мессенджерлар ватцапп, телеграмм чатларын актив куллана, менә яңарак кына 63 яшьлек бер ир дустыннан 23 мең сум акча салуын үтенеп язган смс ала һәм тиз арада акчаны күчерә дә. Әмма дус­тыннан бернинди хәбәр дә килмәгәч, аңа шалтырата, тегесе бернинди дә акча сорамавы һәм алмавы турында хәбәр итә, баксаң, дустының чатын ватканнар икән. Акча сорап язган үтенеч килгәч тә, чынлап та дусты сорыймы бу акчаны-юкмы икәнлеген белешсә, мондый күңелсез хәлгә тарымас та иде. Шуңа да янә бер кат кисәтәбез: дусларыгыз­дан, туганнарыгыздан, хәтта бала­ла­рыгыздан мондый үтенеч килсә дә, акча җибәрергә ашыкмагыз, ә тәүдә шалтыратыгыз, — ди эчке эшләр бүлеге белгече Сөмбел Вәлиева.
Хәзерге яшьләр төрле сайтларда әйбер сатып алучан. Кызганычка каршы, анда да жуликлар юк түгел. 41 яшьлек ир бер киң билгеле сайтта бала­сына телефон алырга була, күрсә­телгән номер буенча сатучы белән сөйләшеп, телефонның ярты хакын күчерә. Аңа товарны транспорт компаниясе аша җибәрәчәкләрен әй­тәләр һәм трек-номерны хәбәр итәргә вәгъдә бирәләр. Әмма бераздан сатучы шалтыратып, товарның хакы тулысынча түләнми торып, трек-номер бирелмә­вен хәбәр итә һәм телефон хакын тулысынча түләүне сорый. Аны-моны уйламаган ир шулай итә дә, тик акча түләү белән сатучы юкка чыга. Нәтиҗәдә, телефон да, акча да юк.

Тозакка эләгүчеләр арасында бик зур сумма акча күчерүчеләр дә күп. 12 октябрьдә генә дә республикада өч шундый очрак теркәлә. Уфалы акчасын хәвефсез счетка күчерергә тәкъдим итеп шалтыраткан “банк хезмәткәре”нә ышанып, 1 миллион 996 мең сум акчасын мошенникларга күчерә. Әле тагы 1 миллион сумын күче­рергә өлгерми кала, чын банк хезмәткәрләре аны туктата. Баймактан берәү — 800 мең сум, Мәләвездән 1 миллион 105 мең сум күчерергә өлгерә.
Краснокама районындагы олы яшьтәге ханымга туганы авариягә очравы һәм бу проблеманы хәл итәргә 45 мең сум акча кирәк, дип шалтыраталар. Акчаны курьер килеп ала. Олы яшьтәге ханым шулай итеп бар булган акчасын биреп җибәрә.

Икенче 53 яшьлек ханымның “Дәү­ләт хезмәтләре” порталындагы шәхси кабинетына микрофинанс компаниягә 32 мең сум бурычы булу турында уведомление килә, ә чынлыкта ул бернинди кредит та алмаган. Әлеге вакытта тикшерү бара, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ханым берәр кайда “Госуслуги”дан кодны әйткәндер дигән фикердә.
Онлайн сатып алулар белән дә алдашу очраклары бик күп. Нефтекамалы 54 яшьлек иргә очсызга, ягъни 500 мең сумга, 10 тонна электрод алу тәкъдиме белән таныш булмаган ир шалтырата. Ир товар килгәч һәм аны карагач кына акчасын түләү шарты белән электродларны алырга ризалаша. Берничә көннән “сатучы” йөкне каршы алырга кирәклеге турында иргә шалтырата. Чыннан да аталган адреска машина килә, ир алдан җибәрел­гән счетка 500 мең сумын күчерә. Водительгә товарны бушатырга кушкач, ул “акча килми торып, йөкне бушатмыйм”, дип белдерә. Баксаң, мошенниклар сатучы белән сатып алу-чының икесен дә төп башына утыртканнар икән, ул сатып алучы белән — сатучы, сатучы белән сатып алучы булып сөйләшкән, нәтиҗәдә, акчасын үз исәбенә күчерткән. Шуңа күрә мондый очракларда да сак булырга кирәк, товар килгән очракта, онлайн сатучы белән түгел, ә яныгызда торган чын сатучы белән сөйләшеп, ул биргән исәпкә акча күчерү зарур!

Икенче бер нефтекамалы 3 миллион 507 мең сум акчадан колак кага. 57 яшьлек ханымга таныш булмаган ир элек биржага салган акчаларны кире кайтарырга була, дип шалтырата һәм виртуаль счетның лимитын тулыландырырга куша. Беркатлы ханым кредитлар рәсмиләштереп, танышларыннан бурычка алып, телефоннан әйткән счетка акча күчерә. Инде 3,5 миллион сум акча күчергәч, шикләнә башлый һәм салынган акчаны кире кайтаруын сорый. Шул ук минутта аны “кара исемлек”кә кертәләр.
Әлеге вакытта бик күпләргә сим-картагызның срогы чыккан, аны яңар-тыр өчен телефонга килгән кодларны әйтегез, дип шалтыраталар. Сезгә чынлап та код килә, чөнки мошенниклар банкка онлайн-запрос җибәрә. Ә сезнең номерга ул үзенең номерын “бәйли”, кодны әйтүегез була, акчагыз юкка чыга.

Стәрлетамактан бер ханымга ялган банк хезмәткәре “сезнең исемгә кредит алалар” дип шалтыраткач, мошенникларга 2 миллион сум акча күчерә. Шун­дый ук юл белән 50 яшьлек нефтекамалының 503 мең сум акчасы мошенниклар кулына күчә. Учалыда яшәүче бер укытучы, процентларда акча эшләргә теләп, 900 мең сумыннан колак кага.
Икенче бер ханым Интернетта үзенә эш таба, анда “лайк” куйган өчен көне­нә 800 сум акча түләргә вәгъдә итәләр. Бу җиңел эшкә тарыган ханым лайклар куеп, чыннан да 800 сум акча эшли, аның картасына акча күчә. Икенче көнне ышаныч яулаган “эш бирүчеләр” товар сатып алган булып, махсус счетка акча күчерергә тәкъдим итә, имеш, салынган акчаны алар икеләтә кайтарачак. Ханым бик аз гына сумма салып карый, шундук картасына икеләтә артып, сумма килеп керә. Бу тәкъдимнең ялган түгеллегенә тәмам ышанган ханым 100 мең сум ак­чачын сала, әмма бу сумма аңа ике­­ләтә артып килми, шундук тегеләр­нең компьютеры “зависать итә” башлый, акча килеп җитми. Ханым акчаны кире кайтаруны саны таләп итә башлагач та, аны блокка куялар.

Кызганычка каршы, бу исемлекне бик озак дәвам итеп булыр иде. Мошенниклар тозагына кабучылар саны көн­нән-көн арта гына бара.
Әлбәттә, һәрберебездә кырыкалдарлар безнең телефон карталарын, исем-фамилияләрне, ягъни, безнең турыда мәгълүматны кайдан кулына төшерә икән соң, дигән сорау туа. Кыз­ганычка каршы, бүгенге техноло­гия­ләр чорында барысы да гади: Интернетка банк, финанс һәм кредит оешмалары клиентларының мәгълү-мат базалары салынган. Бу мәгълүмат базаларында шәхси мәгълүмат бар, шул исәптән кешенең телефон номеры һәм исеме. Гадәттә, ул банкта счет ачканда, микрокредитлар алганда, хәт­та сайтларда һәм онлайн кибетләр­дә теркәлгәндә күрсәтелә. Бер карасаң, Интернетның уңайлылыгы — яхшы күренеш, икенче яклап карасаң, ул кеше талауга мөмкинлек биргән бер чиргә әйләнде, чөнки кеше талау шул электрон мәйданчыкта бара.

Шуңа да безгә үзебезгә сак булырга кирәк. Инде тапкырлау таблицасы кебек белергә тиешбез: полиция хезмәт-кәрләре, Пенсия фонды, банк хезмәт­кәрләре беркемгә дә ватцапптан шалтыратмый! Акчаны икенче хәвефсез исәпкә күчерергә тәкъдим итми. Әгәр дә инде андый мөрәҗәгатьләр була калса, акча күчерергә тотынганчы, “бә­лагә тарыган”, “кеше бәрдергән” туганыгызга шалтыратырга кирәк. Шулай ук беркайчан да картагызның кодын, “Дәүләт хезмәтләре”нең кодын хәбәр итмәгез!
Кешене алдау, акча җыю — инде зур бер индустрия сымак, анда хәйлә, акыл, ресурс — барысы да җәлеп ителгән. Һәм бу бәндәләрдә кешегә карата бернинди кызгану, кешелеклелек сыйфатлары юк. Моңа бары тик саклык, уяулык белән генә каршы торып була.

Гөлнара Гыйлемханова.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: