+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кредит бәласе

Яки юрганыңа карап аягыңны суз.

Кредит бәласе
Кредит бәласе

Кредит – алга куелган максатларны тормышка ашыру өчен бурычка акча алу ысулы. Икътисадчы Джон Лоу, кредит — илнең барлык файдаланылмаган җитештерү мөмкинлекләрен хәрәкәткә китерә, байлык һәм капитал тудыра, дигән. Кредит-финанс өлкәсендә акны карадан аерып эш итсәң, әлбәттә. Аермасаң, кредит ул баш бәласе. 2023 ел башыннан русиялеләрнең банкларга бурычы 3,3 триллион сумга артты, хәзер кредитлар буенча гомум бурыч 32 триллион сумнан күбрәк. Белгечләр моны “кредит бумы” дип атый. 2015 елдан бирле гражданнар бурычларының мондый темпларда артканы юк иде.

Шуны да ассызыкларга кирәк, иске бурычларын каплар өчен янә кредит алган заемчылар саны гыйнварда ук ике тапкыр күбәйде. Әгәр дә кредитларны түләү өчен уртача керемнең 10 проценттан артыгы китә икән, белгечләр моны борчулы сигнал дип исәпли. Ләкин безнең шартларда керемнәренең 80 процентын банкларга түләүчеләр дә бар. Бу инде үз мөм­кинлекләреңне исәпли белмәү, гади-ләштереп әйткәндә, финанс өлкәсен­дәге наданлык турында сөйли. Кай­берәүләр, чарасызлыктан, җиткерә алмаганлыктан шулай ул, дияргә мөмкин. Әмма, юрганыңа карап аягың­ны суз, дигән әйтемне истән чыгарырга ярамый. Юкса, коллекторлардан ничек котылырга белмәссең, суд юлында йөреп изаланырсың.
Башкортстан Милли Банкы мәгълү­матлары буенча, 1 октябрьгә заемчы-ларның кредит портфеле (банкларга түләнәсе суммалар) 916 миллиард сумга җиткән. Бер ел эчендә үсеш 28 процент тәшкил итә. Портфельнең яртысыннан артыгы ипотекага туры килә — 502 миллиард сум (узган ел белән чагыштырганда, 38 процентка күбрәк). Калганнары кулланучылар кредитлары — 414 миллиард сум (узган елга карата +18 процент). Монда “хезмәт хакы алганчы” бурычка биреп торучы микрофинанс оешмалары акчасы да керә.
27 октябрьдә Үзәк Банк төп ставканы 15 процентка кадәр күтәрде. Рәсми яки төп ставка коммерция банк­лары Үзәк Банктан акча ала торган минималь процент күләме. Нинди генә кредит алсаң да (өстенлекле ипотекадан башка), кайтару проценты әлеге ставкадан югары булачак. Монда бик гади механизм эшли — коммерция банкы Үзәк Банктан төп ставка буенча кредит ала һәм кешеләргә югарырак процентлы кредитлар бирә, ягъни өстәмә бәя куя. Банклар шушы процент өстәмәсеннән табыш ала.
Якын киләчәктә акча-кредит сәясә­тен­дә “йомшару”, ягъни процент­лар­ның кимүен көтү урынсыз. Бу уңайдан шуны белү мөһим, инфляция дәрә­җәсенә Үзәк Банк һәм Финанс министрлыгы контрольлек итә. Алар, ставка түбән булу инфляция артуга, Русия акчасының долларга карата бәясе төшүгә сәбәпче, дип исбатлый. Шул ук вакытта, рәсми ставка арту илдә товарлар сатып алуны һәм гражданнарның кредитлануын киметә, димәк, икътисади үсешне акрынайта. Ләкин әлеге вакытта инфляцияне авызлыклауга төп игътибар бирелә. Ел ахырына кадәр инфляция алдан билгеләнгән параметрлардан тайпылмаска тиеш. Инфляция үсә икән, дәү­ләтнең социаль йөкләмәләр буенча бурычлары да арта, дигән сүз. Мәсә­лән, закон буенча пенсияләрне еллык индексацияләү узган елгы инфляция дәрәҗәсеннән ким булырга тиеш түгел һ.б. Шулай итеп, киләчәктә кредитлар (аеруча куллану кредитлары) кыйммәт-ләнүне, процентлар артуны көтәргә кирәк.
Үз мөмкинлекләреңне исәпләү, финанс өлкәсендә акны карадан аеру мәсьләсенә кайтыйк. “Элементар икътисади һәм финанс төшенчәләрен белү һәм аларны тормышта куллану булган акчаң белән дөрес идарә итү мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, шәхси бюджетны планлаштырганда, страховка һәм депозит кебек продуктлардан файдаланганда отышлы алымнарны сайлау өчен, һәм, әлбәттә, үз мөмкинлекләреңне бәяләгәндә аларны белергә кирәк, — ди “Финанс-хокукый альянс” компаниясе юристы Евгения Боднар.
Бүген безне һәр тарафтан ни дә булса сатып алырга өндиләр. Кредитлар турында әйтеп торасы да юк. “Сезнең “ә” дигәнче ташламалы кредит алу мөмкинлегегез бар”, дип банклардан даими шалтыраталар. Һичшиксез, шундый шартларда, бигрәк тә беркатлы кешеләр, “мөмкинлектән” файдаланыйм әле, дип ризалаша. Нәти­җәдә, бер кешенең бишәр кредит буенча бурычы барлыкка килә. Әлбәттә, халыкның кредитлануына башка факторлар да йогынты ясый — аеруча соңгы еллар реаль финанс кыенлыклары тудырды (пандемия, Русиягә каршы санкцияләр һ.б.). Шулай ук заемчыларга ярдәм итү өчен берара ташламалы кредитлар бирелде. Шул кредитлар буенча ярты елга кадәр түләмәскә яки түләүне киметергә мөмкин иде. Ләкин бурычны кичектерү ул — аны бөтенләй түләмәсәң дә була дигән сүз түгел. Хәзер исә, заемчылар бурыч йөкләмәсен үти алмаганлыктан, банкортлык проблемасы өскә калыкты. Агымдагы елның беренче яртысында 121 313 русияле суд аша банкрот дип танылган.
Банкротлык — бурычларны түли алмаган очракта, законлы рәвештә алардан котылырга ярдәм итүче процедура. Суд кешене банкрот итеп таныганда тормыштагы катлаулы хәл­ләрне исәпкә ала: авырып китү, эшсез калу, инвалидлык, якыннарының үлеме. Суд аша бурычлар проблемасын чишү-сыналган һәм иң реаль ысул. Әмма ул киләчәктә аерым чикләүләргә китерә.
Белгечләр кредит бурычына бату­ның төп сәбәбе — кешеләрнең плансыз көн итүе, киләчәк турында уйланмавы, ди. Иртәгәсен ишәк кайгырткан, дигән кебегрәк аларның мәсләге. Күпләрнең бүген матур итеп, хәтта типтереп яшисе килә. Заманча смартфон, брендлы кием, диңгезгә сәяхәт кызыктыра. Шулар булса, тормыш матур, дөнья түгәрәк. Хыялны кредит алып тормышка ашыралар... Ләкин бурычка матур яшәп булмый, бурыч­ларны коллекторлар яисә суд (алда әйтелгән сәбәпләр булмаса) процентлары белән барыбер кайтарып алачак. Әлбәттә, хәзерге шартларда дөнья көтү өчен ипотека яки автокредитсыз булмый. Эссе җәйдә суыткыч сафтан чыкса да кредит коткара. Болары — аклана торган кредитлар.
“Бурычсыз Русия” бөтенрусия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Илдар Садриев сүзләренчә, соңгы вакытта кредит оешмалары заемчыларга карата таләпләрне киметте һәм тикше­рүсез диярлек миллионнарча сум акча бирә. “Кредит бумы” сәбәп­ләренең берсе шушы. Кредитларны кире кайтара алмаган кешеләргә миллионлап акча өләшү банкка ник кирәк соң?
“Үзәк Банктан билгеле бер күләмдә акча алгач, коммерция банкы аны кредит итеп заемчыларга бирергә тиеш, югыйсә, аңа Үзәк Банктан яки банкара базардан янә акча алу кыен булачак, — дип аңлата юрист Сергей Стороженко. — Ә кредит портфелен­дәге кемнәрдер кире кайтармаска мөмкин (ышанычсыз) кредитлар банкның гомум процент ставкаларына салынган”.
Финанс оешмаларына кредит портфелен арттыру мөһим, алда билгелән­гәнчә, аларның табышы шуннан. Банк­ларда эшләүче һәр менеджер клиент­ның кылларын ничегерәк тартып карарга, сөйләшүне нидән башларга, диалогны кирәкле юнәлештә ничек алып барырга, ахырда аны кредит алырга күндерергә өйрәтелгән. Клиент­ның телен чишә алса, аңа кредитны да “тагып” булачак...
“Бигрәк тә телефоннан шалтыратып кредит тәкъдим итә башласалар кырт кисеп: “Юк, рәхмәт”, дип әйтергә кирәк, әгәр сүзне дәвам итсәгез, — ди Илдар Садриев, — сез менеджерга үзегез турында күбрәк мәгълүмат бирәсез, ул моннан, һичшиксез, файдаланачак”.
“Менә без үз вакытында бер чалбарны ун ел кидек, берәү дә үлмәде”, дип кредитка яшәгән гражданнарны шелтәләргә була, әлбәттә. Шулай анысы, берәү дә үлмәде, төртеп күр-сәтүче дә булмады. Шунысы да бар, ун ел бер ыштан белән йөрү егетлек түгел, мондый мисал китереп, кешене битәр­ләү дөрес түгел. Чоры шундый иде. Күрше-күләннән, туган-тумачадан көтәргә алып тору гадәте дә бар иде. Кредит — хәзерге заман­ның зур өстенлеге. Шушы өстенлектән отышлы файдалану өчен җиде кат уйларга кирәк, билгеле.
Кыскасы, кредиттан, вакытлыча акча алып тору формасы буларак, дөрес файдаланырга кирәк. Монда, алда билгеләнгәнчә, оптималь чишелеш булып финанс грамоталылыгына ирешү, гомумән, базар икътисады кануннарына төшенү тора. Әйтергә ки-рәк, бүгенге көндә мәктәпләрдә махсус финанс грамоталылыгы дәресләре үткәрелә, анда балаларга кредит үзен­чәлекләрен генә түгел, ә базар шартларындагы финанс системасы һәм аннан дөрес файдалану ысулларын да төшендерәләр. Яшьләр безнең буын хаталарын кабатламас дип ышанырга кирәк.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: