...Беренче тапкыр искиткеч матурлыктагы ак күбекле дулкынлы чиксез зәңгәрлек белән инде еракта калган 2011 елның җәендә очраштым. Кызым укыган гимназиянең укытучылары, укучылары, әниләре белән бер төркем булып, Анапа якларына юлландык. Бик күңелле, рәхәт ял булды ул. Туйганчы су коену, матурлыкка соклану, экскурсияләргә бару, өстеңә сабын күбеге коелган дискотекаларда бию... Урнашкан кунак йортыбызда яшәү шартлары да, хуҗалар оештырган өч тапкыр туклану да яхшы булды. Тик бу сәяхәттә бер нәрсә генә күңелне кырды — плацкарт вагонда бару һәм кайту. Ерак юлларга еш йөрелмәсә дә, моңа кадәр Мәскәүгә очкан бар иде, сәяхәтче рухлы әтиемнең балачакта самолетта да, поездда да сәяхәт иттергәне булды. Тик купелы вагонда. 34 яшем тулганда мин диңгезне дә, плацкарт вагонда баруның ни икәнен дә беренчегә күрдем. Һәм, тормыш кына мәҗбүр итмәсә, башкача үз теләгем белән мондый вагонда каядыр бармаячакмын, дип ант иттем.
Үзем аңлыйм инде, безнең акча белән әллә ни артык уңайлы шартларга өмет итү бик тормышка аша торган хыял да түгелдер... Тик бәхет йолдызы барлыгына ышанасы килә бит! Ышанып, дөрес эшләгәнмен. Елмайды ул миңа. 2015 елда “Кызыл таң”ым мине өч көнгә Кырымга, диңгез буендагы Евпатория шәһәренә матбугат фестиваленә җибәрде!
Их, Кырым!.. Искиткеч табигате, таулары, диңгезе, һавасы... Ләкин ул елда мине шәһәрнең кайбер урыннарының бик каралмаган, хәтта ташландык хәлдәге җирләре булуы гаҗәпләндерде. Әлбәттә, экскурсиядә күргән тарихи урыннары сөйләп бетергесез матур. Ә диңгез... Диңгез соклангыч, гаҗәеп инде! Сентябрь аендагы ул көннәрдә нәкъ су коена, кояшта кызына торган һава торышы иде. Липецк һәм Белгород шәһәрләреннән килгән журналист кызлар белән дуслашып алдым да, чаралардан бушаган арада диңгез рәхәтлекләрен күрергә вакыт таптык. Анападан аермалы буларак, Евпаториядәге диңгез мине агымы булуы белән гаҗәпләндерде. Эчкәрәк керсәң, әллә кая агызып алып китә. Бер җирдән керәсең су коенырга, икенче җирдән килеп чыгасың. Елгадагы кебек! Ә матурлыгы карап туймаслык...
...Балаң тудымы, үзең өчен яшәү бетте инде, дия иде безгә өлкәннәр яшь чакта. Чынлап та шулай. Кырымга мин эштән җи-бәргәнгә, очраклы гына өч көнгә берүзем барып кайтуга ирештем. Ә болай диңгез буена ял итәргә балаларсыз бару турында уйлау да юк инде! Ничек аларсыз тыныч күңел белән ял итеп ятып булсын?! Дөньяны аларга да күрсәтәсе килә бит. Берсен генә ал да бар инде, дип киңәш бирүчеләр булды. Ә икенчесе? Өченчесе (бу вакытка минем балалар саны өчкә әйләнгән иде)... Алары бик кызганыч кала. Балалар белән сәяхәтләргә чыгу өчен күп акча кирәк шул (аларны ялгызыңа үстерергә туры килгән язмышың да булса...)
Әйдә, еллар үтсә үтсен, дидем, янә бәхет йолдызының елмайганын көтәргә кирәк. Ә аңа кадәр өч бала белән сәяхәт итүгә репетиция үткәреп, Соль-Илецкка барып кайтырга уйладым. 2018 елның җәе иде бу. Билет алып, автобуска утырдык та төнгә каршы җилдердек ул якларга. Барып җиткәндә таң беленергә уйлый иде генә әле. Алдан сөйләшеп куйган хуҗалар, машиналарында каршы алып, күлләрнең янында гына урнашкан өч катлы мәһабәт кунак йортларының өченче катындагы бик матур, пөхтә, барлык уңайлыклары булган һәм минем күңел таләпләренә туры килгән иркен бүлмәгә урнаштырды.
Бераз ял иткәч, шифалы сыйфатлары турында күп ишеткән билгеле күлләргә юлландык. Барысында да су коенып чыктык. Бик тозлы һәм сай икән алар. Йөзәргә дә кирәкми, су үзе күтәрә сине. Ләкин колач җәеп йөзәргә теләгән күңелемә бик хуш килмәде бу. Өстәвенә, кешенең күп-леге! Матур пейзажлар да юк. Чиксез диңгез хозурлыгына якын да килми инде мондагы күренешләр... Ике көн буе су коенып, кызынып, дәвалаучы ләмнәрдән файдаланып, казахча ризыкларны тәмләп, карусель-мазарларда күңел ачып чыкканнан соң өченче көнгә каласы килмәде, кайтырга юлландык. Минем күңел диңгез таләп итә иде шул...
Күңелемә 2020 елның җәендә шатланырга туры килде. Дөньяда коронавирус пандемиясенең “чәчәк аткан” чоры, ә безгә диңгез буена ял итәргә бару форсаты чыкты. Диңгезгә тартылуым коронавирустан куркудан көчлерәк иде шул, ике дә уйламадым, очтык. Хәзер сәяхәтләр белән шөгыльләнүче элекке хезмәттәшем Зилия безгә бер атнага Анапага “все включено” турын чагыштырмача арзанга оештырды. Отель биш йолдызлы ук булмаса да, шартлар канәгатьләндерде. Тур хакына кергән өч тапкыр туклану затлы рестораннарныкыннан бераз аерыла, әлбәттә. Иң мөһиме — диңгез бик якында! Аны күргәч, йөрәгем атлап баруга гына түзә алмады, йөгердем...
Үзебезнең кабатланмас Кара диңгездә, экскурсиягә барып, җылы Азов диңгезендә су коенулар, эре-эре лотослар арасындагы елгада көймәдә йөрүләр, “Крокодиллар фермасы”нда гаҗәпләнүләр, билгеле “Посейдон” пляжындагы хозурлыклар, илебезнең көньягында августта гына була торган искиткеч һавалы кичке диңгез буенда хушланулар — бу сәяхәт тә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды, үземә дә, балаларга да ошады. (Бераз гына нәрсә ошамаганын язып тормам, мөгаен, артык иркә дип уйлавыгыз бар). Ә шулай да пандемия чорында сәяхәтләргә чыгу, аэропортларда йөрү, бәлки, бик дөрес тә булмагандыр, кайткач, коронавирус белән авырдым...
Диңгез сөйгән күңелемә янә өч елдан соң көтелмәгән шатлык килде — быел җәй Төркиягә, Сиде шәһәренә барып кайттык. Бу илдәге искиткеч ял турында танышлардан, дуслардан күп тапкырлар ишеткән бар иде инде, менә безгә дә бәхет елмайды. Тик тагын “кешечә” булмады. Быел хаклар да артты, билгеле вакыйгалар аркасында хәзер безнекеләр чит илләргә бик йөрмәскә дә тырыша... Ләкин Ходай миңа диңгез буенда ял итү мөмкинлеге биргәндә аннан баш тартаммы соң! Очтык.
Отельдәге ресепшндагы ханым урысча тамчы да аңламый булып чыкты. Ярый ла балалар бераз инглизчә белә, телефондагы “яндекс-переводчик” та ярдәм итте, аңлаштык, урнаштык. Шартлар яхшы. Туклану — швед өстәле, “хуш, билем!” диярлек...
“Кызларыңны карап, саклап йөре”, — дип җибәргән иде әни. Чынлап та, кызларым өчен ничә дөя соравым белән кызыксынучылар булды. Аларның бәясез икәнен аңлатырга туры килде. Ләкин отельдә эшләүчеләр улыма ныграк игътибар итте шикелле. Бар артындагы туташлар да аны күргәч тә елмаеп җибәрә.
— Исеме — Ильяс, ул бит безнең төрек исеме. Ни өчен сез төрек түгел? — диде беркөн бер колагына... тәре формасындагы алка таккан төрек егете. Баксаң, куе коңгырт күзле улымны төрекләр үзләренә охшатып якын итә икән.
Тәре формасындагы алка, дигәннән. БДУда безнең белән бер төркемдә өч төрек егете укыды. Алар бик дини, көн саен намаз укый, ураза тота, һәр җөмләләрендә диярлек Аллаһны искә ала иде. Төркиянең заманча кануннар буенча яшәвен белсәм дә, ни өчендер, андагы халыкны да бик дини булыр дип күз алдына китергән идем. Ялгышканмын. Төрле төрекләрне күрергә туры килде. Кайберләре бик дини, ханымнар яулыклар ябынып, озын итәкләрдә йөри, ләкин бик заманча, кыска итәкләрдә, сылашып торган җиңсез киемнәрдә, нык бизәнеп йөрүче төрек хатын-кызлары да җитәрлек. Ә иң гаҗәпләндергәне — төрек хатын-кызларының һәр икенчесенең диярлек тәмәке тартуы булды. Гомумән, Төркиядә күпчелек ирләр дә, хатын-кызлар да тәмәке тарта икән. Ә бер генә исерек кешене дә күрмәдем.
Болай бу халык бик ачык, киң күңелле, ярдәмчел. Шәһәрдә йөрергә чыккач, безнең отельгә кадәр бара торган автобус тукталышын таба алмый йөргәндә күп төрекләр ярдәмгә килде. Бер-беребезне яхшылап аңларлык телдә аралаша алмасак та, мөрәҗәгать иткән һәркем, эшен ташлап, безгә ярдәм итәргә теләде, берсе хәтта кирәкле тукталышка кадәр озатып куйды.
Янә бу илдә автобусларның, машиналарның шәһәр урамнары буйлап бик югары тизлектә йөрүе һәм җәяүлеләр чыга торган урында туктап тормаулары гаҗәпләндерде. Бездә бит җәяүленең юл аша чыгасын күреп, руль артындагылар ерактан ук тизлеген киметә төшә. Ә инде бездәге әбекәйләрнең акрын гына горур атлап юл чыкканын водительләребезнең сабыр гына көтеп торулары... Мондагы халыкның сабырлыгы чамалырак, ахры, туктап тормыйлар. Як-якка кат-кат карап, юлларны тиз генә йөгереп чыгарга кирәк.
46 яшемә җитеп, чит илгә беренче баруым булды бу. Әлбәттә, барысы да кызык тоелды. Берьюлы шулкадәр төрле телләрдә сөйләшүче төрле ил кешеләрен дә беренчегә очраттым. Немецлар безгә — “русиш”, инглиз телендә сөйләшүчеләр “рашен”, ди. Төрекләр “привет”ны өйрәнеп алган. Без аларны “мәрхаба” дип сәламләргә өйрәндек. Быел Русиядән бирегә килүчеләр сизелерлек азайган икән, шуңамы, безгә булган мөнәсәбәттә кызыксыну да күзәтелде. “Украиннар белән бергә эләксәгез, алар конфликт китереп чыгарса?” — дип куркытучылар да булган иде барыр алдыннан. Бер украин кешесен дә очратмадым. Һәм бер генә чит ил кешесе тарафыннан да безгә карата начар мөнәсәбәт тоймадык. Бер очрак кына бераз кәефне кырды кыруын...
Бервакыт диңгездән кайтышлый яшәгән җирдән ерак булмаган базарга кереп чыгарга булдык. “Төрекләр белән сатулашырга кирәк”, — дип өйрәтеп җибәргән иде Зилия. Бу өлкәдә осталыгым булмаса да, бер киемнең хакын төшерергә тырышып карарга булдым. Тик сакаллы үҗәт төрек абзые бер лирага да төшерми генә бит товарын! “Әни, без — татарлар, мөселманнар дип әйт”, — дип пышылдый кызым. Моны ишеткән сатучы төрегебез, диңгез тамчылары кибеп бетмәгән, кояшта янган аякларыма карап, “харам” дип көлеп җибәрде. Аңладым инде ни әйтергә теләвен, үзен мөселман санаучы кеше болай киенергә тиеш түгел. Минем дә аңа кыска итәкле яшь төрек хатын-кызларының, ботларын ботка куеп, тәмәке тартып утырулары гаҗәпләндергәне турында әйтәсем килгән иде дә, дәшмәдем. Кунак булсаң, тыйнак булырга кирәк. Диңгез тамчылары җемелдәгән чәчләремне рәтләп, иң “хәрәмский” елмаюым белән елмайдым да горур атлап чыгып киттем.
Төрек теле безнекенә бик охшагандыр дип уйлаган идем. Юк икән. Кайбер сүзләрен бөтенләй аңлап булмый. Саннары гына нәкъ татарча. “Әннә”ләре дә шул ук. Ә болай аңлау бик авыр аларны. Татар белән төреккә тылмач кирәк икән. Мәсәлән, кайсы чәйнең яхшы булуы белән кызыксынгач, гидыбыз безгә “Караденис” чәен алырга киңәш бирде. Интернеттан укып, аның “Кара диңгез” дигәнне аңлатканын белдем. Төрек сатучысыннан чәйнең исемен татарча әйтеп сорагач, бик гаҗәпләнде, аңламады. Ә урысча авазлар белән “Караденис” дигәч, шунда ук аңлады.
Әлбәттә, гидыбыз — төрек егете Насыйр безгә чәйләрен генә түгел, искиткеч экскурсияләрдә күрергә мөмкин булган күп матурлыкларны да мактады. Бу максатка тәгаенләнгән 125 долларыбыз дүртебезгә “Яшел каньон”га барырга җитте. Диңгездән 350 метр биеклектәге таулар арасындагы бу сусаклагычтагы гүзәллекне сөйләп тә бетерерлек түгел. “Дөнья шундый матур, шундый гаҗәеп, аның соклангыч якларын ача-ача, конфликтларга вакыт әрәм итмичә тынычлыкта һәм татулыкта гына яшисе дә бит!” — дип уйлап куйдым искиткеч тылсымлы төстәге суда дөньяның төрле телләрендә сөйләшүче кешеләр белән бергә көлә-көлә таулар арасында йөзгәндә...
Инде мәңге сөеп туймас чиксез зәңгәрлегем — диңгез турында да сөйләп үтим инде. Без килгәнче биредә 50 градуска якын эсселек булган. Безгә бәхет елмайды — 35 градус тирәсе генә торды. Төркиядәге Урта диңгезгә беренче тапкыр кергәч, шатлыгым ташып, татар телендәге барлык ымлыкларны берьюлы әйтеп көлеп җибәрдем. Суның җылылыгы, йомшаклыгы — яңа сауган сөт инде! Ә чисталыгы! Зур-зур ташбакалар яр буена кадәр диярлек килә. Бу диңгез безнең илдәгедән тозлырак та икән (экваторга якынрак бит). Дулкын күмеп, күзгә су керсә, көчлерәк әчетә. Тик шулай да судан чыгасы килми, шул йомшак дулкыннар өстендә тирбәлүдән дә рәхәтрәк бернәрсә юк кебек. Кызганыч, дөньяның өч зур диненең изге китапларын укып чыгу минем әле кайчандыр башкарачак эшләрем исемлегенә генә керә, тик шулай да, ялгышмасам, оҗмах — җимешләр бакчасындагы агач төбендә хушланып яту кебек тасвирлана. Ә миңа зәңгәр күккә карап, йомшак диңгез дулкыннары өстендә тирбәлеп яту күпкә рәхәтрәк кебек тоела... (Шуңа кул сузымындагы диңгезгә бармыйча, көннәр буе отельдәге бассейн янында ятучы немецлар гаҗәпләндерде).
Ә кояшның су өстен сихри нурларга күмеп, акрын гына диңгез артына батуы — дөньядагы иң матур күренеш, минемчә. Тик бу илдә кичтән кояш диңгез артына батмый икән! Зур суны шомлы һәм караңгы калдырып, бөтенләй икенче якка тиз генә батты да куйды кояш. Туган илебездәге диңгез буенда кичке шәфәкълар күпкә матуррак икән... Чит җирләр матур булса да, Туган ил — иң газизе шул...
Ни диясе килә? Бу тормышта мөмкин булганча дөнья күреп, сәяхәт итеп, күңелгә матур тәэссоратлар туплап яшәргә кирәктер. Шул сәяхәтләрдәге матур мизгелләр гомер буе күңелне җылытып тора бит. Килешәсезме?
Ләйсән Якупова.