+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

БАД – әҗәл даруымы?

Аларны мактый-мактый сатучыларга томау төшеп кенә түгел, җитди авырулары булган кешеләр дә ышана.

БАД – әҗәл даруымы?
БАД – әҗәл даруымы?

Составында нәрсә булганын да белмәгән препаратларга караганда, дөрес туклану, саф һавада йөрү, хәрәкәтләнү күпкә файдалырак.

Моннан ун еллар чамасы элек бала тудыру йортында дүрт яшь әни дуслашып киткән идек. Хәзер дә аралашабыз, башлыча ватсаптагы төркемдә яңалыклар белән уртаклашабыз. Балалар бер яшьтә булгач, уртак темалар, сөйләшер сүзләр күп инде. Шулай да соңгы елларда өчебезнең кәефен кырган, матур гына аралашудан күңелне кайтарган бер әйбер бар. Бер ахирәтебез заман шаукымы – челтәрле бизнеска кереп китте. БАДлар (биологик актив өстәмәләр), бальзамнар, чәйләр сату белән шөгыльләнә хәзер. Дуслары арасында “сетевик”лар булганнарга таныш күренеш: хәзер безнең очрашулар да, ватсапта аралашулар да бары тик шушы капсулалар, порошоклар, витамин төймәләреннән ерак китә алмый.

Алдан ук шуны әйтеп куярга кирәктер: һич кенә дә дус хатынның шулай акча эшли алуына көнләш­мибез, кызыкмыйбыз. Сату эше кулыннан килә икән, афәрин! Тик... Бетмәс-төкәнмәс товарларыңны тәкъдим иткәндә, чама хисе, башкалар фикеренә колак салу дигән нәрсә дә булырга тиештер бит. Акча эшлим, яшәргә кирәк дип, кешенең үзәгенә үтәргә димәгән инде.
Мисал өчен. “Яңа ел бәйрәм­нәрендә кунактан кунакка йөрү үзенекен итте: тагын симердем”, – дип яза беркөнне әниләрнең берсе. Башкалар смайлик җибәрә, ә безнең “сетевик подружка”дан шалт итеп сәлам хаты килеп төшә: “Ничә ел әйтәм инде: алып эч шул коктейль­ләрне, ике атнадан фигураңны таны­маячаксың, ябыгып, яшәреп китәчәк­сең. Бернинди көч куймыйча, диета тотмыйча, спорт залларында шөгыль­ләнмичә! Май катламы бигрәк тә авыр ябыгыла торган урыннардан китәчәк. Сәламәтлеккә зыян китерми ул, үлән­нәрдән генә ясалган. Әле акция башланды, тиз алып бетерәләр. Соңын­нан мондый түбән хаклар булмаячак...”

Кыскасы, бер сорауга биш җавап кайтара ахирәтебез. Кызыкмаган җиреңнән кызыгырсың! Югары кан басымы, буыннар сызлау, вирус эләктерү, чәч коелу, түбән гемоглобин, хәтер начарлану, ябыгу-симерү – сәламәтлек белән бәйле нинди генә тема күтәрсәк тә, ахирәтебез “ашыгыч ярдәм” табибы кебек сүзгә кушыла да шунда ук могҗизави көчкә ия витаминнарын мактарга тотына. Балалар авырый, дип ялгыш кына да ычкындырмыйбыз инде хәзер. Табигый составлы БАДларны бернинди дарулар да алыштыра алмый, аның үз балалары, өлкән яшьтәге әти-әнисе шуларны эчеп кенә ике көндә аякка баса икән.
Әйе, БАДлар белән мавыгу хәзер модада шул. Берәүләр үтереп мактый-мактый, кыстый-кыстый сата, икенчеләр күпертелгән матур сүзләргә ышана. Хәтта сәламәтлегенә бөтенләй зарланмаучылар да, иммунитетны күтәрергә кирәк дип, мультивитаминнар яки витаминнары һәм микроэлементлары булган биологик актив өстәмәләргә акча түгә.

Сүз дә юк, БАДлар арасында чыннан да файдалылары да бардыр, кемгәдер ярдәме дә тиядер, әлбәттә. Ләкин аяк астында үскән үләнне дә өзеп алдың да эчтең түгел бит әле. Ул да кемгәдер ярый, ә кемгәдер бөтенләй килешми.
Табиблар үзләре үк әйтеп тора – медицина белгечләре киңәшеннән башка БАДларны кабул итмәгез. Алар, дару дип саналмаса да, табиб күрсәтмәләре буенча гына билге­ләнергә тиеш. Организмда витаминнар һәм минераль матдәләр дефициты лаборатория тикшеренүләре, ягъни анализлар нәтиҗәсендә генә билгеләнә. БАДлар нинди дә булса авыруларны комплекслы дәвалау кысаларында төп дәвалауның нәтиҗәсен көчәйтү, шулай ук авырулардан соң тернәкләнү өчен тәкъдим ителергә мөмкин. Витамин-минераль комплексларны, шул исәптән БАДларны, билгеле бер дозада һәм билгеле бер вакыт дәвамында гына кабул итәргә ярый. Контрольсез куллану уңай нәтиҗә бирмәскә генә түгел, ә кеше сәламәтлегенә зур зыян китерергә дә мөмкин. Бигрәк тә организмны – бавырны, бөерләрне, ашказаны-эчәклек­ләрне чистарту белән сак булырга кирәк.


Берничә ел элек үзем белгән, таныш кешенең шундый мактаулы продукцияне эчеп, бик нык авырып киткәне исемдә.
– Чак исән калдым. Тагын шулай сәламәтлегем белән шаярсаммы? Ә бу болай башланды: эшкә бер хатын килеп керде. Мактапмы мактый инде товарларын. “Шешенү бетә, организмдагы артык суларны, токсиннарны, шлакларны чыгара” дигәне бигрәк тә ошады. Бер курс – 1,5 ай эчәргә кирәк икән. Хакы тешләшә, шулай да сатып алдым. “Үземне бер карамыйм, сәламәтлек өчен жалко что ли”, – дидем. Шаккатмалы хәл инде, беренче атнада ук 1 килограмм авырлык китте, йөздәге, кул-аяклардагы шешенүләр юкка чыкты. Ә икенче атнада мин аяктан егылдым. Хәлсезләндем, бөерләремнең сызлавына түзеп булмый башлады. Теге менеджерга шалтыратам, хәлем көннән-көн начарлана бит әле, димен. Аның үз туксаны туксан: шулай булырга тиеш, организм көрәшә, ди. Ә мин ышанып, теге порошокларны, чәйләрне һаман эчәм. Дөресен әйткәндә, ахыр чиктә табибларга йөри-йөри, уколлар алып, дарулар эчеп, көчкә сихәтләндем. Исән калсам, башкача беркайчан да теләсә нәрсә эчмәм дип, сүз бирдем үземә”, – ди танышым.


Әлбәттә, болар турында язып, бернинди компаниягә дә, кемнеңдер бизнесына да антиреклама ясарга җыенмыйм. Әйтәсе килгән сүзем шул: акча эшлим дип, үз өстегезгә артык күпне аласыз түгелме, туташлар? Томау төшеп кенә түгел, җитди авырулары булган кешеләр дә сезгә ышана. “Онкологиядән дә булыша”, дип, гомерләре кыл өстендә торганнарны ышандырып, өметләндереп, гомер­ләре белән уйнаудан курыкмыйсызмы?


Бу очракта кемнәрдер байый, ә кемнәрдер белештерми кулланып гомерен куркыныч астына куя. Тиз генә ябыгу, тиз генә терелү организмга нинди йөкләнеш китерүен, сим­п­томнарның шул чараларны кулланган вакытта гына югалып торуын, ә соңыннан тагын килеп чыгуын күпләр аңламый да. Ул сатучыларга иң мөһиме товары үтсен дә, акча кереп торсын. Әллә сезнең сәламәтлекне кайгыртып бер алдыгызга, бер артыгызга төшәләр, дисезме? Һәр кешенең бармагы үз ягына кәкре шул, дуслар. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр тиз ышана, алдана.
“Аралашып йөргән кеше тәкъдим иткәч, мин дә кыенсынып алдым инде ул витаминнарны. Бер генә эчеп карадым, кан басымым күтәрелде, йөрәгем күкрәгемнән чыга дип торам. Шкафымда 20 меңлек товар ята, кирәге дә юк”, – ди җиденче дистәне ваклаучы таныш апа.


Шунысын да әйтергә кирәк: БАД сатуга кем генә алынмый хәзер. Студенты да, укытучысы да, җырчысы да. Кайвакыт аларны тыңлап торсаң, тәҗрибәле терапевтны да уздырып сөйләүләренә хәйран каласың! Кеше сәламәтлегенә кагылышлы продукция тәкъдим итүче челтәрле маркетинг­ларны дәүләт дәрәҗәсендә, контроль-күзәтчелек ведомстволары тарафыннан тикшерергә күптән вакыттыр, югыйсә. Әлегә исә кешеләр үзләре сатып алмасын, эчмәсен, дип кенә карыйбыз. Ә безнең халык ул шундый: күрәзәчегә йөреп, БАД эчеп үзенә дәва эзләсә эзли, тик табибка соңгы чиккә җиткәч кенә бара. Ә баштан ук дәваханәгә бармас өчен әллә күпме сылтау таба.


Белгечләр әйтүенчә, ризык белән кергән табигый витаминнар һәм минераль матдәләр организмга күбрәк файда китерә. Шуңа да составында нәрсә булганын бер Ходай белгән порошокларга алданмыйча, дөрес туклану, күбрәк саф һавада йөрү, хәрәкәтләнүне сайлау күпкә яхшырак. Авызыңа баш булып, тәмле-татлыны, кыздырылганны-майлыны онытып торсаң, актив тормыш рәвеше дә алып барсаң, артык килограммнар болай да китә, чир-чорлар да чигенә. Сәламәтлек – иң зур байлык, шуны онытмыйк!

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: