+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Нейрочелтәр” безгә нәрсәләр белән яный?

Ясалма интеллектның кешегә файдасы күбрәкме, әллә зыянымы?

© copilot / microsoft
Фото:© copilot / microsoft

“Нейросеть” термины чагыштырмача күптән түгел кулланылышка керде. Ул чын мәгънәсендә куркыныч һәм шул ук вакытта искиткеч процессларны чагылдыра. Нейросеть — ул ясалма интеллект (ИИ), тере организмнарның нерв системасы принциплары буенча эшләүче математик модель. Аның төп бурычы – интеллектуаль мәсьәләләрне чишү. Гади сүз белән әйткәндә, компьютер кеше кебек уйлый һәм, хаталар өстендә эшләп, һәр яңа очракта “акылы” арта. Һәр яңа очракта! Күзаллыйсызмы? Бүгенгә инде ИИ ярдәмендә текстларны генерацияләргә, музыканы редакцияләргә, сурәтләр ясарга, код язарга һәм башка бик күп нәрсәләр эшләргә мөмкин. Болар куркыныч түгел, дип әйтерсез сез. Әйдәгез, нейросетьләрнең кеше тормышындагы һәм һөнәрендәге ролен бәяләп карыйк.

Сүзебезне ясалма интеллект белән бәйле яңалыклардан башлыйк. Яндекс компаниясенең YandexGPT 2 нейрочел­тәр югары уку йортына керү өчен БДИ, ягъни Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алган. Бу — Русиядә генератив нейро­челтәрнең барлык биремнәрне, шул исәптән иҗади биремнәрне дә үтәп, БДИны тапшырган беренче очрак.

Русиядә югары уку йортларының берсендә студент ChatGPT нейрочел­тәре ярдәмендә 23 сәгать эчендә диплом эше язган. Нәтиҗәдә, диплом якланган, текстның уникальлеге нормадан югарырак булган, студент “өчле” билгесе алган. Вуз җитәкчелеге һәм Дәүләт думасы депутатлары бу дипломны гамәлдән чыгару турында сүз алып бармый. Киресенчә, Мәскәү югары уку йортларының берсендә студентларга дипломнарны ясалма интеллект кулланып язарга рөхсәт иткәннәр.

Әйе, бер яктан, ясалма интеллект безгә мәгълүмат табу һәм эшкәртү буенча зур булышлык күрсәтә. Ләкин, икенче яктан, ИИның БДИ тапшыруы, диплом һәм курс эшләре язуы, шул ук вакытта кешенең китап-гәзит укымавы, гомумән алганда, үз-үзен үстерүдән баш тартуы аның якын киләчәктә мәгълүмат, мәгариф һәм акыл ягыннан деградациягә дучар булуы турында гына белдерә, дип уйлыйм.

Ә хәзер кыска гына яңалыклар укыгыз. Кайсы – чын яңалык, ә кайсы фейк икәнен аңларга тырышыгыз.

Беренчесе: Башкортстанда абаш халкының мәдәнияте турында дәлил­ләүче борынгы мәгарә рәсемнәре таптылар. Галимнәр фикеренчә, бу – Урал тарихын өйрәнү өчен уникаль ачыш.

Икенчесе: Башкортстанда урындагы халык әкиятләре мотивлары буенча Русиядә беренче күңел ачу паркы ачылды. Биредә кунаклар риваять геройларын күрә ала, атларда йөри һәм милли аш-судан авыз итә ала.

Өченчесе: Башкортстанда танылган композитор З. Исмәгыйлевнең тууына 100 ел тулуга багышланган халык музыкасы фестивале узды. Фестивальдә катнашучылар аның әсәрләрен курай, думбыра һәм барабан кебек традицион инструментларда башкарды.

Күрүегезчә, яңалыкларның барысы да Башкортстан, аның мәдәнияте, көнкүреше турында. Һәм бу инфоповодларны фейктан аеру җиңел түгел. Ләкин алар — барысы да фейк. Ясалма интеллект Интернет челтәрендә булган бөтен ачык мәгълүматны (яңалык сайтларын, онлайн-энциклопедияләрне, социаль челтәрләрне) мониторлый, укый һәм теләсә кайсы темага мәкалә яза ала.
Бу күренешнең плюслары да бар. ИИ язган мәкаләдә орфографик һәм пунктуацион хата китә алмый, димәк, лингвистик яктан ул мәкаләләр 100 процент дөрес булачак. Нейро­челтәр куллану бу өлкәдә эш иткән корректорларның һәм башка күп кенә хезмәт­кәрләрнең эшен җиңеләйтә. Күрүегезчә, аның фейкларын мәгънә хаталары буенча гына күреп аңларга була.

Ә бит, икенче яктан карасак, ИИ мәкаләләр, китаплар һәм яңалыклар язарга өйрәнсә, күп про­фессияләр юкка чыгачак түгелме? Язучыларга һәм авторларга, корректорларга, редакторларга, диплом һәм курс эшләре язучыларга һәм башка каләм әһелләренә эш калмаячак.

Уйлап карагыз: нейрочелтәр китапны 5 минутта язса, кеше аны еллар дәва­мында яза. Эчтәлеге буенча ИИ әлегә кешене уза алмаса, тизлеге һәм орфография ягыннан ул безне күптән узган.

Мәгариф дигәндә, ун-егерме елдан укытучы һөнәре дә югалырга мөмкин. Соңгы яңалыклар мондый: Көнчыгыш-Кытай педагогия университеты тарафыннан “EduChat” чат-боты эшләнгән. Ул әти-әниләргә, студентларга һәм укытучыларга дәресләргә әзерләнергә һәм, гомумән, укырга ярдәм итә. Австралиядә хөкүмәт һәм Microsoft компаниясе мәктәпләр өчен “EdChat” программасы эшләгән. Ул киңәшләр бирә, укытучы яисә тьютор алымнарын кулланып укыта.

Укытучыны ИИ ничек алмаштырырга мөмкин? Ясалма интеллект Интернет челтәрендә булган барлык мәгълүматны туплый һәм укучыга кирәк булганын гына бирә. Алга таба уку программасы төзи, укучыга эзлекле рәвештә мәгълүмат бирә, шулай ук өй эше, биремнәр, тестлар әзерли һәм автомат рәвештә аларны тикшерә һәм бәяли. Программаның тере укытучыдан өстенлекләре: ул эмоциональ түгел (кычкырмый, тиргәшми, хәтта искәрмә ясамый), тизлеге (укытуга бәйле булган бөтен процесслар берничә тапкыр тизрәк эшләнә. Бу – отчетлар, ведомостьләр, биремнәрне тикшерү һ.б.), һәркем белән гадел һәм объектив эш итә, һәрвакыт камилләшә һәм яхшыра, хезмәт хакы түләргә кирәкми, планетаның теләсә кайсы урыныннан 24/7 укыта ала, чирләми һәм соңга калмый.

Ясалма интеллектның зур плюслары арасында җинаятьчелеккә каршы көрәшне әйтеп була. Кытай иң түбән җинаятьчелек теркәлгән илләр арасында һәм монда ИИның өлеше шактый зур. КХРда яшәгәндә мин урам камералары җитештерүче заводта эшләүче кыз белән аралаштым. Ул миңа сер итеп кенә шул камераларның сыйфаты турында сөйләде. Кытай урамнарында 6 миллионнан артык камера урнаштырылган (бу – Җир йөзендә булган бөтен урам камераларының яртысы) һәм алар һәр кешенең кайдан кая баруы турында мәгълүматны җыя, кешене йөзе буенча танып-белә (күзлек тә, битлек тә, башка әйбер кисәң дә таный), кирәк булса, мәгълүматны хокук саклау органнарына җибәрә.

Автомат рәвештә штрафлар салу да каралган. Кытайда булган бер очрак. Ханым юл аша тыелган урында йөгереп чыккан, аны полиция хезмәткәрләре күрмәгән, ләкин камералар күргән. Биш минут та узмаган, аның телефонына хокук бозу турында смс-хәбәр килгән һәм шундук, штраф буларак, банк картасыннан акча алынган!

Биометрик мәгълүматны җыю һәм эшкәртүгә кытайлылар гына түгел, бу илнең кунаклары да дучар. Илгә виза рәсмиләштерү стадиясендә кайбер биометрик мәгълүмат алына, илгә кергәндә – бармак эзләре һәм йөзне махсус җайланмада төшереп алалар.
Кытай белән Русиянең дуслыгы кысасында ике ил технологияләр белән алмаша. КХРда куелган камералар һәм технологияләр хәзер бездә дә бар. Мәсәлән, Мәскәү урамнарында 216 мең камера куелган (1 километрга якынча 77 камера туры килә һәм башкала бу күрсәткечләр буенча дөньяда 30нчы урында). Әлеге җиһазлар, Кытайдагы кебек үк, биометрик мәгълүматны җыя һәм эшкәртә белә.

Яңа технологияле камералар, кешегә штраф салудан тыш, күп файдалы функцияләргә ия. Алар ярдәмендә кибетләрдә түләү, банкоматлардан акча салдыру, шулай ук ишекләр, шлагбаумнар һәм турникетлар ачу каралган. Шулай итеп, кайбер илләрдә кешеләр ихата капкасы янына килгәч, капкаларны йөзләренең сурәте буенча ача ала. Ә машинада килсәләр – шлагбаум машинаның номеры буенча автомат рәвештә ачыла. Сатучысыз кибетләр Кытайда гадәти күренеш. Кеше кибеткә керә, үзе теләгән кирәк-яракны ала һәм йөзенең сурәте буенча яисә картасы белән түли.

Ясалма интеллектка иң каршы чыгучылар рәссамнар, дизайнерлар, декораторлар, мультипликаторлар һәм башка шундый өлкә кешеләре. Бүген үк, ИИ әле камил булмаганда, күнек­мәләре һәм осталыгы үстерелмәгәндә, ул бу һөнәр кешеләрен тулысынча алмаштыра ала. Ә киләчәктә ниләр булачагын беркем дә әйтә алмый.

Рәсемнәргә карагыз һәм кайсы – чын фото, ә кайсы ясалма интеллект төшергән сурәт икәнен аңларга тырышыгыз. Интуициягезне тикшерегез.

© midjourney
Фото:© midjourney

Дөрес җавап – барысы да. Ис китәрлек, әйеме? Бүген ясалма интеллект тасвирлама яисә сорау буенча теләсә нинди сурәт төшерә ала. Өстәвенә, сурәтне ул берничә секундта эшли, нигездә, сайлап алу өчен 4 вариант бирелә. Теләк буенча теләсә нинди төзәтмәләр кертеп була.

Бу фактлар сезне шаккатырмаса, түбәндә язылганнары, бәлки, сезгә яңалык булыр. ИИ фото гына түгел, ә аудио һәм видео да эшләргә өйрәнгән. Аның музыка һәм көйләрен инде видео-блогларда һәм кинода кулланалар. Ул һәрвакыт яңа уникаль иҗат продукты чыгара, бу авторлык хокукларын боз­маска ярдәм итә. Ней­рочелтәр генерацияләгән музыканы теләгән һәр кеше Яндекс.Музыка платформасында “Нейромузыка” дигән урында тыңлый ала. “Нейромузыка” – ул очсыз-кырыйсыз көй, аны реаль вакытта алгоритмнар генерацияли, ә сис­тема көйне һәр кулланучы өчен уникаль итеп ясый.

Ясалма интеллект көйләр генә түгел, ә кеше тавышы белән дә гаҗәеп әйберләр эшли ала. Хәзер теләсә кайсы кешенең тавышын көйгә салып, музыка чыгарырга була. Һәм бу – яңа тренд. Блогерлар, үлгән җырчыларның тавышларын ИИга тыңлатып, заманча җырларны яңадан, яңа тавышлар белән яздырып чыгара. Нәтиҗәдә, Интернет челтәрендә Виктор Цойның “Пыяла” җырын, мультипликация персонажының “Царица”ны җырлавын тыңлап була. Һәм бу җырларның сыйфаты югары, студия язмасыннан берни белән дә аерылмый.

Тавышны шулай алмаштырып булгач, кеше хәвефсезлегенә куркыныч яный түгелме соң? Теләсә кайсы кешенең тавышын кулланып, теләсә кайсы фикер белдертү мөмкинлеге – минемчә, куркыныч. Монда шантаж һәм караклык өчен зур киңлек ачыла. Мошенникларның кешеләрне ялган тавышлар кулланып алдаган очраклар гадәткә керә башлады. Бу күренешкә аерым термин да бирелгән – аудиодипфейк. Видеодипфейклар да бар. Кыскасы – теләсә кайсы кеше йөзенең сурәтен алып, видеодагы икенче кешегә куеп була. Бу технологияне кулланып, кызыклы видеолар төшерәләр: кем­нәрдер үзләренең йөзен кинофильмнарга монтажлап куя, икенчеләр, диктор буларак, яңалыклар тапшыруларын, имеш, алып бара, өченчеләр концертлар куя.

Ләкин кызык-мызык аз монда. Видеодипфейк кулланып, кешеләрне шантажлау очраклары арта. Ясалма интеллектның бу төр шаяруыннан иң күп зыян күрүчеләр – сәнгать өлкәсе йолдызлары. Аларның йөзләрен еш кына абсурд, күңелсез яисә бөтенләй куркыныч итеп монтажлап видео чыгаралар. Ә халык бу фейкларга ышана, чөнки монтаж шундый югары сыйфатта эшләнә ки, реаль видеодан аны бөтенләй аерып булмый.

Шулай да алдарак язганнар барысы да әкият кебек кенә. Үткән айда ясалма интеллект Омск шәһәренең яртысын диярлек электрсыз калдырган. Вакыйганың сәбәпләре турында өлкәнең энергетика һәм торак-коммуналь комплекс министры Владимир Шнипко белдерде.

Һәм монда безнең барыбызга да зур куркыныч яный. Хәзер теләсә кайсы кешенең яисә компаниянең теләсә нинди җиһазлары компьютерга, Интернетка тоташкан, димәк, ясалма интеллект та аларның барысына да тоташа һәм идарә итә ала. Бу җиһазлар арасында – телефоннар, “акыллы” сәгатьләр, телевизорлар, тузан суырткычлар һәм йортта булган башка заманча җиһазлар. Шулай ук эре компанияләр һәм аларның җиһазлары – банкоматлар һәм банктагы әйберләр, фабрикаларда булган барлык җайлан­малар, аэропортлар һәм самолетлар. Глобаль челтәргә шулай ук компьютерлар аша атом, водород бомбаларын очыручы программалар һәм җиһазлар да тоташкан булырга мөмкин.

Шулай булгач, ясалма интеллект контрольдән чыкса, барлык шул җиһаз­лар белән ул идарә итә алачак түгелме? Сез ничек уйлыйсыз? ВКдагы безнең төркемдә фикер алышуга кушылыгыз! (vk.com/kiziltan102)

Узган гасыр уртасында “Тыныч атом” дигән термин бар иде. Ул тыныч максатларда файдаланылучы атом энергиясен аңлата. Бу медицина, фармацевтика, сәнәгать, химия һәм нефть химиясе тармаклары, авыл хуҗалыгы, экология һәм башка өлкәләргә кагыла. Бу термин XX гасырда илләр арасындагы технологик үсешнең атом-төш сугышына китерү куркынычы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ә бүгенге чынбарлыкта, димәк, “тыныч ясалма интеллект” термины кулланылышка кертелергә тиештер, дип уйлыйм.

Ярар. ИИ безнең дөньяны юкка чыгармас һәм безне эшсез калдырмас, дип уйлыйк. Ахыр чиктә, ул технологияләр катгый контроль астында тора, күп илләрдә ИИны куллану закон белән дә чикләнгән. Ләкин әйдәгез күз алдыбызга китереп карыйк: бу технологияләр кешене һәм аның тормышын ничек үзгәртер?

Әлеге теориягә җаваплар Дис­ней/Пиксарның “Валли” фильмында җентекле бирелә. Сюжет буенча дөньяда бөтен эшне роботлар һәм ясалма ителлект башкара. Ә кешеләр урыннарыннан да тормый, махсус җайланмаларда йөри, һәрвакыт телефонда утыра, чын аралашу виртуаль формага алмаштырылган. Шул сәбәпле алар симез, мускуллары атрофияләнгән, интеллектуаль сәләтләре бик түбән.
Без дә шундый яшәешкә барабыз түгелме? Җайланмалар безнең өчен күп эшне башкара, ә кешегә барыбер вакыт җитми.

Технологияләр безне, минемчә, ялкаулата. Димәк, безгә яңа техноло­гияләр кирәк, ләкин аларны контроль­дә тоту һәм алардан иң яхшы ниятләр белән генә файдалану зарур.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: