+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Маллар арасында

Кая барсам да, минем кыяфәтне һәр эт таный.

Маллар арасында
Маллар арасында

Мин – авылда мал арасында үскән малай. Без бәләкәйрәк чакта сыер бозаулагач, аны өйгә кертү гадәте бар иде. Алгы бүлмәдә агач сәкедә әти итек түши, кырыена бозауны бәйләп куялар. Ул бозаудан тәмле сөт исләре килеп тора. Мин, аның булмаган мөгезләрен кашып, сөзәргә өйрәтәм.

Сарык бәрәннәрен дә өйгә кертәләр иде. Аларны кулга ияләштерәм. Берсе шундый ияләште ки, эт урынына миңа ияреп йөри башлады. Үсә төшкәч, аны тышка чыгардылар, тик ул бу гадәтен ташламады. Мин күрше урамдагы кибеткә барганда да арттан иярә, чыкканымны көтеп тора иде.

Бер акыллы сыерыбыз бар иде. “Манька” кушаматлы. Бер “Акбикә” кушаматлы ак сыердан башка барысын да әни Манька дип йөртте. Елына берничә тапкыр авылда малларга укол кадыйлар. Барысы да сыерларын махсус урынга бау белән җитәкләп алып бара, аннары мөгезеннән баганага тарттырып бәйләп куя. Мин сыерны баусыз гына ияртеп алып киттем. Укол кадаучы бәйләмәгән сыерга аптырап калды. Манька минем күзгә карый. “Тик тор, Манька”, дидем. Ул, миңа ышанып, муенын сузып торды һәм без эшне бетереп кайтып киттек. Бу хакта ветеринар күп еллар сөйләп йөргән. Мин, маллар да кешеләр кебек, аларның арасында үз Ломоносовы да, Чикатилосы да бар дип исәплим.

Һәр ихатадагы кебек, без дә тавыклар асрадык. Аларның һәрберсен танып, кушамат тактым, иң усалын “Пират” дип атаганым истә. Батырлык күрсәткән кайбер тавыкларга, калайдан кисеп, медальләр дә тага идем. Бу – Брежнев чоры, ә аның орден-медальләр тагарга яратканын барысы да белә. Тавыкларга “югары бүләкләр” бирүемә илбашының тимер-томырга мәхәббәте этәргәндер инде. Күпчелеге кулга килә, берсе шулкадәр ияләште, бакчада бәрәңге алганда минем җилкәгә утырып йөри иде.

Кайдадыр бер гәзиттә бер галимнең тавыкларның үзара сөйләшүен өйрәнүе турында укыган идем. Имеш, алар егермедән артык “сүз” белә. Мин тавыкларның биш-алты сүзен генә аера алам. Азык тапкач кортлап чакыруын, куркыныч барда “кр-р-р-р” дип афәт белдерүен һәм тагы берничә сүзләрен. Әтәч кебек кычкырсам, барлык авыл әтәче миңа кушыла иде.

Бала чактагы бер усал сарык та истә калган, ул мөгезле иде, бәрәнләгәне булмады. Әтидән башка барыбызны да сөзә иде. “Хәтта ашарга биргән миңа да уктала”, – дип әнинең дә ризасызлык белдергәне истә.

Сарыкларга бәйле тагын бер вакыйга – мине сарык тешләгән иде. Бәләкәй чак, сагызын күрәсе килде. Күзләрен йомып тәмләп чәйнәп торганда тиз генә, йотмасын өчен бер кул белән тамагын кысып алдым да, икенчесен авызына тыктым. Сарык арт казналары белән тешләп алды, аның урынына сагызының нәрсә икәнен белдем. Ул йоткан печәнне кире чыгарып, шуны тәмләп чәйни икән. Шулай итеп, елына бер тырма да суга, дигән кебек, бик тырышсаң, сарыктан да тешләнергә мөмкин.

Әтинең эт аласы килмәсә дә, әни белән котыртып күндердек. Әнинең Бәләбәй шәһәрендә яшәүче апасы: “Бик акыллы этебезнең көчекләре бар”, – дигәч, автобус белән хуҗалык сумкасына салып берсен алып кайттым. Телевизорда “Лесси” дигән эт турында сериал барган чак. Шуңа “Лесси” дип кушамат куштык. Ул – гади эт, ләкин сирәк токымлы. Гәүдәсе юан гына, буе биек түгел, ләкин озын, аклы-каралы иде. Мин аны күп нәрсәгә өйрәттем: әйбер китерергә, велосипед покрышкасы аша сикерергә, күре­шергә, баскычтан менәргә.

Ләкин бер начар гадәте бар. Бәйдә торып котырмасын өчен атнага бер тапкыр ял көннәрендә чылбырыннан ычкындырабыз. Урамга чыгып китсә, аны чакырып та алып булмый, борылып карый да чабуын дәвам итә. Төне буе этләр белән типтереп, иртән генә кайта. Мин, сабагын укытып, аны бераз куркакка әйләндердем. Ә эт усал булсын өчен аны яшь ярымга кадәр куркытырга ярамый.

Икенче этебез овчарка булды. Анысыннан идеаль эт ясадым. Әти эштән кайткач ишек бигенә күрсәтеп, Лессидан ачкычны сорый, анысы китереп бирә. Ашарга сала торган савытын да китертәбез. Тик алюминийны авызына капмагач, агачтан сап ясап куярга туры килде. Өйрәнүнең үзенә дә файдасы тиде, без өйдә тәрәзә буенда чәй эчеп утырганда ул өрә дә, без аңа карасак, савытын күтәреп, тәрәзә буена килә. Шуннан ничек ашат­мыйсың инде?! Ул бик озак яшәде, колаклары саңгырауланып, картаеп үлде.

Безнең йорт – урамның бер башында, мәктәп икенче башында урнашкан. Урта бер җирдә бер авылдаш бик усал эт асрый. Аның ычкынган чагы да була. Андый вакытларда укучылар мәктәпкә бармый, кире борыла, яки җыелышып, ул турыдан таяк белән коралланып кына узалар. Мин беркайчан да аннан курыкканым булмады. Эт миңа тимәде, яныма килеп карап тора да борылып китә иде.

Соңрак мин “Тулпар” журналының элекке баш мөхәррире Рамил Миңне­әхмәтовның эте белән очраштым. Ул – гел бәйдә торган бик усал, зур эт. “Егетләр, янына бара күрмәгез”, – диде Рамил. Минем белән кунакта бул­ган Илдус, “шеф”ны тыңлап, эткә якын бармады. Ул малай чакта эттән таланган булган, аның куркуын беләм. Ләкин мин, мөхәррирне тыңламый, эт янына киттем, өскә ыргылган этне рәхәтләнеп җирдә аунатып сөйдем. Рамил белән Илдус шаккатып карап тордылар.

Бу хәл турында улым Булатка да сөйләгән идем. Ул узган җәйләрнең берсендә бер оешманы саклаган кавказ овчаркасын сөюе турында сөйләде. Миңа охшаган дип сөенергәме? Белмим. Этнең дә төрлесе бар.

Бакча күршебез овчарка асрый. Аны да усал, диләр. Кыш көне ихаталарында көрт өстенә менеп, безгә карап тора иде, койма аша үрелеп, рәхәтләнеп сөйдем. Улым этне миңа өстермәкче булып үчекләсә дә, дүрт аяклы күрше аны тыңламады. Ул бу мизгелне фотога төшереп алды. Шулай, этләр белән дуслык шәп. “Рыбак рыбака видит издалека”, дигәндәй, бәлки, мин дә алар өчен үз кешедер? Кем белә...

Ә менә песи халкын бик яратып бармыйм. Авылда алар гомер буе карават астын пычратты. Аларны өнәмәү шуннан килә булса кирәк. Ләкин акыллы песиләр дә бар. Уфада яшәүче апамның бер песие унитазга йөри иде. Авылда берәүләрнең “мачы”сы тышта йөргәннән соң, ишекне ачтырыр өчен болар тәрәзә буенда чәй эчеп утырганда тәрәзә төбенә менеп шакый да, хуҗалар күргәч, ишеккә торып йөгерә иде.

Тагын бер вакыйга. Көннәрдән бер көнне кызым ахирәтенең ялга киткәндә песиен калдырыр кешесе булмавын әйтте. Мин шатланып риза булдым. Бу зур һәм яхшы токымлы “мачы” булып чыкты. Шотланд токымыннан бул­ган кырпак колаклы 3-4 яшьлек песи иде ул. “Лекс” кушаматлы. Мин аны “Лексус” дип атадым. Үзе белән “бирнәләре”: бер капчык азык, йоклый торган махсус диван, савыт-сабалары, уенчыклары да бар иде. Безнең кебек кеше ялга да бу кадәр зур сумка күтәреп бармый, песинең милке шактый булып чыкты. Песи башта өйне тикшереп чыкты, аннары тәрәзә төбенә менеп утырып, тышка мөлдерәп карап катты. Бу аның үз өен юксынуы бул­гандыр инде.

Тиешле урынга гына “йөри”. “Эшен” башкаргач, килеп әйтә, җыярга кушуы инде. Ишетмәмешкә салышсаң, икенчебезгә барып “сөйли”. Үзенең затлы азыгын гына ашый. Тәмләп кенә, затлы ресторанда утырган олигарх кебек кылана. Янга килми, читтән генә күзәтә. Берничә көннән яныма килеп, аркага-арка терәп утырып китте. Ләкин барыбер сөйдереп бармый, бер-ике сыпыру белән китеп бара. Горур. Көяз. Деловой. Сер бирми. Бик зыялы песи. Шулай бер атна дигәндә без аңа ярыйсы гына өйрәндек. Ул үзе безгә өйрәнгәндерме, мәҗбүр булып кына яшәгәндерме, анысы караңгы. Ун көннән хуҗалары ялдан кайтты. Хуҗасы песиен килеп алмакчы. Мин кызыма: “Бирмим, расписка белән алмадык бит”, – дигән булам. Әлбәттә, шаяртып. Песине алып киттеләр, “Лексус”сыз торып калдык. Өй бушап калды, ямансу. Ә мин, югыйсә, үземне песиләр яратмаучы дип йөрим...

Маллар турында язганда куян тотуым турында да сөйләп үтим. Йорт куяны түгел, ә кыргый куян тоту турында. Икетуган Фәһим һәм аннан берничә яшькә зуррак күрше Фәнил абый кышын урманга куян ауларга барырга булганнар. Мине дә иярттеләр. Кишерләрне мин алдым. Алар нечкә тимерчыбык тоткан. Урманга кергәч, өчебез өч якка аерылдык. Минем гомергә дә куянга тозак куйганым юк, аларның берсенең агач ботагына бәйләнгән тимерчыбыкка кишер элеп куюын күреп, мин дә шулай иттем. Алар шул турыга куянның аягы кереп эләксен өчен тозак ясап, карга күмеп куйган. Моны мин алардан кайтканда гына ишеттем. Ләкин үкенмим, бер куянның гомерен саклап алып калдым.

Маллар арасында үскәнгәме, аларны һаман да яратам. Юкка гына аларны “безнең кече туганнар” дип атамыйлар бит. Алар белән аралашканда күңел ял итә. Аларның берсе дә артыңнан чәйнәп калмый, чалып екмый, гайбәт сөйләми...

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: