+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ничә яшьтә әни булырга?

Гаилә елында күңел нәрсәгә өметләнә?Хатын-кыз ничә яшендә әни булырга тиеш? Бүгенге җәмгыятебездә бу четерекле сорауларның берсе. Ни дисәң дә, илебездә демографик хәл сөенерлек түгел, ә гүзәл зат­лар, статистика мәгълүматлары буенча, беренче баласын дөньяга китерү вакытын елдан-ел арткарак күчерә бара.

Ничә яшьтә әни булырга?
Ничә яшьтә әни булырга?
Статистика мәгълүматлары шуны күрсәтә: 1999 елга кадәр Русия хатын- кызлары беренче баласын, нигездә, 21 яшенә кадәр тапкан, 2017 елдан соң бу күрсәткеч 26 яшьтән узып киткән, ә хәзер инде күпләр әни булу вакытын 30-35 яшьләргә калдыра. Җәмгыятебездәге бу күренеш нәрсә белән бәйле – әлеге сорауга җавап эзләгәндә, төрле һөнәр ияләре булган, төрле яшьтәге кешеләр­нең фикерен белергә булдым.
Алина, 25 яшь, югары уку йортын тәмамлап, хезмәт юлын башлаган:
– Хатын-кызга мөмкин кадәр иртәрәк бала тудырырга кирәк дигән фикер миңа бик сәер тоела. Мин үзем, мисал өчен, 40 яшьләр тирәсендә генә әни булырга ниятлим. Бу яшьтә тормышта үз урыныңны табасың, акчаң да була, организм да әле чагыштырмача яшь. Минем 40+ яшьтә беренче сабыен тудырган танышларым һәм дусларым күп, алар­ның гаиләсендә барысы да бик яхшы, балалары да сау-сәламәт.
Сәлимә, ике бала әнисе:
– Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Бала табуның да. Минем сеңлем 30 яшьтән соң бала таба алмады. Беренчесен 19 яшендә дөньяга китергән иде, ә менә яше зурайгач, табибларга йөрү дә ярдәм итмәде. Әйе, кешеләр­нең сәламәтлеге төрле дәрәҗәдә булырга мөмкин. Өлкәнәйгән саен авырга калу һәм йөклелекне кичерү авыррак була бара.
Алия, медуниверситет студенты:
– Медицина хәзер күпкә алга киткән фән, шул исәптән кеше репродукциясе мәсьәләләрендә дә. Шуңа күрә гүзәл затларның әни булырга ашыкмавын аңларга була. Шул ук вакытта әни кеше өлкәнрәк булган саен, балада төрле тайпылышлар килеп чыгу мөмкинлеге артуын да әйтергә кирәк. Бу гади аңлатыла: кешенең яше барган саен организмы ныграк таушала, хроник авырулары да килеп чыга. Йөкле хатынның организмындагы тайпылышлар исә яралгыга начар йогынты ясый. Яшь өлкәнәю белән хромосома бозылулары булган бала табу куркынычы барлыкка килә. Мондый авыруларның иң киң таралганы – Даун синдромы.
Әнисә әби:
– Һәр бала үз бәхете белән туа. Без бер дә акча юк дип тормадык, менә дигән уллар һәм кызлар үстердек. Хәзерге яшьләргә барысы да берьюлы булсын: акчалы эш тә, фатир да.
Менә шундый фикерләр. Зур чиновниклар арасында исә бүгенге көн вәзгыятеннән бөтенләй башка сыймас тәкъдимнәр дә әйтүчеләр бар. Мисал өчен, бер депутат ханым Русиядәге хатын-кызларга югары белем алу кирәкми, аларның төп бурычы – бала табу, ди. “Илебездә рухи кыйммәтләр кыйбласын үзгәртү кирәк. Кызларның башына кече яшьтән үк югары уку йортына керү түгел, ә тизрәк кияүгә чыгу уен сеңдереп үстерү зарур”, – ди бу ханым. Үзе, әйткәндәй, ике университет тәмамлаган һәм ике бала да үстереп өлгергән кеше ул. Нишләп башка гүзәл затлар шулай ук булдыра алмый, дип уйлавы гына сәер.
Ә менә рәсми тикшеренүләр шуны күрсәтә: әлеге вакытта бала тудыру яшендәге илебез хатын-кызларының 39 проценты якындагы биш елда әни булу уен якын да китерми. Моны торак булмау, акча җитмәү һәм киләчәккә якты өметләр юклыгы белән аңлата. Гүзәл затлар­ның 18 процен­тының сәламәтлеге белән проблемалар бар икән, шунлыктан алар әни була алмый. Ир-егетләрнең исә бу өлкәдә сәламәтлеге тагын да начаррак булуы ачыкланган.
“Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында илебездә күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү буенча тоемлы эшләр башкарыла. Ел саен бу өлкәгә күбрәк финанслар бүленә. Әмма, шуңа карамастан, туым күрсәткече елдан-ел төшә бара. Әгәр дә 2021 елда бер хатын-кызга уртача 1,5 бала туры килсә, бер елдан соң бу сан 1,42гә әйләнгән. Картаеп барган Европадагы кебек, бездә дә хәлләр яхшы түгел. “Росстат” исәпләүләре буенча, 2050 елга Русия халкының саны 146 миллионнан 133 миллионга калырга мөмкин.
“Ике бала – ярлылыкка туры юл”, – ди Дәүләт думасының икенче бер депутаты. Аның сүзләрендә дә хаклык юк түгел. Ышанмаучылар кибетләргә кереп карасын: балалар өчен кием-салым, яңа туган сабыйлар өчен ясалма сөт һәм башка ризыкларның, подгузник­ларның бәясен күрсәң, чәчләрең үрә торыр.
“Ана капиталы”н кертү дә иле­бездәге демографик хәлне үзгәртә алмады. Халык саны кимемәсен өчен, бер гаилә уртача 2,15 балага гомер бирергә тиеш. Илебездә ир-егетләрнең дөньядан шактый иртә китүен исәп­ләгәндә, бу сан 2,5 булырга тиеш, ди демографлар. Тик әлегә йөк урыныннан кузгалмый гына түгел, кирегә табан тәгәри. Күп яшь гаиләләрнең ипотека алуга да өмете киселде хәзер, чөнки аның шартлары катгыйланды, процентлары да күпкә артты. Юкка гынамыни нотариаль конторалар да хәзер фатир, өй сату-алу килешүләренең кискен азаюына зарлана.
Демографик хәл үзгәрсен өчен нишләргә соң? Тикшеренүләр күрсә­түенчә, яшьләрнең иртәгәсе көнгә ышанычы, лаеклы хезмәт хакы һәм торак сатып алу мөмкинлеге булу мөһим. Менә шул вакытта яхшырыр ул туым күрсәткече.
2024 ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Демография күрсәткеч­ләрен алга җибәрерлек программалар, проектлар кабул ителер дигән өмет күңелне җылыта әле.




Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: