...Ялларда ял итеп булмады. Көн буе эшләп утыргач, бераз булса да башны ял иттерим дип, кичләтеп кенә һава суларга чыктым. Урман ягына атлаганда алдымда барган ханым таеп егылды һәм мин аңа булышырга теләп, кулымны суздым. Егылучы танышым, кайчандыр бергә эшләгән элекке коллегам булып чыкты.
– Мин дә урманга барам әле, чистый нервничать иттем, безнең эштә бер “тип” барлыкка килде, шул оятсыз башны ашый, – диде ул һәм күңелендә җыелганнарын бушатырга теләп, тезеп тә китте:
– Эшкә урнашканына өч ел. Менә дигән яхшы, тыныч коллектив иде. Шушы кабахәт урнашканнан бирле тынычлык бетте. Адым саен алдаша, кешегә гаеп яга, начальникка кереп, безне әләкли, нахак сөйли, эшебездән гаеп эзли, кыскасы, каберең якын булмасын, дип теләрлек бер бәндә. Үзе юньләп эш рәте белми, эшләгән кыяфәт чыгарып йөри, бәреп үтерәсе килә, чын менә! – диде ул.
– Андый адәмнәр һәр коллективта була инде ул, – дип елмайдым мин. – Нигә ул персонага шулкадәр игътибар бирәсең соң? Нигә нервларыңны бетерәсең? Аның сүзләрендә хаклык юк икән, аларга игътибар итмә. Кемнеңдер холкы начар булганга, нигә үзеңнең сәламәтлегеңне бетерәсең?
– Бөтенләй игътибар итми дә булмый шул. Ул бит безнең өстән жалу белән йөри. Соңыннан начальникның да безнең турыда фикере үзгәрүе мөмкин. Иртәнге киңәшмәләрнең берсендә, дежур буларак, тотынды сөйләргә: имеш, беребез график буенча кушылганны тапшырмаган, икенчебез үтәмәгән, өченчебез соңлаткан. Телсез калдык. Аптырадык! Һәрберебез дежур булабыз, әмма моңа кадәр берсеннән дә мондый сүз ишеткән юк иде, беребезнең өлгермәгәнен күрсәк, тиз генә икенчебез булышып, эшләп куя идек. Җитмәсә, һәрберебез турында гайбәт сөйләп, араларны бозып ята. Үзе ир кеше бит әле җитмәсә! – ди танышым, калын шарф аша муенын шыгыр-шыгыр тырнап. – Менә шул оятсыз исемә төшсә, кашына башлыйм.
Җилгә чәчкәнеңне җыеп китер
...Танышым сөйләгән арада мин үземнең нәнәйләрне искә төшердем. Ике нәнәй белән үстем мин, аларның һәрберсе калын тәрбия китабы кебек иде. Бервакыт уеннан йөгереп кайтып кердем дә ашарга утырдым. Нәнәй кичтән калган карабодай боткасын салып бирде.
– Тагын карабодай? – дидем мин канәгатьсезлек белдереп.
– Кызым, авызга кергән ризыктан беркайчан да гаеп эзләргә, хурланырга, кимсенергә, оялырга ярамый. Ачлык елларында нәрсә генә ашамадык без! Кешене тамакка кергән ризык түгел, ә авыздан чыккан яман сүз боза, – диде шулчак нәнәем.
Һәм, әйткәннәренең мәгънәсен аңлатып, гайбәт, нахак сүз, аларның никадәр зур гөнаһ булуы турында сөйләп китте.
Ул сөйләгәннәрдән бер вакыйга истә калган: бер кеше ишан хәзрәтне нахакка гаепли, өстеннән донослар яза. Ниндидер авыру белән чирләгәч, ишанның рәнҗеше төшкәндер, дип уйлый һәм аннан гафу үтенергә килә. Ярый, ди ишан, гафу итәрмен, тик моның өчен син бер зур мендәрне ал да эчендәге мамыгын урамга чыгарып сип. Бу адәм шулай итә дә: мендәр мамыгын җиңел генә туздырып, кире ишан янына килә, янә гафу сорый.
– Ярый, – ди ишан, – һичшиксез, гафу итәрмен, әмма тәүдә мендәр мамыгын кире җыеп тутыр.
– Ничек җыйыйм!? Мамык бөтен җиргә таралды, аны җыеп булмый бит инде, – ди теге кеше, аптырап.
– Сүз белән дә шулай, – ди ишан, – ялган, гайбәт таратуы җиңел, ә кире җыеп алып булмый...
Хушбуй исе сеңдер, кызым!
Минем нәнәйләр икесе дә зирәк акыллы, тәрбияле кешеләр иде. Бервакыт нәнәй авылдагы бер апаны телгә алуга, мин кемнәндер аның турында ишеткән сүзләрне әйтеп салдым: “Салыштыра икән ул, кичә дә эчеп кайткан ди!” Нәнәй биш-алты яшьлек оныгының бу сүзләрне кайдан-кемнән ишеткәнен тиз аңлады һәм мине янындагы урындыкка утыртып, каршыма чүгәләде.
– Бәбкәм, син уенга дип урамга чыкканда, күбрәк хушбуй сатучылар янында йөр, сатып алмасаң да, үзеңә хушбуй исе сеңәр. Ә син, мәет юучылар янында йөргәндәй, мәет исе сеңдереп кайткансың...
Бу сүзләр мине аптырашка калдырды. Күлмәгемне кат-кат иснәп карадым, юк ла инде, бернинди дә начар ис килмәгән кебек. Нәнәй ялгышадыр, нинди мәет юучылар булсын ди, аларны күргән-белгән дә юк! Ә хушбуй сатучылар кайда икән соң, менә алар янында йөрер идем мин! Тик нәнәй әйткән бу сүзләр бөтенләй, мин аңламаган мәгънәгә ия булып чыкты:
– Кызым, кайда, кем белән йөрүең, ни ишетүең, ни тыңлавың да мөһим. Әйтик, Коръән мәҗлесенә барсаң, вәгазь тыңлыйсың. Бәлки әллә нәрсә өйрәнмәссең дә, әмма барыбер файда аласың, нәрсә дә булса сеңеп кала. Файдалы гыйлем алу – кешене дөресли һәм холкын тәрбияли. Ә инде начар сүз сөйләгән, әдәпсез кеше янында йөрсәң, шуңа өйрәнеп, шуны сеңдереп кайтасың. Әнә бит әле фәлән апаң турында гайбәт сүз сөйләп торасың!
Ул вакытта нәнәй әйткән сүзләрнең чамалы гына өлешен аңласам да, тормыш иткәндә аларның асылына тирәнтен төшендем мин. “Мәет актаручы козгыннар” янында булмаска тырышам, я чыннан да исләре сеңәр...
Телеңне кыска тот
...Бервакыт нәнәй белән кибеткә бардык. Каршыга олы гына яшьтәге бер апа очрады. “Эээээй, Данияттәй, бигрәкләр дә матур күлмәк кигәнсең! Үзең тектеңме? Данияттәй, яулыгың ничек килешле үзеңә! Урамны ямьләп кемнәр килә дисәм, сез икән! – дип, сандугач булып сайрап, теге апа минем дә башымнан сыйпап алырга өлгерде. – Бу балага да шундый ук ситсадан теккәнсез икән күлмәкне, тауарын кайдан алдыгыз? Эй, Данияттәй, сиңа берәр килермен әле, бигрәк тәмле итеп, уңдырып пешерәсең бит син коймакны! Шаклар катам инде синең уңганлыкка! Эййй, аның бу бәләкәчен әйт, оныгыңны әйтәм, хас сиңа охшаган бит, суйган да каплаган, бәхете арткыры! – Кыска гына вакыт эчендә теге апа нәнәйнең бер алдына, биш артына төште, телләре сайрап торды. Аның мактау сүзләре миңа да җитте, нәнәем белән охшашлыгым бөтенләй булмаса да, “Суйган да каплаган Дания!” дип комплимент ясады. Шулай, очрашуның баштагы минутларында ул безне мактаса, калган вакытны исә күршесенең нинди “сабакы хатын” булуын сөйләүгә, уң яктагы күршесен хурлауга, укытучының “укучыларның әтиләренең үзенә булган мөнәсәбәтенә карап” билге куюына зарланды. Нәнәй боларны бер сүз дә әйтми генә тыңлап торды да: “Ярый, без китик, булмаса”, – дип, мине җитәкләгән килеш юлын дәвам итте.
– Күрдеңме тасма телне? Телеңне һәрвакыт кыска тот. Гайбәт сөйләү – хәрам, кече гөнаһ түгел, олы гөнаһ, беркайчан да гайбәт таратып йөрмә, җыйма да! Ялганны тыңлап тору да тыела диндә, – диде ул, минем кулны учларында ныграк кысып. – Шуны да исеңдә калдыр, кызым: нык әйбәт кешеләрдән курык! Андыйлардан ерак тор.
– Нигә? – дип каршы төштем мин. – Нык әйбәт кеше очраса, нык әйбәт бит инде?!
– Менә бит каршыңда басып торды нык әйбәт кеше: теле – тасма буе, әйбәтлеге – биш минутка гына җитте! Чынлап әйбәт кеше беркайчан да үз күршесе, авылдашы турында начар сүз таратып йөрми. Мөэмин – мөэминнең көзгесе. Менә син көзгегә карыйсың да, битең пычранган булса, сөртәсең, җитешсезлекне төзәтәсең. Әгәр дә инде башка кешенең гаебен күреп, аны башка кешегә сөйләп йөрсәң, моннан файда юк бит, берни дә үзгәрми, теге кешенең гаебе төзәлми. Шуңа мөэмин икенче бер кешенең җитешсезлеген, гаебен күрә икән, аны җилгә чәчәргә түгел, ә үзенә генә әйтергә тиеш, төзәтсен өчен. Шуңа да мөэмин – мөэминнең көзгесе...
Җан гариплеге куркыныч
...Нәнәй белән каз бәбкәсе саклап утырабыз. Яныбызга бөкресе чыккан апа тукталды. Нәнәй белән сөйләшеп, ял итеп алгач, ул кузгалып китте.
– Бигрәк ямьсез, әйеме? – дидем мин нәнәйгә, әбинең бөкресенә ымлап.
– Бигрәк матур кеше! – дип җаваплады нәнәй.
– Искиткеч кеше. Үзе тырыш, үзе чиста-пакь, үзе беркайчан кеше өлешенә кермәс, кеше сөйләмәс. Ә бөкресе бер дә куркыныч түгел, физик гариплек ул бернәрсә дә түгел – җан гариплеге куркыныч. Нахак, гайбәт, ялган сөйләүче, сүз йөртүче, кеше тикшерүче, яла ягучы кешеләрнең җаны гарип, дине зәгыйфь, балам, менә бу коточкыч хәл. Җаннарыгызны саклагыз!
Нәнәй шулай дигәч, мин тагы теге әбигә карадым, чыннан да ул бик матур булып күренде миңа, әнә бит, авызы гына түгел, күзләре дә ничек матур итеп елмая! Ә бөкресен күзләр шәйләмәде дә...
Кемнең нәрсәсе бар инде – шуның белән керә...
...Урманны урап кайткан танышыма мин, нигәдер, шушы нәнәемнәр белән бәйле тарихларны бәян иттем.
– Мин сине аңладым, – дип елмайды ул, кашынуыннан туктап. – Димәк, миңа бу адәмнән ераграк торырга кирәк. Тик... Тик адым саен начальник бүлмәсен таптый бит, шеф минем турыда начар уйлый башласа?
– Сезнең шеф чүп савыты белән гөл савытын аера беләдер бит? Бер чиләк чүп алып кергән кеше аның күңелендә уңай тәэсир уятырмы, әллә бер чиләк гөл (алма, кәнфит, ширбәт) күтәреп кергәнеме?
– Нинди чүп, аңламадым? – диде танышым. Аннары, минем сүзләргә төшенеп, көлеп җибәрде. – Ягъни хезмәттәше өстеннән жалоба белән начальник ишек төбен таптаган кеше “помой” ташучы белән, ә яхшы сүз сөйләүче, яхшылык эзләүче гөл, ширбәт кертүче белән бер?! Ну, дөрес әйттең син! Чыннан да шулай бит, кем нәрсәгә бай, шуны алып керә инде: жалу сөйләүченең эче тулы каралык, шакшылык, ә күңеле яхшы булганы башкалардан да яхшылык эзли. Безнең шеф акны – карадан, яхшыны яманнан аера торган кеше ул!
Мөэмин – мөэминнең көзгесе
Танышымның күңеленә җиңел булып киттеме, ул мине култыклап ук алды. Калган юлны без урманның сихри матурлыгына сокланып, ара-тирә бер-беребезгә карап елмаю бүләк итеп, эндәшми генә атладык. Искиткеч матур кич булды ул. Баш чыннан да ял итеп кайтты. Кайткач, мин тагын компьютер артына утырдым. Әле сез укыган мәкаләне яздым.
Дуслар, сез соң, сез кемнәр янында йөрисез, хушбуй сатучылар янындамы, әллә козгыннар янындамы? Сезгә нинди “ис”ләр сеңгән? Тирә-якка җыеп та ала алмаслык гайбәт мамыклары чәчмәгәнсездер бит? Сез начальнигыгызның бүлмәсенә ниләр тотып керәсез: пычракмы, әллә ширбәтме? Ә үзегез сез нинди хезмәткәр: ялагайлану, нахак сүз белән директор кабинетын таптаучы түгелдер бит? Ә ниндирәк “шеф” сез: көне-төне коллективка донос ташучы мәхлукның сүзләренә киртә куя беләсезме? Нинди авылдаш, нинди күрше сез башкаларга? Җаннарыгызны саклыйсызмы, дуслар? Җаннарыгыз гарипләнүгә юл куймыйсыздыр бит? Тапланмасак иде, киемне юып та булыр ул, җаннар каралса, эш хәтәр, шунысына юл куймыйча, матурлык белән үтсәк иде гомер юлын. Онытмыйк: мөэмин – мөэминнең көзгесе!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.