Безнең ата-бабаларның иң зур байлыгы җир булган. Хәзерге Илеш районы авылларында, мәсәлән, төп азык-төлек культурасы итеп арыш чәчкәннәр, әмма бодай, тары, карабодай мәйданнары да елдан-ел киңәйтелгән. Мәсәлән, әткәмнең бабасы Сәетгали Ягафәровның 1917 елда җир биләмәсе 5,5 дисәтинә (1 дисәтинә – 1,09 гектар) булган. Арыш һәм солыны — 1,5әр дисәтинә, тарыны 1 дисәтинә, карабодайны 0,5 дисәтинә чәчкән, 1 дисәтинә пар җире итеп калдырылган. Шушы җирләрне үзенең ике аты белән эшкәрткән.
Архив мәгълүматлары буенча, революциягә кадәр безнең төбәкләрдә бер хуҗалыкка уртача 2 ат һәм 3 сыер туры килә. Берничә аты һәм сыеры булган мондый крестьяннарны урта хәлле кешеләр дип санаганнар. XIX гасыр башында крестьяннар бер дисәтинәдән 50 пот (1 пот – 16,38 килограмм) бодай җыеп алганнар, ягъни 800 килограмм. Бодайның 1 поты бәясе якынча 88 тиен булган. Бер дисәтинәнең кереме 44 сум тәшкил иткән. Ул вакытта шәһәрдә арыш икмәге (400 грамм) 4 тиен торса, ак икмәк – (300 грамм) 7 тиен, арыш онының килограммы – 6 тиен, бодайныкы – 24 тиен, шикәр комы – 25 тиен, яңа бәрәңге – 15 тиен, майның килограммы – 1 сум 20 тиен, сыер ите – 45, сарык ите – 40, елга балыгы 20-50 тиен торган. Бөртекле чәй 3 сум, аш тозы 3 тиен, яңа савылган сөтнең 1 литры 14 тиен булган. Эш аты – 70 сум, яхшы савым сыеры 60 сум булып, юл йөри торган яхшы атлар 150 сумнан да ким тормаган.
3-10 дисәтинә җир чәчкән урта хәлле крестьяннар җыелган уңыштан казна, земство һәм җирле салымнарны түләгән, үзен, терлеген ашаткан. Ә артык ашлыкны сата торган булганнар. Сөренте җирләре күп булган һәм ялланган эшчеләр тотучылар авылда 10 проценттан артык булмаган. Әмма нәкъ менә бу кешеләр, урта хәллеләр белән бергә, Русия шәһәрләре халкын, армиясен һәм башка илләрне туйдырган. Ә инде совет власте урнашкач, хәлләр үзгәрә.
Егерменче еллар тарихында “хәрби коммунизм”, НЭП (новая экономическая политика), “индустриализация”, “коллективлаштыру” мөһим урын тота. Хәрби коммунизм – 1918 елдан 1921 елга кадәр совет Русиясендә үткәрелгән икътисади сәясәт, аның төп бурычы бандитлык, җимереклек һәм ачлык шартларында матди һәм хезмәт ресурсларын бүлүне каты контрольдә тоту булган. Һәм иң котычкыч ачлык та шушы чорда була. Безнең Иштерәк авылында, мәсәлән, халыкның өчтән бере шушы елларда корбан булган.
Әйтергә кирәк, 1921 елда НЭП игълан ителгәч, авыл тормышында уңай якка ярыйсы гына үзгәрешләр булган. Колхозлашуга кадәр крестьяннарга җир эшкәртү, мал асрау өчен иркенлек бирелгән. Гражданнар сугышы, ачлык афәтенә тарыган авылыбыз халкы тиз генә юнәеп китә алмаган, билгеле. Әмма авыл кешесе иртәгәсе көнгә ышаныч белән карый башлаган, утызынчы еллар башына шәхси хуҗалыклар тернәкләнгән. Әнкәмнең атасы Әмин 1931 елда, 47 яшендә вафат булган. Заман өчен хәлле хуҗалык тоткан. Әнкәй ул үлгәндә кул баласы гына булып калган. Менә шул бабабыз дөньясын ныклы итеп корырга тырышкан. Үзе үлгәнче дүрт улына да башка чыгарырга әзерләп тимер сабан юнәткән. Димәк, башка чыкканда аларга ат та бирү мөмкинлеге булган.
Соңыннан НЭПны Сталин икътисады алмаштыра. Бу икътисадның асылы – индустриализация һәм коллективлаштыру.
Индустриализация шартларында икътисадта сәнәгать җитештерүе өстенлек итә. Бу процесс бигрәк тә энергетика һәм металлургия кебек тармакларда яңа технологияләр үсеше белән бәйле. Авыл исә шәһәрләрне мул итеп азык-төлек һәм эшче көчләр белән тәэмин итәргә тиеш була. Ягъни халыкны шәхси милектән аерып, тулысынча ил мәнфәгатьләрен кайгыртырга мобилизацияләргә кирәк була. Шушы максаттан чыгып, авыл хуҗалыгын тулысынча коллективлаштыру турында карар 1929 елның ноябрендә кабул ителә. Шуннан соң Сталин “кулаклыкны сыйныф буларак бетерү” сәясәтен игълан итә.
Кулакларны эзәрлекләү тәртибен махсус комиссия эшләгән. ВКП(б) Үзәк Комитетының 1930 елның 30 гыйнварындагы “Тулысынча коллективлаштырылган районнарда кулак хуҗалыкларын бетерү чаралары турында” Карары – шушы комиссия эшчәнлеге нәтиҗәсе. Бу карар буенча кулак хуҗалыклары өч категориягә бүленә: беренчесе – советларга каршы эш алып баручылар һәм террорчылык актларын оештыручылар, алар төрмәләрдә һәм лагерьларда изоляцияләнергә тиеш була; икенче төркемгә коллективлаштыруга кораллы каршылык күрсәтмәгән, әмма колхозларга керүгә каршы агитация алып барган кешеләрне кертәләр. Аларны илнең төньяк районнарына күчерәләр. Өченче төркемгә калганнары эләгә. Алар, кагыйдә буларак, аерым булып калган, аларга колхозлардан арткан уңдырышсыз җир участоклары гына калган.
1932 елның 7 августында ВЦИК һәм СССР Хөкүмәтенең “Дәүләт предприятиеләре, колхозлар һәм кооперативлар милкен саклау һәм иҗтимагый (социалистик) милекне ныгыту турында” Карары чыга. Ул карарны “өч башак турындагы закон” дип тә атыйлар. Колхозларның мөлкәтен урлау – атып үтерелү, ә “йомшаклык күрсәтү өчен сәбәпләр булган очракларда” 10 елдан да ким булмаган срокка иректән мәхрүм итү белән җәзалана.
Крестьяннарның күпчелегенең коллективлаштыру сәясәтен хупламавы сәбәпле, авылларга “аңлы” эшче-коммунистлардан торган “егерме бишмеңче”ләр отрядлары җибәрелә башлый. Урыннардагы партия ячейкалары һәм махсус органнар вәкилләре белән берлектә алар крестьяннарны колхоз системасын кабул итәргә көчләп диярлек күндерә.
Авылда кулакларга каршы көрәшү өчен ярлылар комитеты төзелә. Безнең авылда да ярлылар комитеты активистлары, авыл Советы белән берлектә, авыл халкын өч төркемгә – ярлылар, урта хәллеләр һәм кулакларга – аера. Шул комитет кемне кулак итү, кемнең мал-мөлкәтен тартып алуны хәл итә, кайсы хуҗалыкка күпме салым салу мәсьәләсен, аның үтәлешен һәм башканы тикшерә. Колхозлашу башлангач, иң тәүдә хәллерәк хуҗалыкларны берләшүгә өнди башлаганнар. Ярлы-ябаганы өндәүдән ни файда – колхозга үз өлеше белән керергә аның мөлкәте юк бит. Керергә теләмәгән хәлле гаиләләрне көчләп күндергәннәр. Ә күнмәсәләр, мал-мөлкәтен тартып алганнар, йорт-кураларын “торги” белән сатканнар, хәтта Себергә үк сөргәннәр.
1932 елда этә-төртә безнең Иштерәктә “Юпитер” колхозы оеша. Заһретдин Камалов, Сәлимгәрәй Шәңгәрәев, Гафур Хәсәнов, Миргали Галиев, Мәрһәм Ялалов, Шәйхелмәрдан һәм Гафур Гардановлар – колхозның тәүге активистлары. Башта колхозга керүче хуҗалыклар саны аз булганлыктан, активистлар артель уставын кабул итә алмый. 18 хуҗалыкны берләштергән яңа күмәк хуҗалыкның тәүге чорда 18 аты, 9 тырмасы, 25 гектар җире була. Хуҗалыкка тагын да өстәп, “Түгәрәк куак” басуыннан 50 гектар җир бүленә. Ничек кенә булмасын, колхозның хәле башкаларны көнләштерерлек булмый, эш бармый.
Партия карарын тормышка ашыру һәм үзсүзле иштерәклеләрне “тәртә арасына кертү” максатында “Юпитер” колхозына рәис итеп “егерме бишмеңче” Хөсәенов дигән кешене китерәләр. Шул вакытта колхозга керүдән баш тартканнарны эзәрлекләү башлана, “раскулаченный” гаиләләр байтак булган. Мондый шартларда дәүләтнең сәясәтен кабул итмичә, нишлисең?! Хәлле хуҗалыкларны тәмам эзәрлекләү башлангач, 5-6 хуҗалыкны исәпләмәгәндә, барысы да колхозга кереп бетәләр.
Әнкәйнең әнисе сөйли торган булган: колхозга керергә өндәү башлангач, аны да силсәүиткә берничә тапкыр чакыртканнар. Колхозга халык ашкынып кергән, дип пропагандистлар гына сөйләгән бит ул. Хәләл көче, үз җилкәсе белән туплаган малын кемнең болай гына бирәсе килсен?! “Газимәттәй, син керсәң – башка хәлле кешеләр дә керәчәк калхузга”, дип, башта аны үгетләгәннәр. Ризалашмый торгандыр, күрәсең, шуннан соң аны “риза булганчы” ике төн кеше мунчасында ябып тотканнар. Ат һәм сыерлар, сабан һәм тырмаларны, кура-каралтыларны колхозныкы иткәннәр. Шул чорда халык:
Каһәр суксын Николайны,
Алты сыер саудырды.
Рәхмәт совет властена.
Бер кәҗәгә калдырды...,
дип юкка гына такмакламаган бит инде.
...Авылның ындыр табагындагы ашлык келәтләре арасында байтак буралар 2-3 ел элек кенә сүтелде. Менә шул келәт колхозга үз мөлкәте белән кергән әгъзаларның каралтылары бүрәнәләреннән төзелгән булган. Безнең бабайларның келәтләре дә шунда кергән, мунчаларын “Борын кулы” басуында колхозчыларга дип төзелгән таборга күчереп салганнар.
Колхозчылар басуда куна-төнә эшли. Өйдә кешесе булмаганнар гына караңгы төшкәндә сыер савып килергә рөхсәт ала. “Сәгадәт кулы”, “Борын кулы”, “Аркасты” басуларында өч табор төзелә, шунда ук мунча салына. Эш, нигездә, кул көче белән башкарыла. Хөсәенов җитәкчелек иткән елларны халыкның ипигә туйган чор, әмма ифрат катгый дисциплина вакыты, дип хәтерлиләр иде. Хезмәт тәртибен бозучыларга катгый чаралар күрелә. Бер басудан икенчесенә эшкә күчкәндә авыл аша үтеп барышлый 15 минутка өйгә кереп чыккан уракчы хатын-кызларны иптәш Хөсәенов 10ар хезмәт көненнән мәхрүм итеп, штраф сала. Ә бер хезмәт көненең бәясе – 10 килограмм ашлык. Ничек тә авылны ташлап чыгып китәргә омтылу кешеләрдә нәкъ шул чордан башланган.
Игенчелектән тыш, колхоз яшелчәчелек белән ныклап шөгыльләнә башлый. Кыяр, суган, кишер, чөгендер, помидор үстергәннәр. Ул чорда колхозның игенчелектән кала икенче керем статьясы яшелчәчелек була. Шулай ук, техник культура – киндер чәчү дә зур табыш бирә. “Юпитер” колхозы ул вакытта Бакалы районы колхозлары арасында (Иштерәк 1935 елга кадәр шушы район составында) иң алдынгы булып таныла. Бу чорда авылда ашлыкның тулай җыемын – 40 мең центнерга, хезмәт көненә түләүне 13 килограммга җиткерәләр. Авылдашларыбыз хәтта барлык позицияләр буенча югары күрсәткечләргә ирешкән Куштирәк авылы хезмәтчәннәрен дә артта калдыра.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.