+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кар сулары ярсып ага...

Социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге шушыңа бәйле проблемаларга кагыла.

Кар сулары ярсып ага...
Кар сулары ярсып ага...
Бер атнада Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары халыктан төрле мәсьәләләр буенча 6255 мөрәҗәгать теркәгән. Узган атнадагыдан алар 559га арткан.

Юллар ─темасы хәбәрләр саны буенча беренче урында. Бер атнада 221гә артып, 2385кә җиткән. Күпләр юлларны ремонтлау һәм тигезләү буенча мөрәҗәгать иткән. Юллардагы чокырлар, аларны су басу, тротуарларны ремонтлау буенча хәбәрләр күп килгән. Күпчелеге Уфадан, Иглин районыннан һәм Нефтекамадан.
 
Төзекләндерү темасы─мөрәҗәгатьләр статистикасында икенче урында, 1321 комментарий. Халыкны территорияләрне су басу, аларны җыештыру, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү мәсьәләләре борчый. Өченче урында – торак-коммуналь хуҗалык проблемалары, аларның саны ─ 669. Халык ихаталарны чүп-чардан һәм кардан чистарту буенча идарәче компанияләрнең эшенә зарланган.
 
Чүп-чар, чүплекләр, каты коммуналь калдыклар темасына мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Бу юнәлештә чүп-чар чыгаруга шикаятьләр өстенлек итә. Алар, нигездә, Уфа һәм Благовар районы халкыннан килгән. Мөрәҗәгатьләр санының артуы территорияләрне су басу һәм юллар өзелү белән бәйле, шуңа күрә чүп ташучы машиналар кайбер контейнер мәйданчыкларына якын килә алмый.
 
Менә берничә мисал. Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системалары Октябрьский шәһәренең Закиров урамында юлның су астында калуы турында хәбәр теркәгән. Шәһәр хакимияте бу вакыйганы шунда ук эшкә алган.
 
“Дорстройремонт” хезмәткәрләре Закиров урамындагы территорияне һәм коллекторны тикшергән. Апрель башында юлдан суны суыртканнар. Комментарийларда коллекторның төзек булуын, әмма кар күпләп эрегәндә су күләмен агызып өлгерә алмавын, һәм бу юлда суның туплануына китерүен белдергәннәр.
 
Туймазыда чокырларны ремонтлау башланган. Беренче чиратта Островский урамындагы юл чокырларын ямаганнар, автоһәвәскәрләрнең берсе аларга социаль челтәрләрдә зарланган булган. Уңай һава шартлары урнашканнан соң шәһәрнең подрядчы оешмалары юлларны планлы ремонтлауга керешәчәк.
 
Баймак шәһәрендә Стаханов урамы, 10 адресы буенча су агызу торбасын чистартканнар: ниһаять, сулар шәхси йорт территориясеннән агып киткән. Социаль челтәрләрдә бу проблема турында урындагы кеше хәбәр итә. Башкортстан ЦУР системалары мөрәҗәгатьне теркәгән. Проблеманы Баймак коммуналь хуҗалыгы белгечләре хәл иткән. Алар су үткәрү торбасын боздан чистартканнан соң су агып киткән, йорт ихатасын су басу туктаган. Комментарийларда автор бу эш өчен рәхмәт белдергән.
 
Уфаның Дим районында социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткәннән соң, Грозный урамындагы 252нче балалар бакчасы янындагы чистартылмаган җәяүлеләр юлына игътибар иткәннәр. Мөрәҗәгатьне Башкортстанның ЦУР роботы тоткан һәм аны Дим районы хакимиятенә тапшырганнар. Районның юл хезмәтләре аны боздан һәм сулардан чистарткан.
 
Стәрлетамакта Сәгыйтов һәм 7 Ноябрь урамнары киселешендә бозны ватып, суын суыртканнар. Урындагы кешенең шикаятен Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системалары теркәгән. Мәсьәләне хәл итү өчен аны Стәрлетамакның торак-коммуналь хуҗалык идарәсенә җибәргәннәр. 1 апрельдә оешма белгечләре урам чатындагы юлны чистарткан.
 
Чишмә районының Чишмә бистәсендә Ленин урамында яшәүче кеше социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткәннән соң районның профильле хезмәтләре су агызу торбасын чистарткан. Бу сулар юлны һәм тротуарны басмасын өчен кирәк.
 
Нефтекамада Юбилей проспекты буенча автомобильчеләр өчен светофорның өстәмә секциясе урнаштырылган: хәзер хәрәкәт уңайлырак һәм хәвефсезрәк булачак. Бу мәсьәлә шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе мөрәҗәгать   иткәннән соң хәл ителгән.

 


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: