+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бакча яшәтә дә, яшәртә дә!

Бакча эшләре үз вакытында һәм дөрес итеп эшләнсә генә мул уңыш алыначак.

Бакча яшәтә дә, яшәртә дә!
Бакча яшәтә дә, яшәртә дә!

Язның соңгы аен сагынып көтмәгән, бу күңелле дә, мәшәкатьле дә мизгелләрне яратмаган кеше бар микән ул?! Нәкъ бу чорда җимеш агачларының, куакларның ап-ак чәчәккә төренүе, озакка сузылган яллары, бәйрәмнәре өчен яратабыз да инде аны. Май — бакчачылар өчен дә иң җаваплы ай. Быел һава торышы әллә ни сөендермәсә дә, бакчачылар күптән инде җиң сызганып эшкә тотынды. Бакча эшләре үз вакытында һәм дөрес итеп эшләнсә генә мул уңыш алыначак. Бакчагызның җәй көне матур булуы да майда башкарылган эшләргә бәйле. Бу айда көннәр җылыта, барлык табигать җанлана, шуңа да бүген эшләнәсе бер генә эшне дә иртәгәгә калдырып булмый. Бакчада түтәлләр казу, чәчү эшләренә тотынганчы, иң элек яшелчәләрнең урынын алыштырып утыртуны исәпкә алырга киңәш ителә. Яшелчә-җимеш үстерүчеләрнең тәҗрибәсе әкренләп, җайлап җыела. Дөресрәге, уңышлы да, уңышсыз да тәҗрибәләр аша туплана ул. Бакчабыз әллә ни зур булмаса да, без үзебез һәр елны яшелчәләр утыртканда, белгеч киңәшләрен истә тотып, урыннарын алыштырырга тырышабыз.

Чәчү әйләнеше уңышны арттыра

Белгечләр белдерүенчә, туфракның ярлылануы, ягъни берьяклы уңдырыш­сызлану килеп чыкмасын өчен чәчү әйләнеше үткәреп торырга кирәк. Яшелчәләргә нинди туклыклы матдәләр кирәк булуына карап, аларны утыртуны чиратлаштыралар.
Бәрәңгене, мәсәлән, кыяр, кузаклы үсемлекләрдән соң утыртсаң, яхшы уңыш алына. Шулай ук, чөгендер, кишер, суган үскән түтәлләргә утыртырга мөмкин, ә помидор, борыч, баклажан артыннан утыртырга киңәш ителми.
Сарымсак белән суганны бәрәңге, кузаклылар, кыяр, кишер, кәбестә, чөгендер, помидордан соң үстерергә яраса, борыч, физалис, сарымсак белән суганнан соң утырту мул уңыш вәгъдә итми.
Помидор төсле кәбестә, суган, кишер, кыяр, чөгендер, яшел тәмләткеч үләннәрдән соң яхшы уңыш бирә. Аны бәрәңге, физалис түтәлләрендә үстерер­гә ярамый.
Кыяр, кабак, патиссон, ташкабак кебек яшелчәләрне борчак, башка кузаклылар, бәрәңге, кәбестә, помидор, суганнан соң чәчәргә киңәш ителә. Ә менә ташкабак белән кабактан соң, яңадан шул урында үстерү ярамый.
Кишерне суган, кыяр артыннан чәчү мул уңыш бирә, шулай ук редис, чөгендер һәм кәбестә артыннан үстерү дә начар булмас.
Яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка, салат, сельдерей, шпинат, базилик, майоран) кәбестә, кыяр, кузаклылар, бәрәңге, суган, помидор үскән түтәлләрдә яхшы уңыш бирәчәк. Кишер белән пастернактан соң үстерү киңәш ителми.
Баклажан кебек җылы як яшелчәсен шалкан, кыяр, карбыз, кавын, борчак, суганнан соң утырту яхшы булыр, томат белән борыч урынына ярамас.

Язны яшел шпинаттан башлагыз!

Мин үзем яшел тәмләткеч үләннәрне иртә яздан бик яратып үстерәм. Өстәлдә ит белән бәрәңге янында яшел салат яфраклары, шпинат, руккола, әчкелтем суган кыягы, хуш исле укроп булмаса, ашның тәме дә юк кебек тоела.
Яз көне сәламәтлекне ныгыту, организмга көч туплау өчен яңа гына үсеп чыккан яшел үсемлекләрне табиблар да туклану рационына күбрәк кертергә киңәш итә. Язгы кояш җылыта башлау белән өлгерә торган яшел суган кыягы, салат, кузгалак, редис, пекин кәбестәсе, спаржа, рәваҗ кебек үлән-яшелчәләр тәмле дә, файдалы да. Шпинат та нәкъ шундый файдалы үсемлекләр сафын тулыландыра.
Шпинат яфраклары — витаминнар һәм микроэлементлар ул! Яшел яфраклар С, В1, В2, Е, Д, Р витаминнарына, каротинга бай, аларда аксым, тимер, фосфор һәм кальций тозлары бар. Шпинат организмнан токсиннарны һәм шлакларны чыгара, кандагы гемоглобинны нормада тотарга ярдәм итә. Яшел шпинатның яман шеш авыруларын булдырмау өчен дә файдасы зур.
Шпинатны ашарга яңа җыелган хәлдә кулланалар, аны өзгәч озак сакларга ярамый, витаминнары югала. Яшел яфракларны салатка кушалар, кызу утта пешереп кызарталар, томалап пешерәләр, пюре һәм паста ясыйлар.

Аш тәмләткечләрне үзебез үстерик!

Һәр хуҗабикәнең аш бүлмәсендә төрле аш тәмләткечләр бардыр, мөгаен. Ә менә шул аш тәмләткеч үсемлекләрне үз бакчаңда үстерү тагын да күңеллерәк. Беренчедән, алар тирә-якка хуш ис тарата, икенчедән, бакчага матурлык өсти. Алар өчен әллә ни күп урын да кирәкми, иртәрәк ашар өчен теплицада үстерергә була, бакчада исә кечкенә түтәл дә җитә. Рәйхан (базилик), бәбрия (розмарин), майоран, чабыр үләне (тимьян, яки чабрец), иссез әрем (эстрагон), бөтнек (мята), мелисса кебек шифалы үлән­нәрнең орлыкларын турыга түтәлгә чәчеп тә, үсентеләр белән дә үстерергә мөмкин. Көннәр җылынгач, үсентеләрне түтәлгә чыгарып утыртсаң, иртә яздан көзгә кадәр яшел аш тәмләткечләр һәм дару үләннәре бакчаңда гөрләп үсә.
Кинзә (кориандр) — баллы, эфир майлы үлән. Аның яшь бәбәкләрен — аш тәмләткеч итеп, ә җимешләрен икмәк пешергәндә кулланалар.
Майоран — итле ризыкларны тәмләтер өчен дә, эссе көндә чәй кебек томалап пешереп эчәргә дә бик тәмле үлән. Аның чәчәк атканчы киселгән яшел өлеше аш тәмләткеч буларак кулланыла. Кулинариядә майоранны ит фаршына кушалар. Бу үсемлекнең киптерелгән онын төрле ашларга, кыздырылган иткә, гөмбәгә, соусларга сибәләр.
Бәбрия (розмарин) — бик матур яфраклы дару үләне. Ул бик яхшы антиоксидант, нервыны тынычландыра, тамырларны киңәйтә, кан басымын көйли, авырудан соң кешегә хәл кертә. Аның мае парфюмериядә кулланыла. Әгәр идән юа торган суга бер-ике тамчы розмарин мае тамызсаң, өйгә искиткеч хуш ис тарала.
Бәбриянең яфракларын һәм чәчәк атучы бәбәкләрнең очларын аш тәмләт­кеч буларак кулланалар. Кулинариядә аны зәйтүн маена да кушалар, бәрән ите, бәрәңге, икенче ашлар пешергәндә аннан да хуш исле тәмләткечне таба алмассыз.
Иссез әрем (эстрагон) бик матур һәм файдалы үлән. Аның төнәтмәсе кан тамырларын ныгыта. Эстрагонның яшь бәбәкләрен салатка кушалар һәм аш тәмләткеч итеп тә кулланалар. Аның яфраклары — итле, балыклы, кош итен­нән, йомыркадан әзерләнгән ризыклар өчен бик яхшы тәмләткеч. Мин үзем, мәсә­лән, бу үлән яфракларын, базилик һәм розмаринны кыяр, помидор тозлаганда, соуслар әзерләгәндә кулланам. Кышын банканы ачып җибәрсәң, бу үләннәрнең хуш исе тәмле булып өйгә тарала.
Чабыр үләне (тимьян, чабрец) дару үләне буларак киң кулланыла. Нерв системасы какшаганда, салкын тигәндә, ютәлдән, ашказаны авырулары булганда бу үләннең файдасы тия. Ит ризыкларын әзерләгәндә лимонлы яисә бакча чабыр үләне яфракларын кулланалар.

Брокколи — күп авырулардан дәва

Брокколи кәбестәсе бик файдалы яшелчә булуын күпләр беләдер. Бу яшелчәне кибетләрдә шактый кыйммәткә саталар. Аны бакчада үстерү күпкә отыш­лырак, яңа өлгергән кәбестәләрен көн дә җыеп алырга һәм файдалы ризыклар әзерләргә була.
Үсенте алу өчен мин брокколи һәм башка кәбестә орлыкларын яздан теплицага чәчәм. Орлыклар тиз шытып чыксын өчен су сибеп, өстен спанбонд белән каплап куям. Ул гади кәбестә ке­бек үк көл һәм салкын су ярата. Әмма аермасы шунда, кәбестәнең бу төре чәчәккә бөреләнгән кебек гел башлар чыгарып тора. Башлары куе яшел төстә. Аларны чәчәк атканчы җыярга кирәк. Шунысы мөһим, брокколи кәбестәсе көзгә кадәр уңыш бирә. Аларны туңдыргычта кыш буе сакларга мөмкин. Ул витаминнарын туңдырган очракта да саклап кала.
Белгечләр фикеренчә, кәбестәнең бу төре баш миен тукландыра, активлыкны арттыра. Е витамины җитмәгәндә анемия, капиллярларның сынучанлыгы күзәтелә, мускулларның көчсезлеге сизелә. Витамин белән тулыландырырга брокколи ярдәм итәчәк.
Иммун системасына иң көчле тәэсир итүче витаминнарның берсе — С витамины. Бу матдә җитмәсә, кеше организмы авыруларга еш бирешә. Ә менә брокколи С витаминына бик бай.
Иң мөһиме, белгечләр яман шеш күзәнәкләрен үтерә торган ризыклар арасында иң көчлесе — брокколи кәбестәсе дип белдерә. Алар әйтүенчә, кәбестәнең бу төре — ашказаны һәм күкрәк яман шешен булдырмас өчен файдалы яшелчә. Аны атнасына өч тапкыр булса да ашарга кирәк.

Үсентеләрне ничек сакларга?

Кыяр һәм помидорны бакчасы булган һәр кеше яратып, мул итеп үстерергә тырыша. Эре, итләч, тәмле помидорлар үстерү, аларны тукландыру һәм авырулардан саклау өчен берничә киңәш. Әлбәттә, болар үзем кулланып караган ысуллар, еллар буена туплаган тәҗри-б­әм белән уртаклашасым килә.
Помидор үсентеләрен теплицага чыгарып утырткач, атна-ун көн үткәннән соң, беренче тапкыр тукландыру яхшы булачак. Помидор аеруча тавык тизәге ашламасын ярата, аны бер атна әчет­кәннән соң, 1:20 исәбеннән су белән сыеклап сибәргә кирәк.
Фитофтороз аеруча төннәр салкын, яңгырлы булганда башланырга мөмкин. Бу авырудан яшелчәләрнең яфраклары кибә, аларда көрән таплар чыга. Помидорда, борычта, баклажанда җәелеп киткән каты таплар була, алар җимеш­ләрнең эчләренә дә үтеп керә. Бу инфекция еш кына бәрәңгедән күчә.
Помидорларны фитофтороздан саклар өчен 10 литр җылымса суга ярты литр әчегән сөт һәм 2 миллиграмм йод (төгәл үлчәү өчен шприц куллану яхшы) кушып, яхшылап болгатырга кирәк. Дүрт помидор төбенә бер литр сыекчаны бүлеп сибәргә киңәш ителә. Икенче тапкыр сипкәндә, 10 литр суга бер литр әчегән сөт һәм 2 миллиграмм йод алына. Ике атна саен кабатласаң, яхшырак.
Бу авыруга каршы көрәш чараларын яздан ук башлау уңышлырак, әлбәттә. Бәрәңгене помидорга якын утыртмаска; үсентеләрне ике тапкыр фосфорлы-калийлы ашламалар белән тукландырырга; икенче чукта җимешкә утыру чорында үсемлекләргә еш кына сарымсак төнәтмәсе бөркергә кирәк.
Кыяр, баклажан, борычның чәчкәләре җимешләнми, сап-сары чәчәктә утыра икән, бор кислотасы ярдәмгә килер. Моның өчен 2 грамм бор кислотасын 500 миллилитр кайнар суга салып яхшылап бутарга һәм 10 литр суга кушарга кирәк. Шушы сыекча белән яшелчәләрне коендырырга була.

Яшелчәләр тозлы су ярата!

Тозлы суның суганны корткычлардан саклавын күпләр белмидер дә әле. Тәҗ­рибәле бакчачылар суганның уңышы мул булсын өчен нәкъ менә тозлы су сибә дә инде.
Яңгыр яумый торса, суганның тамырын корткычлар, вак бөҗәкләр кимерә башлый. Мондый очракта бер чиләккә 2 стакан тоз салып эретергә һәм түтәлгә сибәргә кирәк.
Кызыл чөгендердән мул уңыш аласыгыз килсә, аны вакытында сирәкләү бик мөһим. Чөгендер су яратмый, аңа бөтенләй су сипмәсәң дә була. Бу яшелчәгә яңгыр суы да җитә. Бу тамыразыкны ничек сакларга икән дип, бакчачыларга борчыласы да юк, аны корткычлар яратмый.
Тәмле чөгендер үстерү өчен аны өч тапкыр ашларга кирәк. Моның өчен 10 литр суга 1 аш кашыгы тоз салып яхшылап бутарга һәм яшелчәләргә сибеп чыгарга. 1 квадрат метрга 5 литр катнашма сибәләр.
Әлбәттә, бакча эшләре бик җиңелдән түгел. Шулай да яратып башкарган физик эш, табиблар әйтүенчә, сәламәтлекне ныгыта, кәефне күтәрә. Иртә яздан сабый баладай тәрбияләп, нитратлар кулланмыйча үзең үстергән җиләк-җимешнең, яшелчәнең файдасы турында һәркем беләдер. Ә иң мөһиме, бакчадагы гүзәллек җанга шифа, күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә...

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: