+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Аеклык” законнары уңышлы эшли

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары “Аек Башкортстан” проек­тының иҗтимагый советы утырышында катнашты, анда проектка нәтиҗәләр ясалды һәм аны алга таба гамәлгә ашыру планнары билгеләнде.

“Аеклык” законнары уңышлы эшли
“Аеклык” законнары уңышлы эшли
“Аек Башкортстан” хәрәкәте координаторы, Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, мәгълүмат сәясәте һәм дин эшләре буенча парламент комитеты рәисе Рөстәм Ишмөхәммәтов республикада җәмгыятьтә алкоголь куллануны киметүгә юнәлтелгән законнар чыгару эше турында доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үтүенчә, Дәүләт җыелышы-Корылтай соңгы елларда бу юнәлештә күп эшләр башкарды. Яңа ел каникуллары көннәрендә, Соңгы кыңгырау бәйрәмендә, Яшьләр, Белем, Сабантуйлар уздыру көннәрендә алкоголь сатуны тыючы законнар кабул ителде. Алар ярдәмендә киңкүләм чаралар җәмәгать тәртибен бозмыйча уза, алкоголь куллану кимү сәбәпле, имгәнүләр, хроник авыруларның кискенләшүе, үлем очраклары азайган.
 
─ Узган елның көзендә Ульяновск өлкәсендә һәм Идел буе федераль округының башка төбәкләрендә агулану очракларыннан соң республикабызда мондый фаҗигаләргә юл куймас өчен Башкортстан территориясендә аз алкогольле эчемлекләр – сидр, сыра, сыра эчемлекләре, бал балы, пуаре әйләнеше буенча дәүләт контролен катгыйландыру турында закон кабул иттек, – диде Рөстәм Ишмөхәммәтов.
 
Парламентарий билгеләп үтүенчә, федераль дәрәҗәдә дә зур эш алып барыла.
 
─ Быел февральдә төбәкләргә рестораннарда, барларда, кафеларда, буфетларда сыра, сидр һәм башка алкогольле эчемлекләр сату таләпләрен билгеләү, шулай ук күпфатирлы йортларда һәм аларга якын территорияләрдә урнашкан җәмәгать туклануы нокталарында алкогольле продукция сату вакытын чикләү хокукы бирүче закон кабул ителде. Бу безгә төбәк законнарын яңарту һәм “наливайка”ларның законсыз эшчәнлегенә нокта кую мөмкинлеге бирә, – диде Рөстәм Ишмөхәммәтов.
 
Утырыш барышында билгеләп үтелүенчә, гыйнвардан майга кадәр “Аек Башкортстан” проекты кысаларында 8 спорт чарасы оештырылган, алар күбесенчә яшьләрне җәлеп итә. Җиңел атлетика, чаңгы узышлары, ГТО комплексы, кикбоксинг һәм спортның башка төрләре буенча киңкүләм ярышлар уңышлы уздырыла. Шулай ук, Медицина, фармацевтика хезмәткәрләре һәм медицина белеме бирүче учреждениеләр арасында спорт фестивален үткәрү өчен Русия Федерациясе Президенты грантына гариза бирелгән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: