Русия мөселманнарына хаҗ яисә гомрә кылу өчен кайчандыр сәяси, географик, матди һәм башка каршылыкларны үтәргә туры килсә, бүген Мәккә, Мәдинәгә сәфәрләр авырлык тудырмый. Ажгырып торган заманча самолетлар меңнәрчә чакрым араны җиде-сигез сәгать эчендә үтәргә сәләтле. Русия белән гарәп илләре арасында дуслык, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре дә елдан-ел ныгый.
Бездә гомрәгә юллану теләге берничә ел элек туган иде. Һәм инде, сәгате суккандыр, тыелгысыз рәвештә гомрә сәфәренә ашкына башладык.
Зур хаҗ – иман китерү, намаз, ураза, зәкать белән бергә – Исламның биш баганасының, ягъни мотлак, фарыз гамәлләрнең берсе. Гомрә исә – кече хаҗ, сөннәт гамәл. Бу сәфәргә, Зөлхиҗҗә аенда үтә торган олы хаҗ көннәреннән тыш, ел әйләнәсенә барырга мөмкин. Гомрә хаҗында да зур хаҗда үтәлә торган гыйбадәтләр үтәлә: шулай ук ихрамга керелә, тәваф һәм сай йолалары башкарыла. Тәваф – Кәгъбәне 7 тапкыр урап чыгу, сай – Сафа һәм Мәрва калкулыклары арасын 7 тапкыр үтү ул. Боларны кылып, чәчне кыскартканнан соң, гомрә хаҗы тәмамлана. Олы хаҗ кылучылар да шулай ук тәваф һәм сай йолаларын кыла, әмма аннан соң Гарәфә тавына, Мөздәлифә, Мина яланына китә, баганаларга таш ата, корбан чала. Зур я кече хаҗга җыенучы кешегә иң төп таләп – ниятнең дөрес булуы, ягъни Аллаһ Тәгаләнең ризалыгына ирешүне теләү.
Гомрә оештыручы оешмаларның иң билгеле һәм эреләре – рәсми рәвештә хаҗ сәфәре оештыру белән шөгыльләнүче, мөфтиятләргә беркетелгән оешмалар. Олы хаҗга барырга теләүчеләр бер ел алдан юлга әзерләнә, теркәлә башлый, олы хаҗга юлламалар квота буенча гына бирелә. Олы хаҗ өчен быел Русиягә 25 меңгә якын юллама бүленде.
Гомрә сәфәренең төрле вариантлары тәкъдим ителә: 10, 14, 17 һәм башка көнлекләре бар. Рамазан аена хәтта 34 көнлек юлламалар була. Очыш (туры, күчеп утыру шарты белән), яшәү (Хәрәм мәчетенә ерак яисә якын; өч яисә дүрт, биш йолдызлы кунакханә); туклану (туклану кертелми) шартлары төрлечә. Русиядәге күпчелек оешмалар сәфәрне Мәскәүдән башлый. Уфадан Мәскәүгә авиабилетларны Интернет сайтлар аша уңайлы гына сатып алып була.
Без җайлырак бару-кайту юллары һәм Хәрәм мәчетенә якынрак кунакханәләр тәкъдим итүче фирмаларның берсен сайладык. Алар, рәсми хаҗ операторына карый һәм Мәскәүдән – Мәдинә шәһәренә, Җиддәдән Мәскәүгә туры авиарейс тәкъдим итә иде. Без килеп кушылган төркемнең төп өлеше Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы кешеләре булды. Җитәкчебез Рифат хәзрәт иде. Әләзән татарлары, сөбханалла, динле дә, уңган-булган да. Яшьләр күп, күбесе гаиләләре белән юлга чыккан.
Мәдинә шәһәренең тирә-ягы балчык та ком, тау да таш. Соры-саргылт тирәлектә берән-сәрән тәбәнәк яшел пальмалар күзгә ташлана. Самолеттан чыгу белән биткә искиткеч хуш исле җылы коры һава килеп бәрелә. Бөтен җирдә кондиционерлар, алар барча урыннарда гөжләп эшләп тора: аэропортта, мәчетләрдә, отельдә, автобуста...
Кунакханәбез Мөхәммәт галәйһиссәлам мәчете янында гына. Бүлмәгә урнашып, тәһарәт алып, киемнәрне алыштырабыз да Пәйгамбәр галәйһиссәлам мәчетенә (аны “Ән-Нәби мәчете” дә диләр) агылучы халык төркеменә кушылабыз. Баш өстендә – күбәләк канатыдай аксыл, бизәкле чатырлар. Алар намаз укучыларны көчле көньяк кояшыннан саклый. Бирегә кайсы илләрдән генә җыелмаганнар. Мәчеттә һәм аның янындагы мәйданнарда 500 мең кеше, ягъни ярты Уфа халкы, берьюлы намаз укый ала.
Кунакханәгә кайтып, кичке ашны ашыйбыз да ястүгә янә мәчеткә ашыгабыз. Рифат хәзрәт, Мөхәммәт пәйгамбәр галәйһиссәлам мәчетендә укылган бер намаз – мең намазга, Мәккәнең Хәрәм мәчетендә укылганы йөз мең намазга тиң, дип искәртеп куйды ич, бер минут вакытны да заяга уздырасы килми.
Мәдинәдә безне тәүдә Раудага алып бардылар. Рауда – “җәннәт бакчасы” дигән сүз, ул пәйгамбәр галәйһиссәләм кабере белән мәчет мөнбәре арасындагы, 22 метрга 15 метр зурлыктагы урын икән. Мөхәммәт пәйгамбәр галәйһиссәлам сөекле хатыны Гайшәнең йортында вафат була һәм шунда җирләнә. Бүгенге көндә бу урын зиннәтләп бизәлгән бер бина рәвешендә мәчет бинасы эчендә калган. Беренче хәлифәләр Әбү Бәкер, Гомәрнең дә (Аллаһ алардан риза булсын) каберләре шунда. Раудада намаз укый алуны мөселманнар зур бәхеткә саный.
Ташларын Мөхәммәт галәйһиссәләм салган Куба мәчетендә дә булдык. Анда намаз укып, хөрмә бакчасына юнәлдек. “Гаҗвә” дип аталган хөрмә пальмасы бары тик Мәдинәдә генә үсә. Хәдисләр буенча, ул оҗмах җимеше, җиде гаҗвәне һәм төшләрен он итеп төеп ашаган кешегә ул көнне агу да, сихер дә тәэсир итмәс. Борын-борыннан гарәпләр шушы һәм башка төр хөрмә үстерү белән шөгыльләнгән.
Өхед тавына экскурсиядә дә булдык. Биредә 625 елда Мөхәммәт галәйһиссәлам җитәкчелегендәге мөселман укчылар һәм корәеш мөшрикләре арасында канкойгыч сугыш була. Һәлак булган 70кә якын мөселманның зираты тыйнак кына рәвештә киртәләп алынган, Гарәбстанда зиратларны, каберләрне бизәү, чардуган, кыйммәтле биек ташлар кую юк. Шәһитләр, сәхабәләр рухына догалар укып, илебезгә иминлек теләп, кайтыр юлга кузгалабыз.
Иртәгәсенә без кунакханәдә үк ихрамга керергә әзерләндек. Моның өчен тырнаклар киселә, тәндәге артык төкләр кырыла, госел коеныла, чиста-пакь киемнәр киелә. Ирләр исә махсус ихрамга урана. Аларга баш киеме кияргә ярамый, үкчәсе ачык аяк киемнәре генә рөхсәт ителә. Хатын-кыз исә гадәти киемнәрен кия.
Мәккәгә хаҗга я гомрәгә чит яклардан килүчеләргә ихрамга керү өчен биш урын, ягъни микать билгеле. Хаҗга Мәдинә шәһәреннән юнәлүчеләр Мәдинәдән ун чакрым ераклыктагы, ә Мәккәдән иң ерак (450 чакрым) микать булган “Зүл-Хүләйфә” мәчетендә туктала. Мөхәммәт пәйгамбәр галәйһиссәлам үз гомерендә соңгы хаҗын кылганда нәкъ шушында ихрамга кергән. Ихрамдагы кешегә байтак нәрсәләр хәрәм санала: хушбуй сөртү, чәч-тырнак кисү, якынлык кылу, җан ияләрен (ялгыш та ярамый) үтерү, бәхәсләшү, әрләшү. Әгәр хаҗилар, онытылып, шул эшләрне башкарса, алар корбан чалырга яисә сәдака бирергә тиеш.
Махсус зикерләрне, тәлбия сүзләрен кабатлыйбыз: “Ләббәйкә-ллааһүммә ләббәйк, ләббәйкә ләә шәриикә ләкә ләббәйәк, иннәл-хәмдә үән-нигъмәтә ләкә үәл-мүлк, ләә шәриикә ләк”. Мәгънәсе: “Я Рабби, мин Синең каршыңда, мин Синең каршыңда, Синең һичбер тиңдәшең юк. Дөреслектә, барча мактау һәм нигъмәт Сиңа хас һәм мөлкәт тә Сиңа хас. Синең бернинди тиңдәшең юк”.
...Юл буйлары – тау да таш. Әмма кайбер урыннарда алар өстендә сыек кына яшеллек. Пейзаж, дөресендә, фантастик кино күренешләрен хәтерләтә. Ара-тирә дөя көтүләре очрый.
Караңгылык җирне каплаганда, автобуста Мәккәгә якынлаштык. Шәһәр өстендә әкияти бер мәһабәт күренеш булып, “Абраҗ әл-Бәйт” комплексының Король манарасына куелган сәгать яшькелт нурын чәчә. Кунакханәгә урнашып, бераз хәл алгач, төнге бердә автобуска чыгып төялеп, “Әл-Хәрәм” мәчетенә юл тотабыз. Кунакханә белән мәчет арасында 15-30 минут саен бушлай зур автобуслар йөреп кенә тора.
Караңгырак урамнан кинәт ак плитәләр җәелгән, көчле прожекторлар белән яктыртылган мәйданга килеп керәбез, зиннәтле капкаларның берсеннән эчкә үтәбез. Күз чагылырлык яктылык һәм шул якты нур эчендә – алтынлап чигелгән кара тукымага төренгән Кәгъбә! Күзгә яшьләр тула һәм үзең дә сизми пышылдыйсың: “Әссәләмегаләйкем, Кәгъбә! Нинди гүзәл син!” Ул зур да кебек түгел, әмма мәгърур. Ул кечкенә дә түгел – әллә каян күренеп, кара төстә булса да, балкып, нур чәчеп тора. Хаҗиларның күзе – шунда, йөрәге Аллаһка юнәлгән. Гасырлар дәвамында, әлбәттә, мәчетне төзекләндереп-яңартып торганнар. Аның бүгенге зурлыгы иңгә – 11,03 метр, буйга – 12,86 метр, биеклеге – 13,1 метр.
Төркемебез белән Кәгъбә тирәли тәваф кылучыларга килеп кушылабыз. Кәгъбәнең үзенә якынлашу мөмкин түгел – кеше күп. Кара таш турысына җитәрәк, барысы да сәлам бирә. Урта тирәдәнрәк, адашмыйча, бер-беребездән калышмыйча атларга тырыштык. Аяк киемең төшеп калса, син инде аны иелеп ала алмыйсың – халык агымы бер мизгелгә дә туктамый. Җиде тапкыр әйләнгәннәр түгәрәктән чыга, яңа килгәннәр өстәлә тора. Җирдәге плитәләр җып-җылы, алар кешеләрнең тән җылысыннан кызган. Тәваф әйләнгәндә Ибраһим пайгәмбәрнең (галәйһис-сәләм) ташка уелып калган эзен карап үтәбез. Вакыт тукталган. Чоңгылга эләккән кечкенә йомычкадай, тәкбир, салават, тәһлил сүзләрен кабатлый-кабатлый, теләкләреңне тели-тели, халык дәрьясында айкаласың-чайкаласың.
Ибраһим мәкаме (аның эзе калган урын) артында ике рәкәгать тәваф намазы укыйбыз, Зәм-зәм суы эчәбез. Аны артык зур булмаган ак кавырсын мичкәләрдә һәрдаим китереп, ташып торалар.
Сафа һәм Мәрва арасында хәзерге көндә махсус коридор төзелгән. Баш өстендә көчле кондиционерлар гүләп эшләп тора. Калкулыкларга үрелеп кенә карап була, алар корылмалар эчендә калган. Аларга җиткән саен махсус догалар укыла. Һәм менә без сай йоласын тәмамлап, кайтырга юлланабыз. Сәгать төнге дүрт тирәсе. Мәчет тирәсе, урам тулы кеше. Ир-атлар чәчтарашка ашыга. Ихрамнан чыгу өчен алар чәчен кыскартырга, я кырып алдырырга тиеш. Хатын-кызга исә бер тотам чәчен кыскарту да җитә. Шулай итеп, әлхәмдүлилләһи, гомрә хаҗыбыз тәмам була.
Мәккәдә безне шулай ук экскурсияләргә йөрттеләр. Гарәфәт тавына зиярәт кылдык, Мина яланын карап үтәргә өлгердек. Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә тәүге вәхи иңгән Һира мәгарәсе урнашкан Җәбәл ән-Нур тавын күрдек. Бер көнне заманча Җиддә шәһәренә дә барып кайттык. Согуд Гарәбстанында шунысы гаҗәп тоела: реклама плакатлары, фотолар юк дәрәҗәсендә. Музыка да ишетмәссең. Киемнәр озын, иркен. Яулыксыз ханымнар Җиддәдә генә очрады. Урамнарда өстенлек җәяүлеләрдә түгел – водительләрдә. Тар гына урамның теге ягына чыгу өчен шактый вакыт көтеп торырга кирәк.
Мәккәдә алты кич кунып, хәле булганнар хушлашу тәвафы кылып, иртә таңнан Җиддә аэропортына җыенабыз. Һәркемгә бишәр литр зәм-зәм суы таратып бирәләр. Һәр юлдашым бу мизгелләрдә зур хаҗлар кылырга да гомер, сәламәтлек, мөмкинлек булсын дип уйлыйдыр, мөгаен.
Җиде сәгатьләп очыш һәм без – Мәскәүдә. Күңелдә аңлатып биргесез канәгатьлек хисе: әлхәмдүлилләһи шөкер, гомрә хаҗы кылып, исән-сау туган якларга әйләнеп кайтырга насыйп булды, Гомрәләребезне Аллаһ Тәгалә Үзе кабул итсен!
Дилбәр Булатова.