-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Йорт хайваннары теркәлергә тиеш

Дәүләт җыелышы-Корылтайда йорт хайваннары белән эш итү өлкәсендә Башкортстан Республикасы законнарын камилләштерү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. Аны парламентның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Руфина Шаһапова үткәрде.

Йорт хайваннары теркәлергә тиеш
Йорт хайваннары теркәлергә тиеш

Эшлекле киңәшмәдә катнашучылар “Башкортстан Республикасында хайваннар белән җаваплы мөгамәлә турында”гы Законны камилләштерү буенча тәкъдимнәрне тикшерде. Алар берәдәк этләр саны артуга юл куймауны, кешеләрнең һәм хайваннарның иминлеген тәэмин итүне күздә тота.
Игътибар үзәгендә йорт хайваннарын теркәү проблемасы булды. Депутат Руфина Шаһапова сүзләренчә, йорт хайваннарын идентификацияләү һәм теркәү системасын кертмичә, йортсыз этләр проблемасын хәл итү мөмкин түгел. Эш документы шушы максатка юнәлтелгән. Этләрне мәҗбүри идентификацияләүне кертү республика бюджеты акчалары исәбенә финансланачак, дип фаразлана.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: