Дөнья булгач – төрле хәлләр була. Шатлыклары да күп аның, авырлыклары да. Чир килсә, үтә торганы булсын, ди халык. Үтми торганнары да бар икән шул... Һәм моңа табиблар да, нәсел дә, башка шундый үзенчәлекләр дә сәбәпче түгел. Күптән түгел үзем дә шундый хәлдә калгач, моңа тагын да ныграк инандым...
Кышын кулымны авырттырып, озакка “больничный”га китәргә туры килде. Уң кулым зыян күргән булганлыктан, өйдә дә әллә ни эшләп булмый. Сызланулар белән тулы кышкы көннәр башланды. Көн узмый, вакыт үткәрү өчен эш тә эшләп булмый. Кәефне күтәрим, дип, чәчтарашханәгә юнәлдем. Һәрвакыт Лилиягә йөргәч, инде дуслашып беттек. Килү белән балалар, гаилә, тормыш һәм башка шундый темаларга сөйләшәбез.
Бу юлы исә килеп керү белән “сиңа күз тигән”, диде. Дөресен генә әйткәндә, тәүдә мин аны шаяра дип уйладым. Шәһәрдә үскән кыз ул, заманча киенә, заманча фикерләве белән аерылып тора. Аннары, үзем дә андый-мондыйга ышанып бармыйм. Аллаһтан узып, кемдер нәрсәдер эшли алуына шикләнәм.
– И-и, ышанмаган була! Ә син уйлаганың юкмы, ни өчен нәкъ уң кулың җәрәхәтләнгән? Эшли алуыңа көнләшәләр, – ди бу.
Көлеп җибәрдем. Шулай да, ни өчен нәкъ уң кул соң әле, дигән уй башка кереп оялады.
– Сугышка кадәр сихер, күз тию кебек нәрсәләр күп булган. Аннары онытылып торган. Әле тагын шулар чәчәк ата, диләр. Беләсең бит, көн буе кеше белән аралашырга туры килә. Монда ишеткәннәрне сөйләсәм – чәчең үрә торырлык! – ди.
Арытаба Лилия сөйләгәннәрне аның исеменнән бәян итәм.
“Бер көнне, күптәнге клиентым шалтыратып, кызын чәч кистерергә язуымны үтенде. “Ул авырый. Гаҗәпләнмә инде”, – диде. Әлбәттә, килсен, дидем. Язылган вакытка 35 яшьләр тирәсендәге хатын әллә ничек уңайсыз итеп атлап килеп керде. Сөйләшүендә дә үзгәреш бар. Күрәм, кайчандыр бик чибәр кыз булган ул. Авыру үзенекен иткән шул. “Бәйрәмгә чакырдылар. Матурланасым килде”, – ди. Артык сораулар бирмичә генә мин аңа бик матур прическа ясап җибәрдем.
Күп тә үтмәде, кызның әнисе килде. Ул миңа барысын да сөйләде. Кызын иренең элек йөргән кызы сихерләгән икән!
“Бик матур итеп йөреп, өйләнеште алар. Чыннан да, күз тиярлек пар. Икесе дә югары белемле. Эш урыннары яхшы. Бик зур фатир сатып алдылар. Бер-бер артлы кызлары һәм уллары туды. Көтмәгәндә Лена авырый башлады. Кыска гына вакыт эчендә урынга ятты. Ике ел беркемне танымыйча, урыныннан да тора алмыйча авырды. Йөрмәгән табиблар калмады, хәтта чит илгә дә берничә тапкыр очтык. Диагноз куя алмадылар. Ире яныннан да китмәде. Инде калаклап кына су эчерер көнгә калдык.
Табибларның ярдәме тимәвен аңлагач, им-томчыларга йөри башладык. Аларның һәркайсы Ленага сихер салынганын әйтте, әмма кире кайтара алмауларын белдерде. Сихер үлемгә ясатылган иде.
Бер көнне Ленаны күтәреп, бер бабайга алып киттек. “Кызыгызга ярдәм итә алам, әмма җиде тапкыр килергә кирәк. Кызыгызның көннәре санаулы гына калган. Сихерне кем ясаткан – шуңа кире кайтарып кына була. Сез ризамы?” – диде ул. Ике дә уйламыйча ризалыгыбызны белдердек.
Шушы бабай яныннан чыккач та Ленаның хәле бераз яхшырды. Икенче тапкырдан соң тагын да хәл кергәндәй булды. Өченчегә барсак, бу бабайның күченеп киткәнен әйттеләр. Кая киткәнен дә, кайчан кайтачагын да белмиләр. Озак эзләдек без аны. Таба алмадык.
Лена әкренләп аякка басты. Хәзер балалар белән шөгыльләнергә тырыша. Әмма һаман авырый. Нишләргә дә белмибез. Бәлки, көчле өшкерүче тапсак, гадәти тормышка кайтыр иде.
Кызыма кем сихер ясатканын да беләбез. Кияүнең элек йөргән кызы ул. Ни өчен ташлашканнарын белмим, әмма бүген аның Лена кебек кеше дә танымый ятуын беләм. Теге им-томчы әйткән сүзләр, чыннан да, дөрес булып чыкты”, – дип сөйләде.
Ә син, без бит ХХI гасырда яшибез, нинди күз тию булсын инде, дисең!
Лилия яныннан күңелдә ниндидер бер авырлык белән кайтып киттем. “Ышансаң, чыннан да, сихер тия”, диләр бит әле. Шуңа бу турыда ничек тә уйламаска тырыштым. Кем белән булмас мондый хәлләр?! Шулай да күңелдә шик калды...
Интернет челтәрендә “Сихер, бозымны кайтара алырдай дин әһеле кирәк”, дигән игъланнар еш очрый. Димәк, чыннан да, сихер, бозым кебек хәлләр, күренешләр еш очрый.
Картәни без бәләкәй чакта, һәрвакыт догалар укып йөрергә кирәк, шайтаннар килмәс, ди иде. Ул вакытта, картәни – бик борынгы кеше, хәзер андый хәлләрнең булуы мөмкин түгел, дип уйлый идем.
Әни янына кайткач, шушы темага сүз кузгаттым. Ул биш намазын калдырмый, Ислам турында күп белә.
– Сихер, бозым ясату элек-электән булган. Башлыча, аны көнчел кешеләр ясата. Берәүләргә кешенең байлыгы, дәрәҗәсе тынгылык бирми, икенчеләре кемнеңдер бәхетле гаилә тормышына, хатынына, иренә кызыга. Сихерче янына барып, кемгә дә булса бозым ясаткан кеше динебездән чыга, чөнки бу – җен-шайтаннар белән бәйле яман гамәл. Ә аларның максаты – кешегә зыян салу, аны иманыннан яздыру, – диде ул.
Интернет челтәрен ачып, шушы тема белән кызыксынуымны дәвам итәм. Аның юллары бик күп икән. Кешенең фотосы, киеме, башка шәхси әйберләре ярдәмендә бозым салына. Моннан тыш, юлына, ишек төбенә, өй эченә кабер туфраклары, тоз сибәләр, төрле энәләр кадап, төеннәр ясап калдырырга да мөмкиннәр.
“Сихер – шайтаннар белән бәйле гамәл. Бозым ясалган кешенең эченә җен кереп оялый. Авыруга Коръән аятьләре укый башлагач, ул яман нәрсә телгә килә, кеше авызы белән сөйли башлый. Кемнең, кайчан, ни рәвешле, нинди максат белән бозым ясавын чишеп сала, диләр. Билгеле, яман көчләр Аллаһ сүзен ишеткәч тә тынгысызланырга тотына, кеше дә калтырана, ыңгыраша башлый...”
“Бозым ясадылар да кешегә шундук җен ияләште дигән сүз түгел. Ул үзенә уңай вакытны көтеп, бәндәгә ияреп йөри башлый. Ә уңай вакыт кайчан була? Кеше нәрсәгәдер бик каты борчылганда яисә, киресенчә, башын югалтып ни өчендер шатланганда. Юкка гына динебез чамадан тыш кайгырырга да, шатланырга да кушмый бит. Һәрнәрсә – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм сынавы. “Бәкара” сүрәсендә Ул: “Без – урталыкта бара торган өммәт”, – ди. Моны исебездән чыгармасак иде. Шулай ук, кеше нәрсәдәндер сискәнеп, куркып киткәндә дә яман көчләргә “ишек ача”, – дигән язмаларны да укыдым Интернеттан.
Бүген, Аллаһка шөкер, элекке тормышыма кайттым. Кулымның шулай җәрәхәтләнүен кемнеңдер начар уйлары нәтиҗәсе түгел, ә бер сынау дип кабул итәм. Әмма әлеге тема турында уйлану өчен Лилия, чыннан да, җитди оеткы салды.
Кешелек дөньясы көн саен алга китә, дибез. Бүгенге технологияләрне генә алсак та, әле 20 ел элек моның турында күз алдына да китереп булмый иде. Ә без һаман элекке заманнардагы кебек, им-томчыларга барып дәваланабыз. Шунысы да кызык: табиблар да мондый хәлләрнең барлыгын белдерә. Чыннан да, бик күп авыруларга диагноз куя алмый алар...
Бүген эшләргә, баерга теләүче һәркемгә мөмкинлекләр күп. Ялкау булмасаң – эш бар. Кеше малына кызыгып, шундый адымга баручыларны берничек тә аңлап булмый. Инде, чыннан да, картәни өйрәткәнчә, догалар укып, андый кешеләрдән сакланып йөрер заман җитте, ахры...
Гөлия Гәрәева.