+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Армия срогын ике елга кадәр озайтмакчылар

Тик бөтен кешегә дә түгел.

Армия срогын ике елга кадәр озайтмакчылар
Армия срогын ике елга кадәр озайтмакчылар
Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт думасы Советында мигрантларны хәрби исәпкә куюга кагылышлы башлангыч әзерләргә тәкъдим итте. Ул моны үзенең урынбасары Ирина Яроваяга, Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполовка, «Бердәм Русия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Вяткинга һәм Мәгълүмат сәясәте комитеты рәисе Александр Хинштейнга йөкләде.

Русия гражданлыгына кабул итү шарты Русия гражданы паспортын алу белән бер үк вакытта узачак хәрби исәпкә куелу булырга мөмкин дип күздә тотыла. Моннан тыш, Русиянең яңа гражданнары өчен армиядә хезмәт итү вакытын ике елга кадәр арттырырга мөмкиннәр, шулай ук алар өчен хәрби хезмәткә чакырылу яше дә арттырыла ала.

Тиешле төзәтмәне язгы сессия ахырына кадәр карау планлаштырыла, дип хәбәр итә Дәүләт думасының матбугат хезмәте.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: