+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Алданмагыз!

Хезмәт күрсәтүче аерым оешмалар мошенникларга әллә үзләре дә юл куямы?

Алданмагыз!
Алданмагыз!
Мәгълүм булуынча, бүген илебездә мошенниклар проблемасы бар һәм ул шактый зур. Башкортстанга килгәндә генә, республика халкы мошенникларга көн саен 6 миллион сум чамасы акча күчерә. Шунысы кызганыч, мошенникларны эзләп табу дәрәҗәсе шактый түбән. Мондый җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе 20-30 процент кына тәшкил итә. Ни өчен шул дәрәҗәдә генә булуы аңлашыла: беренчедән, мошенниклар үз гамәлләрен Интернет аша башкара. Икенчедән, алар кешеләр белән сөйләшеп, алардан үз куллары белән акча күчертүгә ирешә. Димәк, кеше әйтелгән счетка акчаны үзе теләп күчерә. Шуңа күрә дә мондый җинаятьчеләрне тоткарлау бик авыр.

Статистикага караганда, мошенниклар тозагына пенсия яшендәге кешеләр ешрак эләгә. Шунысы гаҗәпләндерә: пенсия яшендәге кешеләрнең номерын мошенниклар каян ала икән? Бу сорауның төбенә төшәргә тырыштым. Бәлки, Интернет челтәрендә моны ачыклап буладыр, дип уйладым. Үземнең пенсия яшендәге туганым турында мәгъ­лүмат эзләргә тотындым. Нәтиҗәдә, аның исем-фамилиясен белгән очракта да, телефон номерын ачыклый алмадым. Димәк, Интернетта аның турында ачык мәгълүмат юк.

Ә кемдә мондый мәгълүмат бар соң? Беренчедән, элемтә операторларында. Русия законнары нигезендә сим-картаны рәсмиләштергәндә паспорт мәгълүматлары кирәк, аларсыз аны алып булмый. Икенчедән, банкларда да сезнең мәгълүматларыгыз бар. Һәр кешедә диярлек банк карталары гамәлдә. Аларны рәсми­ләштергәндә, шулай ук, сезнең документларыгыз кирәк. Махсус оеш­маларның (салым инспекциясе, коммуналь хезмәтләр һ.б.) базаларында безнең телефон номерларыбыз бар. Аңлашыла ки, мошенниклар аларны бу оешмаларның мәгълүматлар базасын “ватып” кереп алырга мөмкин. Әмма элемтә операторы һәм банк­ларның базалары ныклы сакланган. Шуннан чыгып, мошенниклар анда эшләүче кешеләр белән элемтәдә торырга, яисә үзе кайчандыр анда эшләгән һәм хәвефсезлек чара­ларының нечкә­лекләрен белгән кеше булырга мөмкин дигән фикер туа. Ничек булса да, мошенниклар безнең турыда мәгълүматларны таба һәм аларны безгә каршы куллана.

Шунысы да кызганыч, кайбер кешеләр кредит алып, мошенникларга акча тапшыра. Дөресен генә әйткәндә, кешенең алдануы турында белгертәсе килми. Андый хәлгә тарырга язмасын. Башка сыймый торган хәлләрнең берсе ул мошенникларга синең исемгә кредит бирелүе. Мәгълүм булуынча, бүген банкка бармыйча да кредитны рәсмиләштереп була. Бер караганда, бу халык өчен уңайлы кебек. Икенчедән, моның белән банклар мошенникларга юл ача. Аларның, шулай ук, синең мәгълүматларыңны туплап, кредит рәсмиләштерүе ихтимал. Ә син бу хакта белмәскә дә мөмкинсең. Бүген мошенниклардан шундый һөҗүм бул­ганда банкларга кредит алуның бу ысулын туктатып тору дөрес булыр иде, дип уйлыйм. Мәсәлән, син, өйдән кредит алуга гариза җибәреп, аның сиңа бирелүен белгәч, акчаны бүлеккә барып алу күпкә дөресрәк булыр һәм ул акчалар берничек тә мошенниклар кулына эләгә алмас иде. Әмма банкка бу кирәкме? Банк өчен иң мөһиме – табыш алу. Чөнки сезнең исемгә кредит рәсмиләштерелгәч, ул түләнергә тиеш. Һәм акча кайтаруны банк сездән таләп итәчәк. Түләмәгән очракта мөлкәтсез калу ихтималы да бар.

Статистикага карасак, мошенниклар капканына кабат эләгүчеләр дә шактый күп. Мәсәлән, Ринатны 4 миллион сумга алдаганнар, ди. Әлбәттә, ул полициягә барып гариза язган, әмма акчаны кире кайтару озакка сузылачагын аңлый. Арытаба аңа Интернет челтәрендә “адвокат” яза: “Хәерле көн, мин Сезгә югалткан акчагызны кайтара алам. Әмма бу бушлай түгел. Моның өчен миңа 100 мең сум түләргә кирәк”. Акчаны кире кайтару мөм­кинлеге булу турында ишеткәч, Ринат, акча табып, аны “адвокат”ка күчерә. Ә “адвокат”ның шул 4 миллионны урлаган мошенник булуын аңлагансыздыр инде. Бе­лүегезчә, бүген адво­катлар күрсәткән хезмәт бәясе 100 мең сум гына тормый. Янә миллион сумнар югалтырга мөмкинсез.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы таныш булмаган кешеләрнең билгесез счетларына акча җибәрмәгез, бу күңелсез нәти­җәләргә, ягъни зур бурычларга һәм шәхси тупланмаларны югалтуга китерә, дип кисәтә. Шәхси һәм банк мәгълүматларын бернинди очракта да чит кешегә хәбәр итәргә ярамый. Әгәр мошенниклар шалтыраткан икән, трубканы куегыз. Шулай итеп сез үзегезне һәм мөлкәтегезне саклап калачаксыз!

Киберхәвефсезлек кагыйдәләре:

* Эчке хәвефсезлек хез­мәте раслаган ресурсларны һәм программа тәэминатын гына кулланыгыз.
* Электрон почтаны ач­кан­да сак булыгыз – фишинг эләгергә мөмкин.
* Эш җайланмаларын кү­зәтүсез калдырмагыз һәм каядыр китсәгез, аларны блоклагыз.
* Шәхси мәгълүматны сакланган серверларда һәм җай­ланмаларда гына тотыгыз.
* Барлык киберинцидентлар һәм хокук бозулар турында мәгъ­лүмати хәвефсезлек бүлегенә хәбәр итегез.

Капканга капмас өчен:

* Катлаулы парольләр кулланыгыз.
* Барлык счетларыгыз өчен ике факторлы аутентификацияне кертегез.
* Антивирус программаларын һәм операцион системаларны урнаштырыгыз һәм даими яңартыгыз.
* Шикле хатларны ачмагыз, шәхси мәгълүматны кертергә кирәк булган сылтамаларга күчмәгез.
* Өйдәге Wi-Fiны пароль белән саклагыз.
* Интернетта үзегез турында артык күп мәгълүмат урнаштырмагыз һәм аны шикле сайтлар белән бүлешмәгез.
* Балаларыгызга һәм ата-аналарыгызга киберхәвефсезлек кагыйдәләре турында сөйләгез.

Ример НАСРЕТДИНОВ.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: