+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кулинарлар ярышка чыга

12-14 сентябрьдә Уфада Русия кулинарлары ассоциациясенең чираттагы Бөтенрусия конгрессы узачак.

Кулинарлар ярышка чыга
Кулинарлар ярышка чыга
Чара кысаларында Башкортстан Республикасы кулинарлар, рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы ярдәмендә «Торатау» Конгресс-холлында ел саен үткәрелә торган Gastro Master Республика кулинарлар чемпионатын уздырачак.

- Бөтенрусия кулинарлар конгрессы кысаларында башкала кунакларын һәм халкын бай эшлекле программа һәм төрле дәрәҗәдәге сигез кулинар ярыш көтә. Моннан тыш, Конгресс мәйданчыгында гастрономия туризмын үстерүгә, шулай ук һөнәри белем бирү проблемаларына һәм перспективаларына багышланган "түгәрәк өстәл"ләр узачак. Русиянең әйдәп баручы экспертлары заманча трендлар һәм иң яхшы төбәк тәҗрибәләре турында сөйләячәк, — диде сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Эшлекле программа кысаларында чит илләрдән: Беларусь, Молдова, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Казахстаннан кулинария берләшмәләре һәм ассоциацияләре вәкилләре катнашлыгында пленар утырыш узачак. Чара Русия Федерациясендә һәм чиктәш дәүләтләрдә киңкүләм туклану индустриясен үстерү мәсьәләләренең киң даирәсен тикшерүгә багышланачак.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: