+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Нәрсә ул “орторексия”?

Сәламәтлек – иң зур байлык, дибез. Әмма сәламәтлеген даими хәстәрләп яшәүче кешегә дә һәрвакыт бу өлкәдә белемен камилләштерү өстендә эшләргә кирәк. Югыйсә, үзе дә сизмәстән, дөрес булмаган сукмакка кереп китүе бар. Ә андый хәвеф юк түгел, ди белгечләр.

Нәрсә ул “орторексия”?
Нәрсә ул “орторексия”?
Күптән очрашмаган балачак ахирәтем белән социаль челтәрләрдә табыштык та, аралаша башладык. Ә бердәнбер көнне ул без яшәгән шәһәргә киләсе барлыгын әйткәч, мин аны кунакка чакырдым. Менә шунда гаҗәпләндерде дә инде ул мине: баксаң, бихисап ризыклардан баш тарткан икән. Без яратып ашый торган тәбикмәк, коймак, өчпочмаклар күптән инде аның рационында юк, чөнки камырда глютен бар, ә ул зыянлы, ди. “Зарарлы ризык” ди­гән мөһер аның тарафыннан сөт һәм ит ри­зыкларына да сугылган икән. Җимеш­ләрнең күбесе дә организмга начар тәэсир итә, ди.
Әлбәттә, буй-сын зифалыгын кайгырту, дөрес тукланырга тырышу бик әйбәт, әмма бу очракта кысалар артык тарайган бит! Әлеге очрашудан соң күп тә үтмәде Интер­нетта орторексия турындагы мәкаләгә тап булдым. Шундый психик авыру бар икән.
Күпләрнең, мөгаен, булимия (кешенең үз-үзен тыя алмыйча артык күп ашавы) һәм анорексия (үзеңне ачлык белән җә­фалау) кебек психик тайпылышлар турында ишеткәне бардыр. Нерв анорексиясе вакытында адәм баласы бик нык ябыкса, аны якыннары берничек тә ашата алмаса, булимия диагнозына юлыгучыларда ач тору контрольсез артык ашау өянәкләре белән чиратлаша, шуңа күрә алар артык тән авырлыгыннан барыбер котыла алмый.
Ә менә “орторексия” дигән авыру бары тик 1997 елда гына ачыла. Аны беренче тапкыр Америка табибы Стивен Братман тасвирлый. Орторексларның диетасы торган саен “сәламәтрәк”, ә төгәлрәге, кырысрак һәм чикләнгәнрәк була бара, бу вакыт узу белән аларның организмында тискәре чагылыш таба, төрле тайпылышлар китереп чыгара. Яңа авыруның симптомнарын доктор Братман “файдалы продуктларга һәвәслек” дип атый һәм “Дөрес” туклану белән мавыгуны ничек җиңәргә?” дигән китабында тасвирлый.
Булимия һәм анорексиядән аермалы буларак, орторексияне әлегә кадәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы сәламәтлек белән бәйле авыруларның һәм проблемаларның халыкара статистика классификациясенә психик тайпылыш буларак кертмәгән. Мондый диагнозның барлыгы турында барлык табиблар да белми хәтта. Әмма соңгы 25 елда орторексия актив өйрәнелә.
Кемнәр соң ул орторекслар, булимиклардан һәм анорексиклардан алар нәрсә белән аерыла? Бик күпләр, аларны үз янәшәсендә табачак. Андый кеше сәламәт туклану турындагы барлык соңгы яңа­лык­ларны белә, социаль челтәрләрдә ЗОЖ-блогларны игътибар белән күзәтә. Ул кайда якындарак чиа орлыгы яки киноа органик ярмасы сатып алырга мөмкин икәнлеген белә, глютенсыз ипи пешерә һәм пестицидлардан чистарту өчен салат яфракларын дөрес итеп чылатырга өйрәтә. Аның белән дөрес туклану, теге яки бу продуктларның файдасы һәм зыяны турында сәгатьләр буе сөйләшергә мөмкин, әмма бергә ашау проблемалы – сәламәт туклануны яратучы өеннән читтә ашарга курка, чөнки ризыкларның составын контрольдә тота алмый. Мондый кешеләр, анорексиклардан һәм булимиклардан аер­ма­лы буларак, идеаль фигурага һәм тән авырлыгына омтылмый. Иң беренче урынга теге яки бу ризыктан зыянлы булуы аркасында баш тарту куела, ә нинди үлчәмдәге кием киеп йөрү аларны һич борчымый. Белгечләр исә ярлы рационның кеше организмына зур зыян салуын ассызыклый.
Орторексның үз-үзен бәяләве бары тик туклануга бәйле. Әгәр дә ул “чиста” туклана икән, барлык файдалы әйберләрне сатып алган, дөрес әзерләгән һәм ашаган – ул маладис һәм акыллы. Әгәр менюда “зарарлы” продукт булса, борчылу һәм үз-үзеннән җирәнү өянәге котылгысыз. Бу диагноз психик халәтнең елдан-ел начараюына китерә. Нәтиҗәдә, бахыр адәм баласының вакытының шактый өлеше ризык кабул итүне планлаштыруга, хәвефсез ризык эзләүгә һәм аны дөрес әзерләүгә китә. Диагноз классификациягә кертел­мә­гәнлектән, орторексиянең таралу дәрә­җәсен төгәл билгеләү мөмкин түгел. Әмма, Америка галимнәре тарафыннан гомуми­ләштерелгән төрле тикшеренүләр мәгълү­матлары буенча, кешелекнең 21дән 57,6 процентка кадәре бу тайпылыштан җәфа­лана, хатын-кызларда ул ир-егетләргә караганда ике тапкыр ешрак күзәтелергә мөмкин. Орторекслар иттә — антибиотиклар һәм гормоннар, балыкта — терекөмеш, яшелчәләрдә — пестицидлар, ярмаларда — глютен, сөттә лактоза бар дип, алардан баш тарта. Шул ук вакытта белгечләр лактоза да, глютен да күпчелек кешеләрнең сәламәтлеге өчен бернинди зыян да китерми, ди. Шактый сирәк авырулар вакытында гына табиблар аларны чикләргә куша. Ләкин еш кына туклану темасына артык борчылган кешеләр диагнозны табиблар белән киңәшләшмичә, үзенә үзе куя. Алар теге яки бу продуктны рационыннан чыгарып, озак еллар сәламәтлеген какшамаслык итеп саклавына ышана. Чынбарлыкта исә шактый ярлыланган рацион сәламәтлектә тайпылышларга китерә. Төрле илләрнең туклану институтлары белгечләре ярмалар, сөт продуктлары, төрле ит, балык, яшелчә һәм җиләк-җимеш, чикләвек һәм көнбагыштан баш тартмаска киңәш итә.
Орторексия — бик куркыныч авыру ди, табиблар. Кешедә, нерв анорексиясе вакытындагы кебек, тән авырлыгының куркыныч кимүе күзәтелергә мөмкин. Тиешенчә тукланмау аркасында игътибар һәм хәтер начарлану, эш нәтиҗәлелеге төшү, бөер, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, хатын-кызларда түлсезлек проблемасы килеп чыга. Бу диагнозның тагын бер күңелсез нәтиҗәсе — социаль изоляция. Орторекслар рестораннарда һәм кунакта ашый алмый, алар ризыкны үзләре белән тартмаларда йөртә яки бары тик өйдә генә ашый. Алар котылгысыз рәвештә стресс кичерә, ничек дөрес ашау турында даими борчылу зур күләмдә энергияләрен ала, аларны хупламасалар, якыннары белән ачуланышалар. Иң авыр очракларда орторексларның хәтта үз-үзенә кул салу очраклары да күзәтелгән.
Үзендә орторексия симптомнарын ачыклаган кешегә туклануга мөнәсәбәтен яңадан җитди итеп анализларга, күп ризыклар турындагы мифларны фаш итәргә кирәк. Расланган фәнни мәгълүматка мөрәҗәгать итү зарур.
Орторексия — сәерлек түгел, ә шактый куркыныч халәт, ул табиб-психотерапевтта, табиб-диетологта дәвалануны таләп итә. Бу җәһәттән XVI гасырда яшәгән Швейцария алхимигы һәм табибы Парацельсның билгеле сүзләрен искә төшерү артык булмас, ул: “Барысы да агу, һәм бернәрсә дә агулылыктан мәхрүм түгел; монда барысы да күләмгә бәйле”, — дигән.



Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: