+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Без тарихта эзлебез...

Иглин районының Рәсмәкәй авылы тарихы буенча яңа мәгълүматлар табылды Соңгы елларда халкыбызның рухи мирасын барлауга, ата- бабаларыбызның үткәнен, авылларыбыз тарихын өйрәнүгә игътибар артканнан-арта бара. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр тырышлыгы белән республикадагы авыллар турында байтак китап­лар чыкты.2010 елның июлендә 365 битлек “Монда тудык, монда үстек...” дигән китабым дөнья күрде. Анда өч гасырга якын тарихы булган Дүртөйле районының Үткен, шулай ук Атсуяр, Мәмәдәл, Суккул һәм Юкәлекул авылларында гомер иткән кешеләр турында бай мәгълүмат тупланган. Китап чыгу белән авыл тарихын өйрәнү тукталмады, эш әле дә дәвам итә. Көннән-көн төбәк тарихының яңа битләре ачыла. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, туган авылым Үткеннән тыш, хәләл җефетем дөньяга аваз салган Иглин районының Рәсмәкәй авылы тарихы буенча да үзенчәлекле мәгълүматлар табылды. Түбәндә сүз шул хакта.

Без тарихта эзлебез...
Без тарихта эзлебез...
Октябрь инкыйлабына кадәр үз көче белән көн күргән крестьяннарның тормыш-көнкүреше гаять аянычлы була. Чәчүлек җирләре аз булу аркасында керемнәре гаиләне ашатып, тәрбияләргә җитми. Шуның өчен ярлы крестьяннар, җәй көне, үзләренең басу эшләрен башкару белән бергә, авыл байларына ялланып тир түгә. Ләкин бу да аларның ярлы тормышын төзәтә алмый, чөнки хуҗалыкта елдан-ел гаилә әгъзалары арта, ә җир мәйданы шул килеш кала.

Фәкыйрьлек күпләрне, авылда ишек-тәрәзәләренә такта кадаклап, шәһәр­ләргә күчәргә, анда эшчеләр санын арттырырга яисә халкы аз булган яңа җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр итә. Күп кенә ярлы крестьяннар үзләренең җәйге басу эшләрен бетерү белән эш эзләп күмәкләшеп Себер һәм Уралга юл тота. Анда кыш буена урман кисү, күмер яндыру, вагоннарга утын һәм күмер төяү, шахталарда күмер чыгару кебек эшләрне үтәп, бераз акча җыйганнан соң, язгы басу эшләре башланыр алдыннан авылларына кайта торган була.

“Элекке Уфа һәм Бәләбәй өязләре чигеннән агучы Чәрмәсән елгасы буендагы Рәсмәкәй, Югары Сәет, Купай, Түбән Сәет, Бакай, Бәшир, Яңа Калмаш һәм Иске Йомран авылларында яшәгән аз җирле крестьяннар 1908 елда, киңәшләшеп, яңа җиргә күчеп китәргә булалар. Күчеп утырырга яраклы җирне табар өчен үзләренең арасыннан Рәсмәкәй авылы кешеләре Мөхәммә­т­әмин Хәбибуллин белән Сәетгәрәй Гыйззәтуллинны Уфаның Крестьян җир банкына җибәрәләр.
 
Алар Сафронова дигән бер бай хатынның Урман-Куди волосте Сим елгасы буендагы җирләре сатылуын ишетә һәм бу хакта Сафронованың йортына барып сөйләшә. Сафронова шушы 1351 дисәтинә җирен Уфа Крестьян җир банкы аша дисәтинәсен 62 сум белән сатарга ризалаша. Халык вәкилләре Сафронова һәм банк тәкъдим иткән шартларда җирне сатып алырга була һәм бу турыда халык белән киңәшләшер өчен авылларына кайтып китә, – дип яза 1965-66 елларда авыл тарихы турында бай материал туплаган РСФСРның персональ пенсионеры, 1920 елдан КПСС әгъзасы Фаяз Габбасов. – Вәкилләр авылга кайткач, яңа җиргә күчеп китәргә ризалык биргән кешеләрне чакырып, килешү төзиләр. Анда болай дип языла: “Без туксан йортлы җир хуҗасы Александра Назаровна Сафронованың Уфа губернасы һәм өязе Урман-Куди волосте Казаяк-Котыш авылына якын булган 1351 дисәтинә 2256 сажин җирен Уфа Крестьян җир банкының безгә бирә торган ссуда акчасына сатып алырга ризалык бирдек. Һәм шул алынган җирдә Рәсмәкәй дигән яңа авыл төзергә булдык. Ссуданы күрсәтелгән вакытка түләргә вәгъдә итәбез. Әгәр дә җәмгыятьнең шушы килешүендә күрсәтелгән берәр әгъзасы тиешле акчаны банкка вакытында түләмәсә, ул кешедән банк уставында күрсәтелгән тәртиптә бөтен чараларны кулланып, акчаны юллап алырга вәгъдә бирәбез”.

90 кеше кул куйган бу килешү 1908 елның 27 сентябрендә Бакай волосте идарәсе тарафыннан расланган. Бу 90 кешенең 31е – Рәсмәкәй авылыннан, 21е – Югары Сәет, 12се – Купай, 10сы – Түбән Сәет, 4се – Йомран, 2се – Бакай, 6сы – Бәшир, 3се – Калмаш авылыннан. Күчеп килүчеләрнең күбесе Рәсмәкәй авылыннан булгач, яңа авылга да “Рәсмәкәй” дип исем бирелгән”.

1908 елның ноябрендә Хәбибуллин белән Гыйззәтуллин халыктан бер­никадәр акча җыеп, ышаныч язуы һәм килешү тексты белән яңадан Уфага киләләр. Иң элек Сафронова белән аның җирен сатып алу турында килешү төзиләр. Бу документны Уфа округ суды каршындагы өлкә нотариусы раслый. Вәкилләр Сафроновага җир хакын түләү өчен банктан 80 мең сум ссуда ала. 51 ел эчендә түләү шарты белән алынган ссуда өчен банкка ел саен 5,25 процент өстәмә түләргә вәгъдә итәләр.

Уфа Крестьян җир банкы тарафыннан бирелгән ссуда турында документ Башкортстан Милли архивы фондларында саклана. “Уфимское отделение Крестьянского поземельного банка. Дело № 3514, ссуда № 89762. Список Размекеевского товарищества Уфимского уезда, Урман-Кудейской волости. Купчая крепость утверждена старшим нотариусом 7 ноября 1908 года, № 563/2820”, дигән документның күчермәсе бездә саклана. Рәсмәкәй авылына беренче күчеп килүчеләр һәм җир сатып алучылар арасында хәләл җефетемнең ата-бабалары Гарифулла Гыйззәтуллин (гаиләдә 5 ир-егет, 18 дисәтинә), Биктаһир Фәхретдинов (гаиләдә 2 ир-егет, 6 дисәтинә) бар.

Урта хәлле крестьянга мохтаҗлык кичерми яшәү өчен 20-30 дисәтинә җир биләргә һәм аннан файдаланырга кирәк. Бу кадәр җир 1600-1700 сум чамасы тора. Бу акчаны туплау өчен 70-80 баш ат, яисә 100дән артык сыер яки 3 мең поттан артык ашлык сатарга кирәк бул­ган. Урта хәлле крестьян хуҗалыгында, гадәттә, 1-2 баш ат, шул ук санда сыер була. Еллык җыйган ашлыгы да 100-120 поттан артмый. Шулай булгач, 20-30 дисәтинә җир хакын бер кешенең гомерендә түләп бетерергә мөмкин булмаганлыгы күренеп тора. Рәсмәкәй халкы шундый кыйммәт бәягә җир сатып алып, байбичә Сафронова һәм Уфа Крестьян җир банкына бурычка бата. Тик Октябрь инкыйлабы гына халыкны бу кабаладан азат итә, алган җирнең бурычларын түләү бетерелә, бөтен җир һәм урманнар халыкка түләүсез бирелә.

Безнең тарафтан табылган Рәсмәкәй авылы тарихы белән бәйле тагын бер мөһим документ – Казанда нәшер ителүче “Йолдыз” сәяси, иҗтимагый һәм әдәби гәзитендә 1910 елның 14 гыйнварында басылган кечкенә язма. Билгесез автор гәзит редакциясенә түбәндәге эчтәлекле хат юллаган:

“Идарәгә хат

Яңа авыл

Мөхтәрәм мөхәррир әфәнде.

Түбәндә язылачак мәктүбемезе гәзитеңезнең бер почмагында дәрҗ кыйлмакыңызны үтенәмез, мәхрүм итмәңез.

Безгә Уфа өязе Олуг Рәсмәкәй карьясендә ошбу елга кадәр кысык җирләрдә торып, һичбер файдаланмаганымыз хәлендә безләр башка җиргә күчәргә мәҗбүр булдык, ошбуның өчен дә берничә авыл халкы җыйналып Златоуст тимер юлы Теләк ыстансиясенә биш чакырым мөсәфәдә җир алып 1908нче елның көзендә күчтек. Хәзер инде 77 йорт булды, җәмгысы җыелганда”.

Авыл халкы игенчелек һәм урманчылык белән шөгыльләнгән. Халык яңа урынга күчеп утырган елларда җирләр бик аз булу сәбәпле күп кенә кешеләр Казаяк, Ләмәз, Таутөмән башкорт­ларының җирләрен арендага алып иген иккән, яисә игенне җир хуҗасы белән бергә уртакка чәчкән. Печәнлекләрне халык шулай ук Түбән Казаяк башкортларыннан арендага алган.

“Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында патша Русиясенә әсир булып төшкән чехлар һәм словакларга Совет хөкүмәте 1918 елның язында Ерак Көнчыгыш аркылы үз илләренә кайтып китәргә рөхсәт итә. Илдә булган бөтен чехлар һәм словаклар тимер юл станцияләренә җыйналып, аерым эшелоннарга төялә. Шул вакытта Олы-Теләк станциясендә дә чехлар белән эшелон торды. Унлап чех солдаты безнең Рәсмәкәй авылына да килде, алар беркемгә дә тимәде...

Чехлар восстаниесеннән соң бу тирәдә колчак власте урнашты. Рәсмәкәй авылында да Колчакның бер полк солдаты берничә ай урнашып торды. Полкның солдат һәм офицерлары кыш көннәренең берсендә иртә белән бик ашыгыч әйберләрен ташлап, Әшә ягына чыгып киттеләр.

Болардан башка Колчак гаскәрләре Рәсмәкәйгә килмәделәр. Шулай да бер кичне кайдандыр бер кораллы солдат килеп, авыл старостасы Гарифулла Гыйззәтуллиннан Казаяк авылына барырга ат сораган, староста аңа ат бирмәгән. Солдат тавыш күтәреп мылтыгыннан ата башлаган. Ул чагында Гарифулла картның улы Фазлыйәхмәт белән Әбдел карт улы Ибәт Вәлиев солдатны коралсызландырганнар, мыл­тыгының затворын алып карга ташлаганнар, солдатның үзен Иблинең мунчасына ябып куйганнар. Төнне бу солдат мунчадан качкан, Казаяк авылында торган штаб башлыгына барып, Рәсмәкәйдә булган хәлне сөйләгән һәм гаепле кешеләрне җәзалауны сораган.

Икенче көнне иртән Рәсмәкәйгә унлап кораллы солдат килгән. Алар Рәҗәп картның йортында сход җыеп, камчылары белән берәм-берәм кешеләрне кыйнаганнар. Әлбәттә, камчының күбрәк өлеше староста Гарифулла карт белән аның улы Фазлыйәхмәт аркасына төшкән. Аклар авылны яндырабыз дип яный башлагач, Насыйп Сатаев Олы-Теләккә киткән, анда Колчак офицерлары каршында дәрәҗәле булган тимер юл станциясе башлыгы Маковкинның ярдәме белән солдатларны кире штабка чакыртып алдырган, шулай итеп Рәсмәкәй кешеләре бу бәладән дә исән котылып калды”, – дип яза Фаяз Габбасов.

Колчак солдатларының камчысын татыган Рәсмәкәй авылы старостасы Гарифулла Гыйззәтуллин һәм аның улы Фазлыйәхмәт хәләл җефетем Наилә Әзһәр кызы Хәбибуллина-Гарифул­линаның карт картәтисе һәм картәтисе була инде. Уфа өязе Уфа волосте Рәсмәкәй авылының 1893 елгы метрика кенәгәсендә болай дип язылган:

“Беренче фасыл 1893нче елда дөньяга килгән балаларны язар өчен.

Баланың исеме: Фазлыйәхмәт.

Кайсы айда туган, айның ничәнче көне: 6нчы гыйнвар.

Баланың ата-анасының һәм һәр ике тарафта булган бабасының исеме. Әгәр дә булса фамилиясе, кайсы таифәдән идеге: атасы билетный солдат Гарифулла Гыйззәтулла углы Булгаков, анасы Бәдигөлҗамал казенный крестьян Бикмөхәммәт кызы Баешова.

Кайда туган: Рәсмәкәйдә вөҗуд (туган)”.

Һәркем үз халкының үткәнен, ата-бабаларның ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, – ди бит халкыбыз. Шуны истә тотып, туган авылыбыз һәм ата-баларыбызның үткәнен өйрәнүне дәвам итәбез.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: