+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Төчкерсәк тә, дару кирәк...

Хәзер даруханәләр урам буйлап тезелгән, кибетләрдән дә күбрәк.

Төчкерсәк тә, дару кирәк...
Төчкерсәк тә, дару кирәк...

Шундый заманда яшибез, вирусларның нинди генә төре белән очрашмыйбыз. Сезон саен яңалары барлыкка килә, элегрәк язлы-көзле генә авырсак, хәзер исә ел әйләнәсенә вируслардан баш чыкмый. Төчкерә башлау белән даруханәгә йөгерергә өйрәнеп алдык инде. Ә алар исә урам буйлап тезелгән, кибетләрдән дә күбрәк.

Хәзер даруханәгә елның кайсы вакытында кермә, һәрвакыт чират була. Беркөнне, эштән кайтышлый, тиз генә кереп чыгарга ниятләп, берничәсенә тукталдым. Берсендә ак халатлы сатучы каршында ике-өч кеше генә торуын күреп, тиз генә аларга барып кушылдым. Вакыт үтә, чират урыныннан да кузгалмый. Олы яшьтәге апа кулындагы кечкенә капны күрсәтеп, тыныч кына сатучы кызга нидер аңлатырга тырыша. Дару сатучының тавышы көчәя башлагач, без дә сүзнең ни хакта баруын аңлап алдык. Баксаң, пенсионер апа биредән сатып алган мазьне кире китергән, сатучы кыздан аны алыштырып бирүен үтенә.
– Өйгә кайткач, күзлегемне киеп карадым, куллану срогы тиздән чыга, ә миңа аны ярты ел дәвамында сөртергә кирәк. Сез срогы бу айда чыга дип әйтмәдегез бит, карый алмадым, күзләрем дә начар күрә. Пенсия акчасына андый кыйммәтле даруны гел генә сатып алалмыйм, 450 сум тора бит ул, зинһар өчен кире алыгыз, – дип ялвара пенсионер.
Фармацевт алдында өлкән яшь­тәге кеше башын иеп басып торсынмы, авырудан җәфаланучы башка берәү булсынмы – аның өчен барыбер, барысы да клиентлар. Ул аларга даруны кире алмаячагын дорфа гына аңлата да, озак сөйләшеп тормый, борып та чыгара. Әйтергә кирәк, һәр даруханәнең белешмәләр стендында “дарулар һәм медицина әйберләре кире алынмый һәм алыштырып бирелми” дигән мәгълүмат та эленгән. Шулай да кайбер очракта хәтта даруларны да кире кайтару яки алыштырып алу мөмкинлеге булуын сатып алучылар белми дә. Мәсәлән, әлеге пенсионер апа кебек күзлеген өйдә оныткан әби-бабайларга куллану вакыты чыккан даруны тоттырып җибәрү кыен эшмени? Өенә кайткач ул аны белсә дә, гауга чыгарып йөрми, я кире барырга хәле калмый аның.
Сатып алган даруны кайсы очракта кире кайтарырга яки алыштырып алырга мөмкин?
3 Әгәр куллану вакыты чыккан булса;
3 Куллану вакыты язылмаган очракта яисә аны танырлык булмаса;
3 Тышындагы картон кабындагы язу белән эчендәге даруның язуы туры килмәсә;
3 Препаратны куллану буенча инструкциясе булмаса яки әлеге даруга туры килмәсә;
3 Инструкциядә күрсәтел­гәннән нинди дә булса тайпылыш күренсә (төсе, сыеклыгы, формасы, үлчәме, ныклык дәрәҗәсе, төбенә утырган сыекчасы);
3 Тышкы кабында яки эчтәге флаконда, ампулада брак булса (изелгән, сытылган, ертылган очракта, капкачы булмаса, язуы аңлашылмаса).
“Сатып алучылар хокукларын яклау турында”гы законда җитеш­сезлекләре булган товарны сатып алучының аны кире кайтарырга хокукы булуы турында ачык әйтелә.
Әйтергә кирәк, медикаментлар сыйфаты ягыннан яхшы булган очракта да, сатып алучының аны алыштырырга яисә акчасын кире алырга хакы бар. Мәсәлән, фармацевт рецептта язылган мазь урынына крем биреп кайтара икән, ул аны сезгә, һичшиксез, алыштырып бирергә тиеш. Әгәр даруханә хезмәткәре баш тартса, дорфа кыланса, мөдиргә мөрәҗәгать итеп, аның исеменә хәлне аңлатып гариза язарга кирәк. Ул урынында булмаса, яки сезнең белән сөй­ләшергә теләмәсә, сатучыдан ши­каятьләр һәм тәкъдимнәр китабын сорап алып, исем-фамилиягезне, адресыгызны һәм тулысынча хәлне аңлатып языгыз. Шунда ук мәгъ­лүматлар стендында бирел­гән күзәтчелек оешма­ларының телефон номерларына да игътибар итегез. Даруханә җитәк­челегеннән җавап булмаса, ул телефон номерлары сезгә кирәк булачак. Әлбәттә, даруларны даруханәгә кире кайтару бик четерекле, күп түземлек таләп итә торган эш. Нервыларны артык какшатмас өчен, дару сатып алганда бик игътибарлы булырга кирәк.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: