Җилсез, матур кичләрдә бөтенләй урамга чыгармын димә: һавада куе төтен эленеп тора, бакчасын чистартучылар яккан учаклардан берничә чакрымга тарала ул. Инде үзеңә кирәк мәгълүматны бик җиңел табып була торган заманда халык нишләптер төтеннең сәламәтлек өчен бик зыянлы булуы турында хәбәрдар түгел. Ә бит табиблар күптән инде чаң кага: бәрәңге сабакларын һәм башка чүп-чарны яндыру аллергия китереп чыгара һәм кешенең иммун системасына зур зыян сала. Углекислый газ һәм азот оксиды буылу, йөткерү, бронхлар спазмына сәбәпче була. Һава гына түгел, сулыклар һәм туфракка да зур зарар килә.
Әйе, Интернетны ачсаң, уңышын җыйганнан соң бәрәңге, томат һәм башка үсемлекләр ботакларын яндыру кирәклеге турында бик күп киңәшләр табарга мөмкин. Аларны мондый гамәлнең зыяны турында белмәгән надан адәмнәр яза. Хәзер бит азмы-күпме компьютер клавишаларына баса белгән һәркем үз фикерен дөньяга җиткерергә ашыга. Ә Интернеттан өстеңә ишелүче мәгълүмат арасыннан дөресен, файдалысын табу өчен дә акыл һәм белем кирәк.
Экологик яктан файдалырак һәм чистарак продуктлар ашау өчен бакчачылар яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә, аларның калдыкларын яндырып, үзләренең һәм янәшәдәгеләрнең сәламәтлеген хәвеф астына куя. Атмосферага, димәк, бөтен кешелеккә глобаль зыян салулары хакында алар бөтенләй уйланмый.
Уйланыгыз! Пыскып ятучы сабаклар организм тукымаларына кислород керүне чикләүче газ бүлеп чыгара. Төтендә тузан, азот әчемәсе, авыр металлар һәм берничә төр канцероген кушылмалар була. Диоксиннар да бар, алар – кеше өчен иң агулы матдәләрнең берсе. Төтен сулау яман шеш авыруларын китереп чыгара, ди табиблар.
Интернеттагы “файдалы” киңәшләрне укучы күп кеше бәрәңге һәм башка яшелчә сабакларын яндырып, үзләренең бакчаларын савыктырабыз, төрле авыруларны кисәтәбез, дип уйлый. Бу төптән ялгыш фикер! Бәрәңге сабаклары авырулар чыганагы түгел, төрле авырулар туфракта була. Әмма сез үз участогыгыздагы бөтен җирне тоташ яндырсагыз да, гөмбә авырулары спораларын җил яки кошлар китерәчәк, алардан котылу мөмкин түгел. Авырулар белән алар сезнең үсемлекләрдә булганда көрәшергә кирәк, ә сабакларны яндыруга өметләнергә ярамый.
Үсемлек калдыкларын нишләтергә соң? Җиргә күмегез. Бу җир суалчаннарына өстәмә азык, алар нәкъ менә сезнең участокта туфракның уңдырышлылыгын арттыра.
Әле күптән түгел генә бәрәңге яки томат үскән яшелчә бакчасы уртасында учаклар ягып, сез туфрак катламын җимерәсез, туфрак хасил итүче микроорганизмнарны, файдалы бөҗәкләрне юк итәсез. Ахыр чиктә, бакчагызның уңдырышлылыгы кими, димәк, яшелчәләрегез начар үсәчәк, бу да үзегезгә зыян.
Бәрәңге сабакларын яндырып, сез бакчаны үсемлек калдыкларыннан чистартасыз дию дә мәгънәсез. Бакча – фатир түгел ул! Аның өчен үсемлек калдыклары мөһим һәм кирәк. Аларны дөрес куллану гына таләп ителә.
Табигатьтән өйрәник! Үсемлек калдыклары анда черемәгә әйләнә, аларны беркем дә яндырып йөрми, шуңа күрә дә бездә бик матур урманнар, төрле хуш исле үләннәр, аллы-гөлле чәчәкләр үскән болыннар бар, аларда гөмбә, җиләк, чикләвек һәм башкасын җыябыз.
Кайбер бакчачылар бәрәңге сабакларын ашлама – көл алу өчен яндырабыз, ди. Монысын да башка сыйдыру авыр. Күпме ашлама чыга инде бу калдыклардан? Һәм аны экологик яктан чиста ашлама дип әйтергә тел әйләнми. Сез үз кулларыгыз белән бакчагыз экологиясен яндырасыз бит! Аннары көл бердәнбер минераль ашлама булган заманалар күптән үтте. Хәзер кирәкле ашламаларны теләсә кайсы бакча кибетендә һәм теләсә нинди күләмдә сатып алырга мөмкин.
Без бәрәңге сабакларын беркайчан да яндырмадык, ә шунда ук, уңышны җыеп алганнан соң, җиргә күмеп куябыз. Башка яшелчәләр калдыклары белән дә шулай эш итәбез. Черемә – өстәмә ашлама ул.
Бу проблеманы ничек хәл итәргә соң? Чүп-чар яндыручыларга карата, бәлки, законнарны катгыйлатырга кирәктер, штрафларны бермә-бер арттырырга? Күп кеше күршеләре белән мөнәсәбәтләрен бозмас өчен түзеп яши бит. Ә теге ваемсызлары төтен агуыннан кемнеңдер кан басымы күтәрелүе, кемнеңдер аллергиядән җәфалануы хакында уйлап та карамый. Күпьеллык тәҗрибәдән күренүенчә, көз көне уңышны урып-җыю чорында халыкның коры ботакларны һәм чүп-чарны яндыруы аркасында янгыннар саны да арта.
Ә урамда һаман төтен пәрдәсе эленеп да тора...