Заманалар да үзгәрде, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт тә аңлашылмый. Элек болай яшәми кебек идек бит без. Хәзер туган белән туган аралашмый, ике күрше бер-берсен аңламый... Кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте кире якка үзгәрде.
“Тәрбия мәсьәләләре дә, ничектер, йомшарды. Бала тәрбияләү тәртибе дә башкачарак. Ул гаиләдән, мәктәптән башланырга тиеш, диләр иде. Элек гаиләдә “тәртәдән чыккан” баланы тәрбияләү өчен картәтиләренең ишек башындагы тал чыбыгы яисә әти каешы да җитә торган иде. Хәзер исә “чыгырдан чыккан” балага дистәләрчә педагогы булган мәктәпнең дә көче җитми...” – Быел җәй авылга кайткач бик өлкән яшьтәге укытучым белән сөйләшкәндә ишеткән фикер бу. Үзе дә кырык елга якын гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган апаның сүзләрендә аның көчсезлеген түгел, ә борчылуларын тойдым. Мин дә аның фикеренә кушылам. Җәмгыятебездә, чынлап та, соңгы елларда кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә беренче планга үз-үзеңне генә ярату, тирә-юньгә битарафлык килеп басты, кеше хәленә керә белү, ярдәмчеллек, миһербанлылык кебек сыйфатлар артта калды. Ничектер, авыр минутларда бер-беребезгә җан җылысын өләшү, уй-кичерешләр белән бүлешү кебек асыл гамәлләребезне оныттык. Заман белән бергә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең үзгәрүе, бәлки, буыннар бәйләнешенең өзелүен күрсәтәдер?
Шушы темага бүген берничә хикәят (притча) тәкъдим итәм. Алар, бәлки, күпләребезне борчыган сорауларга җавап табарга ярдәм итәр, уйланырга этәрер.
Кешеләр ни өчен бер-берсенә кычкыра?
Дәрес бара. Укытучы балаларга сорау бирә:
– Ни өчен кешеләр үзара бәхәсләшкәндә тавышларын күтәрә?
– Ихтимал, мондый халәттә аларның күңел тынычлыгы югаладыр, – ди укучылар.
– Әгәр ул кеше синең белән янәшә тора икән, нигә кычкырып сөйләшергә кирәк соң? – дип, сорауны катлауландыра укытучы.
Балалар әлеге көтелмәгән сорауның мәгънәсен аңламыйча дәррәү җилкәләрен җыера. Аларның бу турыда беркайчан да уйлаганы булмаган, күрәсең.
Уңайсыз хәлдә калган укучыларына ул болай дип аңлата:
– Кешеләр тиргәшкәндә һәм аларда ниндидер ризасызлык хисе барлыкка килгәндә аларның йөрәкләре ераклаша. Һәм алар бер-берсен ишетсен өчен кычкырып – тавышларын күтәреп сөйләшергә мәҗбүр була. Аларның бер-берсенә карата үпкә-ачулары никадәр көчле булса, аларга шулкадәр ныграк кычкырырга туры килә.
Ә кешеләр бер-берсенә гашыйк булганда ничек үзгәргәннәрен беләсезме? Алар тавышларын күтәрмичә, тыныч кына сөйләшә. Мәхәббәт хисенә бирелүчеләрнең йөрәкләре янәшә була, ә ике арадагы ераклык бөтенләй юкка чыга. Кешеләр белән мәхәббәт идарә иткәндә аларга хәтта сөйләшү дә таләп ителми. Пышылдау да җитә. Кайбердә исә сүзләр дә артык була – мәхәббәтле күзләр бергә очрашканда болай да һәммәсе дә аңлашыла.
Шуны күңелегезгә сеңдереп, онытмагыз: үзара тиргәшү-бәхәсләшү кешеләрне бер-берсеннән ерагайта. Ә инде тавышны күтәреп әйтелгәннәре ул араны берничә тапкырга озынайта. Беркайчан да мондый хәлгә юл куярга тырышмагыз, чөнки ике арадагы “ераклык” арткан саен кирегә юлны табу авыр булачак.
Кулга көрәк кирәк!
Бервакыт Кытайның монастырь урнашкан бер провинциясендә көчле кар ява. Буран юлларны каплый. Иртәнге медитациягә балалар кар ерып, көч-хәл белән килә. Бераздан укытучылары, балаларга мөрәҗәгать итеп: “Мондый очракта без нәрсә эшләргә тиеш?” – дигән сорау бирә.
– Карның эреп бетүен сорап, догалар укырга кирәк, – ди бер укучы.
– Буран беткәнне сабыр гына көтәргә кирәк, – ди икенчесе.
– Табигать көченә каршы барып булмый, – дип җаваплый өченче укучы.
Шул чакта гыйлем бирүче, үзе көткән җавапны ишетә алмаячагын аңлап:
– Ә хәзер минем фикерне тыңлагыз, – ди.
Укытучыларының һәр сүзен йотлыгып тыңлаучы балалар аның акыллы фикер әйтәчәген көтә. Ә укытучы бүлмәдәге һәр балага күз йөртеп чыга да авыр сулап әйтеп куя:
– Иң дөрес җавап шул: хәзер барыбыз да кулга көрәкләр алып, кар көрәргә чыгабыз.
Үпкәләүдән ничек туктарга?
– Сез – шундый зирәк акыллы кеше. Һәрвакыт көләч йөз, яхшы кәеф белән йөрисез. Беркайчан да Сезнең үпкәләгәнегезне күргәнем булмады. Минем дә Сезнең кебек сабыр, түзем буласым килә, – дип мөрәҗәгать итә укучы укытучысына.
Укытучы мондый үтенечне кире какмый һәм ярдәм итәргә була. Моның өчен бәрәңге һәм үтәкүренмәле пакет кирәк булачак, ди ул.
– Әгәр синең кемгә дә булса үпкәң туса, ачуың килсә – шушы бәрәңгене кулыңа ал, – ди укытучы. – Ул бәрәңгегә сине үпкәләткән кешенең исемен яз да шушы пакетыңа сал!
– Шул гынамы? – дип гаҗәпләнә укучы.
– Юк, – ди укытучы. – Син бу пакетны һәрвакыт үзең белән йөртергә тиеш. Тагын бер кеше белән ачуланышып, үпкәң туа икән, пакетыңа аның исеме язылган бәрәңге өстәлә бара.
Укучы бу шарт белән килешә.
Күпмедер вакыт үткәннән соң әлеге сумка бәрәңге белән тула һәм үзең белән йөртү авырлаша. Өстәвенә, башта салганнары череп, бозыла башлый, тәмсез исе тарала.
Укытучысы янына килеп, бала бу хәлне сөйләп бирә. Икенче башка бер сынауга риза булуын, әмма черек бәрәңге тутырып йөрергә теләмәвен әйтә. Тапкыр укытучының җавабы уйланырга мәҗбүр итә.
– Шундый ук үпкәләү хисе синең күңелеңне дә яулап алган. Син аны тиз тоя алмыйсың. Ялгышлык белән кылган гамәлең дә гадәткә керә, ә гадәт кешенең характерына күчә. Монысы – иң начары. Мин сиңа бу сынауны үзеңне читтән күзәтеп аңлау мөмкинлеге өчен бирдем. Син һәрвакытта да үзең үпкәләргә яисә башкаларны үпкәләтергә телисең икән, башта ныклап уйла: сиңа мондый авыр “черек” йөк кирәкме?
Карт ишәк акылы
Бервакыт крестьянның картайган ишәге тирән коега төшеп китә. Авыр кайгыга тарыган хуҗа инде нәрсә эшләргә, җан иясен ни рәвешле коткарырга була, дип баш ватканда бәләга тарыган ишәк, кызганулы тавышларын чыгарып, ярдәмгә чакыргандай тоела.
Әмма крестьян, уйлана торгач, бу хәлдән чыгуның бик ансат юлын сайлый. “Ишәк барыбер картайды, хәлсезләнде. Ә коены болай да күмәргә уйлап йөри идем. Нигә миңа мәшәкатьләнеп, көчемне түгәргә?!” – дигән карарга килә ул.
Карт ишәген коткарган хәлдә дә әллә ни файдасын күрмәячәгенә ышанып, крестьян коены күмешергә авылдашларын да чакыра. Ярдәмгә килүчеләр дәррәү ишәк төшкән коены күмәргә тотына. Әмма, хәлсезләнә барган ишәк, эшнең нәрсә белән тәмамланачагын аңлап, тагын да көчлерәк тавышлар чыгара башлый.
Бераздан әлеге чарада катнашучылар кое төбендәге ишәкнең әрнүле тавышларын ишетми башлый. “Хайванкай өстән ташланган туфрак астында калып җан бирде”, – дип уйлыйлар.
Коега күпмедер җир ташлаганнан соң, хуҗа кеше, түбәндәге хәлне үз күзләре белән күрергә теләп, кое төбенә күз ташлый. Күзләренә күренгән тамаша крестьянны телсез калдыра.
Эш шунда: ишәк, югарыдан ташланган туфракны өстеннән кагып таптап, салынган җир белән бергә тавыш-тынсыз гына өскә таба күтәрелә барган. Моңа кадәр үз сәгатен көтеп, күрәчәген аңлаган ишәк шул рәвешле кое өстенә кадәр күтәрелә дә “үлем тырнагы”ннан ычкынып кача.
Бу хәлнең асылы нәрсәдә? Әлбәттә, тормышта барысы да көйле һәм син теләгәнчә генә бармый. Кайбердә абынганда башка сугучылар да булгалый. Мәкерле, көнчел кешеләрнең дә күңелендә нәрсә ятканын тиз генә аңлап булмый. Әлеге ишәк язмышына охшаш хәлләр кешеләр арасында да булгалый.
Ничек кенә булмасын, “пычрак”ка күмелүгә дучар булганда да кеше бирешергә тиеш түгел. Ихтыярыңны, ышанычыңны җигеп, безгә дә пычракларны кагып, “өскә чыгарга” көч таба белергә кирәк. Иң мөһиме – туктамаска һәм бирешмәскә!
Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.