+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Дүрт аяклы” балалар...

Уен кайда бетә дә чын проблема кайчан башлана?

“Дүрт аяклы” балалар...
“Дүрт аяклы” балалар...

Шушы көннәрдә Уфаның “Матбугат йорты” тукталышында дүрт аякланып йөрүче ике ир-егет халыкны чын мәгънәсендә шаккатырды. Юлбарыс һәм бүре костюмнарындагы егетләрнең шәһәр урамында сәер кылануы яшьләргә мәзәк тоелса, өлкән яшьтәгеләр бармакларын чигә тирәсендә боргалады...

Соңыннан ачыклануынча, 23 яшьлек айтишник Эмиль һәм 32 яшьлек электромонтажчы Руслан игъланнар сайтында танышканнар. Эмиль үзен, квадробер буларак, урамда “йөртүче” эзләгән, тегесе риза булган...


Соңгы вакытта битлек киеп, ике аякларында һәм кулларында йөреп, үзләрен нинди дә булса җанвар кебек тотучы үсмерләр – “квадроберлар” күбәйде. Алар социаль челтәрләргә көннән-көн ешрак таралучы видео­ларның, шулай ук, җәмгыятьнең төрле катламнарында, дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелгән бәхәсләрнең төп “герое”на әверелде дисәк тә хата булмас. Маркетплейслар шуны гына көтеп торгандай, квадроберлар өчен коры азык, битлекләр, уенчыклар, йорт-оялар тәкъдим итә башлады. Берәүләр юләрләнгәндә икенчеләр акча эшли. Игъланнар сайтларында квадроберларны урамда йөртергә тәкъдим итүчеләр дә аз түгел.


Билгеле булуынча, квадробика – ул үзеңне берәр җәнлеккә охшатып тоту, аның сыйфатларын үзеңдә булдырырга тырышу. Бу хәрәкәт белән күбрәк балалар һәм үсмерләр мавыга. Аларны икенче төрле “терианнар” дип тә атыйлар. Квадроберлар еш кына мәче, төлке яисә эт битлекләрендә, костюмнарында мүкәләп йөри. Алар ешрак паркларда очрый. Берәүләр хайваннарга охшарга тырышуны хобби һәм уен дип кабул итә, икенчеләре өчен – бу инде яшәү рәвеше.


Квадробика үзе “дүрт” һәм “аэробика” дигән мәгънәне аңлата. Бу күренеш иң элек, спорт юнәлеше буларак, Япониядә барлыкка килә. Беренче билгеле квадробер булып япон кешесе Кэнити Ито санала. 2008 елда 100 метр дистанцияне ул 18,58 секундта дүрт аяклап узып, дөнья рекорды куя. Берничә елдан соң ул нәтиҗәсен яхшырта һәм яңадан Гиннессның рекордлар китабына кертелә. Роликлар Интернетка тарал­ганнан соң, дүрт аяклап хәрәкәт итәргә, киртәләр аша сикерергә һәм башка шундый гамәлләр башкарырга өйрәтүче видеолар күренә башлый. Соңрак квадробика хәрәкәте АКШта киң тарала. Русиядә квадроберлар турындагы яңалыклар агымдагы елның язында тарала башлады.


Үсмерләр, яшьләр арасында киң таралу ала барган әлеге хәрәкәт өлкән буында, әлбәттә, гаҗәпләнү һәм ризасызлык тудыра. Битлек кигән балаларның хайваннар азыгын ашап каравы, узып баручыларга ташлануы, өреп куркытуы, тырнарга, тешләргә омтылуы – акылга сыймаслык хәл. Адәм баласы гасырлар дәвамында ике аягында туры басып йөрергә өйрәнгән, хәзер килеп дүрт аяклануның мәгънәсе нидә? Бу уенга балаларның гына түгел, яшьләрнең, кайбер очракларда әти-әниләрнең, дәү әниләрнең чынлап бирелүе шаккатыра. Әйтик, Омск шәһәрендә әни кеше муенчак кидерелгән квадробер кызын эте белән бергә урамда йөртергә алып чыккан. Шунысы гаҗәп: бала – бәйдә, ә эт иректә йөри... Янә бер очрак. Волгодонск шәһәрендә дәү әнисе мәче битлеге кигән, койрык таккан оныгын урамда йөртә. Дүрт аякланган кыз бәйдә. Ә нәнәсе газиз оныгын: “Йомшак песием минем!” – дип сөя. Кызганыч, мондый очраклар турында көннән-көн ешрак ишетелә.


Педагоглар һәм психологлар белдерүенчә, балалар мавыгуы гына булганда, бу уенның зыяны юк. Балачакта мәче, эт яисә башка хайван булып кем генә уйнамаган?! Белгечләр квадробиканы яңа уен, заман шаукымы буларак кабул итәргә киңәш бирә. Әгәр аларның үз-үзләрен тотуы җәмгыятьтәге тәртипне бозмый икән, моңа артык игътибар бирмәскә кирәк, чөнки бу мавыгулар вакыт үтү белән барыбер онытылачак, ди алар. Ә инде акны – карадан, уенны чыннан аера белүче үсмерләрнең, типсә тимер өзәрлек егетләрнең урамда үзләрен хайваннар кебек тотуы, аннан да бигрәк, үзләренә шундый мөнәсәбәтне таләп итүе бер дә кызык түгел.


Шушы хәлләргә бәйле депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, юристлар мондый балаларның ата-аналарын административ һәм җинаять җаваплы­лыгына тарттырырга, хәтта ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәргә кирәк дип саный. Шушы көннәрдә Дәүләт думасы депутатлары социаль челтәрләрдә квадробингны популярлаштыруны тыярга һәм квадробер­ларның әти-әниләренә 1 меңнән алып 5 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим итте. Законга үзгәрешләр агымдагы ел ахырына кадәр кабул ителергә тиеш.
“Без гаиләләрне җимерү бурычы куймыйбыз. 5 мең сум штраф балаларны бәйдә йөртүче әниләрне һәм дәү әниләрне аңнарына китерәчәк. Квадробинг челтәрендә алга баруны тыю бу хәрәкәтнең гамәлләрен юкка чыгарачак”, – ди Дәүләт думасының Мәгълүмати сәясәт һәм элемтә комитеты рәисе урынбасары Андрей Свинцов.


Русия Фәннәр академиясе академигы, Русия Мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко белдерүенчә, бу очракта, балалардан бигрәк, әти-әниләрен тикшерергә кирәк. Квадробингны психиатрия өлкәсенә кертергә ярамый, шул ук вакытта юнәлеш үзе алга таба өйрәнүгә мохтаҗ, ди ул. “Бу (квадробинг – ред.) психиатрик авыру түгел, монысын төгәл әйтәм. Ләкин! Әгәр дә әни кеше баласын бәйдә йөртә икән, монда ана белән сөйләшергә кирәк. Мөгаен, аңарда ниндидер психиатрия билгеләре бардыр. Мондый нәрсәләргә бирелеп, мин, мәсәлән, баламны шулай кимсетмәс идем”, – диде Геннадий Онищенко “Россия сегодня” Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә.
Сәясәтче Александр Сухарь фике­ренчә, ата-ана мәхәббәте – дөньяда иң көчле хис-тойгы. “Балалар еш кына әти-әниләренең, әби-бабаларының “шантажчы”сына әверелә. Күп кенә ата-аналар үз балаларының таләп­ләренә, теләкләренә каршы тора алмый”, – ди спикер.


Көне, сәгате белән үзгәрүчән җәмгыятьтә балалар да яңалыкка, ачышлар ясарга, тирә-юньдәгеләрне гаҗәпкә калдырырга омтыла. Яшь­тәшләреннән аерылып тормас яисә, киресенчә, вакыйгалар читендә калмас өчен квадробика кебек хәрәкәтләргә кушыла. Шулай да әллә күпме кызыклы шөгыль табу мөмкин булган заманда хәзерге балаларның, бигрәк тә яшьләрнең, үзләрен хайваннарга тәңгәлләштерүе, аларга охшарга тырышуы сәер инде, бик сәер... Уен кайда тәмамлана да чын проблема кайчан башлана? Әти-әниләргә борчылырга җирлек бар, әлбәттә...

Ания ШАКИРОВА,
дәү әни, Борай районы:

— Балаларның, эт яисә песи роленә кереп, урам буйлап чабып йөрүен акыл кабул итә алмый. Мөгаен, хәзерге балаларга нәнәйләр-картәтиләр тәрбиясе җитмидер. Без үзебез өлкән буын күзәтүендә, халкыбызның гореф-гадәтләрен санлап, нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнлеген кечкенәдән аңлап үстек. Аларның киңәшләре безне тырыш, акыллы, тәүфыйклы булырга өйрәтте. Безнең буын бәләкәйдән эштә чыныгып үсте, хәзер балалар эшсезлектән нәрсә кыланырга белми...

Айгөл АХУНОВА,
башлангыч сыйныфлар укытучысы, Уфаның 84нче Татар гимназиясе:

— Пубертат чорында һәр заманның үз эмо, готлары, хиппилары булды. Тыеп та, ачуланып та караганнардыр. Җәмгыять яңалыкны тиз генә кабул итми. Вакыт үткәч, ул чорны көлеп кенә искә аласы кала. Квадроберлар да аерылып торырга тырыша, яшь үзенчәлекләре шундый. Тик, чаманы онытып, кешеләргә ташланмасыннар, әхлакый кануннарны бозмасыннар. Аларны катгый тәнкыйтьләр алдыннан, бәлки, бу хәрәкәтне позитив, уңай якка үзгәртү турында уйларга кирәктер. Әйтик, шундый спорт түгәрәкләре ачып җибәрергә. Бездә күпчелек спорт, музыка, иҗат түгәрәкләре түләүле, анда балаларын йөртү барысының да хәленнән дә килми. Шуңа да буш вакытын ничек уздырырга белмәүче балалар телефонга, планшетка ябыша һәм әнә шундый күренешләрне үрнәк итеп ала.

Зөлфия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,
Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе мөдире:

— Мондый күренеш белән без, китапханәчеләр, быел май аенда “Балалар ышаныч телефоны” акциясен үткәргәндә очраштык. Чарага бер кыз мәче битлеге киеп, койрык тагып килгән иде. Ул мәче кебек хәрәкәтләр ясамады, берсенә дә кыенлык китермәде. Квадроберлык, башлыча, үсмерләргә хас, вакыт узу белән үтә торган күренеш. Ләкин аларга җәмгыятьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатырга кирәк. Кешеләргә ташлану, юлга чыгып, транспорт хәрәкәтенә комачаулау дөрес түгел һәм моны вакытында тыярга кирәк.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: