Туган төбәкнең тарихи үткәнен тикшереп, бихисап күренекле якташларымның язмышын матбугатта яктырту насыйп булды. Алар арасында Благовар, Башкортстан һәм Русия, хәтта СССР күләмендә танылган шәхесләр бар. Ун еллап элек, 2014 елда тууына 100 ел тулу көтелгән Вәли Нәбиуллин турында материаллар туплый башлаган идем. Иске Күчәрбай авылында туып-үскән Вәли Габи улы, рәсми чыганакларда билгеләнүенчә, “Башкортстан автономиясенең киң танылган җитәкчеләренең берсе санала”, атап әйткәндә, БАССРның Югары Советы, Министрлар Советы рәисләре була, СССР һәм БАССР Югары Советлары депутаты итеп сайлана... һәм, бүгенге күзлектән караганда, бер кылыгы өчен юкка гына зур вазыйфаларыннан бушатыла. Аянычлы язмыш, бер сүз белән әйткән дә. Шуңа да, югары вазыйфалар биләсә дә, “дәүләт эшлеклесе” статусындагы шәхеснең эшчәнлеге һәм тормыш юлы турында тарихи материаллар бик аз булып чыкты. Шуңа да карамастан, Башкортстан тарихында якты эз калдырган бу кеше турында берникадәр мәгълүмат туплый алдым.
Вәли Габи улы Нәбиуллин Уфа губернасы Бәләбәй өязенең ул чорда Түреш волостена кергән Иске Күчәрбай авылында 1914 елның 3 апрелендә (яңа стиль буенча 16 апрель) крестьян гаиләсендә туган. Урыс телендәге аерым чыганакларда авыл урнашкан волостьның атамасы “Новоселовская” дип тә күрсәтелгән, әмма бу 1917 елдан соңгы тарихи документларга гына карый. Шушы елда үткәрелгән “Авыл хуҗалыгы исәбен алу” материалларында Иске Күчәрбай авылында ул вакытта 44 яшьтә булган Габидулла Нәбиуллин теркәлгән, аның улына (исемнәре язылмаган) 3 яшь була, хатыны исә – 37, кызы 15 яшьтә. Әлеге мәгълүматны җентекләп язуның сәбәбе бар, чөнки 1917 елгы җанисәптә Иске Күчәрбайда янә бер Габидулла Нәбиуллин язылган, ләкин аның улы юк. Вәли Нәбиуллинның 1914 елда туганлыгын исәпкә алганда, беренче күрсәтелгән Габидулла аның атасы була да инде. Совет чорында исемнәрне кыскартып язу гадәте кереп, Габидулла “Габи” рәвешен ала, урыс рәсми чыганакларында Вәли “Габеевич” булып китә, шуңа бу язмада да аны шундый язылышта саклау урынлы булыр.
Күчәрбай авылына нигез салган Ишмәевлар кавеменең бу төбәккә Нәбиуллиннар белән бергә Сембер губернасының Алатыр тарафларыннан күченеп килүе мәгълүм. Авылда бу фамилияләр икесе дә нык таралган. Иске Күчәрбайның хәзерге чорда иң өлкән кешесе Мәсгуть Баязитов әйтүенчә, Габидулла Нәбиуллинның йорты хәзерге мәктәп урнашкан урында була, бу нәсел авылда укымышлылыгы белән киң танылу ала. Шуңа да Вәлинең бу төбәктә киң билгеле Бүздәк районының Килем мәктәбендә укып чыгуы табигый. Аны тәмамлагач, егет белем алуын Миловка авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итә. 1933 елда махсус урта белемле белгечне эштә шундагы уку хуҗалыгында калдыралар, хезмәт юлын исә агроном сыйфатында башлап җибәрә.
Актив һәм булдыклы яшь белгечне югары идарә органнарында тиз күреп алалар – 1934 елда Вәли Нәбиуллин Уфа районының җир бүлегендә агроном-орлыкчы вазыйфасына билгеләнә. Аның хезмәт баскычлары буенча күтәрелүе дә шушы чорда башлана. Хуҗалык эшчәнлегендә тупланган бай тәҗрибә аңа 1936 елда Дмитриевка машина-трактор станциясенә (МТС) өлкән агроном итеп күчерелгәч тә ярдәм итә.
1939 елда Вәли Нәбиуллинның ВКП(б) сафларына кабул ителүе партия органнарында вазыйфа буенча үсүенә яңа этәргеч бирә, мәсәлән, яшь коммунист шул ук елда ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитеты өченче секретаре итеп сайлана. Биредә аңа җаваплы бурыч – кадрлар белән эшләү йөкләтелә. 1940-43 елларда Башкортстан комсомол оешмасының беренче дәрәҗәдәге җитәкчесе булып эшли. Аңлашыладыр, гаҗәеп катлаулы чор була бу. Фронтка җибәрүдән азат ителеп, бронь буенча тылда калдырылган комсомол башлыгына Башкортстанга эвакуацияләнгән хәрби заводларны сафка бастырып, эшкә кушу йөкләтелә, яшьләрне Кызыл Армиягә хезмәткә җәлеп итү дә аның вазыйфа бурычларына керә.
Вәли Нәбиуллинның шәхси исәп кенәгәсендә тупланган язмалардан күренүенчә, Бөек Ватан сугышы чорында аңа белгечлеген дә алмаштырырга туры килә. Мәсәлән, 1943 елда ул ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитетында терлекчелек буенча секретарь вазыйфасына сайлана, соңрак партия өлкә комитетының терлекчелек бүлегенә җитәкчелек итә. Сугыш беткәч тә бу юнәлештә эшчәнлеге дәвам итә – басучылык буенча халык комиссариаты башлыгының беренче урынбасары булып эшли, терлекчелек министры, БАССРның авыл хуҗалыгы министры була. Соңгы вазыйфада ул 1949 елда ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлагач та кала.
1951 елда Вәли Габи улы Башкортстанның Министрлар Советы Рәисе итеп билгеләнә, бу җаваплы вазыйфада 1962 елга кадәр хезмәт сала. Әйтергә кирәк, бу чорда республика, чын мәгънәсендә, югары үсеш һәм күтәрелеш кичерә. Тормышның барлык өлкәләрендә дә ачык чагыла бу. Мәсәлән, чирәм җирләрне күтәрүне генә алыйк. Файдаланылмаган мәйданнарны әйләнешкә кертү нәтиҗәсендә Башкортстанның Урал аръягы һәм көньяк төбәкләрендә 500 мең гектарлап җир беренче тапкыр сөрелә, яңа совхозлар оештырыла, авыллар барлыкка килә. Шулай ук, нефть чыгару, аны эшкәртү киң колач белән үсә, сәнәгатьтә нефть химиясе, машиналар төзү кебек тармаклар әйдәүчегә әверелә.
Колачлы үзгәрешләрдә Башкортстан Хөкүмәте җитәкчесенең дә саллы өлеше бар, әлбәттә. Иң авыр чорларда республика үсешенең гаять мөһим мәсьәләләрен хәл итүгә ул барлык тырышлыгын сала, фидакарь хезмәттә шәхси үрнәк күрсәтә. Бу уңайдан янә шуны да билгелисе килә: Башкортстан автономиясе төзелеп, Хөкүмәттә җитәкче вазыйфасын башкаручылар арасында иң озак эшләүчеләрнең берсе була Вәли Нәбиуллин.
Ни генә әйтмә, 11 ел – үзе бер чор. Әмма 1962 елда 48 яшендә аны вазыйфасыннан алалар. Республика архивларында бу хакта материаллар табылмады, КПССның Башкортстан өлкә комитеты, хөкүмәт дәрәҗәсендәге архивларда эзләнүләр дә нәтиҗә бирмәде. Әйтергә кирәк, һөнәри тарихчылар, журналистлар арасында да әлеге теманы күтәрүчеләр юк.
Шул ук вакытта, халык телендә Министрлар Советының элекке рәисе турында имеш-мимешләр йөрми буламы соң?! Вәли Нәбиуллин белән бер чорда эшләгән якташлардан, аның авылдашларыннан бу хакта төрле хәбәрләрне барыбер ишетергә туры килде, әлбәттә. Әмма мәсьәлә шактый четерекле, чөнки ул кешенең шәхси тормышына кагыла, аннары, байтак гомер үткән, кешенең язмышында чокчыну – ямьсезлек.
Вәли Габи улының авылдашы, “Октябрь” колхозының данлыклы элекке рәисе Мәсгуть Баязитов та шундый фикердә. Ул колхоз рәисе эшчәнлеген 1955 елда башлый, 1959 елда исә 10 авылны берләштергән “Октябрь”гә җитәкче булып сайлана. Хәзерге вакытта Уфада яшәүче ветеранга быел 94 яшь тулды, әмма зиһене ачык, хәтере – яхшы. Нәбиуллин белән бер чорда эшли, дус буларак, якыннан аралашып яшиләр. Шуңа да аның вазыйфасыннан кинәт кенә алыну сәбәпләрен дә яхшы белә: иң мөһиме – Вәли Нәбиуллинның үзенең авызыннан ишеткән. Баязитов әлеге тарихны энәсеннән җебенә кадәр барлык нечкәлекләре белән сөйләде дә, сүзен тәмамлап, яшьлек дустының гамәленә бәһа биргәндәй, “Нык ялгышты Вәли”, – дип куйды. Ул чакта без сөйләшкәннәрне сер итеп сакларга килешкән идек, мин дә вәгъдәмдә калам.
Мәсгуть Хәйрулла улының кеше язмышына мондый сакчыл мөнәсәбәте очраклы түгел, әлбәттә, чөнки аның әтисе – илдәге 30нчы еллардагы сәяси репрессияләр корбаны. Бригадир Хәйрулла, ачлык чигенә җиткән авылдашларына колхоз ашлыгын өләшеп, аларны үлемнән коткарып кала. Игелекле гамәле өчен нахакка рәнҗетелә – кулга алына һәм Стәрлетамак шәһәре төрмәсендә үлә. Соңыннан бригадир аклана, әмма Баязитов бу гаделсезлекне бүген дә күңел түрендә саклый.
– Вәли Габиевичны 1960 еллар башыннан якыннан беләм, чөнки сирәк булса да, туган авылына кайтып йөрде, – дип хәтерли Мәсгуть Баязитов. – Аннары, без аны 1951-59 елларда Благовар районыннан БАССР Югары Советына ике чакырылышта депутат итеп тә сайладык бит әле. Шуңа бәйле, социаль-икътисади яктан районга да, безнең колхозга да ярдәме күп булды. Кунак ашы – кара-каршы, дигәндәй, мин аны бер елны авыл сабантуена да чакырдым. Кунакка партиянең Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре Зыя Нуриев белән бергәләшеп кайттылар. Чулпан авылына якын урман акланында зур бәйрәм оештырдык, өлкән буын аны әле дә хәтерлидер...
Вәли Нәбиуллин 1962 елдан хезмәт эшчәнлеген “Башлес” агач хәзерләү комбинаты начальнигы булып дәвам итә, бу вазыйфада лаеклы ялга киткәнче эшли. Элекке Министрлар Советы рәисенең республикада абруе барыбер зур булып кала. Моңа, әлбәттә, аның күп тапкырлар Башкортстан Югары Советына депутат булып сайлануы да булышлык иткәндер. Республика дәүләт властеның югары органына депутат булып ул беренче чакырылышта Уфа районының Нагаево округыннан сайлана һәм бу вазыйфаны 1938-47 елларда башкара. Өченче һәм дүртенче чакырылышта (1951-59 еллар) исә Благовар районыннан депутат була.
Республиканың югары дәрәҗәдәге вазыйфасыннан китсә дә, Вәли Нәбиуллин Югары Советның бишенче, алтынчы һәм җиденче чакырылышларына Караидел районыннан (Байкыбаш округы), Белорет (Инҗәр), Нуриман (Красный Ключ округы) районнарыннан халык депутаты вазыйфасына сайлана. Тоташ алганда, Башкортстанның Югары Советында Вәли Нәбиуллин якты эз калдырган дәүләт эшлеклесе буларак билгеле. Бу хакта аның 1939-47 елларда БАССРның Югары Советы Рәисе вазыйфасын биләве дә сөйли, безнеңчә. Моннан тыш, аның СССР Югары Советының ике чакырылыш депутаты булуын да әйтеп үтәсе килә.
Вәли Нәбиуллинның ил һәм Башкортстан алдындагы хезмәтләре Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән билгеләнгән. Ул 1982 елның 25 декабрендә вафат булды, Уфада җирләнде. Рәсми матбугатта Вәли Нәбиуллинның тууына 100 һәм 110 ел тулуга багышланган мәкаләләр дөнья күрде, энциклопедияләрдә аның турында кыска гына материаллар урнаштырылган.
Күренекле дәүләт һәм хөкүмәт эшлеклесенең туган ягы Благовар районында калдырган якты эзләре дә халык хәтерендә, дип әйтергә мөмкин. Авылларны электрлаштыру башланган 1960 елларда нәкъ менә Башкортстан Министрлар Советы Рәисе ярдәме белән Күчәрбай авыл Советына караган Иске Абзан авылы янында зур куәтләргә ия электр подстанциясе төзелде, ул бу төбәктәге барлык авылларга электр челтәрләре сузу мөмкинлеге бирде. Вәли Габи улы “Башлес”та эшләгән чорда урманнарга бай булмаган Иске Күчәрбай төбәге агач материалына чын мәгънәсендә кинәнде – авылларда, шулай ук, “Октябрь” колхозында төзелеш киң колач алды.
Фәнүр Гыйльманов.