Русиядә азык-төлеккә талоннарны кире кайтарырга мөмкиннәр.
Бу идеяне Дәүләт думасында хупладылар, дип хәбәр итә «Абзац» басмасы Дәүләт думасының Финанс базарлары буенча комитеты башлыгы Анатолий Аксаковка сылтама белән.
Азык-төлек карталарын кертү турындагы хәбәрне беренче булып Калининград өлкәсе губернаторы Алексей Беспрозванных игълан итте. Ярдәм чарасын төбәктә 2025 елда социаль яктан якланмаган гражданнар — беренче чиратта пенсионерлар өчен гамәлгә ашырырга планлаштыралар. Калининград өлкәсе хакимиятенең планнары белән танышканнан соң Анатолий Аксаков бу практиканы бөтен Русиягә таратырга мөмкин, дип белдерде.
- Дәүләт төбәкләргә һәм азык-төлек белән тәэмин итүчеләргә мондый социаль ярдәмне субсидияли алыр иде. Бу практика халыкның социаль яктан якланмаган категорияләренә ярдәм итү өчен файдалы булыр иде. Мондый инициатива аек нигезгә ия, чөнки мохтаҗ кешеләр теләсә кайсы очракта, теләсә нинди шартларда үзләренең яшәү өчен кирәкле продуктларның, товарларның тиешле минимумы белән тәэмин ителгәнлеген беләчәк.
Бу күпбалалы гаиләләргә тынычлык, ышаныч өстәячәк, алар базарда бәяләр шактый арткан шартларда үзләрен ышанычлырак хис итәчәк. Иң мөһиме, явыз ният белән алдаулар булмасын, югыйсә кайбер елгыр кешеләр шунда ук аларның кереме МРОТтан түбән булуын күрсәтә башлаячак, мондый хәлләр булгалый. Еш кына хәйләкәр кешеләр, бай, мул яшәсәләр дә, төрле ташламаларны үз мәнфәгатьләренә юнәлтә, — дип җиткерә Аксаков сүзләрен «Абзац».
Сез бу идеягә ничек карыйсыз?
фото: мк.ру