Авыл тормышы һәрвакыт үзенең гадилеге, тынычлыгы һәм табигать белән гармониясе белән аерылып торды. Ләкин заман үзгәрә, һәм технологияләр, шәһәрләр белән беррәттән, авылларга да үтеп керә. XXI гасыр – технологияләр гасыры. Смартфоннар кулдан төшми, һәрвакыт Интернетта нидер эшлибез һәм карыйбыз, нидер сатып алабыз, шалтыратабыз, җибәрәбез. Тузан суырткыч робот, урам камералары, аэрогриль кебек “акыллы” һәм алгарышлы техника да хәзер авылда яңалык түгел. Өстәвенә, фермада, басуда һәм хуҗалыкта ярдәм күрсәтүче, эшне алып баручы “акыллы” җиһаз һәм техника да күптән кулланыла. Алар арасында: электр көтүче, үсентеләргә автомат рәвештә су сиптергечләр, телефон яки пульт ярдәмендә кабынучы люстра һәм лампалар, автоматик капкалар, югары тизлекле 4G элемтә. Болар барысы да авыл тормышын үзгәртә. Моңарчы берничә көнгә сузылган эш хәзер берничә сәгатьтә һәм күп кеше катнашлыгыннан башка башкарылырга мөмкин. Ләкин бу үзгәрешләрнең уңай ягы белән беррәттән, җитди куркынычы да бар. Шушы темага бүген фикер йөртеп карыйк.
Технологияләр авыл кешесе тормышына шактый уңай йогынты ясый. Хезмәтне җиңеләйтә: авыл хуҗалыгын бүгенге көндә технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Заманча тракторлар, комбайннар һәм башка төр техника ярдәмендә элек күп вакыт һәм көч таләп иткән эшләр хәзер берничә сәгатьтә башкарыла.
Үрнәк өчен: әни-әти һәм аларның ата-бабалары печәнне кул белән эшләгән. Кояш чыкканчы чалгы күтәреп чыгып китеп, караңгы төндә генә кире кайтканнар. Алар сөйләвенчә, бер-берсе белән янәшә басып, чалгы белән гектар-гектар басу чапканнар. Соңрак печәнне тырма белән әйләндереп киптереп, кибән-чүмәләләр, эскертләр салганнар. Печән эшләү, гадәттә, берничә атнага сузылган. Хәзер печән бер-ике көндә эшләнә. Мондый тизлекнең сәбәбе, әлбәттә – техника һәм технологияләр.
Җир эшкәртү, орлык чәчү яки уңыш җыю – болар шулай ук автоматлаштырылган техника ярдәмендә башкарылып, кеше хезмәтен күпкә җиңеләйтә.
Авыл хуҗалыгында кулланылучы яңа һәм алгарышлы җиһазлар арасында шулай ук “акыллы” камералар, “поилка”лар, сөт саву җиһазлары, электр җитештерүче кояш панельләре, җил көчен электрга әйләндерүче тегермәннәр, хәтта роботлар да бар.
Авыл тормышында Интернетның пәйда булуы революциягә тиң. Элегрәк авыл халкы күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә авырлыклар белән очрашса, хәзер Интернет бу кыенлыкларны сизелерлек җиңеләйтә. Интернет авыл кешесенең тормышын төрле яклап үзгәртә, уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк итә. Челтәр авылларга башта – телефон линиясе буйлап, соңрак оптик җепселләр аша килде, ә бүген югары тизлекле кәрәзле элемтә буенча җәелдерелде. Шулай итеп, авыл кешесе оператив рәвештә яңалыклар һәм хәбәрләр алмашу мөмкинлеген куллана башлады, авыллардан билгеле кешеләр һәм блогерлар чыкты. Әлегә кадәр күренекле булмаган осталар, җырчылар, юмористлар һәм артистлар танылып китте.
Элек авыл халкы үз продукциясен сату өчен базарга барырга яки арадашчылар табарга мәҗбүр иде. Бу – вакытны, акчаны һәм көчне күп сарыф итүче процесс. Ә маркетплейслар ярдәме белән авыл кешесе өчен үз продукциясен сату күпкә җиңеләйде.
Әйе, маркетплейслар авыл кешесе өчен хәзер шикле нәрсә түгел. Әти-әнием атна саен район үзәгенә барып яңа әйберләр алып кайта: йорт кирәк-ярагы, запас частьләр, техника, хәтта азык-төлек. Мондый сервислар гади халык өчен генә түгел, ә эшкуарлар өчен дә файдалы булуын раслады.
Заманча технологияләр балалар һәм үсмерләр өчен дә зур мөмкинлекләр ача. Онлайн дәресләр, мәгариф платформалары, видео-аудиоматериаллар һәм электрон китаплар – болар барысы да авыл балаларының мөмкинлекләрен киңәйтә.
Интернет, реклама һәм технологияләр ярдәмендә авыллар үзләрен туристик объект буларак таныта ала. Авылларда глэмпинглар, махсус ял итү урыннары, тау чаңгысы базалары, сплав маршрутлары, кунакханәләр барлыкка килә. Аларга илтүче юллар ремонтлана һәм юл буе сервислары төзелә. Бу – авыл халкы өчен яңа керем чыганагы.
Гомумән алганда, яңа технологияләр авыл тормышын уңайлырак итте, авыл кешесен һәрьяклап үстерде.
Технологияләр авыл тормышына уңайлылык алып килсә дә, аларның кире йогынтысы да бар. Шуларның берсе – яшьләрнең авылны ташлап, шәһәргә күчүе. Технологияләрнең һәм заманча җайланмаларның алгарышлы булуы һәм тиз үсеше авыл яшьләрен шәһәр тормышына җәлеп итә. Бу процесс үзенчәлекле динамика тудыра: шәһәрләр яшьләрне “үзенә тарта”, ә авыллар бушап кала.
Нәрсәсе белән җәлеп итә?
Шәһәрләр – технологияләрнең үзәге. Яңа һәм алгарышлы җайланмалар, хезмәтләр, инфраструктура һәрвакыт нәкъ анда барлыкка килә. Смартфоннар, заманча гаджетлар, югары тизлекле Интернет, заманча транспорт системалары һәм башка технологик уңайлыклар шәһәр тормышын кызыклырак һәм уңайлырак итә. Авылда мондый мөмкинлекләрнең чикләнгән булуы яшьләрнең шәһәргә күченү теләген көчәйтә.
Яшьләрнең күңел ачу рәвеше дә үзгәрде. Кинотеатрлар, виртуаль квестлар, заманчалаштырылган спорт комплекслары һәм башка күңел ачу инфраструктурасы, гадәттә, шәһәрләрдә урнашкан. Авылларда мондый технологик мөмкинлекләр булмау яшьләрне шәһәр тормышына җәлеп итә.
Технологияләрнең иң зур һәм куркыныч зыяны дип рухи байлыкны саектыруын әйтеп була. Авылларда элек-электән сакланып килгән җырлар, биюләр, кул эшләре, милли традицияләр онытыла башлады. Яшь буын милли мәдәният белән кызыксынуны югалта, аның урынын заман модаcы һәм виртуаль дөнья били.
Авыл яшьләрен милли традицияләр белән бәйләүче сабантуй да үзгәрде хәзер. Уеннар уйнап, туган-тумачаны күреп, күңел ачып вакыт уздыра торган чара хәзер урманда яки басуда җәелдерелгән кибетләрдән тәм-том алып, шашлык ашап, “гулять” итеп йөри торган бер мәйданчыкка әверелеп бара. Өстәвенә, ел саен сабантуйга кайтучы кешеләр хәзер бу бәйрәмгә сирәгрәк кайта.
Ничек баланс табарга?
Авылның киләчәге – традицияләрне саклап, заманча технологияләрдән файдалана белүдә, дип уйлыйм. Моның өчен түбәндәге адымнар мөһим:
Милли мәдәниятне саклау
Авылларда бәйрәмнәр, милли җыр-биюләрне яңарту һәм популярлаштыру зарур. Мәсәлән, сабантуй, милли ашлар бәйгеләре, кул эшләре күргәзмәләре кебек чаралар яшьләрне авыл тормышына тарта ала.
Авылларга инвестицияләр җәлеп итү
Интернет инфраструктурасын яхшырту, авыл хуҗалыгы техникасын яңарту, эшкуарлар өчен ташламалы шартлар тудыру кебек программалар авыл икътисадын ныгытачак.
Мәгарифкә игътибарны арттыру
Авылларда заманча мәктәпләр һәм укыту үзәкләре төзү, искеләрен ремонтлау һәм яңарту мотлак. Мәктәпләрне балалар бакчасы, авыл китапханәсе, ФАП һәм полиция пунктлары белән берләштереп төзү – халык өчен дә, хакимият өчен дә уңайлы.
Технологияләр авыл тормышын үзгәртә һәм яңа мөмкинлекләр ача. Ләкин аларны дөрес куллану зарур, чөнки аларның уңай һәм кире яклары бар. Традицияләрне саклап, заманча дөньяга яраклашу – авылларны саклап калуның төп ысулыдыр, дип уйлыйм. Авыл – ул милләтнең җаны. Әгәр авыллар яши икән, димәк, телебез дә, мәдәниятебез дә яшәячәк.
Технологияләр белән гармониядә булган авыллар – илебезнең киләчәге.